Кем эшләми, шул ашамый

№37

әктәпкәчә әзерлек төркемендә эшчәнлек конспекты)

Гөлнара ФӘРЛӘХОВА,

Казандагы 103 нче балалар бакчасының тәрбиячесе

Максат: хезмәт турындагы белемнәрне гомумиләштерү, эш яратып үсү теләге уяту.

Бурычлар:

– балаларның сүзлек запасын баету, хезмәт турындагы белемнәрен арттыру;

– сөйләм телен камилләштерү, тулы җөмләләр белән җавап бирүне үстерү;

– балаларда хезмәткә хөрмәт тәрбияләү.

Эшчәнлеккә алдан әзерлек: шигырь, мәкальләр ятлау, җырлар өйрәнү, хезмәт турында әңгәмәләр өйрәнү.

Җиһазлау һәм материал: битлекләр, презентация, ноутбук, проектор, чәкчәк ясау өчен кирәк булган әйберләр.

Эшчәнлек барышы

Тәрбияче. Исәнмесез, хөрмәтле килгән кунаклар.

Исәнмесез, балалар!

Балалар. 

Һәммәбезгә иң кадерле

Олы сүз ул,

Күңелләргә нур бөркүче

Җылы сүз ул,

Витамин күк шифалы

Һәм татлы сүз ул –

Исәнмесез.

Тәрбияче. Балалар, без сезнең белән бүген хезмәт турында сөйләшербез. Сез эшләргә яратасызмы?

Балалар. Әйе, без эшләргә яратабыз.

Тәрбияче. Өйдә ярдәм итәсезме?

Балалар. Әйе, өйдә ярдәм итәбез.

Тәрбияче. Әйдәгез әле, тыңлап үтик кем ничек, өйдә ярдәм итә икән.

(Балалар шигырь сөйлиләр.)

1 Бала.

Әни утыртты гөлләр,

Алар үсә зур булып.

Утыралар ямь биреп,

Бөтен өебез тулып.

Мин аларга су сибәм

Я иртән, яки кичен.

Әниемә булышам,

Эше азайсын өчен.

2 Бала.

Әниемнең кызы юк шул,

Мин әнигә булышам:

Аш пешерәм, җыештырам,

Кайвакыт кер юышам.

3 Бала.

Әни өчпочмак пешерә,

Вак итеп, тәмле итеп,

Без табында чөй эчәбез,

Бергәләп, тәмле итеп.

Мин дә булыштым әнигә

Өчпочмаклар ясарга,

Үзең эшләгәч, тәмле ул,

Кирәк эшләп ашарга.

Тәрбияче. Бик яхшы, балалар. Әйе, балалар, эшләп ашасаң, кара ипи дә тәмле була. Балалар, хезмәт, эш турында бик күп мәкальләр һәм әйтемнәр бар. Әйдәгез әле, бергәләп мәкальләр әйтеп китик.

(Слайд-шоу. Балалар слайдка туры килгән мәкальләрне әйтәләр)

1 бала. Кем эшләми, шул ашамый.

2 бала. Эшләмәсәң эш көне, ни ашарсың кыш көне.

3 бала. Аз сөйлә, күп эшлә.

4 бала. Эш беткәч уйнарга ярый.

5 бала.  Тирләп эшләсәң, аш тәмле була.

6 бала.  Эш сөйгәнне ил сөяр.

Тәрбияче. Бик яхшы. Балалар, без бүген  сезнең белән  хезмәт турында сөйләшүне дәвам итәрбез. Кешеләр генә түгел кошлар, хайваннар, хәтта бөҗәкләр дә эшли. Ә хәзер, әйдәгез, бер күренеш карап китик.

(Музыка тавышы астында кырмыскалар чыга.)

1 кырмыска. Мин кырмыска.

2 кырмыска. Мин кырмыска.

3 кырмыска. Мин кырмыска.

4 кырмыска. Мин кырмыска.

Бергә. Барыбыз да кырмыска.

1 кырмыска. Йорт салабыз.

2 кырмыска. Йорт салабыз.

3 кырмыска. Тырышабыз.

4 кырмыска. Тырышабыз.

Бергә. Безгә дуслык булыша.

(Музыка астында Чикерткә керә. Кырмыскалар янында туктый.)

1 кырмыска. Карагыз әле, кара.

2 кырмыска. Кем бар анда?

3 кырмыска. Чикерткә.

Чикерткә. Исәнмесез, дусларым! Нишлисез сез биредә?

1кырмыска. Өй салабыз.

Чикерткә. Нигә кирәк сезгә өй?

2 кырмыска. Көз җитә бит, көз җитә.

(Өй төзүне дәвам итәләр.)

Чикерткә. Эшләгез, эшлә. Сезгә эш килешә. Ә мин җырлыйм, җырлыйм. («Мин – чикерткә» җырын башкара (Н.Дәүли сүз., Л.Батыр-Болгари муз.).

(Чикерткә җырлаганда, Камка  әйләнеп биеп йөри.)

Камка.  Нишлисең син, Чикерткә?

Чикерткә. Алар эшли, ә мин җырлыйм.

Камка. Көз җитә бит, көз җитә. Булышыр идең бераз.

Чикерткә. Мин эшләргә яратмыйм, шуңа күрә булышмыйм.

(Музыка астында Камка китә, Чикерткә дә биеп китә. Керпеләр керә.)

1 керпе.

Кем эшләми  шул ашамый,

Мин беләм шул турыда.

Җәй буенча хезмәт итәм,

Кышын рәхәт торырга.

2 керпе.

Исә бирсен салкын җилләр,

Ява бирсен кар буран.

Җылы оямда яшәрмен,

Беркайчан да ач булмам.

(Керпеләр китә. Чикерткә туңып йөри.)

Чикерткә.

Гел җырлап кына йөрдем,

Гөлдән гөлгә сикердем.

Гомерләр зая үтә,

Мин бәхетсез Чикерткә.

(Кырмыскалар чыга.)

1 кырмыска. Тыңламадың бит безне.

2 кырмыска. Булышмадың син безгә.

3 кырмыска. Булышкан булсаң, җылыда булыр идең.

Чикерткә. Бүтән алай эшләмәм, гафу итегез мине.

1 кырмыска. Нишлибез соң, дусларым?

2 кырмыска. Гафу итик без аны.

3 кырмыска. Өйгә кертик без аны.

(Музыка астында кырмысканы җитәкләп, өйгә алып кереп китәләр. Аннары барлык геройлар бергә җыр җырлыйлар.)

Бергә.

Хезмәт иткән – көн иткән,

Бәхетенә ирешкән.

Аның исемен ил белгән:

“Ул – минем балам,” – дигән.

Буйга да эш үстерә,

Эш белән килгән хөрмәт.

Без җырлыйбыз, сез тыңлагыз,

Мәңге яшәсен хезмәт.

(Җырлап бетергәннән соң, урыннарына утыралар.)

Тәрбияче. Менә күрдегезме инде, балалар, хезмәтне яратырга кирәк. Эшләмәсәң йортсыз да, ашсыз да каласың. Безнең якта кышлар суык бит. Кышлар суык, язлар матур, җәйләр җылы. Шуңа күрә озын кышка җәйдән үк ныклап әзерләнергә кирәк. Балалар, әле безнең бер дә җәй булмый торган яклар да бар бит. Анда кешеләр ничек яши икән? Әйдәгез карап китик әле.

(Слайд-шоу.)

Тәрбияче. Балалар, безгә бүген салкын яклардан бер кунак килгән. Әйдәгез, аны тыңлап китик әле.

(Музыка астында Эскимос булып киенгән бер кыз керә.)

Эскимос. Исәнмесез, дусларым. Мин сезгә ерак Себер якларыннан килдем. Бездә бик салкын, шуңа күрә җылы киенеп йөрибез. Без туган ягыбызны бик яратабыз. Бергә дус-тату, ярдәмләшеп, биеп-җырлап яшибез. Мин сезгә бүләккә җыр алып килдем. Әйдәгез, минем белән җырлап, биеп  алабыз. (»Песня эскимоса” (Г.Горбовский муз., Г.Гладков сүз.) җырын башкара)

(Эскимос җырлаганда, берничә бала биеп тора.)

Тәрбияче. Балалар, ә хәзер кунагыбызны үзебезнең милли ризыгыбыз чәк-чәк белән сыйлыйк. Кунак ашы кара-каршы булырга тиеш бит. Башта аны бергәләп әзерлибез, аны да өйрәтәбез.

(Балалар белән бергәләп, кукуруз таякчыкларын куертылган сөткә манып чәкчәк ясау.)

Тәрбияче. Менә чәк-чәк әзер балалар. Чәйне үзебезнең төркемдә эчәрбез.  Балалар, без бүген сезнең белән нәрсә турында сөйләштек?

Балалар. Хезмәт, эш турында.

Тәрбияче. Дөрес, балалар. Хезмәт иткән – көн иткән, бәхетенә ирешкән. Бу мәкальне беркайчан да онытмагыз, балалар. Әйдәгез, хәзер кунаклар белән саубуллашабыз һәм төркемгә барып чәй эчәбез.

Балалар. Саубулыгыз.

(Төркемгә китәләр.)

Материал (rtf).