Хәрәкәт эшчәнлеге өчен уен шартлары тудырып, мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләм телен үстерү

Гөлнара МӘГЪСҮМОВА,

Казандагы 109 нчы балалар бакчасының I квалификация категорияле тәрбиячесе

Кайда безнең чишмә башы?

Туктап калган агышы…

Югалган чишмәләр кебек

Безнең милләт язмышы…

Хәтерлисезме, ничек матур итеп яши иде татар халкы. Бер-берсенә кунакка йөрешә иде, һәрбер йорттан гармун моңнары агыла иде. Күршеләр көн саен хәл белешә, ярдәмләшеп яшиләр иде. Кул эшләре белән кич утырулар, әни белән без дә бара идек, шундый күңелле чаклар… . Нидер җитми минем күңелемә, бик сагынам шул вакытларны.

Мин өченче ел инде татар төркемен җитәклим. Аңа кадәр татар халкының язмышы шул чаклы аяныч булуын аңламый идем. Балалар бакчасында татар төркемнэре булуга да карамастан, рус мохите хөкем сөрә. Тәрбиячеләр татар булса да, бөтен бала аңласын өчен русча сөйләшергә мәҗбүр. Балалар да үзара рус телендә аралаша. Чөнки күпчелек әти-әни гаиләдә туган телдә сөйләшми, шуңа да бакчага рус телле балалар килә.

Без, тәрбиячеләр, балалар телне яхшы белсен өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә тиеш. Хәзерге балаларының өйдә хәрәкәтсез телефон, компьютер каршында утыруы физик активлыкнын җитмәвенә китерә. Шуна күрә дә белем бирү эшчәнлеген хәрәкәт белән бергә алып бару – актуаль мәсьәләләрнең берсе. Һәм минем методик темам да «Хәрәкәт эшчәнлеге өчен уен шартлары тудырып, мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләм телен үстерү» булып тора.

Шул максат белән күп кенә эзләнүләр алып бардым. Хәрәкәт эшчнлеге белән сөйләм арасында бәйләнеш булуы хакындагы мәгълүматларга тап булдым. Бу бәйләнеш Павлов, Леьонтьев, Лурия кебек галимнәрнең тикшеренүләрендә дә урын алган.

Соңгы тикшеренүләр шуны раслый: акыл эшчәнлеге өчен баш мие генә җавап бирми. Тән зур роль уйный. Баш мие һәм тән арасындагы бәйләнешне тикшергәндә хәрәкәтнең иң мөһим чара икәнлеге күренә. Хәрәкәт – акыл эшчәнлеген уята һәм активлаштыра.

Галимнәр баш мие һәм тән арасында булган бәйләнешне ачыклап, шундый нәтиҗә ясыйлар: телне өйрәнү өчен хәрәкәт кирәк. Хәрәкәт психик сәләтне уята һәм активлаштыра.

Зур ярымшарлар кабыгында хәрәкәт үзәге һәм сөйләмне хәрәкәткә китерүче Брока үзәге бергә янәшә урнашкан.

Шуңа күрә дә сөйләм үсеше баланың гомумматорикасы үсешенә бәйле. Сөйләм һәм хәрәкәт үсеше параллель бара. Бала никадәр күбрәк хәрәкәтләнә, шулкадәр аның сөйләме дә яхшыра. Физиологик яктан караганда баш мие күбрәк кислород белән тәэмин ителә һәм нерв күзәнәкләре туклана.

Психологик яктан караганда, бала, хәрәкәтләнеп, әйләнә-тирәне күбрәк танып белә, пассив һәм актив сүзлек байлыгы арта. Күп хәрәкәтләнгән бала ишеткән һәм укыган текст мәгънәсен яхшырак кабул итә, баланың сөйләме яхшыра, шөгыльләрдә актив катнаша, үзен иркен тота.

Үземнен эшчәнлек барышында барлык шөгыльләрне дә хәрәкәттә һәм үстерелешле уеннар комплексын кулланып алып барам. Бу комплекслар исемнәр, фигыльләр, сыйфатларны өйрәнүгә һәм алга таба шулар белән жөмләләр, хикәяләр төзүгә юнәлтелгән булырга тиеш.

Үземнең тәҗрибәмнән чыгып, шуны әйтәсем килә: хәрәкәттә үткәрелгән дәрес күпкә уңышлырак килеп чыга. Балаларның игътибары кимими, алар армыйлар, күтәренке кәеф белән бирелгән материалны яхшы үзләштерәләр. Шунысы бигрәк тә сөендерә: өйрәткән хәрәкәтле уеннарны алар үзара да бик теләп, рус теленә күчмичә татар телендә уйныйлар.

Балалар бакчасында белем бирүнең федераль дәүләт стандартларында нәкъ менә уен эшчәнлегенә басым ясала, чөнки бу алым телне өйрәнгәндә иң нәтиҗәле ысул булып тора.

Мин үземнең балалар белән эшчәнлегемдә белем һәм тәрбия бирү эшен федераль дәүләт таләпләренә туры килерлек итеп, балаларны белемле, акыллы, сәләтле итеп тәрбияләүгә зур игътибар бирәм. Бүгенге көндә балаларда туган телебезгә, милләткә һәм аның гореф-гадәтләренә, йолаларына мәхәббәт тәрбияләүне  иң мөһим бурычларның берсе итеп алдым.

Әлеге бурыч-максатлар төрле формада: уен рәвешендә, коммуникатив хезмәттә, танып-белү һәм тикшеренү, продуктив эшчәнлектә чагылыш таба.

Балаларның сөйләм телен ни дәрәҗәдә үзләштерүен диагностика уздыру нәтиҗәсендә билгелибез. Диагностика сүзлек өстендә эш, сөйләмнең грамматик төзелешен формалаштыру, сөйләмнең аваз культурасы, бәйләнешле сөйләм телен үстерү критерийлары аша уздырыла. Күргәнебезчә, нәтиҗәләребез уңай. Түбән нәтиҗәле балаларыбыз – рус балалары. Алар татар төркеменә үзләре теләп, татар теленең кирәк булачагын аңлап килделәр. Ләкин аларга әти-әниләре телне өйрәнүдә ярдәм итә алмый.

Тәрбияченең үзенә генә баланы татарча яхшы итеп сөйләшү дәрәҗәсенә җиткерү мөмкин түгел, моңа гаиләнең дә ярдәме кирәк. Алар безгә йөз белән борылсыннар өчен без, тәрбиячеләр, үз чиратыбызда әти-әниләр белән эшчәнлекне беренче урынга куярга тиешбез.

Ата-ана һәм тәрбияче аңлашып үз ролен башкарган вакытта гына ул уңай нәтиҗә бирәчәк.

Шуны истә тотып, үземнен еллык календарь планыма әти-әниләр белән эшне беренче урынга куям, төрле форма юнәлешләрен алып, нәтиҗә өстендә эшләргә тырышам:

– “Түгәрәк өстәл”ләр;

– әдәби-музыкаль кичәләр;

– кул эшләренә өйрәтү;

– “Туган тел” атналыклары;

– “Шәҗәрә” проекты.

Шәҗәрә проектына аерым тукталып үтәсем килә. Татар җанлы тәрбияче буларак үз алдыма озак вакытлы проект алдым. Әти-әниләр бик теләп, жылы кабул итеп зур эш башкару өстендә эшчәнлек алып бара башладылар. Проектның исеме дә “Үткәнеңне онытма” дип аталуы аларга зур этәргеч бирде. Үткәненә чумып, үзенең әби-бабайларынын, кыз һәм ир туганнарының нинди традицияләр белән яшәгәнлекләрен, ничек көнкүреш иткәннәрен, аларның нинди һөнәрле булулары хакында, нинди казанышларга ирешүе хакында бик күп мәгьлүматларга ия булалар. Туганлык җепләрен барлый. Әлбәттә, мондый эшчәнлек тәрбияче белән ата-ана арасын гына ныгытып калмый, балаларга әхлакый тәрбия бирүдә иң үтемле чара булып тора. Чөнки тәрбиянен башы –әхлаклылыкта.

Һәр үткәрелгән чарада хәрәкәтле һәм җырлы-биюле уеннар уйнарга тырышабыз. Әлбәттә инде бу эшчәнлекне балалар бакчасында эшләүче тар белгечләр белән бергәләп үзара бәйләнештә алып барабыз. Физкультура, җыр шөгыльләрендә дә хәрәкәтле уеннарны, җырлы-биюле уеннарны бик яраталар.

Йомгаклап шуны әйтәсе килә: әгәр дә безнең балалар белән эшчәнлектә уңай нәтиҗәләргә ирешәсе килә икән, иң беренче чиратта, гаилә, балалар һәм балалар бакчасындагы белгечләр белән тыгыз элемтә алып барырга тиешбез. Балалар гел хәрәкәттә булырга тиеш.

“Хәрәкәттә – бәрәкәт” дип тикмәгә генә әйтмәгән безнең халык. Хәрәкәт аша балаларның телне дә яхшырак үзләштерүен исәпкә алсак, бу тема аеруча игътибарга лаек.

Киләчәкнең башы бүгенгедә,

Нинди шатлык картлык көнеңдә.

Оныкларың килеп рәхмәт әйтсә,

Матур итеп туган телеңдә.

Өйрәнсеннәр телебезне,

“Саумы сез”, – дип дәшәргә.

Язсын Аллаһ бергә-бергә

Бик матур, дус яшәргә.

Үз телен белсен сабыйлар,

Шатландырсын киләчәк.

Ана телендә сөйләшсә,

Ул халык яшәячәк.