Катлаулы мәсьәләләр чишү

№ 112

(IV сыйныфта математика дәресе)

Зөлфия ХИСМӘТУЛЛИНА,

Әтнә районы Бәрәскә урта мәктәбенең югары квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы

Дәрес төре: гамәли дәрес.

Бурычлар: катлаулы мәсьәләләр чишү күнекмәләрен булдыру; исәпләү күнекмәсен ныгыту.

Планлаштырган нәтиҗәләр:

предметлы:

– катлаулы мәсьәләләр чишү күнекмәләрен ныгыту;

– мәсьәләләр чишкәндә формулаларны куллана белү күнекмәсен ныгыту;

метапредметлы:

– логик фикеләү, уйлау сәләтен, мөстәкыйльлекне үстерү;

– парларда эшли белү күнекмәләрен булдыру;

– мәсьәләләрне чишә белү күнекмәсен тормыш белән бәйләү;

шәхескә кагылышлы:

– математика фәненә кысыксыну уяту;

– җаваплылык хисен тоеп эшләү.

Предметара бәйләнеш: әйләнә-тирәдәге дөнья дәресе.

Ресурслар:

укытучы өчен: эш программасы, презентация;

укучылар өчен: дәреслек, эш дәфтәре, индивидуаль карточкалар; кызылтүш, песнәк рәсемнәре.

Дәрес барышы
Укытучы эшчәнлеге Укучы эшчәнлеге
I. Оештыру. Эшкә кызыксыну тудыру
1. – Елмаеп карагыз дөньяга,

Рәхәт бит яшәве, шулаймы,

Елмаеп яшәсәң көн саен,

Укырга, уйларга бик җайлы.

Шушы күтәренке кәефтә дәресебезне башлап җибәрик.

2. Күңелле мәсьәләләр чишү. Разминка.

1 нче мәсьәлә. Яр карлыгачы секундка 12 тапкыр канат кага , бу – ябалакка караганда 3 тапкырга күбрәк. Ябалак секундка ничә тапкыр канат кага?(4 тапкыр)

2 нче мәсьәлә. Эрбет чикләвеге белән 70 төрле җәнлек, 130 төрле кош туклана. Эрбет чикләвеге белән тукланучы кошлар күпмегә күбрәк? (60 ка күбрәк)

3 нче мәсьәлә. Ябалак йомыркасының авырлыгы 20 г, кызылтүшнеке аныкыннан 4 тапкырга кечерәк. Кызылтүш йомыркасының массасы күпме. (5 г)

4 нче мәсьәлә. Песнәкләр (синица-ремез) ояларын бик җылы булырлык итеп ясыйлар. XIX гасырда бу ояларны кайчакта балаларга аяк киеме буларак кулланганнар. Шундый 16 ояны ничә бала кия алган? (8 бала)

5 нче мәсьәлә. Песнәк оясы төбенең яклары 20 см булган квадрат формасында. Оя төбенең периметрын, мәйданын табыгыз. (Р = 80 см, S = 400 см²)

6 нчы мәсьәлә. Сонгы 200 елда Җир йөзендәге 34 төрдәге кош, җәнлек һәм елан юкка чыккан. Шулардан 6 төре – еланнар, 15 төре – җәнлекләр. Ә кошларның ничә төре юк ителгән соң? (34–6–15= 13 төре)

Укучылар белән бергә уку
II. Актуальләштерү

Яңа материалны үзләштерүгә ихтыяҗ тудыру.

Тактада укучылар ясаган рәсемнәр. 1 нче рәсемдә 7 кызылтүш, 6 песнәк. Рәсем буенча кушу һәм алуга карата берничә мәсьәлә төзергә кирәк.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

– Бу мәсьәләләрне нинди формулага таянып төзедегез?

– Икенче рәсемдә 4 кызылтүш, 8 песнәк. Бу рәсем буенча нинди мәсьәләләр төзер идегез.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

– Мондый мәсьәләләрне нинди формулага таянып төзедегез?

– Без нинди мәсьәләләр чиштек?

– Гади мәсьәләләрне нинди төркемнәргә булеп була?               (2нче слайд)

– Мәсьәләләрдә нәрсәләр турында сүз барды?

– Нинди кошлар?

– Безнең якларда нинди кошлар кышлый?

– Без аларга ничек ярдәм итә алабыз?

Укучылар мәсьәләләр төзи

 

1. Җимлеккә 7 кызылтүш, 6 песнәк очып килгән.  Җимлеккә ничә кош килеп кунган?

2. Җимлеккә 7 кызылтүш, алардан бергә кимрәк песнәк очып килгән. Җимлеккә ничә песнәк килгән?

3. Җимлеккә  6 песнәк, алардан бергә күбрәк кызылтүш  очып килгән . Җимлеккә ничә кызылтүш килгән?

4. Җимлеккә 7 кызылтүш, 6 песнәк очып килгән. Песнәкләр кызылтүшләргә караганда ничәгә азрак?

5. Җимлеккә 7 кызылтүш, 6 песнәк килгән. Кызылтүшләр  песнәкләргә  караганда ничәгә күбрәк?

6. Җимлеккә 7 кызылтүш очып килгән, алар песнәкләргә караганда бергә күбрәк. Песнәкләр ничәү булган?

7. Җимлеккә 6 песнәк килгән . Песнәкләр кызылтүшләргә караганда бергә азрак. Кызылтүшләр ничә?

8. Җимлеккә барысы бергә 13 кызылтүш һәм песнәк очып килгән. Песнәкләр 6 булса, кызылтүшләр ничә ?

– Кушу формуласы. а=b+с, с=а–b, b=a–c

1. Җимлеккә 8 кызылтүш, 4 песнәк килгән. Песнәкләр кызылтүшләргә караганда ничә тапкырга азрак?

2. Җимлеккә 8 кызылтүш, 4 песнәк килгән. Кызылтүшләр песнәкләргә караганда ничә тапкырга күбрәк?

3. Җимлеккә 8 кызылтүш, песнәкләр 2 тапкыр кимрәк килде. Песнәкләр ничәү?

4. Җимлеккә 4 песнәк килгән, ә кызылтүшләр песнәкләргә караганда ике тапкырга күбрәк. Кызылтүшләр ничә?

5. Җимлеккә 8 кызылтүш очып килгән. Кызылтүшләр песнәкләргә караганда ике тапкырга күбрәк. Песнәкләр ничә?

– а=b*c, c=а:b, b=а:с. Тапкырлау формуласы.

 

– Гади мәсьәләләр.

– Кушуга, тапкырлауга карата мәсьәләләр, аерманы чагыштыруга, өлешне чагыштыруга мәсьәләләр

–Кошлар.

–Кышлаучы кошлар.

– Песнәк, чыпчык, күгәрчен, үрмәләч, ала карга, чукыр, тукран, чәүкә, саескан.

III. Уку мәсьәләсен кую

– Экранда нәрсәләр язылган? (1 нче слайд)

S=v*t; A=W*t; C=a*n; S=a*b; а=b*c; S=a*b; а=с+b

– Бу формулалар ярдәмендә нинди зурлыкларны табарга була?

– Бу формулалар безгә нәрсәләр чишкәндә кирәк?

– Димәк, без буген дәрестә нишлибез?

– Нинди мәсьәләләр чишәрбез икән?

– Ни өчен без барлык өйрәнгән формулаларны искә төшердек?

 

 

– Формулалар.

 

Формулалар турында сөйлиләр

 

– Мәсьәләләр.

– Мәсьәләләр чишәбез.

– Катлаулы  мәсьәләләр.

– Катлаулы мәсьәләләрне чишкәндә аларның берничәсе кирәк булырга мөмкин.

IV. Танып-белү эшчәнлеге. Уку мәсьәләсен чишү 

– Катлаулы мәсьәлә гади мәсьәләдән нәрсәсе белән аерыла? Ни өчен без гади мәсьәләләрнең чишелешен искә төшердек?

Дәреслектәге мәсьәләне чишү

Автомобиль ярышында өч команда катнаша. Беренче командада – 24 автомобиль, бу – икенче командадагыга караганда 3 автомобильгә күбрәк. Әгәр дә ярышта барлыгы 80 автомобиль катнашса, өченче командада ничә автомобиль булган булыр?

Ял минуты

1. Баш миендә кан әйләнешен яхшырту өчен:

– Урындыкта утырабыз, 1–2 – башны артка җибәрәбез, 3–4 – алга кире кайтабыз. (4 – 6 тапкыр кабатлана. Күнегү салмак эшләнелә.)

2. Кулның һәм иң өсләрнең арыганлыгын бетерү өчен:

– Басабыз, уң кулны алга сузабыз, сул кулны – өскә. Аннан – киресенчә. Күнегү 3 – 4 тапкыр кабатлана. Башны аска иеп, кул чукларын селкетәбез.

3. Күзләр өчен күнегүләр:

– Күзләрне йомабыз (өчкә кадәр санап), аннан – ачабыз да еракка карыйбыз (бишкә кадәр санап).

Эш дәфтәрендә эшләү (50 нче бит)

8 бертөрле кружка өчен шундый 5 кружкага караганда 45 сумга күбрәк түләгәннәр. Бер кружканың бәясе күпме булыр? Шундый 6 кружка ничә сум тора?

 

 

– Катлаулы мәсьәләдә берничә сорау куеп була.

– Катлаулы мәсьәлә берничә гамәл белән чишелә.

– Катлаулы мәсьәлә гади мәсьәләләрдән төзелә.

 

Мәсьәләгә анализ ясап, кыскача шарты төзелеп, күмәк рәвештә башкарыла. Кыскача шарт схема рәвешендә языла:

24–3=21 (авт.)

80–(24+21)=35 (авт.)

 

 

 

Хәрәкәтләр ясыйлар

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Эш парларда башкарыла.

8–5=3

45:3=15 (сум)

15*6=90 (сум)

Блицтурнир

а) Маратның а маркасы бар, ә Ирекнең маркалары с га азрак. Аларның икесенең бергә күпме маркасы бар?

ә) n слива сатып алдылар. Көндезге ашта а слива, ә кичке ашта к слива ашадылар. Ничә слива калды?

б) д кызыл һәм к зәңгәр шар бар иде.Аларны тигез итеп өч кешегә бүлделәр. Һәр кешегә ничә шар тиде?

в) Айрат а балык, ә Нияз аңа караганда 4 тапкырга күбрәк балык тотты. Айрат Ниязга караганда ничә балык азрак тоткан?

 

Укучылар аерым битләрдә эшне мөстәкыйль эшлиләр. Экрандагы җаваплар белән үз эшләрен чагыштыралар

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

V. Уку эшчәнлеген йомгаклау
VI. Өй эше

Дәреслектәге 25 нче мисалны (69 нчы бит) эшләргә

 
VII. Рефлексия
 – Куйган максатка ирештекме?

– Кайсы эш сезгә ошады?

– Бүгенге дәрестәге эшегезне ничек бәяләр идегез?