Хезмәт иясе – хөрмәт иясе

№67

(Кичә үрнәге)

Гөлнара ХӘМИДУЛЛИНА, Танзилә НУРИЕВА, Гөлсинә СӘЛАХОВА,

Арча районы Хәсәншәех төп мәктәбе укытучылары

Максаты. Укучыларга хезмәтнең тормышта кеше өчен әһәмиятен төшендерү; Һәртөрле файдалы эшнең мактауга лаек икәнен аңлату; һөнәр сайлауга әзерләү һәм хезмәт кешесенә, өлкәннәр, әти-әниләр  хезмәтенә хөрмәт тәрбияләү.

Җиһазлау. Укучыларның кул эшләреннән күргәзмә, төрле һөнәрләрне сурәтләгән рәсемнәр, һөнәр исемнәре язылган карточкалар, «Һөнәрле – үлмәс, һөнәрсез – көн күрмәс», «Эш сөйгәнне  – ил сөяр» дигән мәкальләр язылган плакатлар.

(Салмак кына музыка  яңгырый.)

1 нче алып баручы.

Илгә кирәкле булу,

Яхшы теләкле булу,

Илдә һөнәрле булу –

Ак бәхетләр түгелме?

2 нче алып баручы.

Һөнәрләрнең барысы да

Тигез кеше каршында.

Күңел тарткан бер һөнәр

Сайла, сине кешеләр:

«Алтын куллы», – дисеннәр.

1 нче алып баручы. Хөрмәтле әти-әниләр, укучылар! Без бүген бу залга һөнәрләр турында сөйләшергә җыелдык. Бүген сөйләшкән сүзләребез сезгә һөнәр сайларга, һөнәр сайлаганда ялгышмаска, хезмәтне яратып яшәргә ярдәм итәр, дип ышанабыз.

2 нче алып баручы. Баласы булган һәр ата-ананы, иртәме-соңмы бер сорау борчый: «Улыбыз яки кызыбыз үскәч кем булыр?» Берәүләре: «Кешеләрне бик ярата – табиб булмагае, җырчы булыр – тавышы көчле, рәсем ясау белән мавыга – рәссам булыр», икенчеләре: «Әнисе кебек сыерларны машина белән гөрләтеп савар», «Абыйсы кебек тау кадәр машинага утырыр», – диләр. Гаҗәпләнәсе юк: һәр ата-ана үз баласының нинди дә булса һөнәр иясе булуын тели.

1 нче алып баручы. Безнең бүгенге кичәдә төрле тармакларда хезмәт куючы әниләребез катнаша. Балаларны да, әти-әниләренең һөнәрләре белән якыннанрак таныштыру максатыннан, «Түгәрәк өстәл» тирәли очраштырырга теләдек. Шуны күздә тотып әниләрне без бүген һөнәрләре буенча төрле өстәлләргә утырттык. Безнең әниләребез арасында сыер савучылар, укытучылар, табиблар, мәдәният, элемтә, банк хезмәткәрләре бар. Шофер, тракторчы, стамотолог,  клуб мөдире, балта остасы, төзүче – болары әтиләребез һөнәрләре.

2 нче алып баручы. Рәниф Нәҗмиев башкаруында шигырь тыңлап китәрсез.(Р. Миңнуллинның «Доктор» шигыре сөйли.)

Малайлар, юкка сез

Доктордан куркасыз.

Бик әйбәт ул, димен:

– Әни бит ул минем.

1 нче алып баручы. Ә хәзер Рәнифнең әнисе Лилия ханымга сүз бирәбез.

(«Шәфкать туташы» дигән җыр башкарыла.)

2 нче алып баручы. Бухалтерны, икътисадчыны, элемтә хезмәткәрен документлар, саннар, хисаплаулар дөньясы аеруча кызыксындыра. «Баланс отчетын бирмәгән килеш борылып та булмый», – диләр алар. Аларның башларында цифрлар, цифрлар, цифрлар…

1 нче алып баручы. Сүзебез сезнең хакта, Миләүшә, Рузалия, Сәрия апалар!

 («Малайлар сөйләшә» дигән шигырь сөйләнә.)

2 нче алып баручы. Һөнәрләр күп, бик күп алар. Күңелең теләгәнен сайлап алып, тормышта үз урыныңны табып, намуслы хезмәт белән куанып, башкаларны да куандырып яши белергә генә кирәк. Һөнәрләр турында бик күп мәкалләр иҗат ителгән. Әйдәгез, үзебезне тикшереп карыйк.

1 нче алып баручы.

Егет кешегә … (җитмеш төрле һөнәр дә аз).

Һөнәрле үлмәс, … (һөнәрсез көн күрмәс).

Һөнәр утта янмый, … (суда батмый торган хәзинә).

Һөнәр ашарга сорамый, … (үзе ашата).

Һөнәрле үргә … (йөзәр).

Оста кулда … (һөнәр бар).

Һөнәр – кулдагы … (алтын беләзек).

2 нче алып баручы.

Гүзәлләрдән гүзәл аның йөрәге –

Игелеген бирә һәркемгә.

Ашыга ул бәхет өләшергә

Һәр иртәдә безгә, һәр көндә.

Ак кәгазьдәй керсез аның күңеле,

Җаны шигьри, уе саф аның.

Күпме көтә безнең,үзенең дә,

Хыяллары чынга ашканын.

1 нче алып баручы. Безнең әниләребез бик тә тырыш. Нинди өлкәләрдә генә хезмәт куймый алар! (Сүз төрле өлкәдә эшләгән әти-әниләргә бирелә.)

2 нче алып баручы. Ә сез бу табышмакның җавабын беләсезме?

Хат, газета-журналларны

Ул бар өйгә тарата.

Пенсия биргәнгә күрә,

Бар өлкәннәр ярата. Кем ул? (

Укучылар. Почтальон.

(Почта хезмәткәренә сүз бирелә.)

1 нче алып баручы. Һөнәр сайлау – кеше тормышында иң мөһим мәсьәләләрнең берсе. Заман үзгәрә барган саен, тормыш яңа һөнәрләр таләп итә. Хәзерге вакытта промоутер, эшкуар, менеджер, тютер, риэлтер кебек яңа һөнәрләр баш калкытты. Сез бу һөнәрләрне беләсезме? (Слайдта аңлатма бирелә.)

2 нче алып баручы. Ә хәзер бергәләп кызыклы уен уйнап алырбыз. (Җилкәлектә ирләр күлмәге эленеп тора.) Сезгә мондый сорау: бу күлмәкне күлмәк итәр өчен, сонгы төймәсен такканчы, нинди һөнәр ияләренең хезмәте, көче кергән? (Җаваплар тыңлана. Уен сорау-җавап тәртибендә алып барыла.)

           – Бу күлмәкне тегү өчен башта тукыманы үлчәп кисәләр, аннан тегәләр. Бу эшне кем башкара? (Тегүче.)

           – Тукыма ничек барлыкка килә? Эш кем тарафыннан башкарыла? (Җептән тукыйлар. Тукучы.)

           – Җеп ничек ясала? (Йонны, мамыкны эрләп. Эрләүче.)

           – Мамыкны ничек үстерәләр? Бу өлкәдә нинди һөнәр ияләре хезмәт күрсәтә? (Агроном, механизотор.)

          – Безнең якларда мамык үсәме? Мамык кайсы илләрдә үсә? (Җаваплар тыңлана.)

          – Бу күлмәкне тегү өчен терлекче һөнәре кирәкме?

1 нче алып баручы. Нәтиҗә ясап, санап карыйк әле. Бер күлмәкне тегү өчен ничә төр һөнәр иясе тир түккән? Бу эшкә тагын нинди һөнәр ияләренең катнашы бар?

Укучылар. Завод-фабрикалар салырга кирәк. (Архитектор, төзүче, буяучы, балта остасы.) Эш кораллары, станоклар, тегү машиналары булдыру мөһим. (Корыч коючы, эретеп ябыштыручы…) Эш кораллары ясау өчен казылма байлыклар, ягулык кирәк. (Шахтер, нефтьче, геолог.) Бу байлыкларны кирәкле урынга илтер өчен яхшы юллар һәм транспорт кирәк. (Юл төзүче, машинист, шофер, очучы.)

2 нче алып баручы. Һөнәрләр бик күп. Без бүгенге кичәдә әти-әниләребез һөнәрләре турында сөйләштек. Кайсын гына алсак та, аларның һәрберсе җәмгыятебез өчен бик кирәкле. Озакламый сез дә олы тормыш юлына аяк басарсыз. Хәзердән үк кемдер булырга хыялланасыздыр. Хыяллану  яхшы анысы. Хыял канатлары сезне киләчәктәге чынбарлыкка илтсен! Кеше теләсә кем булырга мөмкин: белемле яхшы табиб, умартачы, язучы, йөк төяүче… Ләкин сез ялкау яки көнче булсагыз, үзегезне генә яратсагыз, беркемгә дә файдагыз тимәс. Шуңа күрә изге күңелле, ярдәмчел, тырыш, хезмәт сөючән булыгыз.

1 нче алып баручы. Һөнәре булган, кулыннан эш килгән кешенең җирдә һәрвакыт үз урыны, үз юлы, үз һөнәр җимешләре була. Нинди генә чорда яшәсәк тә, без намуслы хезмәт кешеләре булып көн итәргә тиешбез. «Тырышкан табар, ташка кадак кагар» дигән мәкаль һөнәр белгән һәр кешегә туры килә. Һөнәрегез булса, авырлыктан курыкмасагыз, эш яратсагыз, сез үзегезне иң бәхетле кеше дип саный аласыз.

2 нче алып баручы. Шуны онытмагыз: һөнәр сайлаганда сез үз язмышыгызны сайлыйсыз. Сайлаган һөнәрегез үзегезгә ошый һәм шатлык китерә торган булсын.

 Һөнәрләр күп: кем булсаң да:

 Игенчеме, эшчеме?

 Тик онытма бер нәрсәне:

 Хезмәт бизи кешене.

1 нче алып баручы. Яраткан хезмәтең булу – зур бәхет. Бу бәхет сезне читләтеп үтмәсен, илгә-көнгә яраклы, туганнарыгызга, якыннарыгызга, гаиләгезгә кирәкле булып яшәгез дигән теләктә калабыз!