Кисәкчәләр һәм аларның язылышы

№43

(Татар мәктәбе. III сыйныф)

Эльмира ШӘЙМӨХӘММӘТОВА,

Актаныш районы Яңа Кормаш төп мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы

Дәрес тибы: үткән материалны ныгыту.

Дәрес төре: теоретик һәм практик белемнәрне куллану.

Дәреснең максатлары:

Белем бирү: кисәкчәләрне кушымчадан аера, таный, калын һәм нечкә әйтелешне билгели, дөрес яза, сөйләмдә куллана алуга өйрәнү;

Танып-белүне үстерү: проблеманы кую һәм аны чишү; билгеләрне табу максатына нигезләнеп анализлау;

Тәрбияви: эшкә җаваплылык хисе тәбияләү; командада эшли һәм һәр ярдәмне бәяли белү; укучыларның үзбәясен күтәрүгә ирешү.

УУГ формалаштыру:

Шәхескә юнәлтелгән УУГ: үз әйләнә-тирәңдә уңайлы, җылы атмосфера тудыра алу; дәрестә актив эшчәнлек алып бару; тәрбияле, әдәпле булу; дәресекә уңай мөнәсәбәт һәм кызыксыну күрсәтү;

Регулятив УУГ: үз эшчәнлегеңне планлаштыра, үз алдыңа максат куя белү; үз гамәлләреңә контрольлек итә белү; игътибарлы булу;

Коммуникатив УУГ: тигез катнашып, группада, парларда эшли белү; иптәшләреңне тыңлый һәм аларга ярдәм итә белү.

Бурычлар:

– белем бирүнең интерактив методларын кулланып, укучыларның коммуникатив сәләтләрен формалаштыру;

– татар телен укытуның эффектлылыгын күтәрүдә эшчәнлекнең шәхси һәм коллектив формаларын оптималь куллану.

Методлар:

Белем бирү чыганаклары буенча: сүзле, күрсәтмәле;

Үзара эшчәнлек дәрәҗәсе буенча: укытучы – укучы, эвристик әңгәмә;

Танып-белү характеры буенча: репродуктив, өлешчә эзләнүле.

Белем бирү структуралары: ХАЙ ФАЙВ, МЭНЭДЖ МЭТ, СТЕ-ЗЕ КЛАСС, КОНТИНИУС РАЙТ РАУНД РОБИН, ФО-БОКС-СИНЕКТЕКС, ТИМ-ЧИР, ФИНК-РАЙТ-РАУНД РОБИН, СИМАЛТИНИУС РЕЛЛИ ТЭЙБ,ФОЛОУ ЗЕ ЛИДЕР, плейсмэт консенсус. КЛЕЙМ-СЭПОТ-КУАСЧЕН, СИНГЛ РАУНД РОБИН, Чыгуга билет, Парковка.

Дәрес этаплары

Укытучы эшчәлеге

Укучы эшчәнлеге

Сингапур структурасы

УУГ

Дәрескә оештыру – Исәнмесез, балалар! Кәефләрегез ничек?

– Ә хәзер бер-берегезне сәламләгез: иңсә буенча партнерларыгызга «бишне» бирегез, йөз буенча партнерларыгыз белән йодрыкларыгыз белән бәрешеп алып елмаегыз.

– Татар теле дәресен башлыйбыз!

– ВО!

 

Иңсә партнерлар «бишне» бирә, йөз буенча партнерлар белән йодрыклар белән бәрешеп алып елмаялар

ХАЙ ФАЙВ

(тынлык сигналы)

 

 

МЭНЭДЖ МЭТ

(сыйныф белән идарә итү инструменты)

КУУГ

ШУУГ

Актуаль-ләштерү А) Өй эше тикшерү

(Әдәби әсәрдән 4–5 җөмлә)

Б) Матур язу

Укучылар җөмләләрен укыйлар   РУУГ
Төп өлеш – Нәрсә соң ул кисәкчә? Сез бу турыда ни беләсез, шуны язасыз. Сезгә 1 минут вакыт бирелә.

– Вакыт чыкты.

2 нче номердан башлыйбыз. Әйләнә буенча берәр фикерегезне генә әйтеп барасыз. Җавап белән килешсәгез, баш бармакны югары күтәрәсез, килешмәсәгез – түбән каратасыз. Бер кат әйләнеп чыккач, икенче фикерләрегезне әйтәсез

– Ә хәзер, иң мөһим фикерләрнең 5есен уртага язып куегыз

А4 форматындагы кәгазь битендә һәр укучы үзенә бүленгән өлешенә яза.

 

Һәр укучы түгәрәк буенча чират белән җавапларны укып бара, калганнар җавап белән килешсәләр баш бармакны югары күтәрәләр, килешмәсәләр – түбән караталар

 

 

 

 

 

1 укучы язып куя

плейсмэт консенсус

 

 

КОНТИНИУС РАЙТ РАУНД РОБИН (командада, чиратлап, бер әйләнәдән артык фикер алышу)

ТбУУГ

 

 

 

ШУУГ

Дәреслек белән эш Китапларның 35 нче битен ачабыз. 38 нче күнегүне таптык. Биремне укыйбыз.

Текстның исемен укыйк әле

– Ә сез ул ашны ничек итеп күз алдына китерәсез? Ни өчен андый аш пешерәләр икән?

 

 

– Димәк, сез үләннәрне безнең организмга файдалы, дисез инде? Алайса, исбатлагыз, мине шуңа ышандырыгыз әле Сорау: 1. Әгәр дөрес кулланмасагыз? (Аларның инструкциясе юк бит.) Кайбер үләннәрне артык куллану зыянлы булырга мөмкин

 

Сорау: 2. Ә теләсә каян җыярга ярыймы?Күпләп җыйсак, юкка чыкмаслармы? Әгәр танып бетермәсәк, җыярга ярыймы?

– Күрәсез, безнең өйрәнәсе әйберләребез күп кенә. Без аларны әйләнә-тирә дөнья фәненнән өйрәнербез. Бу хикәядә Тәнзиләгә әбисе ярдәм иткән.

(38 нче күнегүне башта телдән, соңыннан язмача эшләү.)

– Эшне тикшерәбез

1 укучы укый

 

 

– «Витаминлы аш»

– Витаминлы аш ул – организмга кирәкле әйберләралсын, аны ныгыту өчен төрле үсемлекләр салып пешерелгән аш.

 

 

 

 

Исбатлау: 1. Салкын тигәндә, дару үләннәрен кайнатып эчерәләр дә , без тереләбез. Мәсәлән, юкә чәчәге, мәтрүшкә һ.б

Исбатлау: 2. Алар күп. Үзебезең аяк астында үсеп утыра, сатып та аласы юк

 

 

 

 

 

 

 

Укучылар чылбыр буенча җөмләләрне укып баралар, нинди кисәкчә куясын ачыклыйлар, сөйләшәләр. Аннан соң язмача эшлиләр.

Эш беткәч, дәфтәрләрен эйләнә буенча бер-берсенә берьюлы бирәләр

Критик фикер йөртү двигателе – тел.

 

 

 

 

 

 

 

 

КЛЕЙМ-СЭПОТ-КУАСЧЕН 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

КОНТИНИУС РАУНД РОБИН

 

 

 

 

СИМАЛТИНИУС РЕЛЛИ ТЭЙБ

КУУГ
Физминутка     ФОЛОУ ЗЕ ЛИДЕР  
Эш дәфтәрендә эш – Биремне укыгыз. Әниләр – безнең өчен иң хөрмәтле кеше. Сезнең  әниләрегез нинди икән, уйлагыз әле (15 с вакыт бирелә).

– Уйладыгызмы? Ә хәзер аларга хас сыйфатларны  уклар белән тоташтырыгыз әле (30 с вакыт бирелә).

– Хәзер басасыз да урындыкларны этеп куясыз. Сезгә 1 минут вакыт бирелә. Иптәшләрегез янына барып, дәшмичә генә, аларның  эшләрен карагыз әле. Тагын нинди сыйфатлар өстәргә була икән?

– Урыннарыгызга утырыгыз. Алдыгыздагы кәгазь битендә үзегезнең шакмакка бер җансыз, бер җанлы (хәрәкәт итә торган булсын) предмет рәсемен ясагыз. Үзегезгә ошаган төс белән буягыз.

–  Ә мин хәзер уртадагы шакмакка ӘНИ сүзен язам. Сез үзегез ясаган рәсемнәрне әнигә охшатып карагыз әле. Башлый 3 нче номерлы укучы

  Вакыт

 

 

 

 

СТЕ-ЗЕ КЛАСС

 

 

 

 

 

 

 

ФО-БОКС-СИНЕКТЕКС

 

 

 

 

СИНГЛ РАУНД РОБИН

КУУГ

РУУГ

Карточка белән эш* Тиешле тыныш билгеләрен, кисәкчәләрне, сүзләрне куеп, җөмләләрне үзгәртеп язу

– Карточкадагы җөмләләрне укыйбыз, эчтән генә уйлыйбыз. Уйладыкмы? Ә хәзер 1 минут дәвамында язабыз

 

 

 

 

 

Башта уйлыйлар, аннан язалар һәм  чиратлашып укыйлар

 

 

 

 

 

ФИНК-РАЙТ РАУНД РОБИН

 
Йомгаклау – Кисәкчәләр нинди сүзләр алар?

– Алар ничек язылалар?

– Бүген дәрестә син белемнәреңне тирәнәйттеңме, дәрес сиңа ошадымы, шул турыда чызгу билетларына язабыз һәм парковкага беркетәбез.

(Билгеләр кую. Өйгә эш бирү: 41нче күнегү.)

–  Дәрес өчен рәхмәт!

  Чыгу билеты.

Парковка

РУУГ