Кечкенәләр төркемендә үстерелешле милли тирәлек булдыруда милли почмакның әһәмияте

№ 194

Илүзә ШАКИРҖАНОВА,

Казандагы 273 нче татар балалар бакчасының I квалификация категорияле тәрбиячесе

Балалар бакчасында балага белем бирү, аны тәрбияләү һәм тормышка ашыруда күп факторлар катнаша: гаилә, тирә-юнь, урам, табигать һәм шулар белән беррәттән, милли-төбәк үзәкләр дә.

Һәр халык, һәр милләт үзенең рухи байлыгын үзенчәлекле шартларда, үзенчәлекле юллар һәм алымнар белән туплаган, шуңа күрә дә без балаларны кечкенәдән үк үз халкының, туган җиренең үзенчәлекләре белән таныштырырга тиешбез. Безнең бурыч – үткән буыннар тупланган шушы рухи байлыкны балаларга тапшыру.

Безнең төркемдә шуны искә алып, балаларны туган шәһәребезнең тарихы, дәүләт симваллары – герб, флаг, гимн белән таныштыру, Казан шәһәре һәм Татарстан шәһәрләре турында кузаллауны үстерү, үз гаиләсенә, ыруына гаилә традицияләренә ихтирамлы мөнәсәбәт булдыру, данлы шәхесләргә, хезмәтчәннәргә хөрмәт тәрбияләү буенча туган якны өйрәтү буенча милли төбәк почмагы бар.

Бу почмакта, яшь үзенчәлекләренә карап, төрле уеннар мәгълүматлар тупланган. Без инде аны туган якны өйрәнү почмагы дип атыйбыз.

Андагы әсбапларны без шөгыльләр үткәргәндә дә бик теләп кулланабыз. «Татар бизәкләре», «Түбәтәйне, читекне, калфакны бизә» дигән уеннарны балалар бигрәк тә ярата. Әлеге дидактик уеннар аша балалар татар халык орнаменты белән милли киемнәрне бизәргә өйрәнәләр. Алар арасында әле тагын әти-әниләр тарафыннан балалар белән берлектә ясалган «Күңелле домино», «Туган як», «Күңелле лото» дигәннәре дә бар. Шулай ук, алар белән беррәттән, «Әллә лә, әллә лә, карусельләр әйләнә…», «Дустым бар», «Төсле яулыклар», «Шалтыравык», «Түбәтәй» кебек хәрәкәтле, җырлы-биюле уеннар да уйныйбыз:

Балаларда китапларга кызыксыну уятуда «Аю белән бабай», «Мәче белән аю», «Кем нәрсә ярата?» кебек татар халык әкиятләре безгә ярдәмгә  килә. Безнең төркемдә китаплар почмагы әти-әниләр ярдәме белән кулдан ясалган «Минем нәни китабым» дигән бәйгедән соң бик нык тулыландырылды. Алар балаларга бик нык ошый.

Соңгы вакытларда балалар бакчасында күрсәтмә модельләү ысулын куллана башладык. «Беренче җөмлә», «Кызыклы фигуралар», «Парын тап» уеннары төсле, күләмле, матур итеп ясалган. Шуңа күрә дә балалар алар белән бик теләп уйныйлар. Бирелгән картиналар арасыннан җиләк-җимешләрне, кошларны, әкият геройларын, хайваннарның парларын табалар.

Әңгәмәләр вакытында балаларны Казан шәһәре, Татарстан Республикасы символикасы, урам исемнәре, анда яшәүче кешеләр, фән эшлеклеләре, һөнәрчеләр белән таныштырганда төрле слайдлар, мәгълүматлар кулланабыз.

Бу почмактагы әсбапларны көн дәвамында бердәм белем бирү эшчәнлегендә: сөйләм үстерү танып белүне үстерү, нәфис-нәфисәти, музыка эшчәнлегендә: иртәнге, кичке вакыт өлешләрендә, саф һавада булганда, уен эшчәнлегендә дидактик, өстәл, бармак уеннары, сюжетлы-рольле уеннар, хәрәкәтле уеннар, әкиятләрне сәхнәләштергәндә кулланабыз. Ул безгә балаларны татар халык аваз иҗаты белән таныштырганда зур ярдәм итә һәм балаларга да ошый.