Каюм Насыйриның тәрҗемә әсәрләрендә портрет бирелеше
№ 103
Гөлназ АФЗАЛОВА,
Теләче районы Югары Кибәхуҗа урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Әдәби әсәрдә кешенең тышкы кыяфәтен, буй-сынын, йөз-чыраен, кием-салымын, килеш-килбәтен сурәтли торган тасвирлама портрет дип атала.
Кеше портреты әдәби әсәрдә төрлечә бирелә. Ул бер урынга тупланып та, яисә әсәрнең төрле урынына чәчелеп тә бирелергә мөмкин. Моңа мисал итеп Г.Тукайның «Шүрәле»сендәге Шүрәле портретын алырга була.
Нәрсә бу? Качкынмы, җенме? Йә өрәкме, нәрсә бу?
Кот очарлык, бик килешсез, әллә нинди нәрсә бу!
Борыны кәп-кәкре – бөгелгәндер тәмам бармак кеби;
Төз түгел куллар, аяклар да – ботак-тармак кеби.
Ялтырый, ялт-йолт киләдер эчкә баткан күзләре,
Кот очар, күрсәң әгәр, төнлә түгел – көндезләре.
Яп-ялангач, нәп-нәзек, ләкин кеше төсле үзе;
Урта бармак буйлыгы бар маңгаенда мөгезе.
Кәкре түгелдер моның бармаклары – бик төз төзен,
Тик килешсез – һәрбере ярты аршыннан озын.
Портретлар өлешчә генә дә бирелергә мөмкин.
Портретлар өлешчә генә бирелергә мөмкин. «Шагыйрьнең алтын приискасында» әсәрендә нәкъ әнә шундый портретлар белән очрашабыз:
«Хәзер безнең алдыбызда кызыл түбәтәен башына кыңгыр салып кигән, күптәннән бирле алдырмаган чәчен сул як чигәсенә каратып аударган, уң кулының бармаклары арасына махорка, сул кулының бармаклары белән озын гына мыекларын бөтереп, таза гына бер егет утыра иде». Менә бу юлларны укыгач, егетнең кем булуы, нинди катламнан булуы күз алдына килә дә баса. Әгәр рәссам төсле буяулар белән бу портретны ясаса, күз алдыбызга хезмәт кешесенең сурәте искиткеч дөреслеге белән килеп басар иде.
Әсәрдә аерым кешенеке генә түгел, бер төркем кешеләрнеке дә бирелергә мөмкин. Язучының шул ук әсәрендә шахтерларның гомуми портреты да бирелгән «келәт астында үскән зәгыйфь, саргылт үләннәр кебек булып калганнар, йөзләре саргайган, күзләре эчкә батып кергән».
Әдәби портретларның билгеле бер мәгънәләре, сәнгатьчә әһәмиятләре була. Мәсәлән, Әптерәш картның башта бирелгән портреты, геройны күз алдына китерү өчен, соңыннан бирелгән. «Ул искиткеч ябыкты. Шул аз арада аның күзләре төпкә батып, хәлсез карый башладылар. Яңак читләре батып, битенең эре-эре сөякләре калкып чыктылар» дигән юллар аның хәле авырлыгын, авыруының җитдилеген аңлата.
Әдәби әсәрдә портрет, пейзаж, интерьер ярдәмче вазифа башкара әсәр мәйданында чагыштырмача аз урын алып тора. Портретның бөтен детальләрен язучы берьюлы биреп бетерүне максат итеп куймый, аерым штрихларга гына басым ясау – аның өчен табигый хәл. Шуңа күрә портретның аерым детальләре акрынлап, эзлекле рәвештә алар төрле урыннарда бүленеп-бүленеп бирелә.
Әдәби әсәрләрдә, статик портретлар белән бергә, динамик портретларга да урын бирелә.
Күп кенә очракларда тышкы кыяфәт эчке дөнья белән бәйләнештә бирелә. Мәсәлән, Галиябану, Карлыгачсылу, Фәйрүзә, Нәфисә, Зәйтүнәләр – төскә-биткә дә, рухи дөньялары белән дә гүзәл кешеләр.
Байтак кына тискәре геройлар тышкы кыяфәтләре, эчке дөньялары, холыклары белән дә ямьсез итеп сурәтләнелә.
Каюм Насыйриның тәрҗемә әсәрләрендә портретның бирелеше
К.Насыйриның Гыймран бине Хәтан исемле «кабахәт вә иләмсез» бер кеше турындагы хикәятнең дә эчтәлеге ислам дине өйрәтмәләренә туры килә. Холкы бик тә явыз, төскә-биткә ямьсез бу кешенең хатыны искиткеч гүзәл. Тышкы кыяфәтләре, холыклары ягыннан бер-берсенә туры килмәсәләр дә, алар никахларын бозмыйлар, гаиләләрен таркатмый яшәүләрен дәвам итәләр. Чөнки алар икесе дә шәригать кануннарына буйсынып гомер кичерә. Гүзәл хатын, Коръәндә әйтелгәнчә, иренең ямьсезлегенә сабыр итә, ә ир кеше исә хатынның чибәрлегенә шөкерана кыла.
Кайбер хикәятләрдә ирләре белән кычкырышып яшәүче явыз хатыннар образы урта гасырларның икътисади кануннары белән бәйләп яктыртыла. Мәсәлән, хикәятләрнең берсендә бай хатыны иренең һәр сүзенә каршы килә, аның белән әрләшә, ире алып биргән бүләкләргә риза түгел. Көннәрнең берендә бу явыз хатынның ире үлеп китә. Акча бетә, байлык тарала, явыз хатын да хәерчелеккә төшә. Ул яланаяк, ертык күлмәк белән чәчләрен туздырып йөри.
«Кырык вәзир кыйссасы»нда портрет бирелеше
К.Насыйри эшчәнлегенең зур бер мөстәкыйль тармагы – матур әдәбият өлкәсендәге хезмәтләре. 1868 елда аның тәрҗемәсендә «Кырык вәзир кыйссасы» басылып чыга. Үзенең чыгышы белән «Мең дә бер кичә» әкиятләренә барып тоташкан мәшһүр бу әсәр XIV йөздә гарәп телендә «Кырык иртә вә кырык кичә» исеме белән төзелгән. XV гасырда төрек язучысы Шәехзадә Әхмәт Мисрый тарафыннан «Кырык вәзир» исемендә эшләнә. Каюм Насыйри, шушы вариантны бераз кыскартып, төрекчәдән тәрҗемә итә. Ханкыйн патшаның улы һәм аның башыннан узган вакыйгаларны сурәтләгәндә, ул иң беренче, геройның тышкы кыяфәтен биреп, укучының игътибарын җәлеп итә:
«Хак Тәгалә хәзрәтләре аңа бер угыл бирде. Җиһан халкы аның күркәмлегенә вә җәмалына гашыйк иде. Һәркем аның җәмалына караса, «Сихерме икән әллә бу?» – диярләр иде. Вә зифа буена караса: «Бу нинди кеше?» – диярләр иде. Зиядә күп җәмалы булып, гашыйклар бу бик кирәкле иде. Җәмалыннан башка дәхи ни һөнәре бар. Гыйлем укымакта, язу язмакта, ук атмакта вә сугыш һөнәрләрендә аның кебек адәм юк иде, вә аның күркәм сыйфатлары олы-кече арасында мәшһүр булып, патшага дәхи аны күргәч, йөз мең шатлык хасил булыр иде, вә аны гомеремнең маясы булыр иде.”
Угланның шушы тышкы кыяфәте, аның өчен бәхетсезлек белән бетә яза. Үги ана, малайны күрүгә, гашыйк була һәм үзенеке итәргә ниятли. Бу барып чыкмагач, егетне тәүфыйксызлыкта гаепли. Малайның эчке дөньясы, аның тышкы дөньясына туры килә. Ул атасына хыянәт итми: үлемнән котыла.
Әсәрдә портретның аерым детальләре дә вакыйганы тыгызлау өчен хезмәт итәләр. «Угылан, ачуланып, кулының аркасы белән хатынның авызына шулкадәр каты чапты, хатынның күзеннән утлар күренеп, авызы туп-тулы кан булды. Хатын, бу хәлне күргәч, ачу уты күкрәген яндырып, миенең төтененнән күңеленә корым утырып, угыланга явызлык хас кылды».
Бу эпизод әсәрнең төенләнешен дә тәшкил итә. Шуннан соң инде вакыйгалар үстерелеше башлана.
Хатын, авызыннан аккан канга киемнәрен буяп, елый-елый патшага зарлана.
Менә шундый портрет детальләрен оста бирә алуы аша хатынның явызлык белән тулган портретын ачуга ирешә. Шуңа кушып ирнең портретына да аерым төсмерләр өсти. Моны ишеткән ирнең ачуы кабара. Ул төне буена күзенә йокы керми хәлиткеч карар кыла: малайны үтерергә!
Ләкин патшаның вәзирләре, аңа төрле-төрле хикәятләр сөйләп, үлемне кичектереп киләләр. Аларда гаделлек, намуслык, батырлык һәм хыянәт итмәүчелек идеяләрен яклау өстенлек итә. Әсәрнең уңай образлары тугрылыклы, хыянәтсез кешеләрдән тора, шуңа күрә алар малайның гаепсезлеген патшага исбат итәләр һәм аны коткаруда мөһим роль уйныйлар. Әнә шулай эчке дөньялары матур булу малайны коткара.
Шуңа күрә әсәр халык арасында зур популярлык казана һәм кыска гына вакыт эчендә сигез тапкыр басыла.
Портретларны биргәндә, язучы мәкаль-әйтемнәрдән, чагыштырулардан оста файдалана. Мәсәлән, «Хатын… шаһзадәне күргәч, мең җан белән гашыйк булды. Гаять гүзәл сөлек шикелле егет. Хатыннар әйтә торган сүз: кашыклы су белән йотарсың». «Бер һәйбәт гүзәл кыз, айның ундүртенче кичәсе кебек». «Кайда бал булса, анда чебеннәр җыела» һ.б.
Әсәр – халыкның эстетик зәвыгына туры килеп, мәгърифәтчелек идеологиясенә хезмәт иткән XIX йөзнең 2 нче яртысында татар тормышында башланып киткән уяну хәрәкәтенең чагылышы.
Әдәп-әхлакка, белемгә, һөнәр алуга өндәү, кешегә хас гуманистик сыйфатларның мактаулы, һәр төр начарлыкны фаш итү, кире кагу һ.б. сыйфатлар әсәрдә үзәк мәсьәлә итеп алына. Шуларга бәйле төп идея дә гаделлек тантанасы булып яңгырый.
«Әбүгалисина кыйссасы» әсәрендә портрет бирелеше
1872 елда Каюм Насыйри «Әбүгалисина кыйссасы»н татарчалаштыра. Халыкның бай хыялларын эченә алган, югары художество көченә ия булган, дөньяның күп телләренә тәрҗемә ителгән бу әсәрнең прототибы булып XI йөз башларында (980 – 1037) Урта Азиядә яшәгән философ, юрист һәм табиб Ибне-Сина исемле бер мәшһүр булган бөек галим тора.
Галим төрле фәннәр өлкәсендә кыю ачышлар ясый. Бигрәк тә медицина өлкәсендәге ачышлары игътибарга лаек. Алай гына да түгел, ул талантлы шагыйрь дә булган. Сакланган шигырьләре аның тууына 1000 ел тулуга багышлап чыгарылган җыентыкта басылып чыккан. Медицина буенча булган хезмәтләре хәзерге көндә дә игътибарга лаек.
К.Насыйри бу әсәрне очраклы рәвештә генә тәрҗемә итми. Ул аның мәгърифәтчелек теләкләренә, фәнни карашларны популяшты-рырга омтылуына һәм демократик интересларына җавап бирә. Әсәрнең баш герое Әбугалисинаның патшалардан акыллы, үзенең белеме аркасында аларны җиңүче итеп бирелүе укучыларны үзенә тарта. «Үткенлеге белән кылны кырыкка ярыр иде. Бала булса да, Әфләтүн хәким дип әйтергә ярар иде. Хәтта хикәят кылыныр ки, мәктәптәге сабак балалары үз араларында моның зирәклеген бәхәс кылышып сөйләшерләр иде. Вә фәһем, фирасәтен тәҗрибә өчен Әбүгалисина мәктәпкә килмәс борын, үзе югында утыра торган юрганы астына бер табак кәгазь салып куярлар иде. Әбүгалисина килеп утыргач, гаҗәпләнеп, мәктәпнең бер түшәменә, бер идәненә карар иде.
– Ник алай карыйсың? – дисәләр,
– Белмим, мәктәпнең түшәме азрак иңгәнме, яки идәне бераз күтәрелгәнме? Һәрничек элгәрегәчә түгел, – дип, астына бер табак кәгазь барлыгын сизәр иде. Хасыйле каләм ошбу фәһем вә фирасәте вә зирәклеге белән гыйлемгә тырышып, унике яшенә ирешкәндә, күп гыйлем хасыйл итеп, төрле фәннәрдән дәрес бирер иде», – дип характерлана баш герой. Аның портреты, үз-үзен тотышы әсәрдә игътибарны җәлеп итә.
Әсәрдә патшалар, аларның вәзирләре җиңелә, мәсхәрәгә кала. Ул фантастик рухта язылган. Фантастик сурәтләүләр астында гуманистик идеяләр яклана, хаксызлыкка, деспотизмга каршы көрәштә үтә эчкерсез, тормышчан хыяллар белән көн итүче, яхшылыкка гына омтылучы Әбугалисина һәрчак җиңеп чыга, патша ялчылары мәсхәрәгә кала.
Язучы әсәрнең геройлары Әбелхарис белән Әбүгалисинаны тулысынча күз алдына китерү өчен, аларның портретларына күп урында туктала. Менә алар бер ел мәгарәдә ятып тышкы кыяфәтләрен югалтканнар. Аларны язучы шулай итеп сурәтли: «Шулвакыт Әбелхарис белән Әбүгалисина мәгарәдән чыгып киттеләр. Халык боларны кисәктән күргәч, гаять куркыштылар. Чөнки бер ел мәгарәдә ятып, аларның сач-сакаллары җитеп, тырнаклары үсеп, гаҗәеп бер сурәткә килгәннәр иде».
Аларның портретларын карап, халык аларны сихерче дип белеп, патшага китерә, һәм ахмак, надан, бозык патша аларны үтерергә әмер бирә. Тик аларны белемнәре генә коткара.
Кайвакытта кайберләрнең портретлары җиңелчә көлү дә тудыра. Менә Әбелхарис Багдад үзәгендә бик аз гына вакыт эчендә мунча салдыра, моңа гаҗәпләнгән патшага Әбелхарис түбәндәгечә җавап бирә:
– И падишаһым, минем егетләрем – бик күп төрле һөнәр вә сәнгать ияседерләр. Алар бик зирәк, үткен һәм җиңел гәүдәле, зур куәтле егетләрдер… Алар җирдә судан, һавада җилдән тиз йөриләр, – ди үзенең агачтан терелткән «эшчеләре» турында. Билгеле, бу укучыда .агач егетләр»нең портретлары елмаю тудыра.
Кызларны сурәтләгәндә, язучы аеруча матур сүзләр куллана. Менә Саба патшасы кызының портретын ул ничек бирә: «Патша кызга күзен төшереп күрде ки, үзенең каршында зур җәмал (матурлык) иясе булган бер кызның торганлыгын. Аның йөзенең нурыннан ай һәм кояш оялыр иде һәм аның матурлыгын мактаудан телләр гаҗиз һәм сакау булыр иде. Аның җәмалын бер мәртәбә күргән кеше дөньясын онытыр иде».
Патша, кызны күргәч, кызга гашыйк була, тәкать вә сабырын бөтенләй югалта.
Мисырга килеп төшкәч, Әбугалисина хәлвәфрүшкә ярдәм итә. Ләкин алар үзара бик килешеп яшәсәләр дә, төрле фаҗигаләр белән очрашалар. Шунда аларның төрле халәтләре ачыла.
Мәгарәдән чыккан Әбүгалисина турында болай диелә: «…бераз ял чәчен, сакалын һәм тырнакларын кистереп, адәм кыяфәтенә керде, чөнки ул бел ел мәгарәдә ятып, урмандагы шүрәлегә охшап калган иде». Менә шундый уңышлы чагыштырулар Әбүгалисинаның портретын тулыландыра. Аның бер ел буе мәгарәдә ятып шул кыяфәткә керүенә ышандыралар.
Менә ул Хәлвәфрүшләр урамына килеп чыга. Төрле якка борылып карап йөргәндә, ул шундагы бер хәлвә кибетендә гаҗәп матур егет күрде. Монда портретның аерым детальләре күренми, ләкин укучы күз алдына зифа буйлы, матур йөзле, сөйкемле бер егет килеп баса. Язучы бу гаҗәп матур егет, матур кыз иде фразасын еш куллана. Шуның белән үз геройларына ихтирам уята. Шул җөмләне укыгач, бу геройларны эчке дөньясының да гүзәл булуына ышанасың. Бу – чынлап та шулай: Әбүгалисина үзе, Хәлвәфрүш, кайбер патшалар әнә шулай сурәтләнгәннәр. Ләкин башта Хәлвәфрүш Әбугалисинаның изге ниятен аңламый: аңа утын агачы белән кизәнә, ә моның өчен Әбугалисина аны сахрага илтеп ташлый һәм аның маҗаралы юлы башлана. Гаскәриләр кулына эләккәч, ул бик озак җәяү алар белән бара. Менә аның шул чактагы портреты болай бирелә: «Бер-ике сәгать баргач та, бичараның аяклары кабарып, күңеле тулып, күзеннән яшь ага башлады». Бу портрет исә геройга карата кызгану хисе тудыра, аңа карата теләктәшлек тә уята.
Менә гаскәриләр әсирләрне патшага тапшыралар. «Патша, әсирләрне карап, күрер күзгә чибәр булганлыктан, алар арасыннан Хәлвәфрүшне үз сараена хезмәткә алды. Нишләсен бичара, тоткындыр, хезмәткә бил баглан торды».
Әбүгалисина да аңа: «Әй, чибәр егет», – дип кенә эндәшә. Бу исә аңа бик тә килешеп тора.
Хәлвәфрүшкә бәйле рәвештә икенче бер геройның портреты белән танышабыз. Ул – Саба патшасының кызы.
Көннәрдән беркөнне урамда хәлвә сатып йөргәндә, патша кызы аны үзенең сараена чакырып кертә. Аларның беренче очрашулары һәм кызның төс-кыяфәте болай сурәтләнә: «Патшаның гүзәллектә тиңе булмаган матур бер кызы бар иде. Аның йөзенең нуры алдында кояш нуры бернәрсә дә тормас иде». Аны яңа заман Зөләйхасы дип атарга мөмкин иде…
Хәлвәфрүшне сарайга чакырып керттеләр. Патша кызы, битенә каплаган пәрдәсен күтәреп, күзләрне камаштырырлык сылу йөзләрен күрсәтеп, Хәлвәфрүш алдына килде һәм хәлвәсен күрсәтергә кушты.
– Боерыгыз, назлым, рәхим итегез, кабып карагыз, – дип, хәлвәдән тәмлерәк сүзләр белән кызны үзенә каратты.
Әнә шулай очрашалар ике гүзәл зат һәм бу очрашу гыйшык утын кабызып җибәрә. Портретны тагын да камилләштерү дәвам итә. Күз төшерү белән ике яшь гүзәл бер-берсенә кеше ышанмаслык дәрәҗәдә гашыйк була.
Әмма Хәлвәфрүш, гаять оялганлыктан, кызга таба карамас иде. Күз кырые белән генә бер мәртәбә карап күрде ки, тулган ай кебек нурлы йөзле кичләрдә айга, көндезләрдә кояшка ихтыяҗ калдырмас иде. Матурлык бакчасының алмасыннан Хәлвәфрүшнең ихтыяры тәмам китте, ул сатып биргән хәлвәсе урынына гыйшык уты сатып алды».
Үз геройларының портретларын биргәндә, чагыштырулар, эпитетлар өсти.
Менә бер вакыйганы сурәтләүдә Хәлвәфрүшнең дә портретын бирә һәм укучыда аңа карата мәхәббәт уятырлык сүзләр тапкан: «Бүлмә эче селкенеп китте. Шулвакыт гүзәлләрнең гүзәле булган ул кыз ишектән керде. Һәм бер кадәр вакыт һушсыз булып торды. Һушына килгәннән соң, күзен ачып карады һәм күрде ки, бүлмә эчендә бер хикмәт иясе дәрвиш илә бер хуп (матур) сурәтле егет утырмышлар. Кыз үзенең сараена хәлвә сатарга кергән егетне таныды». Биредә бер җөмлә: бер матур сурәтле егет утырмышлар. Күз алдына егетне әнә бер сүз белән китереп бастыра.
Кайбер урыннарда портретның аерым детальләре генә чагылып китә. Шул да геройларга төгәл характеристика бирү өчен җитә. Менә, мәсәлән, Хәлвәфрүшнең кул-аягын бәйләгән чылбырларның коелып калуын, үзенең юкка чыгуы хәбәрен алгач: «Патша гайрәтеннән үз итен үзе чәйнәп, котырынып китә».
Алда әйтелгәнчә, портретка штрихлар өстәү дәвам итә. Күп җәфалардан соң максатка ирешелә: кызны патша Хәлвәфрүшкә бирергә ризалык бирә. Ул турыда әсәрдә менә болай әйтелә: кырык көн туй үткәрелә.
«Кырык беренче көнне никах мәҗлесе ясап, ике гашыйкны бер-берсенә кавыштырдылар. Хәлвәфрүшне асыл киемнәргә киендереп, патша һәм сарай әһле белән күрештерделәр. Алар кияүне күреп, аның акылына һәм матурлыгына хәйран калдылар».
Шулай итеп, Әбүгалисина һәм аның дусты Хәлвәфрүшне уңай герой буларак сурәтләгәндә, портретларны бирүдә дә автор зур уңышка ирешә.
1. Гөлрөх белән Камәрҗан” әсәрендә образларын ачуда портретның бирелеше
“Гөлрөх белән Камәрҗан” хикәясендә образларны тулысынча күз алдына китерү өчен шулай ук портреттан оста файдалана.
Хикәяне сөйли башлаганда ук үзенең баш героеның портретын бирә.
“Борын заманда Исфаһан шәһәрендә бер патша бар иде – Хәварзәм шаһ дип атыйлар иде. Аның матурлык, мөлаемлелек, сөйкемлелек тә, хәтта бөтен җир йөзендә тиңдәше күренмәгән сылу һәм акыллы бер угылы бар иде” – диелә. Әсәр буена геройның бу сыйфатларына басым ясала.
Әсәрнең икенче герое Чин кызы Гөлрөхнең портретын ике пәринең бәхәсләшүе аша бирә.
— Менә мин үзем бүген шундый матур адәм баласын күрдем, ичмасам, матур дисәң дә була!.
Шуннан соң икенче пәри Чин иленнән Шаҗах шаһның кызын китереп тә җиткерде. Ике пәри кызны күтәреп керделәр дә йоклап яткан Камәрҗан янына түшәккә салдылар. Күрделәр ки, бу шаһ кызы белән шаһзадә Камәрҗан матурлык, сылулык, күркәмлектә бер – беренә шулчаклы охшашлар.
Әнә шулай паралельлек аша да геройларның портретларына укучының игътибарын җәлеп итә. Портретны тагын да тулыландыру эшен дәвам иттереп ул аның турында: “Шаһзадә күзен ачып җибәрүгә, янында матурлыгы һәркемне хәйран калдырырлык, сөйкемле бер кызның йоклап ятканын күрде һәм шул минутта ук, сабырлыгын югалтып, моңа гашыйк та булды” дип Гөлрөхне сыйфатлауны дәвам итә.
Портретны язучы бер урынга туплап кына бирми, төрле урынга чәчеп бирә. Камәрҗан портреты белән дә шулай. Әнә Камәрҗан доктор булып патша янына килә. Ә ул аңа түбәндәге кыяфәттә күренә. Докторның мөлаем йөзе, мәгънәле сүзе, татлы теле һәм матурлыгына исе китеп бераз эндәшми тора патша.
Шундый эпитетлар кулланып автор егетнең беренче портретына өстәмә сыйфатлар өсти. Шулай итеп, Каюм Насыйри бу әсәрендә дә портретлардан образларны тирәнтен ачу өчен оста файдаланган.
Йомгак
- “Кырык вәзир кыйссасы”нда Ханкыйн патшаның улы һәм аның башыннан узган вакыйгаларны сурәтләгәндә, ул иң беренче, геройның тышкы кыяфәтен биреп, укучының игътибарын җәлеп итә. Әсәрдә портретның аерым детальләре дә вакыйганы тыгызлау өчен хезмәт итәләр. Портретларны биргәндә, язучы мәкаль – әйтемнәрдән, чагыштырулардан оста файдалана.
- “Әбүгалисина кыйссасы”нда язучы әсәрнең геройлары Әбелхарис белән Әбугалисинаны тулысында күз алдына китерү өчен, аларның портретларына күп урында туктала. Кайбер урыннарда портретның аерым детальләре генә чагылып китә. Шул да геройларга төгәл характеристика бирү өчен җитә. Кайвакытта кайберләрнең портретлары җиңелчә көлү дә тудыралар. Шулай итеп, Әбугалисина һәм аның дусты Хәлвәфрүшне унай герой буларак сурәтләгәндә, портретларны бирүдә дә зур уңышка ирешә автор.
- Гөлрөх белән Камәрҗан” әсәрендә образларны тулысынча күз алдына китерү өчен шулай ук портреттан оста файдалана. Портретны язучы бер урынга туплап кына бирми, төрле урынга чәчеп бирә.
- К.Насыйри әсәрләре укучыларга әхлак тәрбиясе бирүдә зур ярдәм итә, чөнки аның барлык әкиятләре дә әхлаклылык мәсьәләренә багышланган. Хәзерге вакытта бу тәрбия бирүнең иң мөһим бурычы булып тора.
Бар нәрсә акчага корылган, күп мәсьәләләрне хәл иткәндә ул хәлиткеч роль уйнаганда, әдәп — әхлак мәсьәләләренә Каюм Насыйрилар заманы кешеләре күзлегеннән карап эш итсәк, без отарбыз гына дип уйлыйм.