Кичә күңелле иде, ә бүген?

№171

(Туган тел дәресе. 4 нче сыйныф, рус төркеме)

Альбина  СӘХӘБИЕВА,

Алабугадагы 2 нче урта мәктәпнең I квалификация категорияле туган тел һәм әдәбият укытучысы

Максат. Хикәя белән танышу, яңа  сүзләрне кулланылышка кертү. Логик фикерләү һәм сәнгатьле уку, эчтәлекне сөйли алу күнекмәләрен камилләштерү. Татар теленә карата кызыксыну уяту күнекмәләрен  формалаштыру.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

шәхескә кагылышлы: белем алуга мотивация  һәм туган телгә карата кызыксыну уяту күнекмәләрен  формалаштыру.

Метапредмет:

танып-белү УУГ: укытучы ярдәмендә эшне планлаштыру,текстны кабул итү һәм аның эчтәлегендә ориентлашу; төп төшенчәләрне аеру;

коммуникатив УУГ: коммуникатив максатлардан чыгып, сүзләрне дөрес куллана, үз фикереңне әйтә һәм дәлилли белү;

регулятив УУГ: дәреснең темасын һәм максатын формалаштыру; уку мәсьәләсен кую, хаталарны табу, бәяли алу,төзәтү.

Дәреснең тибы: яңа белемнәрне формалаштыру дәресе.

Төп төшенчәләр: дәрес темасына бәйле яңа сүзләр,төшенчәләр.

Предметара бәйләнеш: татар теле, рус теле.

Эшне оештыру: фронталь, төркемдә, парларда.

Чыганаклар: дәреслек (Хәйдәрова Р.З., Әхмәтҗанова Г.М., Гыйниятуллина Л.А. Татар теле. 4 класс).

Җиһазлау: проектор, презентация.

Дәрес барышы

I. Оештыру-мотивлаштыру этабы

(Укытучы уңай психологик халәт һәм эш атмосферасы тудыра, сөйләм эшчәнлеген оештыра. Сыйныф дәрескә әзерләнә, укытучы белән исәнләшә, бер-берсенә комплементлар әйтәләр.)

– Хәерле көн миңа,

Хәерле көн сиңа,

Хәерле көн сезгә,

Хәерле көн барчабызга.

Укытучы. Исәнмесез, укучылар, утырыгыз. Сез бүген бик матур, әйдәгез әле, кәефләрне тагын да күтәрәбез, укучылар. Бер-беребезгә матур сүзләр, комплементлар әйтәбез. (Синең күзләрең матур, сиңа күлмәгең бик килешә…)

II. Белемнәрне актуальләштерү

Укытучы. Укучылар, өйгә «Туган тел дәресендә» темасына  хикәя язарга бирелгән иде. Әйдәгез әле өй эшен тикшереп алыйк. Кемнәр җавап бирергә тели?

1 нче укучы. Мин 4 нче сыйныфта укыйм. Мина татар теле дәресе ошый. Дәрестә без диалоглар һәм  кечкенә хикәяләр төзибез, презентациялар карыйбыз, яңа сүзләр өйрәнәбез, күнегүләр эшлибез. Мин тәрҗемә итәргә яратам.

2 нче укучы. Татар теле – бик кызыклы дәрес. Чөнки дәресләр бик күңелле үтә. Дәрестә татарча җырлар җырлыйбыз, физкультминутлар ясыйбыз, төрле  уеннар уйныйбыз. Мин укытучыны бик яратам, шуңа күрә татар теле дәресенә бик теләп йөрим.

(Укучылар өйдә язып килгән хикәяләрне укыйлар, бер-берсенә сораулар бирәләр, үзбәя ясыйлар.)

III. Уку мәсьәләсен кую

Укытучы. Укучылар, тактада җөмлә бирелгән. Җөмләне үрнәк буенча киңәйтеп языйк әле.

1. Без мәсьәлә чиштек. Бүген без мәсьәлә чиштек. Бүген без математика дәресендә мәсьәлә чиштек.

2. Без диктант яздык. Бүген без диктант яздык. Бүген без татар теле дәресендә диктант яздык.

3. Без мисал чиштек. Бүген без мисал чиштек. Бүген без математика дәресендә мисал чиштек.

(Укытучы темага карата киңәйтеп язган җөмләләрнең дөреслеген тикшерә, әңгәмә кора.)

Ял итеп алу (Физкультминут музыка астында үткәрелә.)

Иң өсләрен сикертәбез,

Кулларны биетәбез.

Бер алга, бер янга сузып,

Күңелле ял итәбез.

Аннары без чүгәлибез,

Утырабыз, торабыз.

Менә ничек ял иттек,

Дәресне дәвам итик.

IV. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү

(«Дәрестә» темасына презентация күрсәтелә.)

Диалогик сөйләм күнекмәләрен камилләштерү.

Укытучы («Дәрестә» темасына диалог төзетә). Укучылар, игътибарны диалог төзүгә юнәлтәбез.

1. – Лена, бу – нинди дәрес?

– Бу – татар теле дәресе.

– Сез дәрестә нишлисез?

– Без укыйбыз, язабыз, сөйләшәбез.

2. – Федя, бу – нинди дәрес?

– Бу – математика дәресе.

– Сез дәрестә нишлисез?

– Мисал эшлибез, мәсьәлә чишәбез.

(Укучылар диалоглар төзи, парларда эшли, бер-берсен бәяли.)

3. Дәреснең темасына, максатына төшендерү.

Укытучы. Кәефсез кайтты, дөрес эшләмәде, дөрес чишмәде. Озак телевизор карады. Дуслар килде. Кичә күңелле иде… Бу сүзтезмәләр нәрсә турында булырга мөмкин?

Укучылар, әйтегез әле, без бүген нәрсә турында сөйләшербез икән? Дәреснең темасын ничек дип атарбыз? Дәрескә нинди максат куярбыз?

(Укучылар төрле җаваплар бирәләр. Укытучы ярдәмендә дәреснең темасына, максатына төшендерелә.)

V. Текст өстендә эш. «Кичә күңелле иде, ә бүген?»  

(Укытучы аудиоязма белән текстны тыңлата, яңа сүзләр белән таныштыра, өлешләргә бүлеп тәрҗемә иттерә, сорауларга җавап бирдерә, хикәягә исем уйлата.

Укучылар текстны тыңлыйлар, укыйлар, яңа сүзләр белән танышалар, текстны тәрҗемә итәләр, сорауларга җавап бирәләр, хикәягә исем бирәләр, үзләренә -үзләре бәя бирә.)

Укытучы. Укучылар текст аңлашыламы? Хикәядә нинди яңа сүзләр бар? Әйдәгез әле яңа сүзләр өстендә эшләп алыйк: башта – вначале, бугай – кажется, аннан соң – потом. Җөмлә төзик әле.

Укучылар. Ул башта уйнады. Мин аннан соң дәрес әзерләдем. Маша яза бугай…

Укытучы. Рәхмәт. Җөмләләрне тексттан табабыз. (Укытучы русча әйтә, җөмләләрнең тәрҗемәсен тексттан таптыра.)

Укытучы. Сорауларга җавап бирәбез. Текстта сүз кем турында бара? Ни өчен Алсу мәктәптән кәефсез кайтты? Ни өчен Алсуга кичә күңелле, ә бүген күңелсез?

Текстка нинди исем бирәбез? Ни өчен? Бер-берегезне бәяләгез әле.

VI. Лексик-грамматик күнекмәләрне камилләштерү

Укытучы (лексик берәмлекләрне кулланып, җөмләләр төзетә һәм тактада эшләтә).

1. Җөмләләрне дәвам ит.

(Укучылар лексик берәмлекләрне кулланалар, күнегүләрне эшлиләр, үз- үзләрен бәялиләр.)

Өченче дәрестә … .

Алсу ике мисалны … һәм мәсьәләне … .

Алсу бик озак … .

Телевизордан башта … , аннан соң … .

Ул дәресләрен … .

(Укытучы дәреслектәге җөмләләрне текст эчтәлеге буенча урнаштырта.) 

2. Дәреслекнең 26 нчы битендәге 5 нче күнегүдә бирелгән җөмләләрне текст эчтәлеге буенча урнаштырырга. (Укучылар җөмләләрне текст эчтәлеге буенча урнаштыралар һәм үз-үзләрен бәялиләр.)

Өченче дәрестә математикадан контроль эш булды.

Алсу мәсьәләне дөрес чишмәде.

Алсу ике мисалны дөрес эшләмәде.

Аннары дуслары килде.

Башта мультфильм, аннары кызыклы кино булды.

Алсу телевизорны озак карады.

Физкультминутка

Без яздык, без яздык,

Безнең бармаклар талды.

Без хәзер ял итәбез,

Аннан язып китәбез.

Ситуатив күнегүләр аша алган белемнәрне тикшерү. (Парларда эш.)

Сообщи другу о том, что :

– на втором уроке была контрольная работа по математике;

– она неправильно решила задачу;

– вчера было весело…

(Укытучы төркемнәрдә хикәянең эчтәлеге буенча рәсем ясата, рәсем буенча эчтәлеген сөйләтә.)

VII. Рефлексия

Укытучы (дәрестә туган авырлыклар турында сорый, дәрескә нәтиҗә ясый, өй эше бирә, укучыларның эшчәнлеген бәяли). Алгоритм буенча үзанализ ясыйбыз.

– Бүген дәрестә …

– Биремнәрдә авырлыклар булды: …

Иң кызыклы бирем…

Үземә … билгесе куям.

– Итак, можно сделать вывод, что большинство учащихся поняли новый материал. Я очень рада.

– Дәрестә нинди яңа белемнәр алдыгыз?

– Дәрескә куелган максатка ирешә алдыкмы?

– Кемгә дәрестә җиңел булды?

– Кемгә авыр булды? Ни өчен?

– Кто встретил трудности? В чем? Почему?

(Укучылар үз фикерләрен әйтәләр, өй эшен язып алалар, билгеләр куела.)

VIII. Өй эше

1. Хикәя буенча сораулар төзергә.

2. Диалогны тулыландырырга (27 нче бит. 9 нчы күнегү).

3. Иҗади эш: хикәя буенча ребус төзергә.