Хайваннар дөньясында

№ 91

(Проект эшчәнлеге)

Гүзәлия ВӘЛЕЕВА,

Казандагы 126 нчы балалар бакчасының  югары квалификация категорияле тәрбиячесе

Миләүшә ӘХМӘТГӘЛИЕВА,

Казандагы 126 нчы балалар бакчасының  югары квалификация категорияле тәрбиячесе

Проектта катнашучылар: мәктәпкә әзерлек төркем балалары, тәрбиячеләр, музыка җитәкчесе, рус теле тәрбиячесе, әти-әниләр, физик культура инструкторы

Проектның төре: информацион-практик, иҗади юнәлешле

Проектның дәвамлыгы: кыска вакытлы (бер атна)

Проектның актуальлеге:

Тәрбияченең балаларны өйрәтү өлкәсендә яңа төр  алымнар кулланып эшләве мәктәпкәчә яшьтәге баланың дөнья белән кызыксынуын, эмоциональ сизгерлеген арттыра, бигрәк тә бу төр эшчәнлек балаларның шәхесен, иҗади мөмкинлекләрен һәм танып белүен үстерүгә юнәлтелгән булса. Практика күрсәткәнчә, проект алымы хәзер бик актуаль һәм нәтиҗәле. Балалар белән өлкәннәрнең үзара бердәм эшчәнлеккә нигезләнгән проект эше балаларның күнекмәләрен ныгыта, тирә-юньне “ачарга”, тиз һәм тирәнтен танып белергә ярдәм итә.

Хайваннар белән аралашу балаларның күзәтүчәнлекләрен, кызыксынуларын, иҗади күзаллауларын, логик фикерләү сәләтен үстерергә ярдәм итә. Әйләнә-тирә дөнья, шулай ук хайваннар турындагы белемне балалар  кечкенәдән үк ала. Балаларны хайваннарның үзенчәлекләре белән таныштыру, аларның акыл үсешенә ярдәм итә, табигатьне танып белүләрен үстерә, фикерләү, сөйләм телен, сүз байлыгын үстерергә ярдәм итә. Ләкин укыту процессында барлык материалны оештырылган белем бирү эшчәнлегендә биреп бетереп булмый, шуңа күрә без “Хайваннар дөньясында” проектын төрле эшчәнлек аша (белем бирү, түгәрәк эше, режим моментлары,саф һавада һ.б.) тормышка ашырабыз.

Татарстан Республикасының белем бирү системасына куйган төп бурычы – иҗади фикерләүче, инициативалы, иҗтимагый тормышта актив катнашучы, белемле, ике дәүләт һәм чит телләрдә дә иркен сөйләшеп аралашучы билингваль шәхес тәрбияләү. Шуңа  күрә бу проектны өч тел ярдәмендә тормышка ашырырга булдык. Безнең балалар бакчасында белем бирү эшчәнлеге татар телендә алып барыла, русча материалны рус теле эшчәнлегендә рус теле тәрбиячесе белән бергәлектә, инглиз телендәгесен түгәрәк эше, режим моментларында кулланабыз.

Максат:Телләрне өйрәнү аша балаларны хайваннар дөньясы  белән якыннанрак таныштыру.

 

Бурычлар:

1.  Мәктәпкәчә яшьтәге  балаларда төрле телләрдә (татар, рус, инглиз) аралашасы килү теләге уяту, телләргә карата кызыксынуларын булдыру; интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен, бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

2. Балаларга хайваннарның күптөрлелеге турында мәгълүмат бирү, аларның тышкы билгеләре, яшәү рәвешләре белән таныштыруны дәвам итү.

3. Балаларда хайваннарга карата сакчыл караш, мәрхәмәтлелек сыйфатлары тәрбияләү. Алар турында кайгыртасы килү теләге уяту.

Проектның этаплары:

1. Әзерлек этабы:

— проектның темасын, бурычларын  билгеләү;

— проект турында  әти-әниләр, балалар,башка педагоглар  белән фикер  алышу;

— проектны тормышка  ашыру өчен   тиешле  шартлар  тудыру;

— тема  буенча  кирәкле әдәби материал, атрибутлар туплау.

2.Төп этап(практик):

— “Хайваннар дөньясында” темасы буенча барлык белем  һәм  тәрбия  бирү процессы эчтәлеген  эшкәртү;

— балалар,башка педагоглар,әти-әниләр белән  иҗади эзләнү һәм  практик  эшчәнлекне оештыру;

— балалар белән уеннар, викториналар, күргәзмә оештыру.

3. Йомгаклау этабы:

— проектны күмәк рәвештә презентацияләү;

— хайваннар турында фотоальбом ясау;

— хайваннар турындагы әсәрләрдән торган китапхәнәне тулыландыру;

— әти-әниләр белән эш: конкурс “Минем яраткан хайваным” (табигый материаллар кулланып);

— “Татарстанның Кызыл китабы”  мәгълүмати  консультация .

— балалар белән эш:

— викторина “Хайваннар турында кем күбрәк белә?” ;

— уен кичәсе оештыру;

— балалар рәсемнәреннән күргәзмә “Тугам ягым җәнлекләре” .

Көтелгән нәтиҗәләр:          

— Балаларны  татар, рус һәм инглиз телләре белән күбрәк кызыксындыру;

— Татарстанның Кызыл китабындагы хайваннар турында, аларны ничек саклап калу турында белемнәрне арттыру;

— Балалар хайваннар турында кайгыртучанлык хисләре тәрбияләү.

 

Эшчәнлек барышы:

Дүшәмбе

Иртән:

— Әңгәмә “Хайваннар дөньясында”.

— Дидактик уен “Дөрес сайла!” [11,196]

— Бармак уены “Кыргый хайваннар”[11,67]

— Мультфильм карау“38 попугаев” (рус телендә).

 Белем бирү эшчәнлеге :

I.Иҗади сәнгать(кул эше)

Тема: “Эт” (оригами)

II. Сөйләм теле үстерү

Тема: “Кыргый хайваннар кайда ничек кышлыйлар?”[11,195]

III.Физик культура

Төрле хайваннар булып йөреп күрсәтү;

Хәрәкәтле уен “Йортсыз куян”.

Көндез (саф һавада):

Санамыш өйрәнү:

Бер тай, ике тай,

Өч тай, дүрт тай,

Монда торма,

Чыгып тай.

Подвижная игра “Хитрая лиса”.

Кичен:

— Матур әдәбият: балаларга легенда уку “Ни өчен Эт белән Песи бер – берсенә дошман булганнар?”[1,149]

— Түгәрәк эше “Инглиз телен өйрәнәбез”

балаларны инглизчә йорт һәм кыргый хайваннар исемнәре белән таныштыру. Уенчыклар ярдәмендә аларны сөйләмдә куллану.

—  Әти-әниләр арасында “Минем  яраткан хайваным” темасына конкурс игълан итү (табигый материаллар кулланып ).

Сишәмбе

Иртән:

— Хайваннар турында табышмаклар әйтешү “Булсаң зирәк-әйт тизрәк!”[1,422]

— Инглиз телендә уен “Хайванны тап” (Балалар алдында уенчык хайваннар.Тәрбияче балага берәр хайванны табарга куша: “Alina? Find a cow, please”).

— Әти-әниләр өчен “Татарстанның Кызыл китабы”  мәгълүмати консультация.

Белем бирү эшчәнлеге :

I. Танып белү (ФЭМП)

Хайваннар турында логик мәсьәләләр чишү;

10 кадәр санау (тиеннәр һәм төлкеләр);

Ял минуты “Аю” [5,160]

II. Рус теле өйрәнәбез

Рассказ по картине “В лесу”;

Словесная игра “Кто это?”.

III. Сөйләм телеүстерү

Ял минуты “Куяннар санамышы” [5,164]

Сүзле уен “Йорт хайваннары һәм кыргый хайваннар”.

Максат: сөйләмдә исемнәрне баш килештә һәм урын-вакыт килешендә, берлек санда куллану[7,260]

Көндез (саф һавада):

Хәрәкәтле уен “Төлке”.

-Шигырь уку: М.Фәйзуллина “Җәнлекләр” [1,415 ]

-Инглиз телендә аз хәрәкәтле уен “Show me”…(Балалар хәрәкәт, жестлар ярдәмендә төрле хайваннар булып күрсәтәләр.)

Кичен:

Дидактик уен “Нәрсә кайда яши?”[11,196]

Ирекле әвәләү “Җылы якта яшәүче хайваннар”.

Игра “Сложи животное”.

Мультфильм карау“Коерыклар”.

Чәршәмбе

Иртән:

Хайваннар турында мәкальләр өйрәнү:

“Малың мал булсын дисәң, азыгың мул булсын” һ.б. [1,420]

Балалар белән китап һәм журналлардан төрле рәсемнәр карау.

Дидактик уен “Баласын әйт!”. Мәсәлән, сыер-бозау, ат-колын һ.б. [11,72]

Аудиоязма: әкият тыңлау “Ни өчен Бурсык белән Төлке өндә яши?”.

Белем бирү эшчәнлеге:

I.Музыка

Җыр тыңлау “Песи җыры” (Н.Исәнбәт сүзләре, Ф. Әбүбәкеров музыкасы);

Җырлы-биюле уен “Тычканнар әйлән-бәйлән уйныйлар”;

Аудиоязма тыңлау “Йорт хайваннарының тавышлары”.

II.Рус теле өйрәнәбез

Чтение стихотворения “Кто живет у нас в сарае?”;

Игра “Поедим в зоопарк”.

III. Танып белү (ФЭМП)

Балалар белән саннар составын “Төрле хайваннар” демонстрацион материалы ярдәмендә кабатлау (тәртип һәм кирегә санау);

Бармак уенын өйрәнү “Тиен”:

“Арбада тиен утыра,

Чикләвек ул сата.

 Аюга, чыпчыкка, песнәккә,

Төлкегә һәм куянга”.

Көндез (саф һавада):

Сүзле-хәрәкәтле уен “Тавыш бирче, ишетим!”[11,206]

Рифмовка өйрәнү “This is a bear”….

Дидактическая игра “Скажиласково”.

Кичен:

Пальчиковая игра “У жирафов”.

— Ирекле рәвештә берәр хайван рәсемен ясау һәм ясаган хайванны  тәкъдим итү (“I have got a crocodile. It is green.”)

Мультфильм карау “Төлке, куян һәм әтәч”(татар телендә)

Пәнҗешәмбе

Иртән:

— Әңгәмә “Зоопаркка сәяхәт” [11, 67]

— Рассматривание иллюстраций “Животные Африки”.

— Инглиз телендә сүзле уен “Хайваннарны берлек һәм күплек санда әйтү” (a bear – bears, a cow – cows .

— Балалар белән кыргый хайваннарның битлекләрен ясау. Алга таба битлекләрне уеннарда куллану.

Белем бирү эшчәнлеге:

I. Иҗади сәнгать (рәсем)

Тема: “Тугам ягым җәнлекләре”.

II. Сөйләм теле үстерү

Тема: “Авылда ишегалды”[11, 204]

III. Физик культура

Ярышлы уен “Көнгерә” [5,184]

Хәрәкәтле уен “Маймыллар аулау” [5,76]

Көндез (саф һавада):

— Хәрәкәтле уен “Песи һәм тычканнар”.

— Тизәйткеч өйрәнү: “Мич башында биш мәче,

                                     Биш мәченең биш башы.

       Баш мәченең биш башына,

                                     Ишелмәсен мич ташы”.

— Урамнан кергәч,  рус телендә мультфильм карау “Котенок по имени Гав”.

— Балалар белән китап һәм журналлардан “Хайваннар” рәсемнәрен карау.

Кичен:

— Отгадывание загадок “Угадай кто это?”.

— Түгәрәк эше “Инглиз телен өйрәнәбез”

Рәсем карау “Ат һәм колын”;

Ял минуты “Без бардык”:  Без бардык, Без бардык,

                                                   Без зоопаркта булдык.

                                                   Анда куянны, аюны,

                                                   Төлкене, маймылны күрдек.

-Дидактик уен “Нәрсә ничек кычкыра?” (туп белән). Мәсәлән, песи-мыраулый һ.б.

-Инглиз телендә өйрәнгән материалны яңа дидактик уеннар һәм ишетү күнегүләре ярдәмендә ныгыту.

 

Җомга

Иртән:

— Әңгәмә “Татарстанда яшәүче Кызыл китапка кертелгән хайваннар”.

— “Йорт хайваннары” турында фотоальбом ясау.

— Дидактическая игра “Большие и маленькие”.

— Кроссворд чишү.

— Матур әдәбият уку: А.Алиш “Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар” [1,228]

— Җыр тыңлау “Көчегем” (Ләбиб Лерон сүзләре, Зиннур Гыйбадуллина музыкасы).

Белем бирү эшчәнлеге:

I. Танып белү

Тема: Викторина “Хайваннар турында кем күбрәк белә?” .

II. Рус теле өйрәнәбез

Словесная игра “Палочка-выручалочка”;

Артикуляционная гимнастика “Веселый зоопарк”;

Повторение изученных слов.

III. Музыка

Аудиоязма тыңлау “Авыл иртәсе” (нинди тавышлар ишеттегез?);

“Кәҗә белән Сарык” әкиятен сәхнәләштерү.

Көндез (саф һавада):

— Үстерешле уен “Маэмай” [7,347]

— Тасвирлау табышмаклары төзү (кыргый хайваннар).

— Хәрәкәтле уен “Аучы, этләр һәм куяннар” [5,138 ]

— Урамнан кергәч, аудиоязмадан әкият тыңлау “Куянның койрыгы нигә кыска?”.

Кичен:

— Мәсәл уку: Г.Тукай “Ташбака белән Куян”[1,239]

-Мультфильм карау “Арыслан баласы һәм ташбака ничек җыр җырлаган”.

— Иҗади сәнгать (рәсем) эшчәнлегендә ясалган балалар рәсемнәреннән күргәзмә оештыру“Тугам ягым җәңлекләре”.

Уен кичәсе оештыру:

 1. Дидактик уен “Танып бел!”;

2. Бармак уены “Сөзгәк кәҗә”;

3. Аз хәрәкәтле уен “Соры бүре”;

4. Сүзле уен “Бер сүз белән әйт!”;

5. Хәрәкәтле уен “Бүре һәм куяннар”.