Кем нәрсә ярата?

№73

(2 нче кечкенәләр төркемендә ата-аналар һәм тәрбиячеләр өчен ачык шөгыль)

         Линуза ГАТУПОВА,

Алабуга шәһәренең 34 нче балалар бакчасы тәрбиячесе

Максат: Балаларның йорт кошлары һәм хайваннары турындагы күзаллауларына төгәллек кертү.

Бурычлар: Балаларның әкият эчтәлеген аңлауларына, тәрбияче сорауларын аңлап җавап бирүләренә ирешү;

— аваз ияртемнәрен ачык һәм дөрес әйтергә күнектерү;

— кошларга, хайваннарга карата кайгыртучанлык хисләре уяту.

Җиһазлау: песи, эт, әтәч, кәҗә битлекләре; өй, койма, агачлар, үсемлек макетлары.

Шөгыль барышы

Исәнме көн, саумы көн!

Синнән яктылык алыйк,

Синнән яхшылык алыйк!

Бер-беребезгә өләшик,

Гел тату, бергә яшик.

Тәрбияче. Балалар, безгә кунаклар килгән, әйдәгез исәнләшик.

– Исәнмесез!

Тәрбияче. Без бүген сезнең белән “Нинди азык тәмле?”, “Кем нәрсә ярата?” дигән халык әкиятләрен сәхнәләштерербез.

– Балалар, ә сезнең авылга кайтканыгыз бармы?

– Бар.

– Авылда кемнәр яши?

– Бабай, әби.

– Әби-бабайларның нәрсәләре бар икән?

– Эт, песи, әтәч.

– Авылда сезне иртә белән йокыдан нәрсә кычкырып уята?

– Әтәч.

– Әйдәгез әле, балалар, барыбыз бергә әтәч булып кычкырып карыйк.

(“Кикрикүк!”)

– Иртән торгач, әби сезгә нәрсә бирә?

– Сөт.

– Ә сөтне нәрсә бирә?

– Сыер, кәҗә.

– Бик дөрес әйттегез балалар.

Сәхнәләштерү

Тәрбияче. Менә бу өйдә әби белән бабай яши икән. Аларның песие, әтәче, эте һәм кәҗәсе булган, ди. Кич белән бу хайваннар ишек алдына җыелалар да, үзләренең эшләре турында сөйләшәләр икән. Кайвакытта “Нинди азык тәмле?”, “Кем нәрсә ярата?” дип бәхәсләшәләр.

Песи. Мияу-мияу! Иң тәмле сый – сөт! Сөттән соң бер тычкан да тотсаң, бигрәк тә шәп була инде. Тик тычканны тотуы бик авыр.

Әтәч. Кикрикүк-кикрикүк! Сөт нәрсә ул? Ул бит бик сыек, тамак туйдырмый. Ә менә ярма, солы орлыгын тук-тук итеп чүпләсәң, менә шунда тамак тук була инде.

Эт. Һау-һау! Юк, юк, бөртек чүпләп кенә туеп булмый. Менә сөяк кимерсәң, шунда тамак тук була. Нинди азык тәмле, нинди азык файдалы икәнен мин генә беләм!

Кәҗә. Мә-ә, мә-ә! Нәрсә сөйлисең син! Менә кәбестә-ә-ә булса икән. Иң тәмле азык – кәбестә-ә.

Тәрбияче. Балалар, әйдәгез әле, “Песи белән тычканнар” дигән уенны уйнап алыйк. (Ике тапкыр уйнала.)

– Балалар, әкияттә нәрсәләр катнашты? (Балалар җавап бирә: песи, әтәч, эт, кәҗә)

– Песи нәрсә ярата?

– Сөт.

– Әтәч нәрсә ярата?

– Ярма.

– Ә эт нәрсә ярата?

– Итле сөяк.

– Кәҗә нәрсә ярата?

– Кәбестә.

Тәрбияче. Бу хайваннар күпме генә бәхәсләшсә дә, килешә алмаслар, чөнки һәр хайванның үзенең генә яратып ашый торган ризыгы була икән.

Рәхмәт сезгә, дөрес җаваплар бирдегез, матур утырдыгыз.