Казан шәһәре белән танышабыз

№ 88

(Мәктәпкә әзерлек төркемендә белем бирү эшчәнлеге)

Гөлнара ЗИННӘТУЛЛИНА,

Казандагы 100 нче балалар бакчасының I квалификация категорияле тәрбиячесе

Максат. Балаларның туган як турындагы белемнәрен киңәйтү.

Бурычлар. Башкалабызның истәлекле урыннары белән таныштыруны дәвам иттерү, балаларның күзәтүчәнлек һәм кызыксынуларын арттыру; әйләнә-тирә дөнья матурлыгын күрә белүләрен үстерү; туган якка, туган илгә карата, хөрмәт һәм мәхәббәт хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау. Презентация, Казан шәһәре, Казан Кремле, Спас манарасы, Сөембикә манарасы, Кол Шәриф мәчете төшерелгән рәсемнәр.

Сүз байлыгын үстерү. Гөмбәз, җыр, бәет.

Алдан эшләнгән эш. Казан шәһәре турында альбомнар, призентацияләр карадык, музейларга бардык, Казан шәһәре турында стенд ясадык, ата-аналар ярдәмндә фотоальбом тупладык.

Эшчәнлек барышы

Тәрбияче. Исәнмесез, балалар! Әйтегез әле, без кайсы  республикада яшибез?

Балалар. Татарстанда.

Тәрбияче. Республикабызның башкаласы ничек атала?

Балалар. Казан шәһәре.

Тәрбияче. Әйе, Казан. Ә сез Казан турында нәрсәләр беләсез? Нишләп Казан дип атала? (Балалар үзләренең белгәннәрен сөйлиләр.)

Тәрбияче. Без бүген сезнең белән Казан шәһәренә сәяхәткә чыгарбыз. (Видеосюжет күрсәтелә.)

Тәрбияче. Казаныбыз ел саен үзгәреп, матураеп кына тора. Зур биналар, яңа мәчетләр, күперләр, юллар, спорт корылмалары төзелә. Ә хәзер Казан Кремеленә «сәяхәт»кә барып кайтыйк. Кремль турында сез нәрсәләр беләсез? (

Балалар (белгәннәрен сөйли). Казан Кремле – ул бик борынгы Кремль…

Тәрбияче. Кремльгә биш керү юлы булган. Төп керү юлы – Спас манарасы. Спас манарасы ак таштан төзелгән, аның очында – алтын йолдыз. Аның зур сәгате безгә вакытны күрсәтеп, сугып тора. Балалар, ә бу нинди манара? (Сөембикә манарасы күрсәтелә.)

Бер бала (Л.Шагыйрҗанның «Сөембикә манарасы» дигән шигыреннән өзек сөйли).

Кремльнең эчендә

Биек, биек, биеккә

Ашкан бер манара бар,

Исеме – Сөембикә.

Балкып тора алтын ай

Шул манара очында.

Карыйсы килә кереп,

Ни бар икән эчендә?

Бик борынгы манара:

Исеме – Сөембикә.

Беләсебез бик килә:

Кем икән ул, кем икән?..

Хәзер үк әйтим микән,

Хәзер үк сөйлим микән?

Патшабикә-ханбикә

Булган ул – Сөембикә.

Тәрбияче. Балалар, Сөембикә манарасы турында нәрсәләр беләсез? (Балалар белгәннәрен сөйли.)

Тәрбияче. Сөембикә манарасы – татар халкының иң кадерле, иң газиз тарихи истәлеге. Халкыбыз аның турында гасырлар буенча риваять-легендалар, җыр-бәетләр иҗат иткән. Сөембикә манарасы тагын серле манара дип тә атала. Бу манара белән бәйле бер легенда тыңлагыз:

«Сөембикә бик матур, гүзәл һәм акыллы ханбикә була. Явыз Иван аны ошата һәм, Казанга илчеләрен җибәреп, Сөембикәгә үзенә кияүгә чыгарга тәкъдим итә. Ләкин Сөембикә ризалык бирми. Шуннан Явыз Иван, зур гаскәр жыеп, Казанны чолгап ала. Сөембикә аңа кияүгә чыгарга риза була. Һәм жиде көндә Казанда иң биек манара төзергә куша. Явыз Иван җиде көндә манараны төзетеп бетерә. Шаулап-гөрләп туй башлана. Сөембикә манарага менәргә, шәһәр, казанлылар белән саубуллашырга дип рөхсәт сорый. Манараның иң өске катына менгәч, Сөембикәнең йөрәге дулкынланып китә. Аның һич тә моннан – туган булып өлгергән шәһәреннән китәсе килми. Сөембикә шулай итеп манарадан ташлана».

Тәрбияче. Балалар, Сөембикә турында ниләр белдегез? (Балаларның фикере тыңлана. «Казанда» дигән татар халык уены уйнала.)

(Экранда Кол Шәриф мәчете рәсеме.)

Тәрбияче. Бу нинди корылма? (Балалар Кол Шәриф мәчете турында белгәннәрен сөйли. Тәрбияче Кол Шәриф мәчете турында белешмә бирә.)

«Кол Шәриф мәчете» конструкторы – кисәкләрдән корылманы җыю.

Тәрбияче. Балалар, шуның белән Казан Кремле буенча сәяхәтебез тәмам. Сезгә бүгенге «сәяхәт»ебездә нәрсәләр ошады?

(Балалар белән «сәяхәт» турында әңгәмә-йомгаклау үткәрелә).