Киләчәк – безнең кулларда

№52

 (Дәрес-диспут. XI сыйныф)

Зөлфия ШӘЙХЕТДИНОВА,

 Чистайдагы 1 нче лицейның татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Максат. Укучыларны фикер йөртергә, үз фикерләрен булдырырга өйрәтү; үз фикерләрен дәлилләү осталыкларын, сөйләм телләрен үстерү. Татар халкының тарихы, мәдәнияте, теле буенча алган белемнәрне ныгыту; татар халкының үткәненә, бүгенгесенә ихтирам, ватанпәрвәрлек, әхлаклылык, милли үзаң тәрбияләү.

Җиһазлау: проектор, мультимедиа, «Яшьлек-гүзәл чак» темасына күргәзмә.

Дәрес тибы: белемнәрне камилләштерү.

Дәрес барышы

I. Дәресне оештыру өлеше

Укытучы. Укучылар, без бүген дәресне зур сөйләшү-әңгәмә, бәхәсләшү-диспут рәвешендә үткәрербез. Аның барышында «Бүгенге татар яшьләре» турында да сөйләшербез.

 (Г.Тукайның «Татар яшьләре» шигыре укыла.)

Дикъкатьтә лаек хәзерге көн татарның яшьләре:

Аңламак, белмәк, тәрәкъкый, мәгърифәт, хикмәт белән.

Әйләнеп һәм нурланып тормакта һәрдәм башлары.

Мондый күрнеш сөйнеченнән инде мин алдан беләм.

Тик болар безгә кирәк диңгез төбе гауваслары.

Өсттә бу ямьсез болыт баштан китәр, яңгыр явар,

Җиргә рәхмәт күк төшәр яшьләрнең изге касдлары.

 Шаулап аккан су булыр тау башлары, тау астлары.

 Күк булып күкрәр һавада хөр яшәү даулашлары,

 Ялтырар изге көрәшнең хәнҗәре, алмаслары.

 Йөрмәсен бәгъре өзек милләт киеп кашсыз йөзек, –

 Без аның бик зур фәхерле, чын брилиант кашлары!

(Укучылар  шул чор яшьләре белән бүгенге яшьләр арасындагы уртак һәм аермалы якларын билгеләп чыга.)

          Укытучы.  Татар милләтенең киләчәген, аның яңа замандагы йөзен яшьләр билгели.

Тукай язганча, «брилиант кашлы» татар яшьләре бүген ничек яши һәм нәрсә белән кызыксына? Шулар турында сөйләшеп алырбыз.

I бүлек. Без тарихта эзлебез

Тарих – бүгенге кеше һәм киләчәк буыннар өчен гыйбрәтле вакыйгалар чылбыры. Ул безне ялгышмаска, ата-бабаларыбыз ясаган хаталарны кабатламаска өйрәтә. Шул чылбырны ныклы итеп бәйләүдә музейлар зур роль уйный.

Татар халкының бай тарихы бар. Бүген ерак тамырларыбыз белән тирәнрәк кызыксыну, туган тарихыбызны белергә омтылу – милли аңыбыз уяну, үзебезнең горурлыгыбызны тою ул. Милләтебезнең шанлы үткәне, әби-бабаларыбызның мирасы, милли ядкярьләре белән якыннан танышу өчен без төрле музейларда булдык. (Укучылар үзләре булган музейлар турында сөйли.)

 Болгар – мөселманнар өчен бик кадерле урын. Анда ата-бабаларыбызның каны тамган. (Бер укучы Болгарга сәяхәте турында сөйли.)

           II бүлек. Тел – милләтнең төп билгесе

Туган телем – татар теле. Телебез «әннә», «әттә» дип ачылды. Татар теле – җанга якын, газиз тел бит ул.  Туган тел – халыкның гомерлек юлдашы, терәк-таянычы, шатлык-юанычы. Халык яшәсен өчен, аның туган теле яшәргә тиеш; телнең яшәве өчен, аны кадерләп саклау, һәрьяклап үстерү кирәк.

(«Мин татарча сөйләшәм» акциясендә катнашучы укучыларга сүз бирелә. Олимпиадада катнашып, җиңгән укучылар уңышлары белән уртаклаша.)

          III бүлек. Иман нуры – җаннарда

 Без бүген ислам диненең өр-яңадан чәчәк ата башлаган вакытында яшибез. Халкыбызның дини йолаларын үтәп, дини бәйрәмнәрне ихластан үткәрүе елдан-ел күркәмләнә бара.

Безнең татар халкы элек-электән башка халыклар арасында үзенең тәрбиялелеге, чисталыгы, матур сөйләме белән аерылып торган. Безнең халыкның буыннан-буынга күчкән, үзе генә белгән тәрбия кануннары булган. Тәрбия һәрвакыт хезмәт белән бәйләнештә барган. Шундый яхшы үрнәкләрдә, матур гореф-гадәтләрдә, йолаларда тәрбияләнгәнгә күрә, татар кешесе уңган, чиста, сабыр холыклы кеше булып үскән. Татар мәгърифәтчеләренең үгет-нәсихәтләре безгә тәрбия үрнәге булып тора. (Сүз фәнни конференциядә катнашкан укучыларга бирелә.)

 Без әдәбиятта, матбугатта очраган әлеге җәүһәрләргә кагылышлы һәр хәбәр яки материал белән танышып барырга, алардагы тирән һәм киң мәгънәле фикерләрне табарга, асылына төшенергә, бу кануннарның яшәү кагыйдәсе, үз-үзеңне тоту нормасы булуына ирешергә  тиешбез.

 IV бүлек.  Халкымның йөзек кашлары

 Иң яхшы сүз сәнгате үрнәкләре аша без вакыйга-күренешләр аша халык тормышы белән танышабыз, безгә кадәр яшәгән кешеләрнең шатлык-борчуларын күрәбез, аңлыйбыз, аларның хис-кичерешләрен үзебез аша үткәрәбез. (Фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашкан укучылар чыгыш ясый.)

V бүлек. Яшьлегем – гүзәл чагым

Укытучы. Сез – татар яшьләре. Һәрвакыт хәрәкәттә. Сезнең илһамыгыз ялкын булып эштә кабынсын. Милләтебезнең җаны, киләчәге сездә, укучылар! Бүген сезнең  төп бурычыгыз – газиз җирегезне, туган төбәгегезне яраткан, үз иткән, үзегезнең тамырларыгызга битараф булмаган, гасырлар кичсә дә, һич кыйммәтен җуймаган, милли гореф-гадәтләргә, гел яхшылыкка гына өндәгән динебезгә ихтирам белән караган шәхес булып үсү.

Туган телне кадерләгез, саклагыз, өйрәнегез, татар милләте вәкиле булып яшәгез.

Хәзерге заман яшьләре өчен  «белем чишмәсе» – Интернет челтәре. Кемдер анда нинди дә булса мәгълүмат артыннан чума, кемдер музыка тыңлый, кино карый, социаль челтәрләрдә «утыра». Интернетта татар сайтлары да күп, алар аша без төрле проектлар белән танышабыз. (Укучылар интернеттагы татар сайтлары, проектлары турында сөйли.) Бу сайтлар татар телен саклау, татар телендә сөйләшүчеләр арасында белемне арттыру, татар мәдәнияте белән якыннан танышу өчен кирәк. Бу сайтлар шулай ук күренекле шәхесләрнең уңышка ничек килүләре, чынга ашырылуы тарихы турында белергә ярдәм итә, һәм бу белемнәрне тормышта дөрес кулланып, безгә үз тормыш юлларын ничек дәвам итергә кирәген дә күрсәтә.

 Йомгаклау

 Без, татар яшьләре, әби-бабаларыбыз мирасын, тәрбиясен буыннан буынга тапшырырга, нәселебезгә тап төшермичә яшәргә тиешбез. Үткәннәрне барлап, киләчәккә күз төбәп яшәрбез. Намусыбызны таптамыйча, вөҗданыбызга хыянәт итмичә һәм милли җанлы, телебезне саклап гомер итәрбез.

 («Татар яшьләре гимны» (Р.Зәйни шигыре, Л.Хаҗиев көе) яңгырый.)