Кешеләргә шатлык өләш

№ 210

(Рус мәктәпләрендәге рус төркеме. Татар теле. VI сыйныф)

Ризәлә ГАРИПОВА,

Теләче районы Теләче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Максат:

– текстны аңлап укуларына ирешү;

– сөйләм телләрен, фикерләү сәләтләрен үстерү, сүзлек хәзинәләрен баету;

– миһербанлылык, шәфкатьлелек, игелеклелек сыйфатлары тәрбияләү.

Җиһазлау: мәкальләр, рәсемнәр, дәреслек материалы, карточкалар, магнитафон язмасы, слайдлар.

Дәрес барышы

Эпиграф. Кешенең бөтен җире дә гүзәл булырга тиеш: киеме дә, йөзе дә, уйлары да, күңеле дә. (А.Чехов) (1 нче слайд)

  1. Оештыру өлеше

Укытучы. Исәнмесез, хәерле көн, укучылар! Сезнең белән күрешүне мин сезнең йөзләрегез, күңелегез аша башлыйм. Без бер-беребез белән елмаешып исәнләшик. (2 нче слайд)

Бер-беребезгә нинди сүз әйттек?

“Исәнмесез”дән башка бер сүз әйтмәдек.

Ә нидән соң бер тамчы кояш артты дөньяда?

Нидән соң бер тамчы бәхет артты дөньяда?

Нидән соң шатлык нуры балкый йөзләрдә?

Болар барысы чагыла сезнең күзләрдә?

Нидән соң?

Укучылар. Без дәресебезне “Исәнмесез” сүзе белән башлап җибәрдек.

Укытучы. Әйе, сез бүген бик шат күренәсез, мин моны йөзләрегездән күрәм. Без бер-беребезне аңлап, бу дәрестә күп эшләр башкарырбыз дип уйлыйм.

II Актуальләштерү

Укытучы. Таза булыйк, матур булыйк, күркәм булыйк. (3 слайд)

Сөйләшкәндә матур сүзләр генә сөйлик.

Рәнҗемәсен, боекмасын дисәң йөрәк,

Изге сүзләр, җылы куллар – шатлык кирәк.

Кешеләргә һәрвакытта шатлык өләш.

– Ни өчен мин бүгенге дәресне шушы шигырь юллары белән башлап җибәрдем? Ничек уйлыйсыз?

Укучылар. Безгә өй эше дә «Кешеләргә шатлык өләш» дигән тема астында бирелгән иде. (Укучыларның һәрберсе үзләре өйдә әзерләп килгән рәсемнәре буенча хикәяләрен укый.)

(4 нче слайд)

Кешеләргә шатлык өләш… (рәсемнәр)

Укытучы. Ни өчен һәр рәсемнең эчтәлегенә “шатлык” сүзен керттек?

Укучылар. Бу дөньяда кешеләргә шатлыкны төрлечә өләшеп була.

III Төп өлеш

Дәреслек белән эш (5 нче слайд)

126 нче бит,10 нчы күнегү.

Кешеләргә шатлык өләш….

Башкаларның бәхете  турында кайгыртып яшәүче кешеләр бик бәхетле. Ата-бабаңнарның исемнәрен онытма. Аларның хезмәтен кадерлә. Кеше, беренче чиратта, үз-үзен мәҗбүр итә белүе белән көчле. Рухи ныклыкны  ихтыяр көче тудыра. Батыр кеше үлемгә барса барыр, ә инануларына, антына хыянәт итмәс. Кеше онытылыр өчен түгел, ә җирдә матур эз калдырыр өчен туа.

Биремнәр

а) укытучының укуы;

ә) ярты тавышка уку;

б) сүзлек эше;

в) тәрҗемә;

г) эчтәлеге буенча фикер алышу. (6 нчы слайд)

Сүзлекчә

Өләш – дари

Үз-үзен мәҗбүр итә белүе белән – умение заставлять себя

Рухи ныклык- духовная стойкость

Ихтыяр көче – сила воли

Инанулар – убеждения

Ант – клятва

Укытучы. Сезнең  кешеләргә ярдәм иткәнегез бармы?

Укучылар. Әйе. Өлкән яшьтәге карт-карчыкларга булышабыз, башлангыч сыйныф укучыларына ярдәм итәбез, яхшы укырга тырышабыз, әти-әниләрнең сүзләрен тыңлыйбыз.

Укытучы. Хәзер бер сынау үткәрәбез. Менә сезгә мәкальләр. Алардагы сүзләрнең урыннары буталып беткән, тәртипкә китерергә кирәк. (7 нче слайд)

Мәкальләр

Хуҗа, юкта, хуҗа, эт.

Әллә, гайбәт, чын, әллә.

Йөз, яшә, ел, -йөз, өйрән, ел.

Рәхәт, яшәү, өчен, сөю, эшне, генә, кирәк.

Иле, бар, теле, барның.

Яхшы, беленер, эштә, кеше.

Мәкальләрнең дөрес җаваплары (8 нче слайд)

Хуҗа юкта эт хуҗа.

Әллэ гайбәт, әллә чын.

Йөз ел яшә – йөз ел өйрән.

Рәхәт яшәү өчен, эшне сөю генә кирәк.

Иле барның теле бар.

Яхшы кеше эштә беленер.

Укытучы. Бик яхшы. Ә хәзер һәр мәкальнең баш хәрефен алып языгыз әле. Нинди сүз килеп чыкты?

Укучылар. Хәйрия. (9 нчы слайд)

  1. Яңа теманы ныгыту

Укытучы. “Хәйрия” сүзенең аңлатмасын ничек аңлыйсыз? “Благотворительный” сүзенең аңлатмасын “Толковый словарь русского языка” сүзлегеннән карагыз әле. (10 нчы слайд) (Экранда сүзлекчә тәкъдим ителә. Дәфтәрләргә язу.)

Мәрхәмәтле – милосердный

Шәфкатьле – доброжелательный

Миһербанлы – великодушный

Кеше хәленә керү – сочувствовать другим

Мохтаҗ – нуҗдающийся

Игелекле – добрый

Монологик сөйләм оештыру

Укытучы. Кешеләргә ярдәм итү өчен, үзеңдә нинди сыйфатлар булдырырга кирәк? (Укытучы укучыларга карточкалар тарата. Аларда тәкъдим ителгән теманы үстереп, Хәйрия елында нинди игелекле эшләр башкарырга мөмкин булуын эйтергә кирәк.). (11 нче слайд)

Карточкалар

Әгәр мин артист булсам…

Әгәр мин эшмәкәр булсам…

Әгәр мин язучы булсам…

Әгәр мин төзүче булсам…

Әгәр мин рәссам булсам…

Әгәр мин җитәкче булсам…

Әгәр мин гади эшче булсам…

Укытучы. Сез – бәхетле балалар, чөнки әти-әниегез, туганнарыгыз, якын дусларыгыз сезнең яныгызда. Алар һәрвакыт сезнең хакта кайгыртып яшиләр, һәрбер эшегездә  ярдәм итәргә әзер торалар. (12 нче слайд)

Әйдәгез, бер аудиоязма тыңлыйк. Шуннан соң бүгенге дәресебезгә нәтиҗә ясарбыз. (13 нче слайд)

Аудиоязма

Кешенең әхлаклы булуы – күңеленең яхшылыгында. Сезгә иң якын кешеләр –ата-аналарыгыз. Шуның өчен аларга һәрвакыт хөрмәт күрсәтегез,  эштә һәм сүздә аларга каршы килмәгез.Шул вакытта аларның күңелләре дә, үзегезнең күңелегез дә рәхәт табар, тормышыгыз гүзәл булыр.

Һәрвакытта кешеләргә шатлык өләшегез!

(Мәкальләр укыла.) (14 нче слайд)

Матурлык йөздә түгел – сүздә.

Кешенең киеме дә, уйлары да, күңеле дә матур булырга тиеш.

Чын әдәплелек – ул кешеләргә мәрхәмәтле булуда.

Ата-аналарыгызны хөрмәт итегез.

Өлкәннәргә, ятимнәргә шатлык өләшегез.

  1. Рефлексия
  2. Йомгаклау.Анализлау.
  3. Өйгә эш бирү.

а) “Нәрсә ул әхлаклылык?” дигән темага монологик текст төзергә.

ә) Бирелгән текстның эчтәлеген сөйләргә.

б) “Әхлаклылык” темасына шигырь язарга. (15 нче слайд)