“Кич утыру” күренеше

(Балалар бакчасында татар халкының гореф-гадәтләрен саклай буенча музыкаль чара эшкәртмәсе)

Гөләндәм ЗАРИПОВА,

Теләче районы Иске Җөри балалар бакчасының I квалификация категорияле музыка җитәкчесе

Максат. Татар халкының гореф-гадәтләрен саклау ,балаларда патриотлык һәм Ватанга мәхәббәт хисе  арттыру омтылышларын формалаштыру.

Бурычлар:

балалар белән татар халык фольклорын, онытылып баручы йолаларны искә төшерү, шулай ук  өйрәнүне дәвам иттерү, аларга карата кызыксыну уяту, ихтирам тәрбияләү;

– милли җырлы-биюле уеннар аша балаларда туган телгә карата хөрмәт тәрбияләү;

– балаларның сүз байлыгын арттыру;

– кунакта үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерү.

Кичә барышы

(Зал бәйрәмчә бизәлгән, “Халык җәүһәрләре – күңел түрендә ” дигән плакат эленгән, Залның бер почмагында борынгы өй эче  күренеше. Анда сәке, сандык, өстәл, эскәмия, мич. Алар өстендә суккан паласлар, чигешләр, борынгы самовар, татар халкының милли ашлары куелган өстәл.

Алгы планда – өй эче күренеше. Анда кич утырырга килгән кызлар чигү чигә, йон эрли, шәл бәйли.)

Алып баручы. Борынгыдан килгән йолаларыбыз инде онытыла, юкка чыга бара дип әйтсәк тә, әле халкыбызның хәтерендә, өлкән буын кешеләрнең телендә бик күп истәлекләр, тел һәм рухи байлыгыбыз саклана. Ул хәзинәләрнең күпчелек өлешен без бары тик халыкның үзеннән өйрәнеп, тел осталарын һәм йола белгечләрен сөйләтеп кенә белә алабыз. Борынгыдан килгән йолалар һәрвакыт төрле ырымнар, серле тылсымлы такмаклар яки җырлар белән үрелеп бара һәм алар, шул йоланың аерылмас бер өлеше буларак, аның бизәге булып тора.

Алып баручы  Балалар! Бүген – бездә бәйрәм! Кич утырырга барабыз. Беләсезме, кемгә? Авылыбызның иң өлкән, иң күркәм кешесе Ак әбигә кунакка барабыз. Ак әбиебез безгә үзе белгән кул эшләрен өйрәтер, күңелле хатирәләре белән уртаклашыр. Барабызмы, балалар?

Балалар. Барабыз, барабыз.

(Тын гына музыка уйный, балалар, җитәкләшеп, Ак әби өенә юнәләләр.

“Әссәламегаләйкем” көе яңгырый. Ярымтүгәрәк ясап басалар һәм “Әссәламегаләйкем” (Госман Садә шигыре, Резедә Әхиярова көе) җырын башкаралар.)

Әби. Һай, балакайларым, күрми дә торам икән. Әйдүк, әйдүк, түрдән узыгыз, җиңел аякларыгыз белән. Исән-сау килдегезме, алма бөртекләрем, хөрмә җимешләрем? (Ике кулын сузып исәнләшә.)

Алып баручы. Ак әби, менә без синең чакыруың белән килдек.

Әби. Рәхмәт, рәхмәт килүегезгә. Әйдәгез әле, түргә үтегез. (Малайлар –идәндәге паласка, кызлар эскәмиягә утыра.)

Әби. Йортка дога кылып алыйк. (Әби ике учын йөзенә якын китереп дога кыла.)

Алып баручы. Әбекәй, без үзебез белән кул эшләребезне дә, кич утырганда күңелсез булмасын дип, җыр-биюләребезне дә алып килдек.

Сәмирә.

Бәйрәмсез бик күңелсез бит,

Күңелсездер сезгә дә.

Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә,

Кирәк һәммәбезгә дә.

Әби. Картлык – шатлык түгел шул. Кунакларны сүз белән генә сыйлап, чәй куярга да онытып торам икән. Хәзер самавырымны гөрләтеп җибәрим. Ә сез, балакайларым, үз өегездәге кебек булыгыз.

Алып баручы. Балалар, әбиебезнең чәе кайнаганчы, без дә аңа берәр көтелмәгән бүләк әзерләп куйыйк әле. Килештекме? (Әби керә.) Гайшә әби, онытып та җибәрә язганбыз. Безнең сезгә кечкенә генә бүләгебез дә бар иде. Менә карагыз әле. (Малайлар биюе.)

Алып баручы. Әбекәй, син безгә үзеннең борынгы ядкярләреңне күрсәтсән, алар хакында сөйләп китсәң иде?

Ләйлә.

Әбиебез сандыгында

Сакланмый ниләр генә!

Әйдәгез, сорыйк үзеннән,

Ачып күрсәтсен безгә.

(Ак әби борынгы сандыгын ача. Сандык эчендәге бәби итәкле күлмәкләрен, төймәле алъяпкычын, төрле калфакларын, чигүле әйберләрен, сөлгеләрен  кулына алып сөйли, төрле мәрҗәннәрен, йөзек беләзекләрен кызларга күрсәтә.)

Әби. Оланнар, сез арып киткәнсездер, тамакларыгыз да ачкандыр, мин сезне сыйлыйм әле. (Юри генә чәй эчү.)

Алып баручы. Рәхмәт, әбекәй, бар да бик тәмле булды.

Әби. Ә хәзер инде, оеган аякларны турайтып, уеннар уйнап алыйк.

Алып баручы. Әби, әйдә, үзең берәр уен уйнатмассыңмы икән?

Әби. Була ул, оланнар. “Йөзек салышлы” уйныйк.

(Чулпанда кала, җырлатабыз. Мостафада кала, биетәбез. Камилдә кала, шигырь сөйләтәбез.)

Алып баручы.

Уеннар бит – балалар,

Витамин кебек алар.

Күңелләрне үстерә,

Йөрәкләргә көч бирә.

Әйдәгез, үзебез белгән уеннарны әбекәйгә уйнап күрсәтик. Нинди уен уйныйбыз?

Балалар. “Кап та коп” уенын. (Алып баручы уен оештыра.)

Балалар (баш бармаклары белән җитәкләшеп басалар, такмаклыйлар).

Без, без, без идек,

Без 12 кыз идек.

Базга төштек – май ашадык,

Келәткә кердек – бал ашадык,

Кап-та-коп,

Авызыңны ач та йом.

(Балалар авызларын ачмаска, сөйләшмәскә тиешләр, ләкин арадан берсе сөйләшә.)

Балалар. Самат сөйләште.

Алып баручы. Самат, нинди һөнәр күрсәтеп китәр икән?

Балалар. Такмак әйтсен.

Самат (такмак әйтә).

Бие әле, бие әле,

Биегәнен  юк әле.

Сине матур бии диләр,

Биетеп карыйк әле.

Бие-бие биесәнә,

Биюләрең күңелле.

Син күңелле биегәнгә,

Такмак әйтәм түгелме?

Алып баручы. Ай, кызлар, әллә бу матур такмакка җавап итеп, биеп тә күрсәтәсезме?

Кызлар. Биибез, тик малайлар без биегәндә кул чабып торсыннар. (“Шәл бәйләдем”, кызлар биюе.)

Әби. Һай, нинди күңелле уен. Ии-и, балакайларым, яшь чакларымны исемә төшердегез. Ул су буйларында кич утырулар, гармуннар сузып, урам әйләнүләр дисеңме… Эх!

Алып баручы. Әбекәй, синең белән шундый күңелле булды, тәмле чәйләрең, коймакларың өчен, күңелле үткәргән вакыт өчен зур рәхмәт сиңа. Кунакның яхшысы ике көн диләр, без кайтыйк инде.

Әби. Рәхмәт инде, сезгә әйтер теләкләрем бар. Балалар, татар халкының киемендә дә, уеннарында да күркәм күңел сыйфатлары чагыла. Ул һәрвакыт матурлыкка омтыла. Халык җәүһәре һәрвакыт сезнең күңел түрендә булсын.

Алып баручы. Әйе, һәр милләт үз җирлегендә барлыкка килгән һәм буыннан-буынга күчә торган гореф-гадәтләрен, кешеләрнең яшәү рәвешләрен, үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен, карашларын, зәвыкларын сакларга омтылсын. Әйдәгез, балалар, Гайшә әби белән инде саубуллашыйк. (Саубуллашалар, рәхмәтләр әйтәләр. Әби аларны озатып кала.)