Кеше китә – җыры кала

№ 100

(Миргалиян Фәхриевне искә алу кичәсе)

Гөлназ ГАЛИЕВА,

Баулыдагы 5 нче мәктәпнең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Лилия ВИЛДАНОВА,

Баулыдагы 5 нче мәктәпнең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 

Кичә барышы

(Кичә үткәреләсе бүлмә түрендә Миргалиян Фәхриевнең зур портреты, фотосурәтләрдән стенд)

Әнвәр Нургалиев башкаруында “Гомерләр бер генә” җыры яңгырый.

Гомерләр бер генә, кадерен бел генә,

Вакытлар әрәмгә узмасын.

Гөрләтеп яшәп кал, изгелек эшләп кал,

Үкенергә генә язмасын.

Беребез дә җиргә килмәгән мәңгегә,

Барыбыз да кунак бу дөньяда.

Кемгә күпме язган, кем соңлап, кем алдан –

Барысы да язмышым кулында.

Тормышның юллары урау һәм бормалы,

Сынавы аның бит мең төрле.

Ни генә булса да, күңелләр тулса да,

Дөньяда яшәве күңелле.

Тормышның мәгънәсен, яшәү кагыйдәсен

Бик соңлап кына аңлыйбыз.

Үзеңнән соң әгәр калса якты эзләр,

Димәк, без юкка килмәгән.

1 нче алып баручы. Кеше гомере – диңгездәге бер тамчы, мәңгелекнең бер мизгеле. Шушы кыска гына вакыт эчендә кеше зур планнар кора. Барлык уйлаганын эшләп өлгерергә, җирдә үзенең эзен калдырырга омтыла. Һәр кешенең яшисе дә, яшисе килә! Ләкин язмыш кешеләр өчен көтелмәгән борылышлар, мәшәкатьләр, хәтта кайгы һәм бәхетсезлекләр әзерләп куярга мөмкин.

(“Театр сәхнәсендә укытучы” (“Учитель на театральной сцене”) видеофильмыннан өзек күрсәтелә.)

1 нче алып баручы. Бүгенге кичәбезне Миргалиян Фәхриевнең якты истәлегенә багышлыйбыз.

2 нче алып баручы. Сегодняшний вечер посвящаем режиссёру татарского народного театра дома культуры имени Мусы Джалиля, заслуженному работнику культуры Татарстана Миргалияну Фахриеву.

1 нче алып баручы. Театрның баш режиссеры, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Миргалиян Фәхриев җитәкчелегендәге театр төркеме зур уңышларга ирешә. Ул башта мәктәп укучыларын инглиз теленең серләренә төшендергән булса, соңрак туган телебезгә һәм халкыбызның гореф-гадәтләренә мәхәббәт тәрбияләү өстендә зур эш башкара. Ул җитәкләгән иҗат коллективының да уңышлары сокландыра.

2 нче алып баручы. Халык театрында 20 ел артист булып йөргән укытучы Миргалиян Фәхриевны 1994 елда режиссер итеп билгелиләр. Аның театрга килеп керү тарихы да кызыклы. Әтисе – театр фанаты Миргазиян Фәхриев көндез колхозда эшли, кичләрен Баулы театры белән күрше авылларга барып тамашада катнаша. Кәрәкәшле авылында спектакль уйнаганда, егет сәхнәдән бер чибәр кызны – Миңҗамалны күреп ала. Һәм үзе белән алып кайтып та китә. Менә шуларның улы Миргалиян үзе дә, Казан педагогика институтының чит телләр факультетында укыганда ук, Камал театрында декорацияләр җыючы булып эшләп йөри.

1 нче алып баручы. Баулы халык театры труппасы элек-электән башкаланың Камал театры белән элемтәдә яши. Алар үз уеннары белән дәрәҗәле артистларны сокландыралар.

2 нче алып баручы. Миргалиян ага бик күп спектакльләрдә баш рольләрне башкара. Театрда эшләгән 40 ел эчендә ул 50 дән артык рольдә уйный һәм 20 дән артык спектакль куя. Ул эшләгән елларда Баулы халык театры Бөтенсоюз, Рәсәй һәм Татарстан Республикасы смотрлары лауреаты исеменә лаек булды.

1 нче алып баручы. 42 еллык педагогик стажлы инглиз теле укытучысы Миргалиян Фәхриев лаеклы ялга чыгып, театрда эшләвен дәвам итә. Аңа «Атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде, театр коллективларының «Идел-йорт» регионара фестиваль-конкурсында ул «Театр сәнгате легендасы» номинациясендә җиңүче булып билгеләнә. Миргалиян Фәхриев «Ак чәчәкләр» кинофильмында да төшкән иде (палатада яткан дүрт кешенең берсен – Ханзафаровны уйнады).

«Ак чәчәкләр» кинофильмыннан өзек карау.

2 нче алып баручы. Миргалиян Фахриев более сорока лет проработал учителем английского языка. Более двадцати лет являлся режиссёром татарского народного театра. Он сыграл более пятидесяти ролей и поставил более двадцати спектаклей, неоднократно становился лауреатом и дипломантом фестивалей и конкурсов разного уровня. На межрегиональном фестивале-конкурсе театральных коллективов «Идел-йорт» Миргалиян Фахриев был признан победителем в номинации «Легенда театра».

А сейчас мы вам предлагаем посмотреть отрывок из произведения Карима Тинчурина «Неугасимые звезды».

1 нче алып баручы. Кәрим Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар» әсәреннән өзек карап китик. (Сәхнәләштерелгән өзек. Сәхнәне әзерләгән арада А.Әхмәтгалиева сүзләренә В.Усманов көй язган “Ак чәчәкләр” җыры яңгырый.)

Ак чәчәкләр ап-ак язлар микән?

Ак өметләр микән көзләрдә?

Аклык эзләп, аклык күзләп үткән

Гомер үзе нинди төсләрдә?

Ак гөлләрдән җан җылысы алып

Йөрәкләргә саласы иде.

Ак чәчәкләр кебек, ап-ак булып,

Саф күңелле каласы иде.

«Яшәү» дигән татлы сүзгә сыйган

Сер ачкычы кайда, кем белә?

Таң күгеннән гүя безнең гомер

Чык тамчысы булып түгелә.

2 нче алып баручы. Фахриев был человеком отзывчивым, талантливым, разносторонним. Его ученики и их родители, коллеги, артисты народного театра и его зрители будут вспоминать о нем с теплотой и благодарностью.

1 нче алып баручы. Слово предоставляется директору школы Галине Ананьевой.

2 нче алып баручы. Миргалиян Фәхриев белән озак еллар бер коллективта эшләгән инглиз теле укытучысы Лилия Булатовага сүз бирәбез.

(Кичәгә килгән кунаклар, педагогларның чыгышы тыңлана.)

1 нче алып баручы. Кеше китә – җыры кала. Үзеннән соң калдырган матур эш-гамәлләре белән Миргалиян ага безнен күңелләрдә мәңге яшәр. Ул тормыш девизы итеп: «Намус белән яшәргә кирәк. Шул вакытта тормышта кадерең булыр», – дигән сүзләрне алган. Чынлап та, хак сүзләр.

2 нче алып баручы. Пусть добрая память и огромная признательность станут нерушимым памятником в сердцах тех, кто знал и любил Миргалияна Фахриева.