«Каз өмәсе» бәйрәме

(Мәктәпкәчә әзерлек төркемендәгеләр өчен кичә)

Фирдәвес ФӘРАХОВА,

Казандагы 189 нчы балалар бакчасының татар теле тәрбиячесе

Максат: балаларны татар халкының милли бәйрәме – “Каз өмәсе” йоласы белән таныштыру.

Бурычлар:

– халык бәйрәмнәренә, гореф-гадәт hәм йолаларына ихтирам тәрбияләү;

– балаларны милли бәйрәмнәр белән таныштыруны дәвам иттерү;

– бәйрәм тантанларына уңай мөнәсәбәт булдыру;

– бәйрәм көннәре турында күзаллауларын формалаштыру.

Җиһазлау: уенчык казлар, татар орнаменты белән бизәлгән мендәрләр, поднослар, чиләкләр, пешкән бәлеш.

Кичә барышы

(Зал матур итеп бизәлгән. Балалар татар милли киемнәреннән.)

Алып баручы бала. Үз илебездә, үз телебезне, үз моңнарыбызны яратыйк. Бары үз илен, телен, моңын сөйгән кеше генә мәңге бәхетле була.

(Татар халкының “Каз канаты” җыры (кызлар шул көйгә залга керә, казларны алып, йолкырга утыралар.)

Кызлар.

Каз канаты каурый-каурый,

Хатлар язарга ярый.

Уйнамагач та, көлмәгәч,

Бу дөнья нигә ярый?

1 нче бала.

Казларыгыз бигрәк матур

Таза булып үскәннәр.

Ә йоннары, каурыйлары

Мамыкланып беткәннәр.

2 нче бала.

Дәү әни иртә-кичен

Нык карады аларны.

Тилгәннәрдән, каргалардан

Көне буе саклады.

3 нче бала.

Кызлар, ә сез беләсезме?

Каз ярата елганы.

Йөзә дә ул, чума да ул,

Су үстерә бит аны.

Алып баручы. Әйдәгез уйнап алыйк әле. (Малайлар, кызлар уенга басалар.)

“Агыйдел” хәрәкәтле уены

(Балалар, парлашып, бер бер артлы басалар. Бер бала парсыз кала, ул алга чыга. Кушымтаны җырлаганда, кулларын бер-берсенә тотынган килеш өскә

күтәрәләр (күпер ясыйлар). Шул вакытта парсыз бала күпер аркылы чыга һәм үзенә ошаган баланы сайлый. Уен дәвам итә.)

Агыйделнең суларында

Ак чиләгем күмелде.

Әйдә, дустым, безнең якка,

Безнең яклар күңелле.

Кушымта:

Зәңгәр чәчәк жыя-җыя,

Зәңгәрләттем.

Бергә-бергә уйныйк әле,

Бир, дускаем, кулыңны.

Алып баручы.

Көзге байлык! Көзге муллык!

Авылда Каз өмәсе

Яше карты, бала чага –

Шау гөр килә һәммәсе!

(“Казүрдәк” җыры яңгырый. Малайлар белән кызлар бииләр, җырлыйлар.)

  1. Күчтәнәчләрем аз гына

Зур, тәмле бәлеш кенә.

Бергә.

Әй, дүдәк, дүдәк, дүдәк,

Басма өстендә каз-урдәк.

Кызлар. Кыйгак-кыйгак,

Малайлар. Бак-бак-бак,

Бергә.

Басма өстендә каз-үрдәк шул,

Басма өстендә каз-үрдәк.

  1. Каз чайкыйлар безнең кызлар, (кызлар, малайлар казларны чайкыйлар)

Куллары зшкә ята.

Мактаудан башка бер сүз юк

Бу кызларга карата.

Бергә.

Әй, дүдәк, дүдәк, дүдәк,

Басма өстендә каз-урдәк.

Кызлар. Кыйгак-кыйгак,

Малайлар. Бак-бак-бак,

Бергә.

Басма өстендә каз-үрдәк шул,

Басма өстендә каз-үрдәк.

(Кызлар, казларны куеп, мендәрләр белән чыгалар.)

 

Алып баручы. Әй, ул каз мамыгыннан гына торган мендәр, аңа яту белән эреп китәсең.

Чоланнарда мамык оча,

Ак мамык мендәр була.

Сез тутырган мендәрләрдә

Уйнап аласы килә.

“Зәңгәр чәчәк” уены

(Балалар түгәрәк ясыйлар (бер малай, бер кыз басалар, кызлар кулында зәңгәр чәчәк тегелгән мендәр). Түгәрәк буенча бер-берсенә мендәрләрне түгәрәк буенча җибәрәләр.)

  1. Юл читендә зәңгәр чәчәк

Якты нурлар тарата.

Безнең кызлар һәм малайлар

Зәңгәр чәчәк ярата.

(Мендәрләр кызлар кулында кала, малайлар, бер адым артка ясап, түгәрәкне зурайталар; кызлар, мендәрләрне тотып, кечкенә түгәрәк ясап әйләнеп йөриләр.)

  1. Якын дуслар арасыннан

Берсен сайлап ал әле.

Тезләреңә ипле булыр –

Мендәреңне сал әле.

(Кызлар кайсы малай янында тукталды, шул малай алдына идәнгә мендәрне куялар. Малайлар идәндә яткан мендәргә тезләнеп басалар, кызларга кул чабып торалар. Кызлар, алар янына басып, бию хәрәкәтләре ясап торалар. Уен шулай тәмамлана. Балалар ярымтүгәрәк ясап басалар. Алып баручы бала уртада.)

 

 

Алып баручы бала. Каз ул – иң борынгы кошларның берсе. Безнең әби-бабаларыбыз да бу кошны бик теләп асраганнар. Аның мамыгыннан мендәр, ястыклар ясаганнар, каз маен дәвалау өчен саклаганнар. Каз итеннән бик тәмле итеп аш-су әзерләгәннәр. Без дә бүген Каз өмәсе оештырдык. Уйнадык, җырладык, биедек, каз йоныннан мендәр ясадык, ә безнең пешекчеләребез тәмле итеп каз итеннән бәлеш пешерделәр. Рәхим итеп сыйланыгыз!