Кара-каршы хәрәкәткә мәсьәләләр

№ 133

(IV сыйныфта математика дәресе)

Фирдәүс ЗИЯТДИНОВА,

Кама тамагы районы Олы Кариле урта мәктәбенең югары квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы

Дәреснең технологик картасы  

 

Дәрес тибы: Белемнәрне ныгыту һәм яңа белем үзләштерү.
УМК авторы «Перспектива».  Г.В. Дорофеев, Т.Н.Миракова, 2014ел.
Дәреснең максаты: – кара-каршы хәрәкәткә мәсьәләләр чишү;

– якынаю тизлеге нәрсә ул?

– вакыт , юл, тизлек үлчәү берәмлекләре белән эшләү;

–  кире мәсьәләләр чишү

Бурычлар:

универсаль уку гамәлләре формалаштыру (УУГ)

 

шәхес буларак УУГ: дәрес барышында күршеңә ярдәм итә белү;

регулятив: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу, план төзү, белгән яки әлегә кадәр белмәгән күнекмәләрне үзара бәйләү, биремне үтәүнең дөреслеген тикшерү;

танып-белү: милли төбәк компонентларын кулланып, проблема кую һәм аны чишү, биремнәрне үтәү, нәрсә ул якынаю тизлеге, вакыт, юл, тизлек үлчәү берәмлекләре белән эшләү, тәкъдим ителгән план буенча  аңлатмалар, кире мәсьәләләр төзү һәм аларны чишү, анализ ясау һәм нәтиҗә чыгару;

коммуникатив: үз фикереңне тулы әйтә белү, күршең белән ярдәмләшеп эшләү, иптәшеңнең эшен  бәяләү

Көтелгән нәтиҗәләр

(шәхескә кагылышлы,  метапредмет, предмет):

Шәхси: үзара дуслык, җылылык атмосферасы тудыру; дәрестә актив, тәрбияле, кайгыртучан иптәш булу.

Метапредмет:

регулятив: эшчәнлекне планнаштыру, үз алдыңа максат куя, нәтиҗә ясау, үз эшчәнлегеңне контрольдә тоту, игътибарлы булу;

танып-белү: биремнәрне мөстәкыйль эшли белү, предметлар модельләре белән эшләү, дәреслектә ориентлаша, андагы мәгълүматлар белән эшли белү, милли төбәк компонентлары  ярдәмендә нәтиҗәләр ясау аша модельләштерү;

коммуникатив: төркемдә эшләгәндә, бер-берсен тыңлый белү; туган якка мәхәббәт  тәрбияләү, матурлыкка соклана белү, сөйләшү барышында, үз фикерен җиткерә алу; үзара килешү, алган  мәгълүматларны куллана белү;

предмет:  кара-каршы хәрәкәткә мәсьәләләр чишү; якынаю  тизлеге таба белү; вакыт , юл, тизлек үлчәү берәмлекләре белән эшләү; кире мәсьәләләр төзү һәм чишү

Җиһазлар Компьютер, проектор,  карточкалар, схемалар
Эш төрләре Индивидуаль, парлап, төркемләп, фронталь.

 

 

 

Дәрес этаплары

Максат Уку материалының эчтәлеге Укытучы эшчәнлеге Укучы эшчәнлеге

 

Универсаль уку гамәлләре

Шәхси (Ш), регулятив (Р), коммуникатив (К), танып- белү (ТБ)

Мотивлаштыру. (1 мин.)

 

Уңай психологик халәт тудыру Эшкә кызыксыну тудыру

 

Исәнләшү, дәрескә хәзерлекне барлау. Слайд 1

Укучыларны уку эшчәнлегенә тарту

– Шушы күтәренке кәефтә дәресебезне башлап җибәрик, һәркайсыгызга уңышлар телим.

— Дәрес ахырында һәркем үзенең тырышлыгын бәяләр.

Елмаеп карыйбыз дөньяга,

Рәхәт бит яшәве шулаймы!?

Елмаеп башласаң дәресне,

Санарга, уйларга бик җайлы.

Укучылар бер-берсен сәламли

Ш: әдәп-әхлак кагыйдәләрен искә төшерү, бер-берсенә уңышлар теләү, хезмәттәшлек итү теләге уяту

Р: үз-үзеңне эшкә әзерләү

Актуальләштерү

(6 мин.) 1. Телдән исәпләү

 

 

 

 

2.  Яңа теманы үзләштерүгә, теманы ачуга этәргеч. Проблемалы ситуация  кую.

Дәреснең максаын ачыклау.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Дәрестә  яңа мәгълүматлар кабул итүгә әзерләнү, фикерләү осталыгын һәм телдән исәпләү күнекмәләрен үстерү

 

Бирелгән мисалларны телдән исәплиләр. Өстәлдәге җаваплар белән тикшерәләр

 

 

 

 

 

– Укучылар, сезнең алда таблица бар. Шул таблицаның беренче баганасына “+”, “–” тамгасын куегыз әле. Дәрес ахырында без аның икенче баганасын тутырырбыз.

Слайд 2

– Экранда мисаллар бирелгән. Укучылар, өстәлләрдәге  җавапларны үсә бару тәртибендә тезегез әле.

280:4=

654–324=

18000:100=

770*10=

96*1000=

25*4=

81000:1000=

 

 

 

 

 https://edu.tatar.ru/community/index/15832 Мисалларны чишү. Җавапларны үсә бару тәртибендә тезәләр. (Парларда эш)

 

 

70

81

100    180      330      7700      96000

 

К: иптәшләреңә хөрмәт, игътибарлылык тәрбияләү

ТБ: белемнәрне дөрес куллана белү

Көтелгән нәтиҗә: исәпләү  күнекмәләрен үстерү

Биремнәр  аша дәреснең темасын ачыклау. Яңа белем алуга әзерлекне тикшерү.

Дәрескә максат кую

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Парларда эш.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Слайд 3

– Саннарны әйләндереп карагыз әле, анда нинди сүз килем чыкты икән?

– Хәрәкәтне кайда очратырга мөмкин?

– Нинди хәрәкәтләр була икән, укучылар, без сезнең белән алдагы сыйныфларда ул  төшенчәләр белән танышкан идек.

 

 

 

 

– Экранга карагыз әле, бу схема нинди юнәлеш булыр икән?                     – Димәк, безнең бүгенге дәресебезнең темасы ничек булыр?

– Әйе, укучылар, «Кара-каршы хәрәкәткә мәсьәләләр» дип аталыр. – Без дәрескә нинди максат куярбыз икән?

 

 

 

 

 

 Укучылар җавапларны әйләндерә,  килеп чыккан сүзне укый.

Хәрәкәт

кеше, транспорт, бөҗәкәр, хайваннар, планеталар.

бер үк юнәлешле, капма-каршы юнәлеш, кара-кары юнәлеш

Кара каршы хәрәкәт

 

 

 

 

– Нәрсә  ул хәрәкәт,  кара-каршы хәрәкәткә мәсьәләләр чишү, якынаю  тизлеге, вакыт , юл, тизлек үлчәү берәмлекләре бн эшләү, кире мәсьәләләр чишү.

Танып-белү: сорауларга җавап табу һәм чишү, проблемалы сорауларга җавап табу һәм аларны дәлилли белү

Р: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу;

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре: партадашың  белән хезмәттәшлек итү: биремне үтәгәндә белемнәргә таяну

Көтелгән нәтиҗә: яңа теманы ачу

 Яңа  материалны өйрәнү

(8 мин.)

 

 

 

 

                   

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Төркемдә эшли белү, коммуникатив аралашу булдыру; яңа материалны үзләштерү

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Төркемнәрдә  эш

 

 

Парларда эшләү: экраннан фронталь тикшерү

 

 

 

 

Карточкалар белән эш.

 

 

 

 

 

 

-Экранда, урыннарда бирем.(Группа белән эш).

 

 

 

 

 

 

 

 

– Әйдәгез, укучылар, формуланы искә тошерик әле. S=v*t    һәр төркемнән икешәр кеше чыга. S, v, t/

(Тактага эленә) /кластер төзелә/

9 дм 6 см, 8 км/сәг, 31 с, 7 дм/с

Бирелгәннәрне ук белән тоташтырырга

Чаңгычы         12 км/сәг

Машина          60 км/сәг

Атка атланган кеше 20 км/сәг

Җәяүле кеше    5 км/сәг

Бирелгән мәсьәләгә кайсы схема туры килә?  Безнең яклар – тау ягы. Тау итәкләрендә җир җиләкләре үсә. Менә шул җиләклекләрнең берсе булган Куян тавы итәгенә ике авылдан ике җәяүле бер-берсенә кара-каршы юлга чыккан. Алар 3 сәг юлда булган.  Беренчесенең  тизлеге 5 км/сәг, ә икенчесанең тизлеге 4км/сәг.

– Укучылар, ул малайлар бу җиләклектә  бер “бер сандык” тапканнар (Экранда) Ә ул сандыкны мина калдырдылар. Сез дәреслек белән эшли   торганда, мин сандыкны ача торыйм әле.

Укучылардагы хәрефләр белән бер укучы формула яза. Ә һәр төркем үзенә тигән берәмлекне күтәрә.

9дм2см+4см=                                  40км:5сәг=                                   46с–15с=                                   49дм:7с=

 

Икенче схема

 

 

Таблица формасында шартын язу

 

 

 

 

 К: үз фикереңне төгәл, тулы белдерү, инициативалы хезмәттәшлек

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Үзләштерелгән белемнәрне куллану

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

.

     Индивидуаль  эш.

(фронталь  тикшерү, экраннан)

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Дәреслек белән эшләү

 

 

 

 

 

 

 

28 бит №5(1 – 3)

(1200 с,186 с, 60 мин. яки 3600 с)

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Динамик  пауза

(2 мин.)

 

 

 

 

 

 

Укучыларның дәрес вакытында активлыкларын, фикер йөртү сәләтләрен үстерү

 

Музыка астында физминут

 

 

ФИЗМИНУТ

Музыка уйный. Музыка астында сандык ачыла. Балалар музыка астында хәрәкәтләр ясап бии.

– Иң озын буйлы малай малай язу алып тактага беркетә.

– Иң озын буйлы кыз “сандык”тан язу алып тактага беркетә.

– Дежур   укучы “сандык”тан язу алып тактага беркетә.

 

Музыка астында бииләр.

Музыка туктагач, “сандык”тан иң озын буйлы малай язу алып тактага беркетә. Янә музыка уйный, балалр бии. Музыка туктагач, иң озын буйлы кыз “сандык”тан язу алып тактага беркетә. Музыка  уйный, балалар төрле хәрәкәтләр ясап бии. Музыка туктагач, дежур   укучы “сандык”тан язу алып тактага беркетә.

(“Сандык”тагы сүзләр: Гипс руднигы (Тенеш), Лабач тавы, Урман күле)

 
Өйрәнгән материалны ныгыту. Беренче ныгыту. (9 мин.) Яңа белемнәрне биремнәрдә куллану. Үзләштерелгән белемнәр буенча нәтиҗә ясау.

 

 

 

Группада  эш.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

– Бу сүзләр турында нәрсә әйтә аласыз?

(Экранда рәсемнәре чыга.) Гипс руднигы турында кызыклы мәсьәлә ой эше булачак.

Лобач тавы – Кама тамагының иң биек ноктасы. Шушы Су киңлекләрендә җилкәнле көймә спорты буенча да Россия чемпионаты булып узган. Шулай ук, монда ишкәкле көймәләрдә балык тоту да бик популяр санала.

– Төрле юллар белән мәсьәлә чишеп китик.  Ике причалдан берүк вакытта бер-берсенә  кара-каршы ике катер белән балыкчылар юлга чыга. Алар 2 сәгатьтән соң очрашалар. Беренче катерның тизлеге – 25 км/сәг, икенчесенең тизлеге – 35 км/сәг. Ике причал арасын табарга.  (Һәр төркем үзенчә чишелешен дәлилли.)

– Ә менә Урман күле безнең авылыбызга якын . Кемнең  анда булганы бар?  Таныштырып  китегез әле

– Әйдәгез укучылар Урман күле янында ял итүчеләр турында мәсьәлә чишәбез.

Ике малай берүк вакытта бер-берсенә кара-каршы елганың ике башыннан 10 м/мин тизлек белән йөзеп килә. Әгәр алар арасы 80 м булса, алар ничә минуттан очрашырлар? (Телдән)

(Кама Тамагының истәлекле урыннары)

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Укучылар  ничек эшләгәннәрен аңлаталар

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Укучы сүзе (Олы Кариле авылыннан 1 км 200 м ераклыкта. Овал формада. Тирә-ягы  матур, чиста. Кошлар сайрый. Ял итәргә күңелле)

 
Өйрәнгән материалны ныгыту. 

(10 мин)

Яңа белемнәрне биремнәрдә куллану. Үзләштерелгән белемнәр буенча нәтиҗә ясау  

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Гамәли эш

 

 

 

 

 

 

 

 

 

– Белемнәрне ныгыту максатыннан гамәли эшләп алабыз (аерым биттә)

Танылган якташыбыз драматург Туфан Миннуллинның район үзәгендә урнашкан музей йортына  аралары 170 км ике авылдан бер-берсенә кара-каршы ике автобус юлга чыга. Беренче автобусның тизлеге 90 км/сәг, икенчесенең 80 км/сәг булса.  Алар ничә сәгатьтән соң очрашканнар?

/Схемасын табарга, ябыштырырга, АҢЛАТМАЛАР нәрсәне аңлата?/

90+80=  якынаю тизлеген

170:(90+80)=      вакытны

/Ике автобус 1 сәгатьтән соң очрашткан/

Кире мәсьәләләрне төзергә, чишәргә.

 

Схемасын табарга, ябыштырырга, АҢЛАТМАЛАР нәрсәне аңлата?

25+35=                  якынаю тизлеген

120:(25+35)=      вакытны

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Танып-белү:

алган белемнәрен биремнәр эшләгәндә куллана белү, биремне мөстәкыйль эшли белү

Регулятив:

башкару, дөреслекне тикшерү Коммуникатив: күршең белән хезмәттәшлек итү

Көтелгән нәтиҗә: мисалларны дөрес төзү һәм исәпләү кагыйдәсен  ныгыту.

  Мөстәкыйль эш

(5 мин.)

  Вариантлап бирелгән эш

 

– Без сезнең белән лото уены уйнап алырбыз.

Бирелгән карточкалардагы мисал, мәсьәләләрне  чишәргә.

I вариант

23м/с*2с=

64км:8сәг=

810:10=

340+15=

II.вариант

68–22=

72:9=

130км–49км=

710м:2мин=

Ике вариант өчен дә:

16 санын 8 тигез кисәккә бүлеп, 3 өлешен алсан, нинди вакланма табарсың?

/Экранда 46, 8, 81, 355, 3/8 саннары/

– Килеп чыккан саннарны һәр рәттән сызып чыгыгыз. Нәрсә килеп чыкты? (5 ле саны) 

– Барыгызның да шулаймы? Димәк, бүген мин сезнең барыгызга да «5» ле куям

I вариант –яшел карточка,

II вариант –зәңгәр карточкаларны эшли

 
Йомгаклау. Рефлекция (2 мин.) Үз эшчәнлегеңә бәя бирү.   – Укучылар, дәрес  башында тутыра башлаган таблицагызны алыгыз әле. Анда калган минусларны сез төзәтә аласызмы?

– Укучылар, сез бүген дәрестә нәрсәләр белдегез? Нинди кыенлыклар булды? Узегезне смайликлар ярдәмендә бәяләгез.

– Мин барысында аңладым, башкаларга булыша алам диючеләр – яшел смайлик;

– мин теманы аңладым, кыенлыклар булды диючеләр – зәңгәр смайлик;

– теманы аңлап бетермәдем диючеләр  кызыл смайлик белән бәяли

Укучылар эше.(үзбәя) ТБ:  эш-хәрәкәтләрнең алымнарын һәм шартларын, эшчәнлекнең барышын тикшереп бару һәм бәяләү.
Өй эше

(2 мин.)

Өй эше бирү, аңлату. (№7 дәреслек, 28 бит)   – Ә иҗади эшләргә теләүчеләр  биремнәрне (төрле авырлыкта) ала ала Укучылар яза Ш: үз мөмкинлекләреңне билгеләү

 

Укытучы. Балалар! Сез бүген дәресебездә туган ягыбызның матурлыгын тагын бер кат бәяләдегез. Туган төбәкле, туган телле булу нинди зур бәхет! Аның кадерен белегез, яратыгыз! Туган төбәгебезнең бизәге булырлык кешеләр булып үсегез!

Дәрес өчен рәхмәт!