Кечкенә җәяүлеләр мәктәбе

№ 198

(Мәктәпкә әзерлек төркемендә юл йөрү иминлеге кагыйдәләрен ныгыту эшчәнлеге)

Гөлназ БӘДРЕТДИНОВА,

Мөслим районы Мөслим авылындагы «Карлыгач» балалар бакчасының I квалификация категорияле тщрбиячесе

Максат: балаларның юл йөрү кагыйдәләре турында туплаган белемнәрен системалаштыру, киңәйтү, ныгыту.

Бурычлар:

– балаларның светофор Һәм юл йөрү кагыйдәләре турында белемнәрен киңәйтү һәм ныгыту;

– юл йөрү тамгалары турында белемнәрен дидактик уеннар белән, рәсем ясау юллары белән ныгыту; макетлар белән эшләү күнекмәләрен ныгыту;

– балаларның күзәтүчәнлек, игътибарлылыкларын үстерүгә шартлар тудыру;

– коллективта эшли белүне, белемнәрен мөстәкыйль куллана белүне тәрбияләү.

Җиһазлау:юл билгеләре, светофор макеты, шаблоннар, карандаш, карта-схема, туп, проектор.

Шөгыль барышы

Тәрбияче. Балалар, бүген мин сезне «Кечкенә җәяүлелеләр мәктәбе»нә чакырам. Безнен тема – «Юл фәне әлифбасы» дип атала.

Кадерле балалар, тиздән сез бакчадан китәрсез, укучылар булырсыз. Мәктәпкә йөргәндә сезгә урамга берүзегезгә чыгып, юллар аша үтәргә, урамда йөрергә туры киләчәк. Менә шул вакытта, сезгә урамда йөрү, юлларны дөрес үтү, үз-үзегезне тоту кагыйдәләрен яхшы белергә кирәк. Ә боларны сез бакчада кечкенәдән үк өйрәнә башладыгыз. Менә бүген белемнәрегезне күрсәтерсез, киңәйтерсез, баетырсыз.

Юл йөрү кагыйдәләрен исегезгә төшерегез.  Бирегә карагыз  һәм әйтегез.

1 нче кагыйдә

(«Транспорт өчен юл» рәсеме слайдка куела.) (1 нче слайд)

– Бу нинди юл? (Транспорт өчен юл.)

– Олы юлны күзәтәбез,

Анда чаба машиналар.

Керә күрмә, сак бул берүк,

Алар бик тә ашыгалар. (2 нче слайд)

– Нинди кагыйдәне искә төшерәбез, балалар? (Олы юлга керергә ярамый. Юлны бары тик күрсәтелгән урыннан гына үтәргә мөмкин.)

2 нче кагыйдә

(«Тротуар» рәсеме куела.)

Биредән җәяүлеләр йөри,

Бер куркыныч янамый,

Техниканың үз юлы бар,

Ә бирегә ярамый!

Тәрбияче. Әйтегез әле, сез бакчага каян йөрисез? Ул юл ничек атала? (Тротуар.)

– Тротуар нәрсә инде ул? (Җәяүлеләр өчен юл.)

– Нинди  кагыйдәне искә төшерәбез? (Җәяүле кеше бары тик тротуардан йөрергә тиеш.)

Безнең  Мөслимебездә  тротуарлар бармы? (Балалар җавап бирә.)

3 нче кагыйдә. Юл аркылы йөгерергә ярамый. (3 нче слайд)

Юлны аркылы чыкканда нинди кагыйдәне үтәргә кирәк? (Юлны  үтү урыны булмаганда , бик сак булырга кирәк. Иң элек сулга, аннан уңга кара! Тагын бер кат сулга карап, куркыныч юк икәнен белгәч, сак кына үт.)

4 нче кагыйдә. Үз гомереңне сакла! (4 нче слайд)

Юлда барган техника артыннан йөгерергә, аңа тагылып, тотынып барырга ярамый.

Ял итү. Туп белән уен.

Тәрбияче. Түгәрәк ясап басыгыз әле. Мин уртага басам һәм, сорау биреп, берегезгә туп атам, сез тупны тотыгыз һәм сорауга җавап бирегез.

– Тротуардан кем йөри? (Җәяүле.)

– Машинаны кем йөртә? (Шофер.)

– Светофорнын төсе ничә? (Өч.)

– Без автобусны кайда көтәбез? (Тукталышта.)

– Кайда уйнарга ярый? (Уен мәйданында.)

– Юлда безгә нәрсәләр ярдәм итә? (Юл йөрү билгеләре.)

Тәрбияче. Булдырдыгыз! Дөрес җаваплар бирдегез. (Балалар урыннарына утыра.)

Светофор макеты белән эш

(Өч светофор макеты. Берсендә генә төсләр дөрес урнаштырылган.)

Тәрбияче. Карагыз әле биредә нәрсәләр тора? Кайсысында төсләр дөрес? Ә калганнарын дөресләргә кирәк. (Балалар дөресли.)

Тәрбияче. Әйдәгез, хәзер светофор турында сөйләшеп алыйк.

– Ул ни өчен кирәк? (Юл хәрәкәтен идарә итү өчен.)

– Анын ничә төсе бар?

– Кызыл төс нәрсә ди?

– Сары төс нәрсә ди?

– Яшел төс нәрсә ди?

«Светофорның өч төсе» уены

Тәрбияче. Бер рәткә тезелеп басыгыз әле. Мин һәр балага өч төстәге түгәрәк бирәм, алар – светофор төсләре. Игътибарлы булыгыз, мин кайсы төс турында әйтәм, шул түгәрәкне күрсәтегез. (Балалар, тыңлап, тиешле төсне өскә күтәреп күрсәтәләр.)

  1. Син ашыкма, туктап тор,

Һәрчак игътибарлы бул.

Сабыр гына, кузгалмыйча,

Урыныңда басып тор. (Кызыл төс.)

  1. Кояш кебек балкып янды,

Кем белер микән аны?

Як-ягыңа кара да,

Кузгалырга әзерлән. (Сары төс.)

  1. Бу төсне бик яратабыз,

«Кузгалырга ярый, – ди. –

Әйдә, юлыңны дәвам ит

Курыкмыйча ары», – ди. (Яшел төс.)

Тәрбияче. Бик тырышып, тыңлап эшләдегез. Тагын бер кат әйтеп үтик инде.

Светофорның кызыл төсе нәрсә ди? Сары төсе? Яшел төсе? (Балалар җавап бирә.)

Тәрбияче. Балалар, карагыз әле. (Экранда зебра җәнлеге күрсәтелә.) Бу җәнлекнең бүгенге шөгыльгә нинди катнашы бар икән?

– Бу нинди җәнлек? (Зебра.)

– Карыйк әле: ул нинди тун кигән (Буйлы- буйлы.)

– Ул нәрсәне хәтерләтә? (Олы юлга ясалса, бу –җәяүлеләр өчен юл, аркылы чыгу урыны икәнен аңлата.)

Тәрбияче. Бу урын  «зебра» дип атала.

Әйдәгез, хәзер без белергә тиешле юл йөрү тамгалары турында сөйләшик.

Юл йөрү билгеләре

Тәрбияче. Менә юл йөрү билгеләре. Мин сораулар бирәм, ә сез, җавабын уйлап, шул тамга янына барып басыгыз.

  1. Шәһәргә барган идем,

Бик ачыкты тамагым.

Кая барыйм? Күрсәтегез

Миңа кирәк тамганы. (Ашханәне күрсәткән билге.)

  1. Юл аркылы чыгу өчен

Кай төшкә барыйм икән?

Кайдадыр юл бар, диделәр –

Түбәнгә төшеп киткән. (Юлны аркылы чыгу өчен җир асты юлы.)

  1. Озак юлда килгәнгәме,

Баш авырта башлады.

Кайда ярдәм күрсәтәләр?

Күрсәт миңа тамганы. (Даруханә тамгасы.)

  1. Велосипед алдылар,

Урамга чыктым әле.

Кая таба барыйм икән?

Ярдәм ит миңа яме? (Велосипед юлы тамгасы.)

  1. Велосипедта бардым,

Ә аннан туктап калдым.

Алга бару ярамый –

Тамганы искә алдым. (Велосипед хәрәкәте тыела.)

Тәрбияче. Бик яхшы эшләдегез, балалар, белемнәрегез тирән, ныклы икән!

Тылсымлы бүләк

Тәрбияче (өстәл янына килә). Балалар, биредә бер серле тартма бар. Өстендә хат ята. Укыйк әле!

«Бу тартмада бүләк бар. Тик башта сорауга җавап бирегез. Сез әти-әниләрегез йөрткән машинада утырып йөрисез, анда йөргәндә нинди кагыйдәләрне үтәргә кирәк. Сезне яратып, ЮХИДИ хезмәткәрләре.»

Балалар. Махсус балаларга дигән креслога утырырга.

– Куркынычсызлык каешын бәйләргә.

– Тәрәзәдән кулны тыгып, яки башны сузып карап бармаска.

– Тәрәзәдән чүп-чар атмаска.

– Төрле сораулар биреп, руль артындагы кешенең игътибарын читкә юнәлдермәскә.

Тәрбияче. Менә сорауга җавап та бирдек. Ачыйк инде тартманы. Биредә бер таяк бар. Сез беләсезме, балалар, бу нинди таяк? Бу – «жезл» дип атала. (Балалар белән берничә кат кабатлана. Аерым баладан кабатлатыла.)

Тәрбияче. Аның аклы-каралы буйлары «буйсындыру»ны аңлата. Бу таяк светофорсыз урында, юл хәрәкәте белән идарә итү өчен кулланыла. Аның белән юл йөрү инспекторы эш итә. Бу таяк белән нинди сигнал күрсәтелсә, техника белән идарә итүчеләр шул боерыкны үти.

Менә сезгә «Юл кагыйдәләре уеннары»н уйнау өчен бүләк бу. (Балаларга бирә.)

Тәрбияче. Балалар, бүген сез юл йөрү тамгалары, светофор, юл йөргәндә нинди куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә кирәклеге турында туплаган белемнәрегезне күрсәттегез, киңәйттегез, ныгыттыгыз. Бу кагыйдәләрне исегездән чыгармагыз. Мәктәпкә бара башлагач, урамда үзегез генә йөрергә туры киләчәк, менә шул вакытта үз-үзегезне саклагыз. Исән-имин йөрегез! Барыбызга да хәерле юллар!