«Кебек», «шикелле» бәйлекләрен сөйләмдә куллану

(Рус төркеме. IV сыйныф)

Лилия ШӘРӘПОВА,

Казандагы 73 нче урта мәктәпнең I квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы

Максатлар:

1) кебек, шикелле бәйлекләрен сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәтү;

2) кебек, шикелле бәйлекләрен, сүзтезмә, җөмләләр төзегәндә, дөрес куллану күнекмәләрен, сөйләм телен үстерү;

3) йорт һәм кыргый хайваннарны хөрмәт итү, кайгыртуны тәрбияләү.

Материал һәм җиһазлау: дәреслек (Татар теле һәм уку китабы: 4 нче сыйныф өчен дәреслек (рус мәктәпләрендә татар телен өйрәнүче укучылар өчен) / И.Л.Литвинов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2012), интерактив такта, презентация, төрле дәрәҗәдәге карточкалар.

Дәрес барышы

I. Оештыру өлеше

II. Өй эшен тикшерү

Тизәйткечне кабатлау.

III. Яңа теманы өйрәнү

1. Кроссворд чишү.

2. Сүзлек эше (дәфтәргә язу).

3. Алма белән грушаны чагыштыру.

4. Әфлисун белән лимонны чагыштыру.

IV. Белемнәрне ныгыту

1. Китап белән эшләү (31 нче бит, 2 нче күнегү: җаваплар төзү, дәфтәргә язу, тәрҗемә итү).

2. Әңгәмә.

Физкультминут

3. Ел фасылларын чагыштыру:

а) охшаш ягын;

ә) аермалы ягын.

4. Диалог төзү.

5. Текст белән эш.

6. Карточкалар белән эшләү.

V. Өйгә эш

Тактадан сүзләр язу.

VI. Билгеләр кую

Дәрес барышы

I. Оештыру өлеше

1. Исәнләшү.

2. Укучыларның дәрескә әзерлеген тикшерү.

II. Өй эшен тикшерү (2 нче слайд)

Тактага язылган тизәйткечне басымны дөрес куеп кабатлау. Башта хор белән, аннан соң берничә баладан аерым сорау.

Өстәлдә ал алма.

Ал алманы

Өстәлдән алма.

Бик әйбәт, укучылар! Ә хәзер алга барабыз, уйлап алабыз.

III. Яңа теманы өйрәнү

1. Рәсем буенча кроссворд чишү (3 нче слайд), килеп чыккан сүзне уку. Һәр рәсемгә «Бу нәрсә?» дигән сорау куябыз. Укучылар җавап бирә. Сүзләр (кәбестә, бәрәңге, кабак, кишер, кыяр) укытучы артыннан кабатлана, тәрҗемә ителә.

Укучылар, нинди сүзләр килеп чыкты? (Кебек сүзе килеп чыкты.)

‒ Кебек сүзенең синонимы ничек? (Кебек сүзенең синонимы ‒ шикелле.)

2. Сүзлек белән эш (һәр сүз янына рәсемнәре куела). 4 нче слайд

Шаян озорной

Кебек, шикелле как, словно

Сусыл – сочный

Өлешле – с дольками

Бу сүзләр сүзлек дәфтәрләренә языла. Сүзләр хор белән кабатлана.

3. Предметларның муляжлары яисә чынбарлыктагысы буенча җиләк-җимешләрне чагыштыру (телдән).

а) алма / груша, кебек / шикелле

•        бик тәмле

•        баллы

•        сап-сары

•        кызыл түгел

•        яшел

•        түгәрәк түгел

•        сары түгел

Әйдәгез, балалар хәзер әфлисун белән лимонны үзегез чагыштырыгыз. (Балаларга битләр таратыла. Эшне үзләре башкара. Җаваплар тактада тикшерелә.) 5 нче слайд

Әфлисун / лимон, кебек/ шикелле

•                 сусыл

•                 өлешле

•                 тәмле түгел

•                 сары түгел

•                 җылы якта үсә

•                 файдалы

•                 түгәрәк түгел

•                 әче түгел

4. Белемнәрне ныгыту. Китап белән эшләү.

Укучылар хәзер китапларыгызның 31 нче битен ачыгыз. Һәм 2 нче күнегүне табыгыз. Болар нәрсәләр?

Болар хайваннар.

Хәзер шушы хайваннарны чагыштырыйк. (Җөмләләр тактада язылган, сүзләр бармак белән күчереп куела.) 6 нчы слайд

•                 Дөя кебек …

•                 Ташбака шикелле …

•                 Арыслан кебек …

•                 Маймыл шикелле …

(Хайваннар сүзләре урынына рәсем була. Балалар рәсемнәрне сүз белән язалар. Терәк сүзләр: әкрен, шаян, көчле, зур.)

Укучылар, сез хайваннарны яратасызмы?

Син нинди хайван яратасың? Ни өчен? (Әйе, хайванннарны яратырга, алар турында кайгыртырга кирәк.)

Бу җөмләләрне дәфтәрләргә күчереп языгыз. Аннан соң җөмләләр рус теленә тәрҗемә ителә.

Физкультминут

Ел фасыллларын чагыштыру (7 нче слайд).

Укучылар, әйдәгез, хәзер ел фасылларын чагыштырабыз. Башта охшаш якларын әйтик.

көз / җәй, кебек/шикелле

•                 кояшлы

•                 аяз

•                 матур

•                 җылы

•                 ел фасылы.

Хәзер аермалы якларын әйтик. (8 нче слайд).

Көз /җәй, кебек / шикелле

•                 эссе түгел

•                 алтын түгел

•                 яшел түгел

•                 сары түгел

•                 яңгырлы

•                 салкын түгел

5. Диалог төзү.

Укучылар, бер-берегезгә җәй һәм көз турында сораулар бирегез.

Диана, син көзне яратасыңмы? (Әйе, мин көзне бик яратам.)

Көз җәй кебек кояшлымы? (Әйе, көз җәй кебек кояшлы.)

Җәй көз кебек алтынмы? (Юк, җәй көз кебек алтын түгел.)

Көзге агачлар җәй кебек яшелме? (Юк, көзге агачлар яшел түгел.)

Җәй көз кебек салкынмы? (Юк, җәй көз кебек салкын түгел.)

6. Текст төзү (9 нчы слайд).

Укучылар, шушы сүзләрне кулланып, текст укыйк.

Менә көз килде. Көз җәй кебек … түгел. Шулай да көннәр … Яфраклар … шикелле сап-сары. Миләш яфраклары … кебек янып тора. Чыршы, нарат җәйге шикелле … утыралар. Мин көзне бик яратам.

Терәк сүзләр (анимация рәвешендә чыга): кояшлы, эссе, ямь-яшел, ут.

7. Карточкалар белән эш. (10 нчы слайд)

Бирем: төшеп калган сүзләрне яз.

Карточкалар өч дәрәҗәгә бүлеп бирелә.

Түбән дәрәҗә

Алма кебек …

Лимон кебек …

Җиләк шикелле …

Әфлисун кебек …

Мандарин шикелле …

Груша кебек …

Урта дәрәҗә.

Лимон алма кебек … түгел.

Җәй көз шикелле …

Мандарин әфлисун кебек …

Җиләк виноград шикелле …

Югары дәрәҗә.

Песи … кебек … колаклы.

Саша … шикелле …

Дөя … кебек …

Җәй … кебек …

Алма … шикелле …

V. Өйгә эш бирү (11 нчы слайд)

Дәрестә өйрәнгән сүзләр белән «Көз» турында хикәя төзеп килергә. Өй эше көндәлекләргә языла. Сүзләр бирелә: алтын көз,  салкын, сары яфраклар, яшел, кызыл, җил, кебек, шикелле.

VI. Билгеләр кую

Дәрестә актив катнашкан укучыларга билгеләр куела.

 

Шәрәфова Л.-презентация