Хәзерге татар һәм рус телләрендә табышмак төрләре

№50

Резеда ХӘБИБУЛЛИНА, Ландыш НӘБИУЛЛИНА,

Әлмәттәге 16 нчы урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары

Планлаштырылган нәтиҗәләр

Метапредмет: татар халык авыз иҗаты әсәрләрен башка халыкларныкы  белән чагыштыра, белгәннәрне искә төшереп куллана белү.

Предмет: табышмак турында аңлатма, табышмак төрләренең аермаларын таба белү.

Шәхескә кагылышлы: укучыларда халык авыз иҗаты белән кызыксыну уяту.

Җиһазлау: мультимедиа проекторы, экран, презентация, ноутбуклар.

Дәрес барышы

I. Мотивлаштыру-ориентлаштыру

1. Дәресне оештыру.

Укытучы. Исәнмесез, балалар!

Укучылар. Исәнмесез, саумысез!

Укытучы.

Хәерле көннәр, балалар,

Имин үтсен көнегез!

Кәефләрегез ничек соң?

Укучылар. Кояшлы иртә кебек,

Татар телен өйрәнергә дип килдек.

2. Актуальләштерү.

‒ Кайбер әкиятләрнең, табышмак, җыр, такмак, санамыш, мәзәк, бишек җырларының авторы бер генә кеше түгел, ә бик күп кешеләр була. Андый әсәрләрне халык иҗаты диләр. Бу әсәрләр бик борынгы чорлардан ук телдән телгә күчеп килгән, шуңа күрә аларны халык авыз иҗаты дип тә йөртәләр.

Без сезнең белән алдагы әдәбият дәресләрендә табышмакларның төрләре буенча  эзләнү эшен башладык. Бүген шул эшнең нәтиҗәсен күрербез.

Хәзер сезгә табышмак әйтәм, ә сез аның җавабын рәсем ясап күрсәтерсез.

Күрешергә кулы юк,

Сөйләшергә теле юк,

Аның белән күрешмәгән,

Белешмәгән кеше юк.

‒ Нәрсә бу? (Рәсемнәр күрсәтелә.)

‒ Бу – китап.

‒ Дөрес. Әйдәгез, хәзер искә төшереп китик әле. Нәрсә ул табышмак?

Табышмак – төп мәгънәсен  уйлап белергә кирәк булган нәфис сүз. Татар телендә табышмак, ә рус телендә ничек әйтәбез? (Загадка.)

‒ Безнең бүген дәрестә ике команда катнаша: «Белгечләр» һәм «Тапкырлар».

«Тапкырлар» командасы ‒ татар телендәге, ә «Белгечләр» командасы рус телендәге табышмак төрләре белән таныштыра.

II. Уку мәсьәләсен кую, өлешләп чишү

‒ Хәзерге татар телендә табышмакның түбәндәге төрләре бар.

1) Гади табышмаклар.

Иң беренче без гади табышмакларны аерып карый алабыз. Бу төр табышмакларда аерылып тора торган үзенчәлекләр юк, гадәти булмаган алымнар кулланылмый. Бу сорау-табышмаклар шигъри формада язылалар:

Йомры, йомшак сары йомгак

Йөгереп йөри чирәмдә. (Чеби)

‒ В современном русском языке выделяются следующие виды загадок. Прежде всего, это так называемые просто загадки, т.е. такие, в которых нет каких-либо характерных особенностей, необычных приемов ‒это загадки-вопросы, или стихотворные вопросы. От загадок в прозе они отличаются только стихотворным построением:

Что такое ‒ с тонкой, хрупкой

И овальною скорлупкой?

А в гнезде оно, смотри,

Раскололось изнутри. (Яйцо)

2) Чагыштыруга корылган табышмаклар. Табышмак ‒ предметларның билгеләрен чагыштыруга корылган жанр. Әйберләрне  охшаш яклары буенча теркәү һәм аларны бер-берсенә чагыштырып тану ‒ кешенең дөнья һәм табигатьне танып-белү юлларының берсе ул. Әлеге төрдә  табышмакларның җавабы башка предмет, күренеш белән чагыштырылып, уртак сыйфатка таянып табыла: Койрыгы без кебек, күзе тоз кебек. (Тычкан)

Загадки-сравнилки. В них отгадка сопоставляется с другим предметом, понятием, явлением, имеющим  общий признак. Сравнение ‒ вид, в котором одно понятие проясняется через сопоставление с другим. Обычно используются слова «как», «словно», «будто», «точно», «подобно», «похоже». При этом применяются творительный, винительный и родительный падежи. Довольно часто прибегают к метафорам. Это ‒ прямые загадки-сравнилки:

Над землей летит как самолет,

Вверх взлетает круто ‒ как ракета.

Стрекозиный хвост его несет

Небольшой пропеллер. Что же это? (Вертолет)

3) Каршы куюга корылган табышмаклар. Тәэсирлелекне көчәйтү өчен капма-каршы төшенчәләрне, образларны, күренешләрне һәм аларның үзенчәлекләрен чагыштыруга корылалар. Антитеза табышмакларда киң кулланыла: Агач түгел − яфраклы, тун түгел − тегелгән. (Китап)

Отрицательные загадки-сравнилки (противопоставлялки) построены по принципу отрицательного сравнения. «Отрицательное сравнение ‒ особая форма образного сравнения, в котором дается не сопоставление одного предмета с другим, а противопоставление одного предмета другому:

Мягкий он, но не подушка.

Скачет он, но не лягушка.

Круглый он, но не арбуз,

С ним играет карапуз. (Мяч)

4) «Әйтеп бетер» тибындагы табышмаклар. Бу төр табышмакларда җавап сүз юл ахырында килгән сүз белән рифмалаша. Шул рәвешле җавап табу мөмкинлеге туа:

Бар нәрсә йокыга талгач,

Бакчалар тынып калгач

Куактан куакка кунып

Сайрый сары … (Сандугач)

Следующий вид загадок — загадки-зарифмовки, или досказалки. В них слово-ответ рифмуется с концевым словом другой строки (чаще ‒ предпоследней), помогающим подобрать нужную отгадку:

Он ‒ растение огородное,

Его листья сырыми едят,

А еще он ‒ блюдо холодное,

Называется также … (Салат).

5) Хәрефләр турындагы табышмаклар. Бу табышмакны беренче тыңлаганда, сүз ниндидер предмет, урын, күренеш барган кебек. Ә асылда хәрефнең сүздәге урыны күздә тотыла: Тыкрык башында ни бар?

О буквах. Принцип этих загадок один: кажется, что речь идет о каких-то предметах, явлениях, понятиях, действиях, а на самом деле подразумевается игра слов, их характерные особенности, схожесть или различие. Обыгрывается место буквы в слове, например, в середине его, и в начале одного и на конце другого:

У косы есть хвост и рожки,

Воду пьет коса из плошки. (Коза)

6) Математик (арифметик) табышмаклар. Беренче карашка, математика фәнендәге мәсьәләгә охшаган. Җавапны саннар аша исәпләп табарга этәрә. Алар баланың зиһенен баетуда, акыл сәләтен үстерүдә, уйлау-фикерләвен тирәнәйтүдә зур әһәмияткә ия.

Куян янына дусты килде,

Куян дустын кишер белән сыйлады

Икешәр кишер ашадылар

Күпме булды барысы?

Следующая группа каверзных загадок — загадки-задачи. В них, на первый взгляд, речь идет об арифметических действиях, а на самом деле ‒ проверяется сообразительность, способность мыслить нестандартно:

В небе клин гусей скользил,

Десять птиц куда-то мчалось.

Злой охотник двух убил,

Значит, сколько птиц осталось? (Остались две убитые остальные улетели.)

7) Любопытный вид загадок ‒ переставлялки. При правильной перестановке слов (обычно выделяемых в тексте) становятся «нормальным» стихотворением, при этом ритм, стихотворный размер не меняются.

Переставлялки делятся на несколько групп по использованию в них разных частей речи. В существительных, или предметных, нужно менять местами слова, обозна­чающие предмет:

МЫШЬ имеет длинный хобот,

РАК кольцом лежит, как обод,

УЖ ползет хвостом вперед,

А в подвале СЛОН живет

Татар телендә бу төр табышмаклар юк.

III. Рефлексив бәяләү

‒ Укучылар, бик тырышып әзерләнгәнсез, рәхмәт.

‒ «Белгечләр» командасы бер табышмакны уйлап табачак, «Тапкырлар» командасы табышмакның җавабын һәм кайсы төргә караганлыгын әйтергә тиеш була һәм киресенчә.

(Укучылар чат рәвешендә табышмакны төзиләр, җавапны рәсем белән күрсәтәләр.)

•        «Тапкырлар» командасы, табышмак ошадымы? (Смайлик)

•        «Белгечләр» командасы, табышмак ошадымы? (Смайлик)

‒ Дуслык җиңде. Шуның белән дәресебез тәмамлана. Сау булыгыз.