Китап укып, елый алганнарның күңелендә булмый каралык
№ 115
(2нче апрель – Халыкара балалар китабы көненә багышлана)
Римма ВАСИЛЬЕВА,
Кайбыч районы Иске Тәрбит урта мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Зал бәйрәмчә бизәлгән. “Яңа дөнья ача китап” стена газетасы, китап турында плакатлар эленгән.
Чара барышында Халыкара балалар китабы көненә багышланган презентация күрсәтелеп тора.
(“Тәфтиләү” көе астында сәхнәгә 2 алып баручы чыга)
1 нче алып баручы.
Минем өчен китап ─ изге әйбер,
Күзем ачты бала чагымда ук:
Киңәшчем дә булды, мең сорауга
Җавап табалмаган чагымда ук.
2 нче алып баручы.
Әкиятләр белән танышуым
Татар китабыннан башлангандыр.
“Үги кызны” кат-кат укыганда,
Ничә тапкыр күзем яшьләнгәндер.
1 нче алып баручы.
Кулларыма мин еш китап алам,
Серләшәмен ялгыз калган чакта.
Халкымны, дим, китап саклаган ич ─
Теле онытыла язган чакта.
2 нче алып баручы.
Адаштырмый әйдәп барасың син,
“Нәрсә бар соң сина тиң тагын?”- дим.
Башым иеп сиңа табынамын:
Икесе бергә: “Рәхмәт сиңа, Татар китабы!”- дим.
1нче алып баручы. Хәерле көн, кадерле укучылар, укытучылар, мөхтәрәм кунаклар! Аңлагансыздыр инде, бүгенге бәйрәмебездә сүз китап турында булачак.
2нче алып баручы. Әйе, бүгенге чара Халыкара балалар китабы көненә багышлана. Ул “Китап укып елый алганнарның күңелендә булмый каралык” дип атала.
1нче алып баручы. Руслан, Китап укып елый алганнарның күңелендә булмый каралык” дигәнне ничек аңлыйсың?
2 нче алып баручы. Китап укып үскән баланың күңеле чиста, уйлау сәләте югары дәрәҗәдә була.
1 нче алып баручы. Ә ни өчен 2 нче апрель Халыкара балалар китабы көне итеп билгеләнгән соң?
2 нче алып баручы. Моны ачыклау өчен, сүзне китапханәчегә бирик.
Китапханәче сүзе
2 нче апрель — Халыкара балалар китабы көне.
Бөтендөнья балалары яратып укый торган әкиятләрнең авторы Ганс Христиан Андерсен 1805 елның 2 апрелендә туган. 1967 елдан бәйрәм ителүче Халыкара балалар китабы көне нәкъ менә бөек әкиятченең туган көнендә билгеләнә дә инде.
Ганс Христиан Андерсен балалар китабы булдыруга күп көч салган. Аның үз тормышы да әкиятне хәтерләтә. Ул итекче гаиләсендә туа һәм кечкенәдән бу эшнең нечкәлекләренә төшенә. 14 яшендә Андерсен Копенгагенга юллана һәм корольлек балетына өйрәнчек биюче булып урнаша. Соңрак иҗат эшенә чума, журналларда шигырьләре басыла башлый. Шулай да гади итекче улы бөтен дөньяга үзенең әкиятләре белән таныла. Әдәбиятка керткән өлеше өчен 1833 елда ул Король стипендиясенә лаек була.
1956 елда балалар китабы өлкәсендә иң абруйлы һәм Нобель премиясенә тиң саналучы Ганс Христиан Андерсен исемендәге Халыкара премия булдырыла. Балалар китабы көнендә ике елга бер тапкыр балалар язучыларына һәм рәссамнарга бөек әкиятче исемендәге премия тапшырыла. 1976 елда бу мәртәбәле премиягә балалар китабын бизәүче рәссам Татьяна Маврина лаек булган. Башкача әлеге премия СССР вакытында да, Русия иҗатчыларына да бирелмәгән.
Балалар һәм үсмерләр китабы буенча ЮНЕСКО каршындагы Халыкара советның иң яхшы авторлар өчен тагын бер бүләге — Ганс Христиан Андерсен исемендәге Почет дипломы бар. Халыкара жюри тарафыннан 1972 елда — Сергей Михалковның, 1976 елда балалар язучысы Агния Бартоның иҗатлары югары бәяләнә. Андерсен исемендәге Почет дипломы белән төрле елларда Русиянең балалар язучылары, рәссамнар һәм тәрҗемәчеләр бүләкләнә.
Бу югары бүләк лауреатлары арасында безнең татар һәм башкорт язучылары да булуы аеруча горурлык тудыра.1978 елда Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәрим — балалар һәм үсмерләр өчен язган “Хәбәр көтәм” китабы, 1982 елда — балалар язучысы Шәүкәт Галиев “Физзарядка ясый куян” дигән китабы, 1992 елда — Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин “Дөньядагы иң зур алма” китабы, 1996 елда башкорт шагыйре Сафуан Әлибай “Тылсымлы шар” китабы өчен Андерсен исемендәге Почет дипломы белән бүләкләнделәр. Бу күренекле язучыларның балалар өчен иҗат иткән әсәрләре чит телләргә тәрҗемә ителде, аларны, безнең кызлар һәм малайлар белән беррәттән, башка милләт балалары да кызыксынып укый.
Халыкара балалар китабы көне күп илләрдә бүген дә зур бәйрәм төсе ала. Гадәттә, ул көн Балалар һәм үсмерләр китабы атналыгына кушылып китә. Китапка багышланган бәйрәм атналыгында китапханәләрдә аеруча җанлы тормыш башлана: төрле конкурслар, фестивальләр, конференцияләр, күргәзмәләр, балалар шагыйрьләре һәм язучылар белән кызыклы очрашулар оештырыла. Әлбәттә, һәр чарада Андерсенның могҗизалы әкиятләре искә алынмыйча калмый, аның геройлары сәхнә түрен бизи, сабыйларның күңеленә изге уйлар сала.
(Бер укучы Г.Тукайның “Китап” шигырен сөйли)
1нче алып баручы. Китап ̶ могҗиза. Халкым элек-электән гыйлемгә омтылган, китапларны саклап тоткан, аның урыны түрдә булган. Китаптагы хәзинәне бернинди компьютер да, телевизор да алыштыра алмый.
2нче алып баручы. Халкым минем ̶ моңлы халык, җор халык һәм җырлы халык. Җор телле татар халкы китап турында мәкальләр иҗат иткән, ә хәзер без сезнең белән татар халкының бу мәкальләрен исебезгә төшереп китик.
«Мәкальне дәвам ит” уены.
1. Китап – белем (чишмәсе).
2. Алтын җирдән табыла, (акыл китаптан).
3. Күп укысаң, (күп белерсең).
4.Китап – галим, (телсез мөгаллим).
5. Китап алсаң кулыңа, (нур сибелер юлыңа).
(М.Гафуриның Балалар һәм китап” шигырен укыла)
1нче алып баручы. Кичәбезне дәвам итәбез. “Белсәң зирәк – әйт тизрәк!” дигән уенга күчик.
2нче алып баручы. Бездән – сорау, сездән – җавап!
- Басма турындагы төп мәгълүматлар: авторның, китапның, нәшриятның яки оешманың исеме, китап басылу урыны, елы күрсәтелгән беренче бит нәрсә дип атала? (Титул бит)
- Китапка кергән барлык әсәрләрнең кайсы биттә икәнен күрсәтә, китапның азагында я алгы өлешендә була. Бу нәсрсә? (Эчтәлек)
- Китап турында гомуми мәгълүмат. Ул гадәттә, алда, титул битендә була, сирәк кенә китапның азагында да очрый. (аннотация)
- Китап иркен ачылсын һәм нык булсын өчен, төпсә белән тышлыкны эчке яктан тоташтыручы кәгазь нәрсә дип атала? (Отстав)
- Беренче китап басучыны атагыз. (Иван Федоров)
- Русиядә чыккан беренче татар китабы кем исеме белән бәйле? Ул ничек атала? (XVIII гасырның 20 нче елларында Петр I Персия походы уңаеннан “Манифест” чыгара. 1722 елда бу “Манифест” татар телендә аерым китап булып бастырыла. Ул дүрт биттән тора һәм Русиядә чыккан беренче татар китабы дип исәпләнә).
- Беренче татар Әлифбасы авторы кем? (Күренекле мәгърифәтче, галим Сәгыйть Хәлфин).
(Ш.Бабичның “И китап” шигыре укыла)
2 нче алып баручы. Алсу, яшерен-батырын түгел, китапханәгә йөрүчеләр сирәк. Китап укуга ничек мәхәббәт уятырга мөмкин?
1 нче алып баручы. Руслан, ВКонтакте социаль челтәре кысаларында 2017 елдан башлап даими үткәрелә торган онлайн-проект – бүгенге көндә дөньякүләм «Әдәби марафон» бәйгесендә катнашырга чакырам. Проектның максаты – яхшы гадәт – татарча әдәби әсәрләр, китаплар һәм журналлар уку гадәтен формалаштыру. Гадәт якынча 21 көн дәвамында формалаша дигән фикер бар. Проект кысаларында көн саен татарча әдәби әсәр укырга һәм укыган әлеге әсәрдән иң кызыклы һәм файдалы өзек(ләр)не ВКонтакте социаль челтәрендә үз сәхифәңдә башкаларны да кызыктырырлык итеп, фотосурәтләр һ.б. төр медиафайллар өстәп урнаштырырга кирәк.
2нче алып баручы. Әйе, хәзерге заман балалары бик бәхетлеләр. Чөнки китапханәләрдә , кибетләрдә китапларның ниндиләре генә юк! Укырга гына кирәк, уку теләген булдырырга гына кирәк безгә.
1нче алып баручы. Кичәбезне татар халкының күренекле фикер иясе, бөек мәгърифәтче, мәшһүр тарихчы һәм педагог Ризаэддин Фәхреддин сүзләре белән тәмамлыйсыбыз килә.
2 нче алып баручы. “Гүзәл китаплар – гаҗәеп әйберләр күренәчәк көзге, аулакта сердәш, ялгызлыкта иптәш, гаҗизлек вакытларда ярдәмче, хәсрәтләрдә шатлык китерүче, фикерләрне нурландыручы, үткән заманнар хәлләрен сөйләп торучы, өметләр, вакыйгаларны хикәят итүче, гакыллы кешеләрнең гакылларын күзләргә күрсәтүче аз хаклы, күп файдалы нәрсәләрдер.
Икесе бергә: Шуның өчен китап алуда саранлык итмәгез, китаплардан аерылмагыз! Китап уку кешеләрнең йөзенә нур, күңелләренә шатлык китерер”. (Х.Шабановның «Кадерлә син китапны» шигыре укыла.)