Кичке уен  

Кичке уен

 

Люция Вәлиәхмәтова,

Казан шәһәренең 65нче катнаш төрдәге

балалар бакчасы тәрбиячесе

 

Өй күренеше.  Киртәләр, эскәмияләр куелган. Агачлар күренә.

Әни кеше кызын чакыра.

Әни: -Кызым чәй эчәргэ су бетеп китте, чишмәдән су алып кайт әле. Әнә, дус кызларыңда суга баралар.

Кыз: Ярар әни, хәзер алып кайтам.

Кыз чиләк-көянтәләрен алып, кызларга ияреп суга китә.

Кызлар җыелышып чишмәгә киләләр.

1 нче кыз: — Кызлар  безнең авылның чишмәләре бигрәк матур инде.

2 нче кыз: — Матур да, тәмле дә әле ул.

3 нче кыз:- Кызлар әйдәгез әле чишмә турында җырлап алабыз.

Бергә: — Әйдәгез.

Кызлар “Фазыл чишмәсе” татар халык җырын җырлыйлар.

Фазыл чишмәсе

Татар халык көе, Сибгат Хәким сүзләре

Чылтырап аккан чишмәгә
Суга дип килгән идем;
Тиз генә әйләнеп өйгә
Кайтырмын дигән идем.

Өздереп нигә карадың,
Ник тоттың чиләгемнән?
Суларым түгел, ялкыным

Түгелде йөрәгемнән.

Кызарып янган шәфәкътан
Күзләрем алалмадым.
Тибрәнде телем, әйтергә
Сүзләрем табалмадым.

Чишмәгә төшкән сукмакның
Читләре үлән генә.
Вәгъдәм бар сиңа, белмәсен
Тик күрше-күлән генә.

 

4 нче кыз:- Кызлар әйдәгез өйгә кайтабыз. Бүген кичке уенга чыгасы бар.

5 нче кыз:- Әйдәгез кайтабыз.

Кызлар чиләкләренә суларын тутырып, өйләренә таралышалар.

Кыз: — Әнием,мин су алып кайттым.

Әни: — Кызым, рәхмәт. Хәзер чәй куеп җибәрәм, аннан бергәләп чәй эчәрбез.

Кыз: — Әнием, бүген мине кичке уенга чакырдылар. Минем барасым килә.

Әни: — Ярар кызым. Бик озак йөрмә, кайтканда дусларыңны да алып кайт, бергәләп чәй эчәрбез.

Кыз: — Рәхмәт әнием.

 

Уенга җыелу күренеше

Кызлар уенга җыелалар, очрашалар, сөйләшәләр, күлмәкләрен мактыйлар, утырышып җыр башлыйлар.

Бергә:

Җәйнең матур кичләрендә

Без киләбез уенга.

Күңел ачып ял итәргә

Бормалы су буенда.

1нче кыз: — Эх кызлар, әйдәгез әле тагын берәр җыр җырлыйк әле.

2 нче кыз: — Гармунчыбыз килеп җитмәгән бит әле. Гармун белән бергә  матур җырлана.

3нче кыз: — Алайса әйдәгез егетләр килгәнче уйнап алабыз.

бергә җырлап алыйк.

Кызлар “Яулык бәйләш” уенын уйнап алалар.

4 нче кыз:- Кызлар, егетләр килә!

Гармун уйнатып егетләр килә.

Егетләр : — Исәнмесез кызлар!

Һавадагы йолдызлар!

Кызлар: — Исәнмесез егетләр.

1нче егет: — Кызлар менә гармунчыны да алып килдек.Әйдә әле җырлап күрсәтегез безгә.

Бергәләшеп татар халык җыры “Алмагачлары”н җырлыйлар.

2 нче егет:- Бигрәк матур җырлыйсыз сез кызлар, әйдәгез биеп тә күрсәтегез әле.

Егетләр, кызлар белән кара-каршы басып “Парлы биюен” бииләр.

1нче кыз: — Егетләр, кызлар, җырладык та, биедек тә, әйдәгез уен уйнап алабыз.

Бергә:- Нинди уен уйныйк соң?

2 нче кыз: — Минем йөзегем бар, әйдәгез йөзек салыш уйныйбыз.

Бергә: — Әйдәгез уйныйбыз.

Барысы да утыралар. “Йөзек салыш” уены башлана. Уен барышында җәзалар бирелә. Кемгәдер табышмак әйтергә, кемгәдер шигырь сөйләргә, кемгәдер җырларга, кемгәдер биергә бирелә.

Бабай килеп читтән генә карап тора. Аны яшьләр күреп ала.

Бергә: — Әйдә бабай, килегез  безнең янга.

Бабай: — Әй, балалар, яшь чакларым искә төште бит.

Эх, яшь чагым, юләр чагым

Шул яшь чагым, юләр чагым

Әйләнсә иде тагын.

Бабай “Алмагачлары” көенә җырлап җибәрә.

Ак тавыгым бар иде

Йомыркасы шар иде.

Безнең дә бит сезнең кебек

Яшь вакытлар бар иде.

 3 нче кыз: — Бабай, сез бигрәк матур җырлыйсыз. Бәлкем сез безгә биеп тә күрсәтерсез.

Бабай “Әпипә” көенә биеп җибәрә. Хәле китеп утыра.

3нче егет:- Бабай, афәрин. Булдырасың.

Бабай:- Эх, сезнең белән бик рәхәт.   Як-ягына каранып

Мине карчык күрмәсен тагын , сезне ишетеп әйтмичә генә чыгып киткән идем, ачуланыр күрсә.

Әби(ерактан кычкыра килә):-Егетләр, кызлар , минем картымны күрмәдегезме? Шушы якка киткән иде.

Бабай  киртәдә эленеп торган капчыкны башына киеп әкрен генә кырыйга кача.

Бергә: — Юк, күрмәдек.  Әби әйдә килегез, утырып безгә әкият сөйләгез әле.

Әби (әкият сөйли башлый) :

Борын-борын заманда

Булган ди бер бай.

Ашаган ди туң май,

Аның өе таштан

Сөйлимме яңа баштан?

Бергә: -Шаяртма әле әбекәй. Сөйләгез яңа баштан.

Бу хәл тагын ике тапкыр кабатлана.

Әби: — Әйдәгез әле бергәләшеп “Күбәләк” җырын җырлыйбыз.

Татар халык җыры “Күбәләгем” башкарыла.Начало формы

Конец формыШулчак бабай төчкереп җибәрә.

Әби: — Бәрәкалла, бәрәкалла! Нәрсә бар монда. Капчык янына килеп.

4 нче егет: -Бәрәңге капчыгы ул әбекәй.

Әби: — Кая әле, менә шушы таягым белән тикшереп карыйм әле.

 Әби капчыкны төрткәли башлый, бабай чыгып йөгерә.

Әби:- Әһә, менә кайда икән әле син. Яшьләр янында йөрисеңме әле син карт җүләр! Әби, бабай артыннан чыгып китә.

1 нче егет (көлеп): -Эх, әби белән бабай бигрәк кызык кешеләр инде. Матур җырлыйлар, матур бииләр.

2 нче кыз: -Әйдәгез әле моңаеп утырмыйк, бергәләп “Кул бәйләш” уенын уйнап алыйк.

Кул бәйләш” уены уйнала. 

Кыз: — Егетләр, кызлар, без бүген сезнең белән бик күңелле утырдык. Әйдәгез хәзер безгә чәй эчәргэ кайтабыз. Әнием барыгызныда чәйгә чакырды.

Бергә: — Әйдәгез киттек. Гармунга кушылып җырлап кайтыйк.

Бергәләшеп “Каз канаты” җырын җырлап кайтып китәләр.