Халык сүзе алтындыр, аңлаганга акылдыр

(VI сыйныф рус мәктәбенең татар төркемендә әдәби укудан сыйныфтан тыш уку дәресе эшкәртмәсе)

Энҗе АБЗАЛОВА,

Буадагы5 нче гимназиянең югары квалификация категориялетатар теле һәм әдәбияты укытучысы

 

Максат. 1. Татар халык авыз иҗаты буларак әкият турында белгәннәрне искә төшерү, әкиятләргә халык акылы, тапкырлыгы, зирәклеге, батырлыгы салынуын аңлату, шул турыда уйларга өйрәтү;

2. Әкиятләрне төрләре буенча бер- берсеннән аера белергә ирешү; буктрейлерлар аша укучыларда әкиятләрне укырга кызыксыну уяту;

3. Әкият геройлары үрнәгендә укучыларга хезмәт тәрбиясе бирү, сер тоту кагыйдәләренә төшендерү, өлкәннәрне, әти-әнине ярату, хөрмәт итү хисләре булдыру;

Предметара бәйләнеш: татар теле, әйләнә-тирә дөнья, музыка,сынлы сәнгать һәм әдәбият.

Эш төрләре ( алымнар): сорау, җавап, проект, проблемалы сорау;

Кулланылган методлар: өлешчә эзләнү ( эвристик)

Җиһазлау: ноутбук, проектр, А3 форматлы кәгазь, әкиятләргә эшләнгән иллюстрацияләр, VindowsLive киностудиясе программасы нигезендә  “Өч кыз”, “Ике кыз”, “Су анасы”, “Сертотмас үрдәк”, “ Кәҗә белән сарык” әкиятләренә эшләнгән буктрейлерлар;

Дәрес барышы

I. Ориентлашу этабы

—         Психологик халәт тудыру;

—         Белемнәрне актуальләштерү;

—         Өй эшен тикшерү;

II. Укумәсьәләсен кую.

Укытучы.

Әкияти хисең саумы, кеше, җанда?

Җуймадыңмы җирдән күчкән тылсым көчең?

Әкиятне җую- кешелекне җую.-

Әфсен – төфсен!

Җаннан- җанга күчсен серле әкиятләр,

Яз җилләре булып, җирне назлап иссен!

Котсыз яшәп җирнең котын алучыга

Ачы каргыш төшсен!-

Әфсен- төфсен!

Тикшерү өчен сораулар:

а) шагыйрь нәрсә турында әйткән?

— әкият язмышы турында

Б) аның әкияткә мөнәсәбәте

— ул хафалана, әкиятне яклап чыга;

— ул безне әкият укырга чакыра;

Укытучы.Димәк, бүгенге дәрестә нәрсә турында сүз барачак?(Халык күңелендә туган матурлык- әкият турында.)

Укытучы.Әкиятләр нинди төрләргә бүленә?(Автор һәм халык әкиятләренә.)

Укытучы.Укучылар, әйтегез әле, әгәр әкияттә төрле кош-кортлар, киек-җәнлекләр, кыргый һәм йорт хайваннары катнаша икән һәм сүз алар турында барса, бу әкиятләр нинди әкиятләр дип атала?(Бу әкиятләр хайваннар турында була.)

Укытучы.Димәк, төп геройлары җәнлекләр һәм хайваннар булган әкиятләр хайваннар турындагы әкиятләр төренә керә. Бу төр әкият төренең иң борынгысы дип санала. (Слайд)

Укытучы.Ә хәзер икенче геройны чакырыйк. (Убырлы карчык слайдта)

Укытучы.Убырлы карчык нинди герой?(Ул – ямьсез, бөкре, төрле тылсымнар башкара ала. Бер төн эчендә гүзәл сарайлар да салып куя ала.)

Укытучы.Шушындый маҗараларны булдыра алганга, убырлы карчыкны нинди әкиятләр төркеменә кертәләр?(Тылсымлы әкиятләр төркеменә кертәләр.)

– Безнең тагын нинди төр әкиятләр бар?

– Тормыш- көнкүреш әкиятләре.

– Бу әкиятләрдә нәрсә турында сүз бара?

– Халыкның көндәлек тормышына караган вакыйгалар.

         – Алар башка төр әкиятләрдән нәрсә белән аерылып тора?

– Алар башка төрдәге әкиятләрдән реаль чынбарлыкка гаять якын булуы белән аерыла.Слайд)

Димәк, әкиятләр…(Халык һәм автор әкиятләренә, хайваннар турында, тылсымлы, тормыш – көнкүреш әкиятләренә бүленә.)

III. Уку мәсьәләсен чишү

(Төркемнәргә: 1 нче төркемгә- хайваннар турындагы әкият, 2 нче төркемгә – тылсымлы әкият, 3 нче төркемгә- тормыш- көнкүреш әкиятләре дип язылган А3 форматында кәгазь бирелә. Һәр төркем WindowsLive киностудиясе программасы нигезендә эшләнгән буктрейлерларны карап, үзләренең ак кәгазь битләренә тиешле иллюстрацияләрне ябыштырып якларга тиеш.)

  1. “Сертотмас үрдәк” әкиятенә ясалган буктрейлерны карау

Автор әкияте. (1 нче төркем бу әкиятләргә ясалган иллюстрацияләрне парта өстендә ятучы кәгазьгә ябыштыралар.)

  1. “Өч кыз” әкиятенә ясалган буктрейлерны карау.

(2 нче төркем бу әкиятләргә ясалган иллюстрацияләрне парта өстендә ятучы кәгазьгә ябыштыралар.)

  1. “ Агачлар да авырый” әкиятенә эшләнгән буктрейлерны карау.

(3 нче төркем бу әкиятләргә ясалган иллюстрацияләрне парта өстендә ятучы кәгазьгә ябыштыралар.)

  1. “Су анасы” әкиятенә эшләнгән буктрейлер күрсәтелә.

(3 төркем бу әкиятләргә ясалган иллюстрацияләрне парта өстендә ятучы кәгазьгә ябыштыралар.)

  1. “Кәҗә белән Сарык” әкиятенә эшләнгән буктрейлерны карау.

(1 нче төркем бу әкиятләргә ясалган иллюстрацияләрне парта өстендә ятучы кәгазьгә ябыштырырга тиеш.)

IV.Проектны яклау.

Һәр төркем үзенең эшен яклый. Мәсәлән, 1 нче төркем – Хайваннар турындагы әкиятләрдә А.Алишның “Сертотмас үрдәк”- автор әкияте икәне әйтелә һәм 2-3 укучы кыскача эчтәлеген сөйли, “ Кәҗә белән Сарык” – халык әкияте, Г.Тукай шуңа нигезләнеп иҗат иткәне, шулай ук укучылар бер- берсен тулыландырып, бу әкиятнең дә эчтәлеген сөйләргә тиеш булалар.

— 2 нче төркем –Тылсымлы әкиятләрдән “Өч кыз” әкиятенең эчтәлеген, 3-4 укучы үзләренең эшләрен яклый һәм эчтәлеге сөйләтелә.

— 3 нче төркем – Тормыш- көнкүреш әкиятләреннән “Агачлар да авырый”, Г.Тукайның “Су анасы” – мифик образлы, автор әкияте икәне әйтелә һәм эшләрен күрсәтеп, кыскача эчтәлекләре сөйләтелә.

V. Рефлексия.

Укытучы.Гомумән, әкиятләр безгә ни өчен кирәк?

 – Алар безне нәрсәгә өйрәтә? (Кеше әйберенә тимәскә, әти-әнине хөрмәт итәргә, өйдәге бөтен серне дә сөйләп йөрмәскә, табигатьне сакларга.)

– Синквейн алымын кулланып, әкияткә билгеләмә бирик (синквейн — 5 юллык шигырь)

1 юл- тема

2 юл- 3 фигыль

3 юл- 3 сыйфат

4 юл-темагакараган төп фраза

5 юл- бер сүз белән темага караган резюме

Әкият

кызыктыра ,уйландыра, җәлеп итә

тылсымлы, мавыктыргыч, сокландыргыч

Анда катнашасы килә

Искитмәле

VI. Өй эше 1 нче вариант – үзеңә әкият иҗат итәргә;

2 нче вариант – “ Бала” китапханәсеннән үзеңә ошаган әкиятнең эчтәлеген сөйләргә өйрәнергә;

3 нче вариант- үзеңә ошаган әкияткә иллюстрация – рәсем ясарга

(Укучылар смайликлар ярдәмендәүзләренең дәрестә катнашуларын бәялиләр.)