Кечкенә күзәнәкләр илендә

(5 нче сыйныфта биология дәресе)

Гөлназ МӘГЪДӘНУРОВА,

Актаныш районы Күҗәкә төп мәктәбенең биология укытучысы

Максат:

теләсә нинди үсемлек, хайван, кеше организмы органнардан торган кебек, күзәнәкләрнең дә органоидлардан торуын аңлату. Органоидларның функцияләрен ачыклау;

– микроскоп белән эшләү күнекмәләрен үстерү;

– күзәнәк турында белемнәрне ныгыту, фәнгә карата кызыксыну тәрбияләү.

Дәрес тибы: яңа материалны аңлату.

Җиһазлау: таблица, презентация, рәсемнәр, гербарий, микроскоплар, микропрепаратлар, пипетка, пинцет, энә, «Кем ул, Нәрсә ул?» китабы.

Тактада эпиграф: «Барлык фәннәргә дә ачкыч сорау билгесеннән башлана». (О.Бальзак)

Дәрес барышы

  1. Оештыру

Уңай психологик халәт тудыру.

Укытучы. Яз көне туганнар, басыгыз әле. Сез – иң ягымлылар, утырыгыз!

– Җәй көне туганнар, сез – иң уңганнар!

– Көз көне туганнар, сез – иң юмартлар!

– Кыш көне туганнар, сез – иң якты күңеллеләр!

  1. Белемнәрне актуальләштерү
  2. Узган дәрестә үтелгән “Тере күзәнәкләр” материалын кабатлау.

Телдән сорауларга җавап бирү.

– Күзәнәкләрнең ачылу тарихы.

– Ни өчен күзәнәкләрне “организмның кирпечләре” диләр?

– Тере күзәнәкнең төп өлешләре.

– Кеше организмында нинди күзәнәкләр була?

III. Яңа теманы өйрәнү

Укытучы. Узган дәрестә без тере күзәнәкләр турында өйрәнә башладык. Күзәнәкләрнең ачылу тарихын карап үттек. Бүгенге дәреснең тактада язылган эпиграфына игътибар итегез әле. «Барлык фәннәргә дә ачкыч сорау билгесеннән башлана». Бу – XIX гасырның күренекле француз язучысы О.Бальзак сүзләре. Тере организм төзелешен өйрәнү өчен безгә дә иң баштан – күзәнәк төзелешеннән башларга кирәк. Димәк, без “Кечкенә генә шул күзәнәк үзе нәрсәләрдән тора соң?” дигән сорауга җавап эзлибез. Дөньяда гаҗәеп бер фән бар. Ул – цитология дип атала. Ул – күзәнәк турындагы фән. Грекча “цитос” күзәнәк дигән сүз. Теләсә ниди үсемлек, хайван, кеше организмы органнардан тора. Үсемлекнең сабагы, яфраклары, тамыры бар. Кошның башы, гәүдәсе, аягы, канатларын күрә алабыз. Кешенең кул-аяклары, эчке органнары турында әйтә алабыз. Кечкенә генә күзәнәк тә органнардан тора. Бик кечкенә һәм органга охшаш булганга аларны “органоидлар” дип йөртәләр. (Презентация буенча аңлату.)

Күзәнәк тышчасы – мембрана, тиречек. Ул саклагыч функция башкара. Күзәнәкне тышкы тирәлек тәэсиреннән саклый. Күзәнәкләр үзара бер-берсе белән җиңел тоташалар.

Цитоплазма – күзәнәкнең эчке тирәлеге, ярымсыек,төссез,үзле матдә. Барлык органоидлар цитоплазмага урнаша. Цитоплазма органоидларны үзара тоташтыра, үзендә барлыкка килгән матдәләргә күчерә. Күзәнәкләрдә баручы химик реакцияләрнең күбесе цитоплазмада уза.

Төш катлаулы организмлы күзәнәктә була. Ул – күзәнәкнең үзәге, бүленү урыны.

Митохондрияләр – күзәнәккә кергән туклыклы матдәләр анда таркала, күзәнәкнең сулавы өчен җавап бирә.

Лизосомалар – иң кечкенә органоидлар, ләкин кирәксез түгел. Алар күзәнәк эчендәге азык кисәкләрен, күзәнәкнең үлгән өлешләрен эшкәртә.

Гольджи аппараты аксым, май, углеводлар туплый, кирәк чакта цитоплазмага чыгара.

Эндоплазматик челтәр төрле матдәләрне барлыкка китерүдә һәм күчерүдә катнаша.

Күзәнәкләр бик кечкенә. Аларны микроскопсыз күреп булмый, ләкин гади күз белән күреп, хәтта тотып карап була торган күзәнәкләр дә була. Тыңлагыз әле, табышмак әйтәм.

  1. Ак мичкәнең җөе юк,

Кыршавы юк, ние юк.

Эчтә сыек балы бар:

Сарысы бар, агы бар. (Йомырка)

  1. Вак кына сәйлән сибелде,

Суга төшеп югалды.

Берзаман елтыр тәңкәле

Балалары юл алды. (Уылдык)

Укытучы. Балык уылдыгында яралгы үсеше өчен кирәкле туклыклы матдәләр запасы туплана, шуңа күрә алар эре.

Үсемлек күзәнәкләренә килгәндә, агач мисалында карасак, яфрак, үзагач, тамыр күзәнәкләрен аерып үтәргә була. Яфракларда яшел төстәге аерым органоидлар – хлоропластлар урнаша. Алар – яшел төс бирүче. Яфракта авызчыклар бар. Алардан һава керә, газлар, су парлары тышка чыгарыла. Коры, эссе һавада авызчыклар йомыла, яфрак кибүдән саклана. Безгә таныш яран гөлендә, кычытканда төкләр бар. Болар – тире күзәнәкләре үсентеләре. Ә хәзер, әйдәгез, ял итеп алыйк.

Музыка астында физминутка ясау

(Күзәнәкләрнең гаҗәеп серле дөньясына багышланган кыска гына видеофрагмент күрсәтелә.)

  1. Белем һәм күнекмәләр формалаштыру
  2. Укытучы әңгәмәсе. Тикшеренүләр, тәҗрибәләр өчен микроскопның әһәмияте гаять зур. Мәктәптә яктылык микроскоплары, электрон микроскоплар кулланыла. Алар уннарча, йөзләрчә тапкыр зурайтып күрсәтү мөмкинлегенә ия. (Укучыларга ”Туры китер“ биреме белән карточка өләшенә, бу эш ике төркемгә бүленеп үткәрелә. Микроскопның өлешләре һәм аларның функцияләре аерым кәгазьләрдә языла.)

Окуляр карау өлеше, латинча окулюс “күз” дигәнне аңлата.

Көпшә – тубус, окуляр белән тоташа.

Көйләү винтлары предмет өстәлен аска, өскә күчерә, объектив ачык күренгәнче көйләргә була.

Объектив – зурайтып күрсәтүче.

Штативка предмет өстәле урнаша, ул – төп өлеш, терәк.

Предмет өстәлендә яктылык узу өчен тишеме бар, пыялага объектив урнаша.

Көзге: караячак объект көзге ярдәмендә объектка туры китереп юнәлтелә.  (Микроскопта әзер препарат карау.)

  1. Микроскоп белән эш.

Укытучы. Микроскоп белән эш иткәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә: пыялага кул киселмәсен өчен сак булырга, чисталык саклау өчен махсус салфеткалардан файдаланырга кирәк.

– Әйдәгез, балалар, хәзер суган кабыгы ярысыннан әзерләнгән препаратны карап үтик:

– тишемле тыгыз тышча күренә;

– ныклык бирүче матдә целлюлоза;

– юка элпә – мембрана;

– төссез матдә – цитоплазма;

– катлаулы төзелешкә ия булган төш, вакуольләр, су сыман матдә – күзәнәк согы яхшы күренә.

Укытучы. Ә икенче лаборатор эш тәртибе түбәндәгечә:

– элодея яфраклары күзәнәкләренең препаратын карау өчен әзерләү;

– микроскопны әзерләү;

– чиста пыяла белән эш итү;

– пипетка белән су тамызу;

– пинцет белән яфрак кую;

– каплагыч пыяла белән каплау;

– микроскопны көйләү;

– объектны тикшерү;

– хлоропластларны табу.

  1. Дәфтәрдә эш.

(Эш дәфтәрләрендә гамәли эш – элодея яфрагы күзәнәге төзелешенең рәсеме ясала. Дәреслекнең 38 нче битендәге үсемлек күзәнәкләре рәсеме буенча әңгәмә үткәрелә, үзебез караган объектларны күзаллап башкарыла.)

  1. Мембрана, митохондрия, лизосома, цитоплазма, төш терминнарына аңлатма бирү.
  2. Дәреслектән кайбер өлешләрне кычкырып уку, әңгәмә үткәрү, дәреснең кагыйдәсен чыгару.
  3. Белемнәрне тикшерү

Тест

  1. Күзәнәк теориясен кем ачкан?

а) Г.Галилей; ә) Р.Гук; б) Н.Коперник.

  1. Күзәнәк ничә төп өлешкә бүленә?

а) 2; ә) 3; б) 4.

  1. Күзәнәктә митохондрияләр нинди функция башкара?

а) ашкайнату өчен җавап бирә; ә) сулау өчен җавап бирә.

  1. Нәрсә ул цитоплазма?

а) күзәнәкнең төп өлешен тәшкил итүче ярымсыек масса; ә) күзәнәк органоиды.

  1. Нәрсә ул хлоропласт?

а) яшел үсемлек; ә) үсемлек күзәнәгендә яшел органоид.

Кроссворд чишү

Кроссворд сораулары:

  1. Зурайткыч прибор исеме.
  2. Күзәнәк төшенчәсен беренче тапкыр фәнгә кертүче галим.
  3. Күзәнәктә ашкайнатуга җаваплы органоид.
  4. Күзәнәкнең сулавына җаваплы органоид.

Өстәмә материал

«Кем ул, нәрсә ул?» китабы буенча күзәнәкләр турында кызыклы өстәмә мәгълүмат бирү.

Күзәнәк сүзенә карата синквейн төзү

Мәсәлән,

Күзәнәк.

Катлаулы, кечкенә.

Бүленә, үсә, үрчи.

Күзәнәк эчендә тормыш.

Ул – башлангыч.

Йомгаклау

Укучыларга билге кую.

Өй эше бирү. Дәреслектәге 38 – 40 нче битләрне укырга, сорауларга җавап әзерләргә, катыргы яисә фанер кисәгенә пластилиннан күзәнәк төзелешен  ясарга.