Халкымның күркәм йолалары

№ 153

Раушания КӘБИРОВА, 

Балык Бистәсе районы Югары Тегермәнлек урта мәктәбенең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Соңгы елларда халкыбызның гореф-гадәтләренә, йолаларына һәм бәйрәмнәренә игътибар арта бара, сабан туйларын үткәрүгә, аларны халыкчанрак, җанлырак итүгә, Нәүрүз, Нардуган бәйрәмнәрен торгызуга һәм яңартуга, Каз өмәләрен һ.б. ны тергезеп, көнкүрешебезгә кайтаруга омтылыш көчәя.

Халык бәйрәмнәре – шәхесне иҗтимагый тормыш таләпләрне күнектерү чарасы да. Ул бәйрәмнәрдә халыкның олысы, кечесе актив катнаша. Һәр буын кешесе бәйрәмдә катнашу тәртибен гадәт, традиция рәвешендә үзенә сеңдерә. Шулай итеп, кеше үзе дә сизмәстән үзара аралашу күнекмәләре ала, үз-үзен тоту гадәтләрен үзләштерә,ул шулай тәрбия ала.

Халык бәйрәмнәре һәр кешенең йөрәк түрендә саклана, чөнки җыр, бию, уеннар, яңа көйләр башкару, очрашу-танышулар шушы көннәрдә була.

Безнең илдә гореф-гадәтләргә, йолаларга гел уңай караш кына яшәп килде дип әйтеп булмый. Киресенчә, озак еллар буена аларны дини карашлар белән бергә кирәксез борынгылык, кадимлек, искелек белән бәйле бер нәрсә дип уйланылды. Ә шул заманда искелек калдыклары белән тырышып- тырмашып көрәшергә, аларның тамырын корытырга кирәк дип карадылар. Шул рәвешле, халык йолаларына, бәйрәмнәр мирасына да тулаем тискәре мөнәсәбәт барлыкка килде. Әмма безгә үз йолаларны өйрәнергә кирәк, алар онытылмаска тиеш.

Халык бәйрәмнәрен, йолаларын саклап калу, аларны кабат җанландыру җәмгыятебезнең мәдәниятен баета.

Татарлар яши торган төбәкләрдә күпчелек йола һәм бәйрәмнәр язгы- җәйге чорга туры килә. Игенче яз җитүен зарыгып көтеп алган. Язгы кояш бөтен табигатькә җан өргән, җир, агачлар яшеллеккә күмелгән, елгалар боздан арчылган. Икенче яктан исә, авыл хуҗалыгы эшләре башланган, ә бөтен уңыш һәм халык тормышының муллыгы шул эшләрне уңышлы башкарып чыгуга бәйле булган. Бу бәйрәмнәрне үткәрү өчен ниндидер бер дата, аерым көн билгеләнмәгән. Аларны үткәрү вакыты елның ничек килүенә карап йөргән, үткәрү көнен аксакаллар билгеләгән. Шул ук вакытта алар язгы чәчүгә кадәр яки чәчү башланыр көннәргә туры килгән. Ә кайберләре чәчү эшләре тәмамлангач үткәрелгән.

Мин бу язмамда үзебезнең Балык Бистәсе районының Тегермәнлек төбәгендәге халкыбызның аерым йолаларына,кул эшләренә тукталырга уйладым. Билгеле, аларның кайберләре ерак үткәндә калган, ә кайберләре, кызганычка, онытылган, ә кайберләре әле һаман да яшәп килә. Шундый йолаларның берсе – йомырка җыю. Бу йола күренешләре халкыбызның күренекле әдипләре Г.Тукайның “Исемдә калганнар”, Г.Ибраһимовның “Алмачуар” әсәрләрендә дә тасвирланган. Анда бу йола сабантуй бәйрәме белән бәйләп язылган.

”Менә бераздан сабан туе җитте. Мине сабан туе көнне иртә үк уятып, кулыма … кечкенә бер капчык тоттырдылар.

Мин,шул капчыкны тотып, авыл буенча киттем.

Авыл халкы тегеләй дә иртә торучан булса да, бүген сабан туе бәйрәме көне булганга, бигрәк тә иртә торганнар, һәр өйдә, һәркемдә көләч йөз, тәмле сүз иде.

Мин кайсы гына өйгә керсәм дә,ятим калган мулла баласы икәнемне искә алгач, миңа башка малайларга биргән кеби конфет, бер-ике прәннек кенә бирмичә, һәр йорт иясе дә буялган күкәй бирәләр иде.

Шунлыктан минем капчыгым буялган күкәйләр илә бик тиз тулып, өйгә дә кайтып кердем. Башка малайлар һаман йөреп калдылар шикелле”. (Г.Тукай. Исемдә калганнар.)

Хәзерге вакытта безнең авылда бу йола үзгәрәк рәвештә сакланып калган. Ул – чәчүдән соң үткәрелә торган йола һәм 1 нче май көненә туры килә, ә ул атнаның теләсә кайсы көне булырга мөмкин. Авыл халкы да бәйрәмгә зурлап әзерләнә, кичтән йомыркаларны төрле төсләргә буяп әзерләп куя. Йомырка җыю йоласы бездә май башында (гадәттә ул 1 нче Май бәйрәменә туры килә) уза. Бу көнне балалар да иртән иртүк тора, яңа, матур киемнәрен кия һәм, авылда булган барлык туганнарында йөреп, буялган йомырка җыеп чыга. Элегрәк заманда балалар үзләренә туган тиешле генә кешегә керсәләр, ә хәзер һәрбер йорттан йортка кереп йөриләр. Бүген инде бу йолага кибеттән сатып алынган конфетлар, прәникләр өстәлә башлады. Кем күбрәк җыйган, нинди төстәгеләре күбрәк… Соңыннан кызыксынып, бер-берсенекен чагыштыралар, җыйнаулашып сыйланалар, өйләренә алып кайталар. Элегрәк тау башыннан бу йомыркаларны тәгәрәткәннәр дә.

Ә кичен яшьләр су буена кичке уенга җыела. Бу уеннарда авылның барлык яшьләре катнашкан. Шуларның берсе “Чүпләм” дип атала. Бу уенда егетләр һәм кызлар парлап баса, бер рәткә тезелә. Бер кеше артык кала. Ул бер куплет җыр җырлый:

– Челтәр элдем читәнгә,

Җилфер-җилфер итәргә.

Без килмәдек буш китәргә,

Килдек алып китәргә.

Парлылар җырлый:

– Алын алырсыз микән?

Гөлен алырсыз микән?

Урталарга чыгып басып,

Кайсын алырсыз икән?

Шуннан ялгыз булган кешебез парлылар арасыннан үзенә охшаган кешене сайлап ала, ә ялгыз калганы, алга чыгып, икенче үз такмагын җырлый. Уен шул тәртиптә дәвам итә.

Безнең әби-бабайлар, кар эреп, тау битләре ачылгач, “Сызык-сызык”, “Саккы” (бәләкәй шакмакларга таяк белән сугу, мин бу уенны хәзерге боулинг белән чагыштырам), “Сөлек бабай“ (очлык таяклар очыру), “Читлек” (җиргә әз генә кадалган нәзек таякларны чиертеп уйнау) һ.б. уеннары уйнаганнар.

Үсеп буй җиткәч (ул вакытларда клублар булмаган), әби-бабамнар аулак өйләрдә кич утыруларга йөргәннәр. Авылдашыбыз Мәрьямбикә Газиз кызы Касыймова бик кызык итеп шуларны искә ала

Кич утырасы кызлар берәр стакан ярма (дөге, тары, арпа – хәзинәдә ниндие бар инде) җыялар. Ул ярмадан бер ялгыз яшәүче әбигә бәлеш пешертәләр. Кызлар кич утырырга җыела. Бәлеш әле мичтә. Берзаман егетләр ишек шакый, аларны кич утыруга кертәләр. Кызларның шәл бәйләве белән бергә “Аулак өй» уеннары башланып китә. “Йөзек салыш”, “Шешә тәгәрәтеш”, “Йолдыз санау”. Соңгы уенга аерым тукталып китәсем килә. Иң кызыгы һәм кызганычы да – шушы уен.

Бер егеткә бер кыз сорау бирә: “Йолдыз саныйсың киләме?”. Егет билгеле: “Килә,” – ди. Аулак өй бит. Моны өйнең уртасына идәнгә чалкан яткыралар. Башына телогрейка каплыйлар. Бит турысына җиңен калдыралар. Утны сүндерәләр (барысы да бик тиз эшләнә) һәм җиң эченә бер чүмеч су салалар. Утны кабызалар (ул вакытта лампа бит әле) һәм сорыйлар: “Ничә йолдыз санадың?” Шау-шу, көлү белән бу уен төгәлләнә, егетләр үзара күз кысышалар да, һава сулап керәбез дип, берәм-берәм чыгып китәләр.

Бәйләүләрен куеп, кызлар бәлеш ашарга җыенганда, егетләр урамда бик тәмләп бәлешнең төбен бүләләр. Йоласы шул: ут сүнеп алганда, чаярак егет мичтә бәлешне алып чыгып китәргә өлгерә. Уенның кызганыч ягы менә шунда. Икенче аулак өйдә кич утырганда инде кызлар уяурак була, мич янына әбине сакка куялар. Егетләр монда да югалып калмыйлар, бәлештән авыз итә алмагач, әбинең комганына борыч салып китәләр.

Милли бәйрәмнәр, йолалар онытыла бару сәбәпле, бер-беребез белән аралашу, очрашу-күрешүләр һаман сирәгәя, хәтта авыл җирендә дә бер-берсен белмәүчеләр бар хәзер. Бүген бәйрәм көннәрендә бергәләшеп утыруларның рәхәтлеге әби-бабаларыбыз күңелендә генә саклана. Ә бит мөкатдәс бәйрәмнәребез, йолаларыбыз авыр, фаҗигале сугыш елларын җиңелрәк кичерергә ярдәм иткән, күңелләрен җылыткан, өметләрен өзмәскә булышкан. Кызганычка, хәзерге яшьләрнең күбесе шатлыклы, йөрәккә ял бирә, рухыбызны нечкәртә, кешеләрне якынайта һәм берләштерә торган чаралардан мәхрүм. Әллә шуңа инде, яшьләр туган-үскән җирләрен җиңел генә ташлап китәләр.

Шунысы аяныч: бүгенге көндә өлкән буын кешеләре борынгыдан килгән күп кенә бәйрәм күренешләрен хәтерләп үк җиткермиләр, чөнки аларның яшьлегенә шул бәйрәмнәребезне, милли гореф-гадәтләребезне җимерү, бетерү туры килгән.

Безнең төбәк тәнне генә түгел, җанны да җылыта ала торган кәҗә мамыгыннан бәйләнгән мамык шәл бәйләүчеләре белән дә данлыклы. Ак кәҗә мамыгыннан нәфис шәлләр – “паутинка”лар бәйлиләр, кара төстәгеләреннән – шарфлар, косынкалар, шәлләр, бияләй-носкилар бәйләнә. Әллә нинди сере бар аның. Ничек шулай булмасын?! Мамык язудан башлап, бәйләп чыкканчы күпме күңел җылысы бирелә бит бу хезмәткә. Безнең як әбиләре элек шәлләрне куян мамыгыннан бәйләгән. Шәл бәйләү күп хезмәт сорый, барлык эш төрләре дә кулдан башкарылган: мамыкны тетү, ике кат аялау, эрләү һәм бәйләү… Хатын-кыз башына беренче тапкыр мамык шәл ябынган көннән соң күп гомер узган. Шәл читендәге бизәкләр дә үзгәргән. Аны ябыну рәвеше дә гел бертөрле тормаган. Мамык шәлгә уранып йөрүләр үткәнгәрәк күчкән, хәзер шәл нәфис хатын-кызларның иңбашларына яткан. Бу һөнәр – бүген дә сакланып калган һөнәрләрнең берсе, әмма ул моннан 15 – 20 еллар элек киң кулланышта булган дәрәҗәдә түгел, билгеле. Хәзер мәктәп яшендәгеләрнең бик азы гына бу һөнәрне белә.

Татар халкында күрше-күлән һәрчак кадерле кунак исәпләнгән. Кайгысын да, шатлыгын да бергә уртаклашкан, тәмле ризыгын бүлешкән.

Безнең авылда кунак табынында юка һәм бәлеш дәрәҗәле милли ризыклар булып саналган. Юканы мич каршында, майлы, кызу табада пешерәләр. Кабартма әче камырдан әзерләнә.Әби-бабаларыбызның балачагы авыр елларга туры килгән. Алар – алабута ипие (составына аз гына он, уылган бәрәңге керә), элмә күмәче (элмә кайрысын чабып, кул тегермәненнән тартып, он, уылган бәрәңге кушып әзерләнә), солы оныннан белен (сөт, тоз, солы оныннан сыек кына камыр ясала) ашап үскән буын.

Милли ризыкларыбызның тагын берсе – бәрәңге пәрәмәче. Ул әче камырдан да, төче камырдан да әзерләнә. Ипи камырыннан көлчә пешергәннәр. Көлчә пешерү өчен, изеп куелган ипи камырын алып, аерым басалар. Кабаруы җиткәч, табага салып, мич каршында пешереп алалар.

Кыскасы, бәйрәмнәр, йолалар халык тормышының, культурасының аерылгысыз бер элементы да булып тора. Алар зәгыйфьләнә икән, халыкның культурасы, яшәеше дә зәгыйфьләнә.

Йола һәм гореф-гадәтләр – күп кенә очракта алыштыргысыз тәрбия ча-расы да. ”Ана сөте белән керә торган” тәрбиянең нигезендә нәкъ менә шулар ята, чөнки бер буыннан икенчесенә билгеле бер идеяләрне, үз-үзен тоту, хис-тойгы нормаларын тапшыру шушы гореф-гадәтләргә нигезләнә. Билгеле булганча, халык бәйрәмнәре, йолалары юкка чыга икән, бу инде аның рухи байлыклары саега баруын чагылдыра.

Халык бәйрәмнәре, йолалары – шул халыкны милләт итеп берләштерә торган чараларның берсе. Һәр милләтнең үзенә генә хас бәйрәмнәре, йолалары була. Алар халыкның милли горурлык, милли хисләр культурасын тәрбияләргә, формалаштырырга ярдәм итеп кенә калмыйлар, ә шул хисләрне кичергән кешеләрдә рухи канәгатьләнү дә тудыралар.