Китап – кешенең хәтере, юлдашы, киңәшчесе, ярдәмчесе, укытучысы

№ 153

Дания СӘЙФЕТДИНОВА,

Балык Бистәсе районының мәгариф бүлеге методисты

Җәмгыятебезнеңбүгенге көн проблемаларының берсе – баланы китап укуга тарту. Кызганычка каршы, безнең мәгълүматлаштыру заманында балаларның китапка мөнәсәбәте үзгәрде, китап укуга кызыксыну кимеде. Мәктәпкәчә яшьтә үк балалар телевизор һәм видеопродукция карауны, компьютер уеннарын уйнауны өстен күрә. Бер яше дә тулмаган бала кесә телефонының кнопкаларын “баскалый”һәм зур сөйенечләр кичерә.

Бүгенге көндә китап укудан бала ләззәт аламы,  уку уен кебек үк мавыктыргыч була аламы?

Укымыйча, кеше үсми, үзенең интеллектын, хәтерен, игътибарын, карашын камилләштерми, ата-бабаларыбызның  тәҗрибәсен үзләштерми һәм кулланмый, уйларга, анализларга, чагыштырырга, нәтиҗәләр ясарга өйрәнми.

«Китап укуны яратырга өйрәтү – безнең үз балабызга бирә алган иң яхшы бүләгебез», дигән танылган актриса һәм балалар педагогы Сесиль Лупан. Әлбәттә, сабый өчен иң яхшы укытучы — аның үз әти-әнисе. Милләткә, ил — җиргә, сөйләмгә татлы сүз биргән туган телгә мәхәббәт тә әни сөйләвеннән күчә килә балага.Әгәр әни кеше сабыйга ягымлы бишек җырларын башкарып, матур әдәбият үрнәкләрен һәрдаим кабатлап үстерә ала икән, яшь буында туган халкыңа хөрмәт хисе, аның теленә, әдәбиятына мәхәббәт тәрбияләү, тарихын, мәдәниятын, гореф — гадәтләрен, йолаларын өйрәнүгә омтылыш, сак караш формалаштыру, китапка мәхәббәт тәрбияләү, китапны маңгай күзе белән генә түгел, күңел күзе белән дә укырга өйрәтүгә нигез салынган диеп ышанырга була. Матур әдәбият – электән кеше күңелендә иң җылы, нечкә хисләр, матурлык-нәфислек, яхшылык, яктылык уятучы, дөньяны күрә белергә, кеше булырга өйрәтүче көчләрнең берсе.

Баланы китап дөньясына кем кертә? Моның белән ата-аналар һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләре шөгыльләнә. Китапханә һәм мәктәп нигез салучы түгел, ә китап укучыларны формалаштыруның соңгы этабы.

Китап — ул тормыш мәктәбе. Китапны яратмаган, укымаган кеше белән хәтта аралашу, сөйләшү дә кызык түгел. Китап уку әнә шулай үз эшең, дөньяга карашың хакында матур итеп фикерли белергә, сөйләргә дә өйрәтә.

Хәзерге вакытта балада китапка мәхәббәт уятуның иң популяр алымнарның берсе булып интерактив рәвештә уку санала. Әмма, баксаң, бу алымны безнең әби-бабаларыбыз әллә кайчан белгән инде! Оныклары белән китап укып утырган өлкәннәрне, мөгаен, сезнең дә күзәткәнегез бардыр. Алар бит мондый вакытта, беренче чиратта, бала белән аралаша. Бертуктаусыз аңа ниндидер сораулар бирәләр яки баланың сорауларына үзләре җавап кайтаралар, рәсемнәрне тасвирлап, төрле авазлар, тавышлар чыгаралар яисә, бүлдермичә, баланы тыңлыйлар.Китапны чын кунелдән, бирелеп, мәгьнәсенә төшенеп, аннары рольләргә кереп укысан,ул чыннан да кызыклы табышка, аерылмас дуска әйләнә. Бәләкәйдән балаларга шигырьләр ятлату, үзлегеннән китап укый башлагач, әсәрнең эчтәлеген сөйләтү, сораулар бирү кирәк. Балаларның яшь үзенчәлекләренә карап, китапларны дөрес сайлап алу, китап укудан алган белемнәрне кулланырга өйрәтү дә мөһим. Балада китап укуга мәхәббәт тәрбияләү – дәвамлы, системалы процесс.Әгәр өйдә китаплар булса һәм бала үз янындагы өлкәннәрнең даими укуын күрсә, димәк, ул да китапка тартылачак. Әгәр гаиләдә мондый традиция юк икән, моны башларга һичкайчан соң түгел. Бары бераз сабырлык һәм тырышлык кына кирәк булачак.

Ата-аналар укуы традицияләрен торгызу юлы белән, баланың укый торган балачак хокукын тәэмин итү,  җәмгыятьтә гаилә укуларының уңай имиджын формалаштыру максатыннан республикабыз күләмендә оештырылган «Китап укучы әни — китап укучы ил» конкурсы бик вакытлы оештырылган чараларның берседер мөгәен. Мәгълүм ки, уку – ул буш вакытны файдалы үткәрү генә түгел, ә хәтерне яхшырту, күзаллауны киңәйтү һәм дөрес язарга өйрәнү чарасы да. Районыбыз мәктәпләрендә әлеге чара зур кызыксыну белән үтте. Шулай ук гаиләләрнең балалар белән бергә ялын оештыру, гаилә укуы традициясен үстерү, баланың уңышлы, социаль актив шәхесен формалаштыруда китапның ролен арттыру, балалар һәм яшүсмерләр арасында укуны популярлаштыру, әлеге мәсьәләләргә киң җәмәгатьчелек, дәүләт, муниципаль органнары һәм учреждениеләре, массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре игътибарын җәлеп итү максатыннан 25нче майдан 30 нчы августка кадэр үтәчәк республика күләм акцияседә әлеге чараның күркүм дәвамы.

Китап ярату, китап уку, гыйлем җыю — татар халкының иң гүзәл сыйфатларыннан берсе. Бу сыйфат бүген дә тотрыклы калсын да, без балаларыбызны, күңелләрен аздыручы төрле йогышлы «чир»ләрдән арындырып, китапка таянырга өндәсәк иде.