Хуш инде, Иске ел! Исәнме, Яңа ел!

№ 88

(Башлангыч сыйныфлар өчен Яңа ел кичәсе)

Эльмира ГЫЙЛӘҖЕВА,

Әтнә районы Бәрәзә төп мәктәбенең I квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы

Кичә барышы

(Зал бәйрәмчә бизәлгән. Уртада урнаштырылган чыршы әйләнәсе, гадәттәгечә, тамаша мәйданчыгы булып хезмәт итә. Дәртле-күңелле музыка яңгырый. Фон бирүче музыка туктала, һәм бераздан тантаналы аккордлар астында мәйданчыкка ике клоун чыга.)

1 нче клоун. Игътибар! Игътибар! Яна ел безне чакыра, барыгыз да ашыгыгыз! Түгәрәккә җыелыйк! Карагыз, күрегез, безгә: Яңа ел килә!!

2 нче клоун. Ах, карагыз! Күпме дуслар килгән! Безгә малайлар кул болгый. Матур күлмәкләре, шат йөзләре белән кызлар сәламли.

1 нче клоун. Балалар, әйдәгез, Яңа ел белән һәр кешене дә котлыйк әле. Мин кемне котлыйсын әйтәм, ә сез: «Яңа ел белән!» – дип кычкырырсыз. Килештекме?

Балалар. Әйе.

1 нче клоун. Барлык әниләрне, әбиләрне, кызларны, сеңел-апаларны, дус кызларны

Балалар (бергә). Яңа ел белән!

2 нче клоун. Барлык әтиләрне, бабайларны, малайларны, эне-абыйларны, дус егетләрне

Балалар. Яңа ел белән!

(Убырлы белән Пират керә.)

Убырлы. Карале, бу хәлне! Син  ишеттеңме?

Пират. Ну, ишеттем.

Убырлы. Син күрденме моны?

Пират. Ну, күрдем.

Убырлы. Мин хәзер усаллыгымнан шартлап үләм.

Пират. Мин хәзер берәр нәрсә ашар идем. Алайса чыршылар саен йөрибез, мин инде ябыгып беттем.

Убырлы. Ашап туясын булмады инде, һаман ашауны гына уйлыйсың.

Пират. Мин ач бит.

Убырлы. Сиңа ашарга сайлар өчен күп әйберләр бар иде. Каен кайрысы, имән кайрысы, нарат кайрысы… (Чыршыны күрә.) Ой, стой: раз-два. Тукта!

Пират. Убырлы, син мине кая алып килдең?

Убырлы. (Залга күрсәтеп.) Могҗизалар дөньясына!

Пират. Ә, нәрсә, без могҗизалар эзләп килдекмени?

Убырлы. Нинди могҗиза? Мин сине өч көн ашаттыммы?

Пират. Угу.

Убырлы. Өч көн эчерттемме?

Пират.Угу.

Убырлы. Өч көн буе Яңа ел чыршысы кирәк дип әйттемме?

Пират. Хәтерлим инде, хәтерлим. Убырлы, ә менә сиңа чыршы нәрсәгә кирәк ул, ә? Аңламыйм, син бит урманда чыршылар арасында яшисең.

Убырлы. Алар бит урманда, ә мин өйдә чыршы булуын телим. Бизәлгән чыршы булуын телим. Мин нәрсә, кешеләрдән кимме әллә? Минем дә җырлыйсым, биисем килә!

Пират. Ну, син әйттең?! Җырларга, биергә тели имеш. Синең яшьтәме?

Убырлы. Нишләгән минем яшь? Мин әле яшь кызлар кебек, уггууу!  (Убырлы җырлый.)

Пират. Син үзең күңел ачтың, ә кунакларны кем уйнатыр? Әнә клоуннар белән балалар нинди шат иделәр. Син бит начарлык кына эшлисең, синең кунакларың качачаклар.

Убырлы. Минме кунакларны күңел ачтыра белмим? Минем алда кара көчләр дә биеп кенә тора.

(Песи мырылдаган тавыш.)

Убырлы. Бу нинди песи тавышы тагын? Качыйк әле, әйдә. Күзәтеп торырбыз.

(Чыршы артына качалар. Төлке Алиса белән Мәче Базилио керә.)

Мәче. Мяу, мяу!

Төлке. Нәрсәгә мыраулыйсың?

Мәче. Фу, карлар, көртләр, мяу! Бөтен аягым юешләнде, туңдым!

          Төлке. Ярар, чыныгырсың.

Мәче. Мәчеләр чыныга алмыйлар.

Төлке. Менә син чыныгырсың.

Мәче. Безгә ярамый.

Төлке. Нишләп әле сезгә ярамый?

Мәче. Китикет! Вискас! Каймак! Без бит рәхәтләнеп, тук тамак белән мырылдап, сырпаланып, кешеләрне шатландырыр өчен яратылган.

Төлке. Ашап туясың булмады инде. Мин бит сине болай да һәр елның 13 нче аенда 13е көнне ашатам. Гомумән, ашаганчы, эшләргә өйрән башта!

Мәче. Эшләргә? Эш бүре түгел – урманга качмас. Мин эшләсәм, мич башында кем ятар?

Төлке. Әй, мырылдап йөр шунда. Мин, мин булмыйм, әгәр дә балаларның чыршы бәйрәмнәрен бозмасам. Мин мин булмыйм, әгәр дә кешеләрнең кәефләрен бозмасам. Син миңа ярдәм итәрсең бит.

Мәче. Ә нәрсә эшләргә кирәк?

Төлке. Безгә Кыш бабай белән Кар кызын аерырга кирәк.

Мәче. Ә нәрсә, алар өйләнешкәнмени?

Төлке. Ой, юләр! Кемне алып чыктым бит юлга? Синнән ни җәй, ни кыш,  барыбер тынгылык юк. Аерырга дип әйткәнмен икән, димәк, ялганларга.

Мәче. Ә нәрсә соң ул Кыш бабай белән Кар кызы?

Төлке. Кыш бабай, шундый бер бабай, кардан барлыкка килгән. Кар кызы да кардан барлыкка килгән, бабайның оныгы.

Мәче. Фу, кардан булгач, миңа берни дә кирәкми. Алардан берни дә урлап булмый.

(Чыршы артыннан Убырлы белән Пират чыга.)

Убырлы. Сез ялгышасыз. Аларның өсләрендә дөньядагы иң матур тун. Кеш яки ак төлке тиресеннән һәм һәр елны өр-яңа!

Мәче. Ә Кар кызы ничек киенгән?

Төлке. Ой, әйтергә дә куркам. Аның туны синең белән минем төшкә дә керми. Затлы алкалар, сафьян итекләр!

          Убырлы. Кыш бабай белән Кар кызы шундый бай! Хәтта аларның өйләре дә бәллүрдән.

Пират. Ә таягы алтын-көмеш белән бизәлгән.

Мәче. Әбекәй, боларның барысын да кулга төшерергә кирәк.

Төлке. Син, әбекәй, башта талауның бик яхшы планын уйлап тап. Син бит – урмандагы иң танылган явыз сихерче. Ә без күңел ача торабыз, боегып утырып булмый бит инде.

Убырлы. Ә нәрсә? Мин күңел ача белмимме әллә? Әйдәгез, бергәләп күңел ачыйк!

(«Мәче-тычкан» уены. Уйнап бетергәч, Убырлы җиргә егыла.)

Мәче. Кит инде, Убырлы, син бөтенләй квалификацияңне югалткансың.

Убырлы. Нәрсәңне югалткансың дисең? (Идәннән нидер эзли.)

Мәче. Ква-ли-фи-ка-цияңне!

Убырлы. Ква-ква? Нәрсә мин сезгә әллә монда бакамы?! Хәзер мин синең кирәгеңне бирәм. Ник туганыңа үкенерсең!

Мәче. Мин синнән курыйкмыйм! Квалификацияңне югалту – ул акылыңны югалту дигән сүз.

Пират. Тиздән мин дә квалификациямне югалтырмын, ахры, әгәр дә Кыш бабай белән Кар кызын аерып, байлыкларын талый алмасам. Акуланың эчәгеләре белән ант итәм!

Төлке. Убырлы, кайчаннан бирле бер юньле талау планы да уйлап таба алмыйсың бит син…

Мәче. Ә менә мин – кара мәчедән барысы да курка. Юлларын кисеп чыксам – котлары оча. Эшләре уңмый имеш.

(Төлке белән Мәче биюе.)

Убырлы. Әйдәгез, Кыш бабай белән Кар кызын адаштырабыз. Хәзер мин себеркем белән сихерлим икән, бернәрсә дә күренми башлый. Алар адашып бетәчәкләр.

Мәче. Синең сихерең искергән инде. Кыш бабай аны кире кайтарачак.

Убырлы. Алайса минем запас планым бар. Кыш бабайның таягын урларга кирәк.

Пират. Бик дөрес әйтәсен. Анда никадәр алтын-көмеш, асылташ. Без бай булачакбыз!

Төлке. Кыш бабайның таягын ничә тапкыр урлап карадылар инде. Кыш бабайның кулында гына сихри көчкә ия бит ул.

Убырлы. Ой-ой-ой-ой! Нишләргә инде? Кыш бабайны җиңә алмыйбыз икән, әйдәгез, аны балалар белән кычкырыштырабыз.

Төлке. Әйе шул, дөрес әйтәсең. Алайса Кыш бабай белән Кар кызын аерырга кирәк дип башны әйләндерәсез.

Мәче. Шәп! Хәзер йөгереп барам да Кыш бабай белән балаларны кычкырыштырып киләм.

1 нче клоун. Юк ла инде, барып чыкмаячак! Чөнки балалар Кыш бабай турында барысын да беләләр. Әйдәгез, сынап карыйбыз!

(«Әйе-юк» уены уйнала.)

– Без яңа елны көтеп алабыз? (Әйе)

– Елга буена чыршы куябыз? (Әйе)

– Чыршыга конфетлар эләбез? (Әйе)

– Чыршының төсе яшел? (Әйе)

– Безгә Кыш бабай килә? (Әйе)

– Безгә бүләкләр бирә? (Әйе)

– Кыш бабай ак сакаллы? (Әйе)

– Кар кызы бик акыллы? (Әйе)

– Сез дә гел акыллымы? (Әйе)

– Әллә яңа елда гынамы? (Юк)

Пират. Менә күрдеңме, Убырлы? Синең планың пычагыма да ярамый.

Төлке. Явыз сихерең дә бетә башлаганмы инде, йөрисең шунда.

Пират. Юк, сезнең белән нигә юкка вакыт үткәреп ятарга?! Мадагаскар утравында ачылмаган хәзинәләр күп. Мин шунда киттем!

Төлке. Ой, пират кадерлем! Мине дә үзең белән ал әле. Ә син бу карт Убырлы белән юкка бәйләнмә. Менә мине кара эле! Яшь, чибәр, хәйләкәр!

Пират. Акулалар эчәгесе белән ант итәм. Бу бөек талау булачак.

(Пират белән Төлке китә.)

Убырлы. Киребеткәннәр! Китсәләр китсеннәр! Бәйрәмне барыбер бозарга кирәк.

1 нче клоун. Әйт тизрәк, Убырлы. Без балалар белән синең бөтен биремеңне үтәргә әзер. (Шыпырт кына.) Балалар, сез, Убырлының биремнәрен минем дустым белән үти торыгыз, ә мин аның явыз көчен бетерү юлларын эзләп килим әле. (1 нче клоун китә.)

Убырлы. Минем күңелемне күтәрә, минем кебек явызларны туры юлга бастыра аласызмы?

2 нче клоун. Әйдәгез, Убырлының күңелен күтәрик. Әйдәгез, Убырлыга кул чабыйк әле. (Балалар кул чабалар.) Катырак итеп!

Убырлы. Сез миңа кул чабасызмы әллә? Ой, минем явызлыгым юкка чыкты. Рәхмәт сезгә, балалар.

2 нче клоун. Без бик шат, Убырлы.

Убырлы. Юк-юк. Минем явызлыгым белән тиз генә хушлашасым килми.

2 нче клоун. Убырлы, ә без сиңа Яңа ел бүләге бирсәк. (Иңбашына яулык сала.)

Убырлы. Шундый матур. Чәчәкле. Мондый яулык белән бәйрәмгә барырга да оят түгел. Рәхмәт, балалар.

(Астролог, Әтәч, Эт керә.)

Астролог. Саумысыз, укучылар, кунаклар! Бирегә барлык дусларыбыз да җыелган икән. Мине таныйсызмы?

Клоун. Сез – Астролог.

Астролог. Дөрес! Мин сезнең янга килгән кунаклар белән таныштырып үтәм. Чөнки һәр ел нинди дә булса хайван исемлеге астында үтә, үз чиратында бу хайваннан нинди дә булса илнең гореф-гадәте белән бәйләнгән. Һәр хайван – ул символ, ел билгесе, һәр ел аларның берсе белән атала.

Астролог. Киләсе кунагыбыз ашыга, үзенең елы узганга бик борчыла. Ул безнең дустыбыз – Әтәч.

Әтәч. Исәнмесез, дусларым!

Чакыруыгызны алып,

Килеп җиттем кунакка.

Матур бәйрәм көйләрегез

Яңгырап тора еракка.

Минем елда туучылар бик күп белергә тели һәм алар бик тә акыллы була! Дусларым, минем елымның санаулы көннәре генә калды. Минем елымда тырышып, матур уңышларга ирешүегезгә рәхмәт сезгә.

Астролог. Ә хәзер безнең Яңа елыбызны –Этне каршы алыгыз.

Эт.

Хәерле көн, балалар!

Ашыктым сезгә килергә

Яңа ел каршыларга.

Купшы чыршы тирәли

Бергә күңел ачарга.

Эт елында туучылар шат һәм көр күңелле була. Дусларым, минем елымда да сынатмассыз дип уйлыйм. Тагын да тырышыбрак укырсыз, мин сезгә ышанам!

Зур өметләр белән каршылыйбыз

2018 ел башын,

Игелек һәм миһербанлык кына

Булсын иде синең юлдашың.

(«Яңа ел килгән безгә» дигән җыр башкарыла. Сөйләшә-сөйләшә ике алып баручы керә.)

1 нче алып баручы. Алинә, без синең белән Яңа ел бәйрәменә әзерләнә-әзерләнә соңга да калганбыз бит. Күр инде, бөтен әкият геройлары, балалар килеп беткән, без әле килдек.

2 нче алып баручы. Әйе шул, Ясминә. Дусларыбыз, безгә үпкәләмәгәнсездер бит, гафу итегез.

1 нче алып баручы. Әйдәгез, бәйрәмебезне дәвам итәбез! Дусларым, сез безнең белән бәйрәм итәргә әзерме?

Әкият геройлары. Әйе, бик шатланып.

1 нче алып баручы.

Бар күңеллелек бөтен дөньяда,

Бар бер ямь бүген.

Нәрсәдән бу?-Мин беләм:

Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!                                      .

2 нче алып баручы.

Җыелдык без чыршы әйләнәсенә.

Исәнмесз, дуслар, исәнмесез!

Барыбыз да бүген көләч йөзле,

Шатланабыз Яңа ел бәйрәменә.

1 нче укучы.

Һәр ел саен бергәләшеп монда

Җыелабыз күңел ачарга.

Һәммәбез дә әзер булыйк әле

Яңа елны каршы алырга.

2 нче укучы.

Котлыйбыз барчагызны

Яңа ел бәйрәме белән.

Каршы алыйк Яңа елны

Бәхет шатлыклар белән.

3 нче укучы.

Без бүген чыршы янында

Әйлән-бәйлән уйнарбыз.

Кыш бабайны каршыларбыз,

Матур җырлар җырларбыз.

4 нче укучы.

Нинди матур безнең чыршы

Җем-җем килеп тора ул.

Башлыйбыз Чыршы бәйрәмен,

Котлы булсын Яңа ел!

5 нче укучы.

Исәнме, чыршы, исәнме,

Яңа ел килеп җитте.

Күңелле Чыршы бәйрәмен

Нәниләр күптән көтте.

6 нчы укучы.

Кыш ул үзе йөрми ялгыз гына

Җитәкләгән күркәм бәйрәмне.

«Нинди бәйрәм?» – дип сорасагыз,

– Бүген бездә Чыршы бәйрәме.

7 нче укучы.

Үсте чыршыбыз урманда,

Шаулап торды анда.

Җәен дә, кышын да зифа,

Яшел ул һаман  да.

8 нче укучы.

Хәзер, чыршы, бизәлгәнсең,

Муенсалар элгәнсең.

Безгә шундый матур бәйрәм

Син алып килгәнсең.

(Чыршы турында җыр башкарыла.)

9 нчы укучы.

Котлы булсын Яңа ел!

Сагынып көткән бәйрәм бу!

Кешеләргә яңа ел

Алып килгән бәйрәм бу!

10 нчы укучы.

Кыш бабай килгәч булачак

Котлаулар да, бүләк тә.

Яңа елда чынга ашар

Безнең бөтен теләк тә.

11 нче укучы.

Безгә шатлыклар калдырып,

Иске ел үтеп китте.

Ак кар бураннары белән

Яңа ел килеп җитте!

1 нче алып баручы. Бәйрәмебез башланып та китте. Ә Кыш бабай белән Кар кызыбыз һаман юк та юк. Чакырып карыйк әле аларны. Бәлки, ишетеп килеп тә җитәрләр. Әйдәгез, «Кыш бабай, Кар кызы!» – дип кычкырыйк.

Балалар. Кыш бабай, Кар кызы!!!

(Кыш бабай белән Кар кызы керә.)

Кыш бабай:                                                                                  

Исәнмесез, балалар!

Исәнмесез¸әниләр!

Исәнмесез, әбиләр!

Тирән карларны ерып,

Борынымны өшетеп,

Озын юллар үттем мин,

Сезгә килеп җиттем мин.

Бәхетле һәм сау булыгыз,

Котлы булсын Яңа ел!

Кар кызы:                                                     

Исәнмесез, балалар!

Исәнмесез, кунаклар!

Яңа ел белән сезне,

Яңа бәхетләр белән!

Яңа елда зур үсегез,

Көн дә артсын көчегез!

Ел үсәсен, ай үсегез!

Илгә хезмәт итегез.

Яңа елда уңышлар

Телим сезгә мин, дуслар!

2 нче алып баручы. Балалар, Кыш бабай белән Кар кызы нинди матур теләкләр теләделәр. Дусларым, әйдәгез, аларны  хөрмәтләп җыр җырлап китик.  (Кыш бабай турында җыр.)

Кыш бабай. Кар кызым, әйдә әле, син кызлар белән матур биюеңне биеп күрсәт! Кызларым, минем Кар кызыма ярдәм итик әле. Шаккатсын егетләрегез сезнең осталыкка! (Кар кызы һәм кызлар башкаруында бию.)

1 нче укучы.

Яңа карлар ява җиргә,

Яңарган төсле урам.

Искесен күмәргә теләп,

Тузынып йөри буран.

2 нче укучы.

Яңа бәхет, яңа шатлык

Яңа җиңүләре белән

Алып килсен Яңа ел.

Котлы булсын Яңа ел!

3 нче укучы.

Урманнарга, бакчаларга,

Болын, кырлар өстенә

Ак мамыктай күбәләк кар

Төшә дә төшә генә.

4 нче укучы.

Һава саф – рәхәт суларга,

Яп-якты бөтен урам.

Кыш бабай килде кунакка,

Җир киде йомшак тунын.

5 нче укучы.

Кыш бабай килгән,

Ап-ак тун кигән.

Көтә: кем генә

Чыгар дип өйдән!

6 нчы укучы.

Чыксаң чеметә,

Битне өшетә.

Менә шул аның

Бөтен эше дә.

Кыш бабай. Булдырасыз, дусларым! Без сезнең хакта барысын да ишетеп беләбез. Сезнең арада тырыш укучылар бик күп икән. Ләкин арагызда бик үк тырышып укымаучылар, хәтта «2»ле эләктерүчеләр дә күренгәли икән. Аларга минем шелтәм бар. Карагыз аны, киләсе елда тырышып укымасагыз, Яңа ел бәйрәме сезнең мәктәпкә бүтән килмәячәк. Тырышып укырга сүз бирәсезме?

Балалар. Бирәбез! Бирәбез!

2 нче алып баручы. Кыш бабай, сез киткәнче әйдәгез әле, бергәләп, чыршы тирәли биеп алыйк!

 (Татарча күмәк бию башкарыла.)

Кыш бабай. Минем Кар кызым, әкият геройлары – дусларым, әйдәгез, балалар белән саубуллашыйк һәм башка мәктәп укучыларын да котлап кайтыйк. Ә син – Эт дустым, үз елыңның килүен бәйрәм ит! Хушыгыз, дусларым, киләсе елга кадәр!

Кар кызы. Хушыгыз, дусларым, хушыгыз! Сезгә имнлек, матурлык, татулык телим!

Балалар. Сау бул, Кыш бабай, сау бул, Кар кызы, сау булыгыз, әкият геройлары!

(Кыш бабай, Кар кызы, әкият геройлары чыгып китә.)

1 нче алып баручы.

Күңелне җилкетеп башлана Яңа ел,

Әйтерсең, җиңүгә өнди ул яңа җыр.

Ямь-яшел чыршылар – Яңа ел байрагы,

Ак бәхет өләшә Яңа ел!

Чыршы янына I сыйныф укучыларын чакырабыз.

(I сыйныф укучылары башкаруында җыр.)

7 нче укучы.

Исәнме, Яңа ел! Исәнме, яңа көн!

Рәхим ит илемнең түренә.

Һәркемнең йөзендә, күзендә

Өр-яңа елмаю күренә.

8 нче укучы.

Әйдә, дустым, каршыла,

Яңа ел юллары уң булсын!

Елларның көне күп, шуларның барысы да

Куанып яшисе көн булсын!

9 нчы укучы.

Чәчәк кебек ап-ак кар яуды,

Туган ягын сагынып кыш килде.

Ак бүздәй йомшак кар белән

Җирне биләүләп төрде.

10 нчы укучы.

          Яңа ел ул – үргә баскыч,

Бәхетеңә тәрәзә.

Яңа шатлык, яңа ачыш,

Яңа абруй, дәрәҗә.

11 нче укучы.

Балалар җыр башлыйлар

Әйдә, килегез тизрәк!

Ясыйк матур түгәрәк,

Уйныйк, җырлыйк бергәләп.

12 нче укучы.

Күрегез бу чыршыны,

Чыршының да чып-чыны.

Нинди тигез, матур, биек,

Тора түшәмгә тиеп.

13 нче укучы.

Йомшак кына карлар ява,

Җир юрганга төренә.

Яңа ел килеп җиткән,

Бөтен халык сөенә.

1 нче алып баручы.

Яңа ел, Яңа ел,

Яңа ел килә тиздән.

Дусларым, җыелыгыз,

Иске ел китә бездән.

(Концерт номерылары башкарыла.)

2 нче алып баручы.

Тагын бер ел артта калды –

Борчуы, шатлыклары.

Ак бәхетләр, уңыш теләп,

Ява Яңа ел кары!

1 нче алып баручы.

Яңа ел ул – чыршыларның

Киләчәктән бер илчесе ул,

Ямь сибүе залларга.

Без яшәгән заманга.

2 нче алып баручы.

Йомшак кына карлар ява,

Җир юрганга төренә.

Яңа ел килеп җиткән,

Бөтен халык сөенә.

1 нче алып баручы. Кичәбез азагына да якынлашты, саубуллашыр вакытлар да килеп җитте. Барыгызны да Яңа ел белән котлыйбыз!

2 нче алып баручы. Һәм барлык хыялларыгыз, теләкләрегез тормышка ашар, дип ышанып калабыз!