Хезмәтенә күрә хөрмәте

Хезмәтенә күрә  хөрмәте

(Татар теле белгече Тәкый Бәдигый иҗатына мәдхия)

 

Ирек ДӘМИНОВ,

Әтнә районы Олы Әтнә урта мәктәбенең

география укытучысы

 

Һәр һөнәрнең үз яме, үз тәме, гаме бар. Кеше үз эшен бары яратып эшләсә генә ниндидер уңышларга ирешергә, бөек шәхескә әйләнергә мөмкин. Шуның өстенә әле тырышлык, максатчанлык, вакыт белән исәпләшмәү дә таләп ителә. Бары шул очракта гына сине яратачаклар, хөрмәт итәчәкләр, ә югары исемең гасырлар буе халык теленнән төшмәячәк.

Милләтне саклау, яклау, үстерү, тел һәм дингә уңай караш тәрбияләү, татар халкынын үзаңын тиешле югарылыкка күтәрү барыбызның да уртак бурычы. XXI гасырда милләт буларак сакланып калабызмы, яисә үткәнен, тарихын белмәгән кавемгә әйләнәбезме – бу барысы да үзебездән тора. Соңгы халык санын алу нәтиҗәләренә күз салсак, куанырлык нәтиҗәләргә ирешү өчен әле күп эшләргә, күп тырышырга кирәк икәне күренеп тора.

Татар милләтенең бүгенгесен һәм киләчәген дәүләт тарафыннан кабул ителгән программалар ярдәмендә генә саклап калу мөмкин эш түгел. Бу эшкә барыбыз бергә тотынып, уй-фикерләрне уртак эшкә юнәлтсәк кенә уңай нәтиҗәгә ирешергә мөмкиндер.

Төп таяныч  ул – безнең тарих һәм милләтебезне дөньякүләм таныткан шәхесләр! Аларны өйрәнү, хезмәтләрен халыкка таныту, исемнәрен мәңгеләштерү өстендә эшләүне яшь буынга өйрәтү, укучылар һәм укытучыларның уртак хезмәт җимеше буларак чагылыш тапса, күпкә отышлырак булыр иде.

Бәхеткә, татар халкының мең елларга сузылган тарихында андый исемнәр искиткеч күп. Сөембикә ханбикә, Кол Гали, Кол Шәриф, Шиһабетдин Мәрҗани, Каюм Насыйри, Гаяз Исхакый, Габделҗәббар Кандалый, Утыз Имәни…Түбәндәге исемлекне озаклап дәвам итәргә мөмкин, чөнки бу шәһесләр – татар халкының тарихын, мәдәниятен, мәгарифен дөньяви югарылыкка күтәргән кешеләр. Аларның эше, хезмәтләре, гамәлләре аркылы татар халкы дөнья халыклары арасында ихтирамга, хөрмәткә ия.

Үзебезнең җирлектә туып үскән, хезмәт иткән шәхесләрне барлау, аларның хезмәтләре белән киң җәмәгатьчелекне таныштыру безнең тарафтан изге гамәл булыр иде.

Әтнә районы Татарстанда мәйданы һәм халык саны буенча иң кечкенәсе булса да, республика данын югарыга күтәргән данлыклы кешеләре белән билгеле. Аерым алганда, Әтнә төбәгенең мәгърифәткә керткән өлеше бәхәссез. Кайбер шәхесләрнең тормыш юлы, эшчәнлеге белән яхшы таныш булсак та, алар арасында ничектер күләгәдә калганнары да бар. Районыбызның Олы Бәрәзә авылында туып үскән Тәкый Бәдигый –шундыйларның берсе. Әтнә районы мәгарифенә, мәгърифәтенә нигез салган мөгаллим, тәрбияче, татар теле белгече, чын кеше булган ул! Аны чын мәгънәсендә Шиһабетдин Мәрҗанинең купсанлы укучыларының берсе дип әйтергә мөмкиндер.

Ленин ордены иясе, СССРның күптөрле премияләр лауреаты, “Татарстан АССР мәктәпләренең атказанган укытучысы”, “РСФСРның мәгариф отличнигы, күптөрле фәнни хезмәтләр авторы, татар газеталары хәбәрчесе, районыбыз мәгарифе өчен меңләгән укытучы тәрбияләгән мәгърифәтче ул!Тәкый Бәдигый иҗатының бер өлеше киң җәмәгәтъчелеккә күптәннән мәгълүм инде. Шул мәгълүм өлештән генә чыгып та без Тәкый абыйның язу осталыгына сокланып, аның татар теле, татар әдәбиятына, фән үсешенә керткән бәхәссез яңалыгын ихлас күңелдән тәкъдир итә алабыз. Шул ук вакытта әлеге өлешчә белемебез нигезендә мәгърифәтче Тәкый абыйның кайбер карашларын, үз чорында хөкем сөргән иҗтимагый шартларга мөнәсәбәтен ачыкларга тырышабыз. Тәкый Бәдигый табигатенә бик яшьли үк тынгы белмәү, иҗтимагый активлык хас булган. Тәкый абыйның чордашлары аның хезмәт сөючән, эшлекле табигате, өлгерлеге, пөхтәлеге, үз-үзенә дә, иптәшләренә дә таләпчән, олы җанлы кеше булуы турында сокланып сөйләгәннәр. Ул югары этикалы, бай эрудицияле, сизгер йөрәкле шәхес булып җитешә, күп укый торган була…

Мөхәммәттәкый Гаптелгалләм улы Бәдигов (Тәкый Бәдигый) 1884  елда Олы Бәрәзә авылында (хәзерге Әтнә муниципаль районы) туа. Әтисе һәм абыйларыннан башлангыч белем нигезләре алганнан соң, Казан шәһәрендәге “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә белем ала. Тәртибе, үз-үзен тотышы белән, дәресләрне тырышып укуы белән ул чор балаларыннан аерылып тора торган булган. Шуның нәтиҗәседер, мәдрәсәнең алдынгы укучысы булып, уңышлы тәмамлый. Әтисенең үз балалары булмаган бай бертуганы Тәкый абыйны Хаҗга җибәрә һәм үз акчасына Төркиядә укыта.

Ул вакытта Төркиянең мәгарифе дөньяда иң алдынгысы санала, татар халкының күп ул-кызлары анда белем алалар, белемнәрен камилләштерәләр. Дини һәм дөньяви фәннәрне өйрәнү өстенә, ул гарәп телен дә яхшы итеп үзләштерә. Әмма, туганнарының ризасызлыгына карамастан, ул дин юлына түгел, фән юлына кереп китә. Казанда “Аитова” гимназиясендә белем алган, хәзерге Арча районына кергән Орнашбаш авылы мулласының кызы Фатыйма белән гаилә корып җибәрәләр. Матур, ныклы гаилә, үз-үзен аңлаган тормыш иптәше аңарга фән эше белән шөгыльләнү өчен зур мөмкинлекләр ача.

Ул 1906 елның 6  сентябрендә Казан шәһәренең “Яңа бистә” дип йөртелә торган татар бистәсендәге “Кәюмия” дип аталган мәдрәсә сыйныфларына ана теле (татар теле), тарих, география дәресләре буенча укытучы итеп билгеләнә. Бу, 4 сыйныф булып оештырылган 12 еллык мәдрәсәнең түбәнге 4 сыйныфын үз эченә алган була. Бу елларда әле татар башлангыч мәктәпләре өчен дә, мәдрәсәләр өчен дә уртак программалар булмый, һәр мәктәп, һәр мәдрәсә укыту программасын үзе төзи торган була.   Шул ук елның язында Казанда ир-ат татар мөгаллимнәренең беренче яшерен съездлары булып уза, анда башлангыч мәктәпләр өчен программа һәм дәреслекләр исемлеге кабул ителә. Тәкый Бәдигый бу съездда оештыручы комитет белән съезд делегатлары арасында арадашчылык эшен башкара.

1913 нче елның көз айларында Тәкый абый Уфа шәһәрендәге Зыяэтдин Камали тарафыннан оештырылган “Мәдрәсәи Галия”гә гарәп теле укытучысы булып билгеләнә. Бу мәдрәсә шул чорда барлыкка килгән мәдрәсәләрнең иң алдынгысы – югары белем биреп чыгара торган мәдрәсә булган. Монда тирәнтен физика, химия, тарих, география фәннәре укытылган. Тәкый абый монда Солтан Габәши, Шәехзадә Бабич кебек күренекле шәхесләр белән аралашып яши, дөньяви карашларын үстерә.

1915 нче елны мәдрәсә базасында ачылган курсларда Уфа, Бәләбәй, Минзәлә уездларыннан килгән 60 тан артык хатын – кыз мөгаллимәләргә Тәкый абый белем бирү нигезләрен өйрәтә. Бөек Октябрь инкыйлабы алдыннан, укытудагы уңышларын күреп аны 1915 нче елда Казандагы “Касыймия” мәдрәсәсенә тел – әдәбият һәм педагогия фәннәреннән V-VIII сыйныфларга укытучы итеп эшкә куялар.

1919 нчы елда Казанның 5 нче номерлы совет мәктәбендә, 4 нче номерлы зурлар мәктәбендә һәм югары типлы Кызыл Армия мәктәпләрендә укыта. Җәй айларында аның “Зурлар әлифбасы”, “Зурлар әлифбасын укытуда күрсәтмә”, “Дивари әлифба” дигән әсәрләре басылып чыга. Бер үк вакытта 12 нче Шәһәр мөселман башлангыч училищесында эшли. Шуннан соң Тәкый абыйны Краснококшай уезды Күлле – Киме авылына, Краснококшай уезды советы тарафыннан ачылган курсларда белем бирә башлый. 70 тән артык укытучыга татар теле грамматикасын өйрәтә. Шушы ук елда аның “Тәрбия фәне” дип исемләнгән әсәре басылып чыга.

1920 нче елда Әтнә районы Күлле – Киме авылындагы II нче баскыч мәктәбендә химия – биология укытучысы булып эшли башлый. 1921-1924 нче елларда Күлле – Кимедә ачылган педагогия курсларында 270 кешене, мәктәптән тыш мәгариф эшчеләре хәзерләү курсларында 27 укытучыга белем бирә. 1924 нче елның июль аенда Арбур волосте Түнтәр авылында ачылган педагогия курсларында Арбур, Чепья волостьларыннан 80 гә якын укытучыга мөгәллимлек серләрен өйрәтә.

Шундый ук курслар 1925 нче елның җәендә Арчада да ачыла, анда 100 дән артык укытучы үзләренең белемнәрен арттыралар.

1920-1924 нче елларда “Кызыл Татарстан” һәм “Эшче” газеталарында хәбәрче булып эшли.1925 нче елның көз айларында Әтнә районы Олы Бәрәзә авылында I нче баскыч мәктәпкә укытучы булып кайта, шунда ук зурлар мәктәбендә дә укыта. Шул ук елда “Мәгариф” журналында штаттан тыш хәбәрче булып эшкә урнаша, бу эшен 1935 нче елга кадәр дәвам итә.1926 нчы елда Әтнә һәм Яңа Кишет волостьларында ачылган курсларда Әтнәдән 32, Яңа Кишеттән 29 белем алучыга үз һөнәренең нечкәлекләре белән таныштыра. 1926 – 1927 нче уку елында Күлле – Киме авылындагы алты айлык укытучылар хәзерләү курсларында укыган 25 кеше Тәкый абый җитәкчелегендә укытучы булып билгеләнәләр. Шул ук елны Әтнә волосте күләмендә дүртенче сыйныфлардан беренче чыгарылыш ясаучы да ул була.1933 нче елда Дөбъяз районы мәгариф бүлеге тарафыннан ачылган педагогик курсларда укыта.

Егерменче гасырның 30 нчы елларында башланган шәхес культының җилләре Тәкый Бәдигыйның да эшенә, хезмәт юлына тискәре йогынты ясаган. 1934 нче елда район конференциясендә ясаган бер чыгышыннан “сәяси гаеп” табып, аны эшеннән чыгаралар. Ул эшсез кала һәм 1938 нче елга кадәр шул “гаеп”не күтәреп эшсез йөри. Чөнки андый кешеләрне бернинди дә эшкә алмый торган булалар. Бәхеткә каршы, бик күпләрдән аермалы буларак, аны каядыр еракка, Себер лагерләренә җибәрмиләр. 1938 нче елда аннан бу гаепне алалар, яңадан эшенә кайтаралар һәм Түбән Көек мәктәбенә укытучы итеп билгелиләр. 1939 нчы елның 23нче июненнән Олы Бәрәзә җиде еллык мәктәбендә эшли башлый. 1951-1953 нче елларда Мәскәү шәһәрендә уздырылган “Педагогик укулар”да катнаша, мактау кәгазләре алып кайта.

Күп еллык эш дәверендә, Тәкый абый фәнни – педагогик хезмәт белән дә шөгелләнә һәм түбәндәге хезмәтләрен яза: “Олылар мәктәбе өчен әлифба”; “Тиз укуга өйрәтү буенча әлифба”; “Башлангыч мәктәптә дәрес (тәрҗемә); “V-VII нче классларда язма эшләр методикасы”; “Белән” бәйлеге белән эш”. Алар китап итеп чыгарыла(4,5,6 нчы кушымталар).Бу хезмәт исемнәреннән үк күренгәнчә, алар татар теле методикасын үстерү, камилләштерү максатыннан язылганнар. Бары тик укучылар белән көндәлек аралашып, аларның хаталары өстендә эшләп кенә мондый зур хезмәтләр язырга мөмкин. Китап нәшриятларында басылып чыккан бу китаплар автор өстенә зур җавапчылык өсти, чөнки тел белгечләре, гади халык күзлегеннән бәя биреләчәк бит.

Лаеклы ялга чыкканчы туган авылы мәктәбендә хезмәт куя, яшь укытучыларга киңәшләрен бирә, кулыннан килгәнчә ярдәм итә. Тәкый Бәдигый 1955 нче елның 22 сентябрендә озак авырудан соң вафат була.     Тәкый Бәдигый шәхесенә һәм иҗатына бәйле мөхим сорауларның барысын да канәгатъләнерлек дәрәҗәдә чишә алдык дип әйтергә нигез юк әле. Мәсәлән, аның мирасының гомум күләме никадәр? Аның иҗаты кайчан, нинди иҗтимагый шартларда, ничек башланып, нинди үсү, үзгәрү баскычларын узган? Татар телен камилләштерү эшчәнлегендә нинди төенне чишеп, үзеннән нинди үрентеләр – юнәлешләр биргән? Бәдигый иҗатының социаль – иҗтимагый әһәмияте бармы, булса ул нәрсәдән гыйбарәт, фәнни хезмәтләрендә ничек чагылыш тапкан? Үзеннән элекке мирасның кай ягын үстереп, аңа нинди яңалык китергән? Ниһаять, узганны 21 нче гасырда танып – белү өчен Тәкый абый мирасының документальлек кыйммәте ни дәрәҗәдә?

Бу сораулар, әлбәттә, кичә – бүген генә туган сораулар түгел. Беренче фәнни эшләренең басылып, халык тарафына чыгарыла башлавына йөз елдан артык гомер узган, әмма бу хезмәтләрне өйрәнү безнең бурычыбыз булып тора.

Кырык ике ел укытучы хезмәтен алып бара ул. Лаеклы ялга чыкканнан соң да, фән белән элемтәсен югалтмый, Казанда яшәгән галимнәр белән якын элемтәдә тора. Әйтик, профессор Латыйф Җәләй аның дусты һәм киңәшчесе булып торуын билгеләдек.  Җаны белән халкыбыз җанына тыгыз бәйләнгәнгә күрә Тәкый Бәдигыйнең иҗат җимешләре җиңел укыла, анализлау өчен җайлы. Нинди чорда яшәгәнен искә алсак, ул курыкмыйча, язган язмаларының, эшләгән эшләренең дөреслегенә инанып алга атлавын дәвам иткән. Халык аңына белем орлыкларын чәчкән, тәрбияләгән. Бугенге заманда яшәсә ул күптерле бәйге, конференция, премия, гран – прилар иясе булган булыр иде. Әмма, аның хезмәтләре язылу вакыты яшь совет дәүләтенең туган, аякка баскан елларына, Бөек Ватан сугышы һәм аннан соңгы елларга туры килү сәбәпле тирәнтен өйрәнелмәгән. Бу киләчәккә безнең максат булырга тиеш. Чөнки, билгеле мәкалдә әйтелгәнчә, үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк!