Хәтерне һәм игътибарлылыкны үстерик

(Мастер-класс)

Гөлүсә ШӘМСУВАРОВА,

Нурлаттагы 9 нчы урта мәктәпнең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Укытучы. Исәнмесез хөрмәтле хезмәттәшләрем!

Мәктәптә уку өчен замана баласына нәрсә комачаулый соң?  Әлбәттә:

– нейропсихологик проблемалар;

– мотивация;

– психологик проблемалар;

– гаджетлар.

Мин бүген нейропсихологик проблемаларга тукталып үтәрмен.

Нейропсихологик проблемалар ул:

– баланың гиперактив яки әкрен булуы;

– укучы начар яза һәм начар укый;

– укуда өлгереше түбән булу;

– игътибарсызлык.

Барлык саналып киткән проблемалар да баш мие белән бәйләнгән. Монда баланың гаебе юк. Чөнки ул башка төрле ишетә, кабул итә һәм эшли. Баланы репетиторларга йөртү кайбер яктан ярдәм итә, ләкин проблеманы чишми. Укытучыларга инде баланы аңларга һәм проблеманы чишү юлын эзләргә генә кала… Әлбәттә, ямьсез язучыларга да, һәр сүздә хата җибәрүчегә дә, авыр укучыга да без – укытучылар үз дәресләребездә ярдәм итә алабыз. Бары тик ничек икәнлеген генә белергә кирәк. Бүгенге көндә замана балаларын нейропсихология казанышларын кулланмыйча тәрбияләү һәм укыту мөмкин түгел. Хәзер мин сезне үз дәресләремдә яратып куллана торган күнегүләрнең берничәсе белән таныштырып үтәрмен.

  1. Беренче күнегүне эшләр алдыннан укытучы А4 кәгазен аркылыга, буйга бүлә һәм һәр бүлеккә рәсемнәр төшерә. Мәсәлән, өчпочмак, шакмак, дулкынлы сызык һәм түгәрәк. Укучы укытучы төшергән рәсемнәрне үзенә күчереп ясый һәм һәр рәсемне 2 минут эчендә үзе теләп ясап бетерә.

Мәсәлән, түгәрәктән кояш, светофор, кар бабай ясарга була; өчпочмактан чыршы, йолдыз, өй ясап була; шакмактан компьютер, өй, өстәл һ.б.; дулкынлы сызыктан – чәч, шнур, диңгез һ.б. нәрсәләр ясап була (күзаллау, хәтер, игътибар туплау)

  1. Укучы алдына өрәңге яфрагына охшаган таблица куела. Укучы, бөтен игътибарын уртадагы баганага юнәлтеп, күзне хәрәкәтләндермичә ике яктагы саннарны татар телендә әйтергә тиеш

Бу күнегүгә 1 минут вакыт бирелә.

  1. Шулай ук “Хәрефне тап” дигән күнегүне дә яратып эшләтәм.

Укучылар алдына хәрефләр язылган кәгазъ битләре куела. Укучының бурычы шул биттә язылган, дәрестә өйрәнелә торган хәрефләрне табып билгеләве, санын әйтүе.

Ә хәзер, хөрмәтле кунаклар, бергәләп, берничә күнегү эшләп алыйк.

  1. Кабырга, уч, йодрык.
  2. Җиңү, кәҗә. кәҗә
  3. Бармаклар белән күнегү.
  4. Уң кулдагы баш һәм имән бармаклар белән борын очын тотабыз, ә сул кулдагы баш һәм имән бармаклар белән уң колакның очын тотабыз. Кул чабып, кулларны алыштырабыз. Уң кул белән – сул колакны, сул кул белән борын очын тотабыз.
  5. Алдагы күнегүне башкару өчен парлашырга кирәк булачак, аллы-артлы басабыз, ягъни алдагы кешенең аркасына карап басабыз. Арттагы кеше алдагы кешенең аркасына хәреф яза, алдагы кеше нинди хәреф икәнлеген әйтергә тиеш. Аннан соң урыннарны алышабыз.

Ә хәзер урыннарыгызга утыруыгызны сорыйм, бик зур рәхмәт.

Бүген күрсәтелгән һәм бергәләп эшләгән күнегүләр балалар өчен генә түгел, үзебез өчен дә, өлкәннәр өчен дә бик файдалы. Күнегүләр хәтерне, игътибар туплауны үстерә. Өлкәннәрдә альсгеймер, картлык, акыл зәгыйфълеге чирләрен кисәтә. Шуңа күрә үзегезгә дә ясарга киңәш итәм.

Риза Фәхреддинов шундый сүзләр әйткән: “Балалар – безнең киләчәгебез! Без нинди шәхесләр тәрбияләсәк, киләчәгебез дә нәкъ шундый булыр”.

Бу – бик дөрес фикер. Рухы сау-сәламәт булган балаларның киләчәктә акыллы шәхес, тәрбияле әти-әни булып үсүләренә ышанычым камил. Ә киләчәк тормышны кору өчен сәламәт кешеләр кирәк. Сәламәт балаларны тәрбияләү өчен сәламәт укытучылар кирәк. Барчагызга ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, рухи матурлык телим.