«Каз канат»лы авылдашым

№ 135

Ләйсән ГАНИЕВА,

Әтнә районы Күәм урта мәктәбе укытучысы

ТАССР казанышларына зур өлешлщрен керткән күренекле шәхесләребез арасында авылдашыбыз Габдрахман Фәрит улы Сәлимов та бар. Ул – Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры труппасы артисты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. Казан дәүләт университетының «Каз канаты» халык бию ансамблен җитәкли. 1977 елда оешып, Габдрахман Сәлимов җитәкчелегендә үзенең иң биек күтәрелешенә ирешкән әлеге ансамбль милли сәнгатебез үрнәкләрен, уен- йолаларны, җыр-биюләрне халкыбызга кайтаруда искиткеч зур хезмәт куя.

Күәм ул – Татарстанның төньягында урнашкан ямьле Әтнә якларының бер чын татар  авылы.   Менә шушы татар мохитендә табигатьтән чын талант, сөйкемлелек, тәрбиялелек алып, күпләрнең остазы булган Габдрахман Сәлимов туган. Бүгенге көндә Күәм урта мәктәбендә эшләп килгән Самат Шакир музеенда биюче авылдашыбыз Габдрахман Сәлимовка багышлап аерым экспозиция оештырылган. Анда аның фотолары, аның турындагы язмалар, истәлекләр урын алган.

Габдрахман Сәлимов 1926 елның 16 декабрендә Күәм авылында мулла гаиләсендә туа. Әтисен 1929 елда кулга алалар, кечкенә Габдрахман һәм гаиләдәге ике бала әнисе тәрбиясенә кала. 1934 елда Габдрахман, башлангыч мәктәпкә укырга кереп, 1938 елда тәмамлый. Ун яшь тулганда әнисез дә кала. Ятим балаларны колхоз тәрбияли. Габдрахман яшьли шигырьләр яза башлый, иҗатка тартыла. Мәктәптә һәм клубта үткәрелгән төрле чараларда бик теләп катнаша ул. Күәм мәктәбен тәмамлаганнан соң, авылда хисапчы булып эшли башлый. Шулай бервакыт авылга Казан шәһәреннән концерт куярга артистлар килә. Шулар белән аралашып, чая Габдрахман артистларга биеп күрсәтә. Җиңел хәрәкәтләр ясап, көйгә дөрес итеп матур басуын ошаталар. Килгән артистлар яшүсмерне үзләре белән Казанга дәшәләр. Артистлар бригадасы белән ул зур калага юл тота. Бию сәхнәсенә юлы шулай ачыла. Егетнең җитезлеге, җиңел сөякле булуы, гәүдәсенең сыгылмалылыгы аны зур сәхнәгә этәрә. Таланты көннән-көн ачыла бара. Яхшы кешеләр булышлыгы белән торырга почмагы да табыла. Ул зур сәхнәдә биюче артист булып китә. 1949 елдан башлап 1970 елга кадәр Татар дәүләт опера һәм балет театрында балет труппасында эшли. 1956 елда элеккеге шәһәр бакчасы урынында теартның яңа бинасы төзелә  һәм театрга Муса Җәлил исеме бирелә. Бу чорда Габдрахман ага ашкынып иҗат итә. Милли репетуарда гына түгел, рус һәм Көнбатыш Европа классик балетларында да да бии.  Авылдашлары белән дә элемтәсен югалтмый, аралашып тора, сирәк булса да, кунакка да кайткалый. Үзенең биюче булып китүе, зур сәхнәләрдә чыгыш ясавы турында сөйли. Афишалар, фотолар да бүләк итә ул аларга. Авылдашы Галия апа Сафиуллинага бирелгән «Корневель чаңнары» спектакле персонажы костюмында 1955 елда төшкән фотосы авылдашлары белән элемтәдә торуын күрсәтүче дәлилләрнең берсе булып тора. Габдрахман ага концерт группалары белән авылларга да йөри. Күәм авылы сәхнәсендә дә була. Туган ягына бик теләп кайта, авылдашлары белән даими аралашып яши ул. Сәхнәдә күптөрле милләт биюләрен башкара. Шул чорда Габдрахман ага Заһид Хәбибуллинның «Раушан» балетына либретто да яза. Башкарган хезмәте өчен Габдрахман Сәлимов Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә лаек була.

1977 елда Казан дәүләт университетында «Каз канаты» бию ансамбле төзелә, аның җитәкчесе Габдрахман ага була. Аның тәҗрибәсе, таланты  ярдәмендә коллектив бию серләренә генә түгел, үзара дус-тату, бердәм булырга да өйрәнә. Бу ансамбльгә күп талантлы яшьләр туплана. Вакытлар узгач та, шәкертләре җитәкчеләренә бик рәхмәтле булып яши, әле дә булса аны бик җылы итеп искә алалар. Ансамбль бер ел эчендә республиканың төрле районнарында, Казанда барлыгы 18 концертта катнашырга өлгерә. Аның даны университет күләмендә генә түгел, республика буенча да тарала. Габдрахман Сәлимов классика белән белән опера биюен куша белүе аңа зур уңыш китерә. Һәр биюгә ниндидер эчтәлек салынган, һәр чыгыш нәрсәдер хакында сөйли. Биюләр кечкенә бер хикәя кебек. Уңышлар казанып, «татар халык бию ансамбле» исемен дә алалар. Дәүләт күләмендәге күп концертларда чыгыш ясыйлар. Чит төбәкләрдә дә: Балтыйк буе шәһәрләрендә, Киев, Ташкент, Казахстан якларында уңыш казаналар. Мәскәү, Төмән, Уфа тамашачысы хозурына чыгалар, Татарстан телевидениесе тапшыруларында еш чыгыш ясыйлар. Ансамбль милли сәнгать үрнәкләрен, уен-йолаларны, җыр биюләрне халкыбызга кайтаруда искиткеч зур хезмәт куя. Нигездә гади авыл балаларыннан тупланган ансамбль күпләр өчен тормыш мәктәбе була, ул дуслаштыра да, кавыштыра да, милли асылны саклауда берәгәйле көч тә булып тора.

Мәктәбебезнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Сания Фәрит кызы Батршина да – «Каз канаты» ансамблендә биегән, күп сәхнәләрдә чыгыш ясаган иҗатны яратучы шәхес. Күңеле түрендә – яшьлегендәге матур хатирәләр, студент тормышы. Ул безгә, биюче буларак чыгыш ясап, бик күп сәхнәләрдә  булуы турында сөйләде. Гастрольләрдә йөреп, илебезнең күп почмакларында булган ул. Остазы турындагы истәлекләре күп.

«Мин үземне «Каз канаты»ның бер каурые дип хис итәм. Остазыбызны ихтирам белән искә алам. Дусларымны сагынып яшим, хәзергәчә аралашып торабыз. Габдрахман абый миңа еш кына: «Якташ», – дип дәшә иде. Менә хәзер генә мин аның өчен бу сүзнең никадәр кадерле булуын аңлыйм. Мөгаен, аның минем белән озаклап Әтнә яклары, сагынган авылы, белгән кешеләре турында сөйләшеп утырасы килгәндер. Әмма безнең яшь чак, туган якны сагынуны аңлап бетермәгән, читтә якташыңны очрашу шатлыгын бәяли белмәгән чак булган».

Авылдашыбыз Габдрахман Фәрит улы Сәлимовның эзе якты маяк булып шәкертләре, татар халкы күнелендә саклана. Бию сәнгатенең бар нечкәлекләре һәм матурлыгы аша шәкертләрен тәрбияләгән остаз турында иде бу язмам. Милли-мәдәни мирас булдыручы шәхесләрнең хезмәтләре онытылып юкка чыкмасын иде. Районыбыздан чыккан бик күп шәхесләребезне беләбез, алар белән хаклы горурланабыз, алар турындагы мәгълүматлар туплауны дәвам иттерәбез.