Халкыбызның рухи мирасын барлау юлында

№63 

Наилә ГЫЙЛӘҖЕВА,

 Казандагы 95 нче урта мәктәпнең югары квалификация категорияле  татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Безнең мәктәп аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган гомуми урта белем мәктәбе санала. Ә милләтләр төрлелегенә килгәндә, мәктәбебездә татар, рус, чуваш, грузин, әрмән, яһүд, үзбәк, корея, таҗик һ.б. милләт балалары укый.

Безнең мәктәптә 9 татар теле һәм әдәбияты укытучысы эшли. Һәркайсы туган телгә мәхәббәт, төрле милләт балаларында үзара дустанә мөнәсәбәт тәрбияләргә тырыша. Укыту методикасын һәм теориясен яхшы белгән мөгаллимнәребез укучыларның ихтирамын яулап алды, ата-аналар арасында абруй казанды. Мәктәбебездәге һәр татар теле һәм әдәбияты укытучысының педагогик эшчәнлеге сыйныф җитәкчелеге белән үрелеп бара. Алар һәр балага индивидуаль якын килә беләләр, аларның мөмкинлекләреннән, сәләтеннән чыгып эш итәләр, бурыч-максатларны да шуларны истә тотып билгелиләр. Шуңа да югары нәтиҗәләргә ирешә  мөгаллимәләребез. Хезмәттәшләрем бүгенге педагогика фәне казанышларын, яңалыкларны кулланып эшлиләр, яңача укыту экспериментларын бик теләп кабул итәләр. Моның уңай нәтиҗәсе буларак, укучыларыбыз, төрле конференция, олимпиадаларда, иҗади конкурсларда катнашып, әледән-әле призлы урыннар яулый.

Укучыларда татар әдәбиятына, халык авыз иҗатына, татар халкының бай тарихына һәм традицияләренә, милли сәнгатенә һәм мәдәниятенә ихтирам хисе тәрбияләү башка милләт балаларына әдәбият укытуның төп максаты булып тора. Укучының яхшы итеп татар әдәби телен үзләштерүенә ирешергә тырышабыз. Әдәби текстны аңлап, дөрес, сәнгатьле итеп, йөгерек укуга, әдәби тел нормаларын саклап төрле темаларга сөйләшергә һәм сөйләм әдәбенә өйрәтәбез. Балаларда кызыксыну уяту өчен халык педагогикасының нигезендә яткан авыз иҗаты, сәнгать әсәрләре, йолалар белән ныклап таныш булу зарур. Табышмак, мәкальләр, шигъри әсәрләр яратып укыла, алардагы образлылык чаралары укучының актив сөйләменә җиңеллек белән үтеп керә. Әдәби әсәрләр, өзекләр сайлаганда укучыларның яшь үзенчәлекләре, лексик һәм грамматик белем дәрәҗәләре искә алына. Сөйләм теле дәрестәге өзек яисә текст өстендә эшләү юлы белән үстерелә.

Татар теле дәресләрендә ике дәүләт теленең кагыйдәләре чагыштырып үзләштерелә, әдәбият дәресләрендә укучыларда милли горурлык, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү, үз халкыбызның мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, иң күркәм йолаларын, халкыбыз тарихын, җәмгыятьтә тирән эз калдырган шәхесләрен хөрмәт итәргә өйрәтү эше бара. Укучыларның тел фәне белән кызыксынуларын арттыруда интеллектуаль уеннар зур әһәмияткә ия. Эшнең бу төре укучының телләр өйрәнергә омтылышын арттыра. Балалар мондый чараларда зур теләк белән катнаша. Интеллектуаль уеннар барышында төрле биремнәргә җавап эзләү укучыларның белемен тагын да тирәнәйтә, рус телле балаларның татар сөйләмен кызыксынып, нәтиҗәле үзләштерүдә нигез булып тора, укучыларның белем-күнекмәләргә ни дәрәҗәдә ия булуына җавап бирә. Әдәбият дәресләрендә укучыларны иҗади эшчәнлеккә этәрә торган проектларның һәр елны яңа формалары эшләнә. «Тере картина» проекты буенча берәр рәссамның картинасы сәхнәдә киемнәр, костюмнар, декорация аша чагылдырыла. Әсәр буенча мини-спектакль куела яисә видеодан «Беренче театр» пьесасын үзләре рольгә кереп укый.  Композиторлар, җырчылар иҗатына багышланган дәресләрдә аларның әсәрләрен тыңлауны, концертларда булуны игътибар үзәгенә куябыз. Укучыларга ятлап сөйләү өчен шигырьләр, хикәяләрдән өзекләр тәкъдим ителә.

Мәктәп еллары – кешенең шәхес буларак формалашуында мөһим чор. Шуңа да мин төрле социаль-инфраструктура объектлары белән элемтәдә торырга тырышам. Балалар иҗаты, аң-белем тарату үзәкләре, спорт комплекслары, өстәмә белем бирү оешмалары, танылган шәхесләр белән очрашулар ярдәмендә мин укучыларның төрле сәләтләрен ачарга һәм үстерергә тырышам.

Халкыбызның рухи мирасын барлау, торгызу, динебезгә хөрмәт уяту юнәлешендә яхшы гамәлләр башкарыла. Кешелек өчен хас булган намуслылык, гаделлек, шәфкатьлелек, олыларны хөрмәт итү кебек асыл сыйфатлар онытыла төшеп, матди байлыкка күбрәк омтылу көчәйгән заманда, мондый эшләр бик тә кирәк. Шуңа да яшь буынны тәрбияләү өлкәсендә алдыбызга яңа бурычлар килеп баса. Шундый бурычларның берсе – яшь буында милли үзаң үстерү, ягъни үз халкының тарихын белүче һәм аны хөрмәт итүче, үз милләте белән горурланучы шәхес тәрбияләү. Нәкъ менә шушы бурычларны хәл итүдә безгә этнографик музей ярдәмгә килә.

Әлеге музейны без татар халкының яшәеше, милли үзенчәлекләре белән укучыларны якыннанрак таныштыруны күздә тотып оештырган идек. Ул татар өе рәвешендә күрсәтелде. Биредә милләтебезнең милли йөзен билгеләүче, халкыбызның үткәнен, гореф-гадәтләрен, хезмәтен чагылдыручы материаллар тупланган. Шәһәребездә яшәүче татарлардан күбесенең руслашкан татарлар булуын искә алсак, кайбер балаларның мондый әйберләрне әлегә кадәр бөтенләй дә күргәне булмавын аңларга була. Милли йөзебез авылларда яшәүче өлкән буын кешеләрендә сакланган дип әйтсәк тә, кайбер предметларны инде авылларда да бик сирәк күрәсең. Шуңа күрә дә сәке, чабагач, гөбе, күмер үтүге кебек әйберләр балаларда зур кызыксыну уята. Һәрберсенең кайда һәм ничек кулланылуы турында беләсе килә. Шул максат белән музейда әледән-әле экскурсияләр оештырыла. Аеруча кызыксынган балалар арасыннан экскурсоводлар төркеме оештырыла, алар музейга килүчеләр өчен кызыклы әңгәмәләр оештыра. Бу – бик җаваплы эш. Чөнки һәрбер экспонат турында тулы мәгълүматлы булу белән бергә, дөрес һәм матур итеп сөйли белергә дә, кеше алдында үзеңне тота белергә дә кирәк. Шуңа күрә бу эш V сыйныф укучылары белән башланып китә. Озак вакытлар үтеп, зур тырышлык куйганнан соң гына, алар конкурсларда катнаша алырлык дәрәҗәгә җитә.

Дәресләрдә әдәби әсәрләрне өйрәнгәндә, әңгәмәләр вакытында, төрле чараларга әзерләнгәндә, халкыбызның тормыш-көнкүрешенә караган төшенчәләр, әйберләр турында аңлатканда, экспонатлардан файдалану бик тә уңай. Аңлашыла да, истә дә кала. Әйтик, бала итәкле күлмәк, калфак, коштабак, ипи көрәге, кызыл башлы сөлгеләр турында сүз барганда, аларның һәрберсен күреп кенә калмыйча, тотып карарга мөмкинлек була.

Рус балаларында татар телен өйрәнүгә кызыксыну тудыру чарасы буларак та музейның әһәмияте зур. Татарларның яшәү рәвеше, милли киемнәре, милли ашлары, һөнәрчелек үсеше турында мәгълүмат биргәндә, шулай ук шушы экспонатларга мөрәҗәгать итәбез. Милли сәнгать әсәрләрен өйрәнү дә шушы әйберләр аша алып барыла.Әйтергә кирәк, алар татарларның тырыш та, пөхтә дә, уңган да, мәдәниятле булуларына соклануларын белдермичә калмый.

Ел дәвамында балалар белән милли хәзинәләребезне өйрәнү буенча зур эш алып барыла. Һәр елны алар, үзләренең эзләнү-ачышлары белән уртаклашып, фәнни-гамәли конференцияләрдә чыгышлар ясый. Эзләнүләр төрле өлкәләрдә алып барыла. Болар – татар өенең бизәлеше, йорт кирәк-яраклары, ирләр һәм хатын-кыз киемнәре, бизәнү әйберләре, милли йолалар, бәйрәмнәр һ.б.

Дәресләрдән тыш уздырыла торган чараларда да музей экспонатларыннан еш файдаланабыз. Әби-бабаларыбызның гореф- гадәтләрен, йолаларын, бәйрәмнәрен укучыларга җиткерүдә төрле кичәләрнең роле зур. Мәктәптә даими рәвештә уздырылып килә торган «Сөмбелә», «Нәүрүз», «Әбием сандыгы», «Әбиемнең ак яулыгы», «Аулак өй» кебек кичәләр вакытында да музей материалларыннан файдаланабыз.

Аеруча музейга кече яшьтәге мәктәп балалары бик теләп тартыла. Алар өчен фольклорга багышланган, аерым экспонатлар белән таныштыру максатыннан төрле чаралар уздырабыз. Бу уңайдан әле күптән түгел генә булып узган «Әбием сандыгы» кичәсенең чираттагы чыгарылышы турында искә алып үтәсем килә.

Мәктәбебездә төрле төбәкләрдән килгән кунаклар да еш була. Музейда булу аларда зур тәэсирләр калдыра. Балаларыбызның халкыбыз тарихы, мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән кызыксынуы һәм белүе кунакларда соклану тудыра.

Музей мәктәптә иң изге урын дисәк, ялгышмабыз. Ул – безнең туган төбәгебез, халкыбызның тормыш бизәкләре генә саклана торган урын түгел, монда – бабаларыбыз рухы, аларның яшәеш чагылышы, хыяллары. Музей мәктәптә укыту һәм тәрбия бирү процессында алыштыргысыз буын булып тора. Күренекле шәхесләр белән очрашулар, сыйныф сәгатьләре, кайбер дәресләр музейда уза. Чөнки гаҗәеп бай стендлар, күргәзмә әсбаплар, аудио- һәм видеоязмалар бу дәрес һәм сыйныф сәгатьләрен тагын да эчтәлеклерәк, нәтиҗәлерәк итә. Мәктәпнең төбәкне өйрәнү музее – борынгыны өйрәнү урыны гына түгел, ул үткән чорны бүгенге белән бәйли торган күзгә күренмәс күпер дә.

Йомгаклап шуны әйтәсем килә: телебезне, милләтебезне саклап калуда, туган җиребезгә һәм халкыбызның үткәненә мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләүдә мәктәпнең этнография музее зур роль уйный. Чөнки милли традицияләргә нигезләнгәндә генә мәктәп үзенең тәрбияви һәм белем бирү бурычларын тулысынча үти ала.