Кисәкчәләрнең дөрес язылышы

№ 91

(VI cыйныф)

Гүзәлия МӨХӘММӘТХАНОВА,

Максат:

          – кисәкчәләр язылышы турында кагыйдәләр белән танышу, язма тел күнекмәләрен үзләштерү;

          – укучыларның сөйләм телен үстерү;

          – фронталь, индивидуаль, парларда эшләү культурасы тәрбияләү.

          Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр: үзбәя күнекмәләрен формалаштыру.

Метапредмет нәтиҗәләр:

Регулятив УУГ: дәрестәге эшчәнлекнең эзлеклелеген саклау; алдан төзелгән план белән эшләү; үз фикереңне әйтү.

Танып белү УУГ: белем системасында ориентлаша; яңа белемнәр алу; сорауларга җавап бирү, дәреслек белән эшләү, тормыш тәҗрибәсен куллану.

Коммуникатив УУГ: телдән үз фикереңне әйтә алу, диалогта катнашу; кешене тыңлау, үз фикереңне әйтү; биремне үтәүдә катнашу.

Дәрес төре: яңа белемнәрне ачу.

Методлар: сөйләү, күрсәтмәлелек, проблемалы, өлешчә-эзләнү

Танып-белү эшчәнлеген оештыру формалары: фронталь; парлы; индивидуаль.

Укыту чаралары: дәреслек, эзләнү журналы.

Дәреснең барышы

I. Оештыру

II. Актуальләштерү

(Укучыларга карточкалар таратыла. Бирем үтәлә.)

Укытучы. Укучылар, биремдәге җөмләләрдә кисәкчәләр бармы, аларны аерып күрсәтә беләсезме?

Көтелгән җавап: -тә, -дәкисәкчәләр. Алар аерым язылган.

Проблемалы ситуация: барлык кисәкчә дә аерым языламы? Әллә кушылып языламы? (Авырлык туды, аның сәбәбен ачыклау.)

III. Уку мәсьәләсен кую (дәрес темасын, максатын формалаштыру)

– Димәк, бүгенге дәреснең темасы: “Кисәкчәләрнең дөрес язылышы”.

Әлеге дәрестә без кисәкчәләрнең дөрес язылышын үзләштерергә тиеш булабыз.

IV. Яңа белемнәрне үзләштерү.

(Эзләнү эше. 1 нче бирем. “Сүзне таны!”)

1. Алфавиттагы 14 нче хәреф.

2. Ул авазның калын пары юк.

3. Районыбыз, вылыбыз исеме шул аваздан башлана.

4. Дөньядагы иң кадерле кешеләрне аңлаткан сүзнең беренче авазы.

5. Китапханәнең төп байлыгы шул авазга барып тоташа.

6. Челтер-челтер нәрсә ага? Шул сүзнең беренче авазын әйтеп кара.

7. Алфавитта ул 2 нче хәреф булып килә.

Укытучы. Биремне үтәгәннән соң нинди сүз килеп чыгар икән? (Кисәкчә)

(Эзләнү эше. 2 нче бирем. “Таблицаны укы!”.)

1) Бер генә төрле әйтелә торган кисәкчәләрне табарга. (Ич, бит, иң, соң, түгел, әллә.)

2) Фонетик вариантлары булган кисәкчәләргә нинди кисәкчәләрне кертербез икән? (-гына/-генә; -кына/-кенә; -да/-дә; -та/-тә; -мы/-ме; -мыни/-мени; -ук/-үк.

Укытучы. Болардан тыш син түгел, инде, әле дигән кисәкчәләрнең барлыгын да беләбез. Алар нәрсәне белдерә? (Инкарь итү, үтенү төсмерен белдерәләр.).

– Кисәкчәләр сүзнең кайсы өлешләрендә килә ала?

Көтелгән җавап. Үзләре бәйләнгән сүздән алда килсә, 3 төрле языла: сызыкча аша, аерым џәм кушылып;

–үзләре бәйләнгән сүздән соң килә икән, 2 төрле языла: аерым џәм кушылып:

– үзләре бәйләнгән сүздән алда да, соң да килүче әле, әллә, инде, хәтта, соң кисәкчәләре һәрвакыт аерым языла.

(Кодлы диктант яздырыла. Бирем аңлатыла.)

Көтелгән нәтиҗә. Кисәкчәләрнең ничек язылуын белү өчен, аларның үзләре бәйләнгән сүз янындагы урынына игътибар итәргә кирәк.

(Эзләнү эше. 3 нче бирем. Мөстәкыйль эш. Укучыларга текст язылган карточкалар таратыла. Кисәкчәләрне табып дәфтәрләргә язарга кушыла.)

“…Сирәк кенә утырган өйләрне үттек. Миңа бала чагымнан ук таныш булган Тешсез Ибрай очрады. Тыкрык та аның исеме белән атала, чөнки аның өе нәкъ чатта утыра. Озын яшелчә бакчасы да тыкрык буенда. Иң башта шалканнар, алар белән бергә үк суган кыягы күренә, соңрак кадерлерәк әйберләре өлгерә, без аларга да җитешәбез. Бу эш иң соңгы яшелчә-кәбестә җыеп алынгач кына тәмам була иде. (М.Әмир.)

Көтелгән нәтиҗә. Кенә, ук, та, нәкъ, да, иң, үк, да, иң, кына (10 кисәкчә.)

(Эзләнү эше. 4 нче бирем.)

Укытучы. Гадәттә кисәк кенә безгә тормышта нинди генә эшләр башкарырга туры килми. Юл аша чыкканда булышабызмы, авыру кешегә ярдәм итәбезме, янгыннан кеше коткарабызмы – төрле рольгә керергә туры килә. Тик шунысы хак: бу чын күңелдән эшләнә. Менә сез актерлар, ди. Бер укучы – теркәгеч, икенче укучы кисәкчә ролен башкарачак. Күренеш “-да/-дә, -та/-тә кисәкчәләрен бутамагыз!”, дип атала.

(2 укучы чыга.)

1 нче укучы (теркәгеч):

– Мин җыю мәгънәсен белдерәм.

– Миңа басым төшми.

Һәм теркәгече белән алмаштырып була.

2 нче укучы (кисәкчә):

Мин көчәйтү, кире шарт мәгънәсен белдерәм.

– Миңа басым төшми.

Һәм теркәгече белән алмаштырып булмый.

Алар бергә дус булып,бер-берсенә юл куеп яшәргә булганнар.

Нәтиҗә. Аларны бутарга ярамый!

V. Рефлексия

(Дәрескә нәтиҗә ясала, укытучының йомгаклау сүзе тыңлана.)

          – Без нинди бурычлар куйдык?

– Нинди ачышлар булды?

– Моның өчен нәрсә эшләдек?

– Бүген алган белемнәрегезне кайларда куллана аласыз?

Өй эш бирелә:

1. Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресенә әзерләнергә: “Гаиләмнең матур гадәтләре” .

2. Кисәкчәләр кулланылган әсәр исемнәрен тупларга.

3. Тема буенча әкият, шигырь иҗат итәргә.

Дәрестә актив катнашкан укучыларга билгеләр куела, укучыларның дәрес барышында билгеләп барылган үзбәяләре искә алына.