Хезмәт төбе – хөрмәт

(«Эшчәнлек методы» технологиясен кулланып төзелгән мастер-класс)

Айсылу ХӘЙРУЛЛИНА,

Казандагы 71 нче урта мәктәпнең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Федераль дәүләт белем бирү стандартлары нигезендә «Эшчәнлек методы» технологиясе ята. (Мастер-класста катнашучыларга «Эшчәнлек методы» технологиясенен этапларын эченә алган план таратыла.)

Әлеге мастер-класс III сыйныфның татар төркемнәрендә белем алучы укучылар өчен Ф.Хәсәнова һәм И.Мияссарова  тарафыннан төзелгән әдәби уку дәреслегенә  нигезләнеп үткәрелде.

Максат. Федераль дәүләт стандартлары таләпләренә туры килеп төзелгән  мастер-класс үткәрү, хезмәткә карата хөрмәт, хезмәт кешесенә ихтирам тәрбияләү.

Дәрес барышы

I. Оештыру өлеше. Катнашучыларның игътибарын туплау, эшкә теләк уяту.

Укытучы. Әйдәгез, мастер-класска нинди кәеф белән килдегез икән, шуны ачыклап үтик әле. Сезнең һәрберегезгә  өчәр түгәрәк таратылды. Әгәр сез  кызыл түгәрәкне алсагыз – «Мин мастер-класста  актив эшләргә әзер» дигәнне, сарысы – «Кәефем юк, актив эшләргә әзер түгел», ә зәңгәре исә «Миңа барыбер, эшләргә дип ашкынып тормыйм» дигән фикерне аңлатачак. Кәефегезгә туры килгән түгәрәкне сайлагыз.

Хәтерләсәгез, мин алдан сезгә максатымны җиткергән идем инде, аның хезмәткә – хөрмәт, хезмәт кешесенә ихтирам тәрбияләү булуын истә калдыргансыздыр. Шул нисбәттән, мастер-класста уңышка ирешү өчен, нинди мәкальне девиз итеп алырбыз? (Хезмәт төбе –  хөрмәт.)

Димәк, без бу этапта эшләргә теләк тудырдык.

Хөрмәтле коллегаларым, уңышның нигезендә нәрсә ята? (Яхшы кәеф.) (2 нче слайд)

II. Белемнәрне актуальләштерү һәм эшләп карау вакытында туган авырлык очракларын билгеләү

– Әйдәгез әле,  сезнең белән мәктәп елларын искә төшереп үтик.

Татар әдәбияты классигы, күренекле шагыйрь һәм язучы Мәҗит Гафури турында ниләр беләсез?( Катнашучыларның фикерләрен тыңлау, искә төшерү.)

Димәк, бу этапта технология нәрсәне таләп итә? (Кабатлауны, искә төшерүне.)

Бу өлештә иң кирәклесен  һәм җитәрлеген кабатладык. (3 нче слайд)

III. Авырлык килеп чыгу очрагының урынын һәм сәбәбен билгеләү

– Хөрмәтле коллегаларым, әйдәгез, бергәләп берничә минутка гына булса да, матур, чәчәкле аланда, табигать кочагында йөргән вакытларыгызны искә төшерик әле. (Талгын музыка астында  шигырьнең өч куплетын тыңлау.) (4 нче слайд)

Без бүген сезнең белән нинди сорауга җавап эзләргә тиеш? (Кемнәр дус, кемнәр дошман?)

Дуслар, алар, нинди кешеләр? (Мәрхәмәтле, кешелекле, ярдәмчел.)

Бүгенге максатыбыз нинди сыйфатлар тәрбияләү булыр? (Мәрхәмәтлелек, кешелеклелек.)

Шигырьдән чыгып сүз йөрткәндә, сез мастер-классыбызның темасын ачыклый   алырсызмы? (Мәҗит ГАфуриның иҗаты, «Гөлләр бакчасында».)

Бу этапта авырлыкның урыны билгеләнә, нинди белемнәрнең җитеп бетмәгәнлеге ачыклана, максат куела, дәреснең темасы билгеләнә.

Укырга, димәк, нәрсәне белмәгәнне ачыклау иң мөһим максат булып тора. (5 нче слайд)

IV. Авырлыктан чыгуның проектын төзү

Чәчәкләргә нинди кешеләр ошый? Аларга кемнәр дус була ала? (Эшчән, эшли торган, су сибүче, саф күңелле кешеләр.)

Кемнәр дошман? (Чәчәкләрне өзүче, тар күңелле, ялкау кешеләр.)

Бу этапта үзебезгә кирәкле сүзләр тезмәсен аерып алдык, белемнәребезне тирәнәйттек. (6 нчы слайд)

V. Төзелгән проектны тормышка ашыру

Хөрмәтле коллегаларым, уйлап табылган сүзләр тезмәсен кулланып, төркемнәрдә шигырьнең калган куплетларын язып карыйк әле. (Төркемдә бер кеше яза, калганнар аңа ярдәм итә.) (7нче слайд)

Бу этапта эш төркемнәрдә башкарылса, уңышлы, нәтиҗәле булыр, дип уйлыйм. Шулай ук парларда башкарырга да мөмкин. Үзең генә уйлап утырганчы күмәкләп, фикер йөрткәндә эшне башкару җиңелрәк. Кәефсез катнашучылар да эшкә кушылып китә ала,беркем дә читтә калмый. (8 нче слайд)

Хөрмәтле коллегаларым, сүз сезгә. Кайсы төркемне тыңлыйбыз. (Фикерләр тыңлана.)

VI. Әйтеп эшләп, беренчел ныгыту

– М.Гафури шигырен ничегрәк дәвам иткән икән, сезгә бу кызыклы булыр дип уйлыйм, игътибар белән тыңлагыз әле. (Язманы тыңлау.)

Безнең иҗади эшләребез язучы фикерләре белән туры киләме?

Без бу этапта, әйтеп эшләп, үз фикерләребезне беренчел ныгыттык. (9 нчы слайд)

VII. Үз-үзеңне тикшерү элементы аша мөстәкыйль эшләү

– Чәчәкләр безнең тормышта ни өчен кирәк? Алар нинди роль уйный? (Һәр катнашучының фикере тыңлана.)

Менә без бу сорауга җавап алып, үзебездә туган яңа фикерләрне белдек. Монда мин күзәтүче, тыңлаучы гына булдым. (10 нчы слайд)

VIII. Алда өйрәнелгән белемнәр сисмемасына кушылып кабатлау

– Мәҗит Гафури безгә бу шигыре белән нәрсә әйтергә теләде? (Тырыш булырга, хөрмәт итү кирәклеге турында.))

Чыннан да, менә нәрсә дип җавап бирә ул безгә? (Бер укучыдан шигырьдәге шул өзекне таптырып укыту.)

Бу этапта без үз фикерләребезнең автор фикере белән туры килүенә инандык. Яңа белемнәребез алда өйрәнелгән белемнәр системасына кушылып китте, кабатланды. (11 нче слайд)

IX. Мастер-класс эшчәнлегенә рефлексия

– Сез бүгенге мастер-класста М.Гафуриның «Гөлләр бакчасы» шигырен өйрәнү барышында эшчәнлек метод технологиясенең нинди этаплардан торганын белдегез? Этапларын искә төшереп үтик әле. (12нче слайд)

I. Оештыру өлеше. Катнашучыларның игътибарын туплау, эшкә теләк уяту.

II. Белемнәрне актуальләштерү һәм эшләп карау вакытында туган авырлык очракларын билгеләү.

III. Авырлык килеп чыгу очрагының урынын һәм сәбәбен билгеләү.

IV. Авырлыктан чыгуның проектын төзү.

V. Төзелгән проектны тормышка ашыру.

VI. Әйтеп эшләп, беренчел ныгыту.

VII. Үз-үзеңне тикшерү элементы аша мөстәкыйль эшләү,

VIII. Алда өйрәнелгән белемнәр сисмемасына кушылып кабатлау.

 IX. Мастер-класс эшчәнлегенә рефлексия.

Әйдәгез үз эшебезгә бәя бирик.

«Мин бу мастер-класста кулланылган технологияне аңладым, үз фикерләремне коллегаларыма җиткерә алам», – дип уйласагыз – кызыл; «Мин структураны аңладым, ләкин коллегаларыма аңлата алмыйм», –дип санаучылар – сары; «Минем өчен аңлашылып бетмәгән этаплар калды», – дип фикер йөртүчеләр зәңгәр төстәге түгәрәкләрне күрсәтсәгез иде.

Рефлексия вакытында гади генә чара ярдәмендә аз вакыт эчендә эшебезгә үзбәя бирдек. Технология шуны таләп итә. Һәр кеше өчен үз эшенең бәяләве мөһим. Тик, хөрмәтле коллегаларым, укучылар белән дәрестә эшләгәндә төп бәяне, дәлилләп, укытучы бирә.

X. Өйгә эш. Иҗади типтагы өй эшләре уңышлы саналачагы искәртелә.