Казан химиклар мәктәбе

(9 нчы сыйныф укучылары өчен химик кичә)

Алия САБИРОВА,

Арча районы Социалистик Хезмәт Герое С.З.Габдрахманова исемендәге Яңа Кенәр урта мәктәбенең I квалификация категорияле химия укытучысы

Максат: мәктәп укучылары арасында химик профессияләргә кызыксыну уяту, туган як галимнәре белән танышу, аңа карата горурлык көчен тәрбияләү.

Бурычлар:

– Казанда тормыш иткән һәм хезмәт куйган, химия фәненең үсешенә зур өлеш керткән галимнәрнең тарихлары белән танышу;

– уен аша Казан химикларының эшчәнлеген өйрәнү;

– туган якка карата горурлык хисләрен үстерү.

Универсаль уку гамәлләре:

шәхескә караган: аңны, башка кешегә, аның фикеренә хөрмәтле һәм игелекле мөнәсәбәт формалаштыру, башка кешеләр белән аралашуга әзер булу  һәм анда үзара аңлашуга ирешү;

танып белүдә: мөһим һәм мөһим булмаган билгеләр аша объектларны анализлау осталыгын үстерү;

регулятив: үзеңнең эшеңне оештыра алу осталыгын формалаштыру;

коммуникатив: төркемдә эштә катнаша белү, рольләрне бүлү, бер-берең белән сөйләшү.

Үткәрү вакыты: әлеге сыйныфтан тыш чараны мәктәптә табигать фәннәре атналыгында кулланырга мөмкин.

Кичә барышы

Алып баручы. Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар һәм мәктәбебезнең иң зирәк һәм иң тапкыр укучылары!

Тапкырларга, зирәкләргә

Бездә урын түрдән.

Кайда? Нәрсә? Кайчан булган?

Әйтсен шуны белгән!

Бүген сезне мавыктыргыч ярыш көтә.

– Сезне хәзер хөкемдарлар белән таныштырам. (Жюри әгъзалары тәкъдим ителә.)

– Ярышта катнашачак командалар, түргә рәхим итегез! (Командалар белән танышу.)

1 нче команда – “Эрудит” командасы. Уйлап чыгару сәләтләре югары, бай фантазияле һәм кыюлар.

2 нче команда – “Фәнсөярләр” командасы. Утта янмас, суда батмас, сәләтле укучыларны берләштерә.

I тур “Химия иленә юл”. “Белем – йозак, ачкычы – сорау” дип атала.

Алып баручы. Химик элементларның Д.И.Менделеев периодик таблицасы буенча вертуаль сәяхәткә чыгарбыз.

  1. Периодик закон кайсы елда ачылган? (1869 ел)
  2. Д.И.Менделеевның периодик таблицасында кайсы элементның даими урыны юк. (Водород)
  3. Төркемдә өстән аска элементларның үзлекләре ничек үзгәрә? (Металл үзлеге арта.)
  4. Д.И.Менделеев химик элементларны системага салганда, атомнарның нинди үзлегенә нигезләнгән? (Массасына)
  5. Периодта сулдан уңга элементларның үзлекләре ничек үзгәрә? (Неметалл үзлеге арта.)
  6. Иң электротискәре элемент. (Фтор)
  7. Иң сыек металл. (Терекөмеш)
  8. Кайсы затлы металл иң яхшы катализатор булып тора? (Платина)
  9. Кайсы металлны кешенең тир, яшь, кан металлы дип атыйлар? (Алтын)
  10. Иң металлик металл. (Франций)
  11. Бу элемент җитешмәгәндә йөрәк чирли. Ул йөземдә, сояда бар. (Калий)
  12. Кайсы элементлараерым илләрнең исеме хөрмәтенә аталган? (Германий, франций, полоний, рутений, галлий)
  13. Күп йөзле элементларның берсе. Берничә гади матдә барлыкка китерә: графит, алмаз, күмер, корым. (Углерод)
  14. Ә бу элемент Көньяк Американың бер иленә үзе исем биргән. (Көмеш, Аргентина)
  15. Кайсы металларны дөнья кисәкләре исемнәре хөрмәтенә атаганнар? (Европий, Америций)
  16. Кайсы элементлар галимнәр исемен йөртә? (Курчатовий, нильсборий, эйнштений, менделеевий, нобелий, лоуренсий, берклий)
  17. Кайсы металлның исеме “көл” ягъни “зола” дип тәрҗемә ителә? (Калий)
  18. Табигатьтә очрамый торган галоген. (Астат)

II тур – “Казан химиклар мәктәбе”

Алып баручы. Казан – бай тарихка ия булган борынгы шәһәр, аның күп кенә сәхифәләре химия фәне һәм химия сәнәгате тармагы тарихыннан аерылгысыз. Юкка гына Казан гербында урта гасырлардагы алхимия билгесе – аждаһа сурәтләнмәгән, күрәсең. Фән, мәгариф, сәнәгать өлкәсендә химия үз колачын шулкадәр киң җәйгән, башка шундый шәһәр, мөгаен, юктыр да. “Казан химиклары турында, аның бишектәге чоры турында сөйләү дигән сүз ул. Бу бигрәк тә илебездә органик химиянең үсешенә карата шулай”, – дигән академик Александр Ерминингильдович Арбузов.

Казан химиклары тарихын өч чорга бүлеп йөртергә мөмкин. Беренче чор Казан университеты ачылганнан алып (1804) 1830 елларга кадәр, икенчесе исә 1830 еллардан башлап Октябрь революциясенә кадәр, өченчесе 1917 елдан безнең көннәргә кадәр.

Казан университетының химия лабораториясендә XIX уртасында гыйльми хезмәтләре дөньякүләм химия фәненең алтын фондын тәшкил итүче атаклы галимнәр плеядасын тәрбияләп биргән фәнни мәктәпкә нигез салына.

К.Клаус, Н.Зинин, А.Бутлеров, В.Морковников, А.Попов, Ф.Флавицкий, А.Зайцев, Е.Вагнер, А.Альбицкий, С.Реформатский, А.Реформатский, А.Арбузов, А.Разумов, Г.Камай, Б.Арбузов, А.Пудовик, В.Абрамов, А.Коновалов, А.Верещагин – Казан химия мәктәбенең горурлыгы. Алдагы сорауларыбыз “Казан химия мәктәбе”нә багышлана.

Командаларыбызның өй эше – Казан химиклар мәктәбе галимнәре турында чыгыш әзерләү иде, хәзер аларны тыңлап китик әле. (Командалар чыгышы.)

1 нче команда. Николай Николаевич Зинин (1812 – 1880) Казан университетын физика-математика бүлеген алтын медальгә тәмамлаган, аңа аналитик механика, гидростатика һәм гидродинамика курсын укыту йөкләтелә. Магистрлык имтиханнарын тапшырганнан соң, Н.Н.Зининга «Химик туганлык, Берцелиусның даими химик пропорцияләр теорисясенең Бертоллетның химик статикасынан өстенлеге турында» дигән диссертация темасы тәкъдим ителә. Яшь галим химиянең төп теорияләренең үсешен, Бертолл, Пруст, Проута, Гей-Люссак, Митчерлих, Берцелиус һәм башка бик күп эре химикларның эшләрен тарихи планда бәян итәргә тиеш була. 1836 елның 21 октябрендә ул диссертациясене яклый, моңа кадәр бер ел химия курсын укыта. 1836 елның 22 декабрендә Академия советы Зининга табигый фәннәр магистры һәм химия адъюнкты исеме бирергә карар итә. Н.Н.Зинин бу хәбәргә каршы була, чөнки ул үзен химик дип түгел, математик дип саный. Зинин университет ректоры Николай Иванович Лобачевскийга мөрәҗәгать итә, әмма Лобачевский химия укытуны таләп итә.

– Сезнең мөмкинлекләрегез зур, – дип ышандыра аны Лобачевский. – Әгәр дә Сез математиканы бик шәп беләсез икән, химиядә дә уңышка ирешерсез. Химикларга бездә ихтыяҗ зур. Дунаевны эштән чыгарырга туры килде, чөнки ул укыткан вакытта университетта химия фән булмый.

– Нинди фән соң ул химия? – дип сорый Зинин, ярсып.

– Менә сез аны фән итеп эшләгез! Бу – сезнең көчегездән килә.

1837 елдан 1840 елга кадәр Зинин чит илдә командировкада була. Бу вакыт эчендә ул Либих, Митчерлиха, Вёлер лабораторияләрендә була. Математика буенча Дирихле, Ома, Дирксен һәм Лемус лекцияләрен тыңлый. Майкл Фарадейдан физиканы өйрәнә. Укытучы Юстус фон Либих Зининга аеруча зур йогынты ясый. Аның лабораториясендә Николай Николаевич ачы миндаль маен өйрәнә. 1839 ел ахырында химик Либихның «Annalen der Chemie und Farmacie» дигән журналында Зининның «Бензоил кислотасы һәм аның тозлары» дигән хезмәте басылып чыга. Гомумән алганда, Зининны Гисен университетының химия мәктәбе укучысы дип атарга мөмкин. Россиягә кайткач, Зининга Казан университетының технология кафедрасын бирәләр. Химия кафедрасын ул вакытта Карл Клаус җитәкли, әмма алар көчләрен бергә туплап, Казан химия мәктәбенә нигез салалар. 1842 елда Зинин нитропроизвод бензолны аминопроизводстволарга кадәр кайтару реакциясен ача, нитробензолны анилинга кадәр күкерт водороды (Зинин терминологиясе буенча бензидам) кайтара. Шулай итеп Н.Н.Зинин анилин табу ысулын ача.

2 нче команда. 1844 елда К.К.Клаус рутений элементын ача. Бу элемент Россия империясендә ачылган бердәнбер була һәм Россия хөрмәтенә рутений дип атала. «Казан университетының Галимнәр язмалары» журналында К.К.Клаусның «Урал платина рудасы калдыкларын һәм рутений металлын химик тикшерү» дигән зур мәкаләсе басыла. 1845 елда ул бу материалны аерым китап итеп бастырып чыгара, ә 1846 елда Петербург Фәннәр академиясе хәбәрләрендә ул яңа металлның химик үзлекләре турында өстәмә мәгълүматлар китерә, шуның өчен ул 1849 елда Демидов премиясенә тәкъдим ителә.

Шушы ике ачыштан соң Казан Европа химиклары арасында таныла.

Н.Н.Зинин һәм К.К.Клаус лекцияләр укый, Казан химикларының яңа буынын әзерлиләр. Аларның иң күренекле укучысы Александр Михайлович Бутлеров (1828 – 1886) була. 1845 елда ул Казан университетына табигать фәннәре фәнни разрядына укырга керә. Аның әтисе Михаил Васильевич улын математика фәнен укуын тели, ләкин А.М.Бутлеров, үзенең математикага сәләты булмауын таный. Аңа химик Н.Н.Зинин зур йогынты ясый. Бутлеров үзе зоология һәм натуралистиканы өйрәнә, ә Зинин башка разрядта укыта. Бутлеров, атаклы химикның лекцияләренә йөрү өчен, үзенә тиешле лекцияләрны ташлап, Зинин лекцияларына йөри башлый.

III турның бронза баскычы

  1. Кемнәрнең хезмәтләре Казан химия мәктәбенә нигез сала? (К.Клаус белән Н.Зининның фәнни хезмәтләре Казан химия мәктәбенә нигез сала.)
  2. К.Клаус нинди элементны ача һәм кайсы елда? (Рутений элементын, 1844 ел)
  3. Н.Н.Зинин нинди ачышы белән билгеле? (Нитробензолны анилинга әверелдерү ысулын уйлап табып, промышленность юлы белән органик синтезлауга ирешә.)
  4. Органик кушылмаларның химик төзелеше теориясен кем исбатлый? (А.Бутлеров)
  5. Гыйлем Камай кем ул? Аның химиягә керткән өлеше? (Татарлардан беренче химия фәннәре докторы, профессор. Ул мышьяклы органик кушылмалар химиясен ныклап тикшерә.)
  6. 1929 елда нинди институт сафка баса. Җитәкчесе кем була? (Казан университеты каршында күренекле химик А.Бутлеров исемендәге фәнни-тикшеренү химия институты сафка баса. Аның директоры итеп А.Арбузов билгеләнә.)
  7. 1930 елда нинди уку йорты ачыла? (Казан химия-технология университеты, хәзерге Казан дәүләт технология университеты.)
  8. Бу галим Казанда пансионда укыган чагында химия белән кызыксына башлый. Хәвефле тәҗрибәләр ясавы өчен, аңа берничә мәртәбә җәза да бирәләр, хәтта карцерга да утырткалыйлар. Ә бер тапкыр аны мәсхәрәләп, муенына кара такта тагып, укучылар каршысына чыгаралар. Бу тактага:”Бөек химик” дигән сүзләр язылган була. Ул чакта мыскыллау сүзләре дөрескә чыга – бу кеше бөек химик булып китә. Сүз кем турында бара? (А.М.Бутлеров)
  9. Арбузовларның фәнгә керткән зур өлешләрен исәпкә алып, президентыбыз һәм ТР хөкүмәте, Казанның фәнни җәмагатьчелеге химия өлкәсендә зур уңышларга ирешүчеләргә халыкара Арбузовлар премиясе билгеләде. Ул ике елга бер тапкыр бирелә. Аның беренче лауреатлары кемнәр? (1997 елда Россия галиме А.Н.Пудовик, Америка галиме А.К.Квин лаек була.)

III турның көмеш баскычы Татарстан халык хуҗалыгының химия тармагына багышлана.

Алып баручы. Химия һәм нефть химиясе сәнәгате, Татарстанның иң әһәмиятле хуҗалык тармакларыннан саналып, икътисад дәрәҗәсе буенча машина төзелешеннән кала икенче урында тора. Башка халык хуҗалыгы тармаклары арасында химия һәм нефть химиясе иң алга киткән тармаклардан санала. Димәк, Татарстан өчен химия сәнәгате – традицион хуҗалык тармагы.

Сораулар:

  1. Республикабыздагы химия һәм нефтьхимиясе үзәкләрен беләсезме? (Казан, Түбән Кама, Менделеевск шәһәрләре)
  2. Түбән Камадагы иң эре предприятиеләр. (Нижнекамскнефтехим, Нижнекамскшина акционерлык җәмгыятьләре)
  3. Казандагы эре химия предприятиеләрен беләсезме? (Казаньоргсинтез, Кварт акционерлык җәмгыятьләре, С.М.Киров исемендәге синтетик каучук фәнни производство берләшмәсе, “Тасма” холдинг компанисе, “Нәфис” АҖ, Мулланур Вахитов исемендәге химкомбинат, “Татхимфармпрепаратлар” производство берләшмәсе)
  4. Химия сәнәгате эшләп чыгарган продукциянең кайберләре бары тик бездә генә җитештерелә һәм Россия, элекке СССР дәүләтләре өчен уникаль булып санала: Бу ниниди продукция? (Желатин “Полимерфото” аренда предприятиесе, шар-пилот һәм радиозонт тышчалары (кварт АҖ), термопласттан эшләнгән торбалар (Казаньоргсинтез АҖ), югары сыйфатлы сабыннар, стеарин һәм олеин кислоталары (“Нәфис” АҖ.)

III турның алтын баскычы “Һәр фәннең – үз теле” дип атала.

Алып баручы. Татар телендә бик матур, мәгънәле мәкаль һәм әйтемнәр күп кулланыла. Менә без аларны химия теле белән әйтеп карыйк әле.

  1. Һәр ялтыраган алтын түгел. (Аурум)
  2. Акбур кебек ап-ак. (Кальций карбонаты)
  3. Тимерне ызуында сук. (Fеррум)
  4. Сөйләшүең көмеш булса да, тик торуың алтын.
  5. Бәлеш пешермәгән татар гаиләсе юктыр, мөгаен. Мәгълүм булганча, бәлеш — эченә төрле эчлек салып камырдан пешерелгән ашамлык, ә химиядә ул нәрсәне аңлата? (Кокс бәлеше дигән сүз бар. Ташкүмерне кокслаганда барлыкка килә торган кокс, металлургиядә кулланыла.)
  6. Икмәк. Аннан да кадерле ризык бармы икән? Ә сәнәгать икмәге нәрсәне аңлата? Тагын нинди икмәк була? (“Промышленность икмәге”-ташкүмерне шулай атыйлар. Ул мөһим ягулык һәм химик эшкәртү чималы.

Химиянең икмәге – сульфат кислотасын шулай атыйлар. Чөнки ул күп кенә химия сәнәгатьләрендә кулланылучы чимал.)

Йомгаклау

Алып баручы. Укучылар, бүгенге уенда сез үзегезнең чыннан да, химия фәнендә белемләрегезне күрсәттегез, Казан химиклары белән таныштыгыз. Әлеге кичәбез сезнең туган ягыбызга карашында тагын да яңарткандыр дип уйлыйм.