Казан – минем туган йортым

№ 107

(Сыйныфтан тыш чара)

Альмира СӘМИТОВА,

Казандагы Ф.Г.Аитова исемендәге татар телендә белем бирүче 12 нче гимназиянең беренче квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы

Максат: укучыларны Казан шәһәрендәге истәлекле урыннар белән таныштыру; Татарстан Республикасының дәүләт символларын кабатлау; балаларныӊ сөйләм телен, иҗади фикерләвен үстерү; татар мәдәниятенә кызыксыну уяту, Туган ил, Ватан белән горурлану, ихтирам итү, аны ярату хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау: презентация, Татарстан  дәүләт символлары  белән стендлар, флаг модельләре, Татарстан Дәүләт гимны (аудиоязма).

 

Сыйныф сәгате барышы

I. Оештыру

Укытучы. Исәнмесез, укучылар. Хәерле көн! Безнең бүгенге дәресебез үзенчәлекле булыр. Без сезнең белән  сәяхәткә чыгарбыз. Сәяхәтебез Татарстан Республикасының бер шәһәре буенча булыр. Әйдәгез әле, искә төшереп китик, сез Татарстан турында нәрсә беләсез икән?

II. Презентация карау. Һәм балаларның сөйләүләрен тыңлау.

Укытучы. Татарстанның нинди дәүләт символлары бар?

– Татарстан гербында нәрсә сурәтләнгән? (Канатлы ак барс)

– Барс нәрсәне аңлата? (Байлык һәм көч символы)

– Гербның авторы кем? (Риф Фәхретдинов)

1 нче укучы. Герб – һәр дәүләтнең төп символы, аның эмблемасы. Ул байракларда, мөһерләрдә, акчаларда, документларда сурәтләнә. Дәүләт гербында ике башлы алтын  бөркет тасвирланган. Аның башлары Европада һәм Азиядә яшәгән халыкларының бердәмлеген гәүдәләдерә. Бөркетнең тәпиләрендәге скипетр һәм держава – дәүләтне саклый һәм аның бердәмлеген тәэмин итә торган куәтле хакимият билгеләре. Ике  башлы  бөркетнең күкрәгендәге җайдак – изгелекнең  явызлыкны җиңүе, халыкның  азатлыгын һәм бәйсезлеген якларга әзер тору символы.                                                                           

Укытучы. Татарстан флагында нинди төсләр бар? (Яшел, кызыл, ак.)

– Яшел төс нәрсә символы? (Табигатебезнең матурлыгы)

– Кызыл төс нәрсә символы? (Кояш төсе)

– Ак төс нәрсә символы? (Тынычлык символы)

2 нче укучы. Һәр дәүләтнең аерымлык билгесе, аның азатлыгы, бәйсезлеге һәм мөстәкыйльлеге символы – Дәүләт флагы. Россия флагы  ак, зәңгәр һәм кызыл төсләрдәге өч горизонталь буйдан тора. Ул илебезнең хакимият һәм идарә органнары, илчелек биналары өстендә җилферди. Аны дәүләт бәйрәмнәре, тантаналы чаралар вакытында да эләләр. Спорт уеннары вакытында стадионда да флагны күрәбез. Флаг – изге әйбер, һәм без аңа хөрмәт, ихтирам белән карарга тиешбез.                                                                                                                

Укытучы. Татарстанның дәүләт гимнын ишеткәнегез бармы? Аны кем язган? Авторы һәм композиторы кем? (Рамазан Байтимиров, Рөстәм Яхин)

3 нче укучы. Дәүләт хөрмәтенә язылган  тантаналы музыкаль әсәрне гимн дип атыйлар. Гимн сүзе грекчдан тантаналы мактау җыры дигәнне аңлата. Аның музыкасы һәрвакыт күтәренке рухлы, хисчән яңгырашлы. Гимн тантаналы бәйрәмнәр вакытында, мөһим чаралар башланыр алдыннан, төрле спорт ярышларында яңгырый. Гимн башкарылганда, бөтен кеше дә баса, ирләр баш киемен сала.

(Татарстан гимнын тыңлау. Кушылып җырлау.)                                                            

Укытучы. Татарстанның беренче Президенты кем? (Минтимер Шәрипович Шәймиев.)

– Ә  хәзерге Президенты кем? (Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов) 

– Татарстанның башкаласы нинди шәһәр? (Казан.)

III. Укытучы. Ә ни өчен шәһәрнең шулай аталганын беләсезме? Хәзер Казан шәһәре турында легендалар тыңларбыз.

Легенда. Казан сүзе аш пешерү савытын аңлата. Борын-борын заманда моннан мең еллар элек безнең бабаларыбызның бабалары Болгар илендә яшәгәннәр. Ул ил бик бай булган. Бу Болгар иленә күрше булып яшәүчеләр бик кызыкканнар һәм бер көнне яу белән килгәннәр. Шәһәрне талаганнар, халкын һәм Болгар ханын да үтергәннәр. Ханның Таңсылу исемле акыллы хатыны булган. Ул балаларны, яраланган кешеләрне качырып кала алган. Алар дошманнан качып, көймәгә утырып, Идел елгасы буйлап киткәннәр. Идел елгасына тагын бер елга килеп кушыла торган урында ярга чыкканнар. Таңсылу ханбикә, казан белән елгадан су алырга теләгәндә, казаны суга төшеп киткән. Аларга бу җир бик ошаган һәм шуңа күрә шунда тупланып калырга уйлаганнар. Шәһәр төзеп, аны Казан дип атаганнар, ә казан төшеп киткән елганы Казансу дип атап йөртә башлаганнар. Менә шулай итеп Казан ханлыгы барлыкка килгән. Бу, әлбәттә – легенда. Бәлки, алай да булмагандыр. Сезгә легенда ошадымы?

(Балаларның фикерләрен тыңлау. Бәлки, укучылар легенда я риваятьләр белә торгандыр, аларны да тыңлап китү.)

4 нче укучы. 2005 елда Казан үзенең 1000 еллыгын билгеләп үтте. Казан – мең еллык чал тарихы булган, үзенең истәлекле урыннары һәм милли хәзинәләре белән данлыклы борынгы шәһәр. Ул гасырлар буена  төрле милләт вәкилләренең игьтибарын үзенә җәлеп итеп тора.

5 нче укучы. Казан – спорт чемпионнары тәрбияләгән шәһәр. Ул – 2013 елгы Универсиада башкаласы. 2015 елда су төрләре спорты буенча XVI дөнья чемпионаты булды. Ә инде быел 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионаты гөрләп узды. Бүген без Сезне бу гүзәл шәһәр буенча гаҗәеп кызыклы сәяхәткә чакырабыз! Анын кайбер истәлекләре урыннарында булырбыз.

IV. Экранда Сөембикә манарасы күрсәтелә.

6 нчы укучы. Лена Шакирҗанның «Сөембикә манарасы» шигыреннән өзек сөйли.

Кремльнең эчендә

Биек, биек, биеккә

Ашкан бер манара бар,

Исеме – Сөембикә.

Балкып тора алтын ай

Шул манара очында.

Карыйсы килә кереп,

Ни бар икән эчендә?

Бик борынгы манара

Исеме – Сөембикә.

Беләсебез бик килә:

Кем икән ул, кем икән?..

Хәзер үк әйтим микән,

Хәзер үк сөйлим микән?

Патшабикә-ханбикә

Булган ул Сөембикә.

       Укытучы. Балалар, Сөембикә манарасы турында нәрсәләр беләсез? (Балалар белгәннәрен сөйлиләр.)

Укытучы. Сөембикә манарасы – татар халкының иң кадерле, иң газиз тарихи истәлеге. Халкыбыз аның турында гасырлар буенча риваять-легендалар, җыр-бәетләр тудырган. Сөембикә манарасы тагын серле манара дип тә атала. Бу манара белән бәйле бер легенда тыңлагыз.

7 нче укучы. Легенда. «Сөембикә бик матур, гүзәл һәм акыллы ханбикә була. Явыз Иван аны ошата һәм Казанга илчеләрен җибәреп, Сөембикәгә үзенә кияүгә чыгарга тәкъдим итә. Ләкин Сөембикә ризалык бирми. Шуннан Явыз Иван зур гаскәр жыеп, Казанны чолгап ала. Сөембикә аңа кияүгә чыгарга риза була. Һәм жиде көндә Казанда иң биек манара төзергә куша. Явыз Иван җиде көндә манараны төзетеп бетерә. Шаулап-гөрләп туй башлана. Сөембикә манарага менәргә, шәһәр, казанлылар белән саубуллашырга дип рөхсәт сорый. Манараның иң өске катына менгәч, Сөембикәнең йөрәге дулкынланып китә. Аның һич тә моннан, туган булып өлгергән шәһәреннән китәсе килми. Сөембикә шулай итеп манарадан ташлана».

(Сөембикә булып киенгән 1 укучы керә.)

Сөембикә. Хәерле көн, дусларым! Мин сезгә ерак тарихтан кунак булып килдем. Сез чал тарихлы, ин матур, борынгы шәһәрләрнең берсе – Казанда яшисез. Казан – Татарстанның башкаласы, татарларнын туган йорты. Шушы туган җиребезне, туган телебезне саклагыз, яклагыз! Туган телебездә рәхәтләнеп аралашыгыз, җырлагыз. Әйдәгез, бергәләп бөек Тукаебызнын «Туган тел» җырын җырлыйк.

(«Туган тел» җырын җырлау)

Сөембикә. Кадерле укучылар, минем киңәшләремне онытмагыз! Туган телебезне саклагыз! Сау булыгыз! (Саубуллашып чыгып китә.)

V. Укытучы. Ә хәзер Казанның тагын бер мәшһүр бинасы белән танышырбыз.

(Презентация карау. Кол Шәриф мәчете.)

Укытучы. Ә кем соң ул Кол Шәриф?

8 нче укучы. Кол Шәриф… Аның исеме Казан ханлыгының соңгы патшабикәсе Сөембикә белән бәйле. Бу исем татар халкының бәйсезлек өчен көрәше тарихына алтын хәрефләр белән язып куелган. Кол Шәриф дигәндә, бөтен гомерен, талантын, белем-зиһен куәсен, тырышлыгын һәм ахыр чиктә газиз җанын үз халкының азатлыгы өчен изге көрәшкә биргән мәһабәт озын буйлы, ак сакаллы, горур, олпат бер акыл иясе, философ, шагыйрь, дипломат һәм дин эшлеклесе, Казан ханлыгының иң күренекле имамнарының берсе күз алдына килеп баса. (Презентация күрсәтелә.)

9 нчы укучы. Кол Шәриф турындагы риваятьләрнең берсендә, мәсәлән, аның ак атка атланып йөрергә яратканлыгы турында сөйләнә. Атка атланып, ул үзенең якыннары белән урамнан үткән вакытта, урамдагы бар халык хөрмәт йөзеннән аны, бил бөгеп, сәламләп үткәреп җибәрә торган булган. Хәтта хан булып хан да, Кол Шәриф янына килеп, аның чапанының итәген үбеп үткәреп җибәрә, аңа саулык-сәламәтлек теләп кала торган булган.

Укытучы. Ханлык дәверендә Казан Кремлендәге иң зур җамигъ мәчет Кол Шәриф исеме белән аталган булган, ул Кол Шәриф мәчете дип йөртелгән. Менә хәзерге вакытта да Казан Кремлендә Кол Шәриф мәчете тирә-юньгә нур чәчеп тора. Аны Казанның 1000 еллыгына 2005 елда яңадан сафка бастырдылар. Шулай ук татар телебезне, динебезне саклауда бу мәчет зур роль уйный.

(Азан тавышы ишетелә.)

Укытучы. Бүгенгә Казан буйлап сәяхәтебезне туктатып торабыз. Чарабызны проект эше белән тәмамлыйбыз.

VI . Йомгаклау

Укытучы. Әйдәгез, сыйныф сәгате буенча нәтиҗә чыгарыйк.

Укучылар.

Мин … белдем.

Мин … өйрәндем.

Миңа … кызык  булды.

VII. Өй эше. Балаларга алдан әзерләнгән материаллары буенча проект ясарга эш бирелә. Аны яклау икенче сыйныф сәгатенә билгеләнә.