Каләм очында – галәм

№ 127

(Марсель Галиевнең тормыш юлына һәм иҗатына багышланган дәрестән тыш чара)

Алия САДРИЕВА,

Әтнә районы Күәм урта мәктәбенең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Татар мәктәпләре өчен яңа стандартларга нигезләнеп төзелгән уку програмасына М.Галиевның түбәндәге әсәрләре кертелгән:

          I сыйныфта – «Кайтаваз мәгарәсе» бүлегендә «Кайтаваз» шигыре (охшаш яңгырашлы сүзләр, рифма һәм шигырь турында төшенчә);

           II сыйныфта – «Кызык һәм көлкеле хәлләр» бүлегендә «Көзге каршында», «Тамаша» шигырьләре (әсәрдә капма-каршылык – контраст турында төшенчә);

          IV сыйныфта – «Туган як» шигыре;

          VII сыйныфта – «Уйна әле» хикәясе;

           XI сыйныфта 1980 – 2000 еллар шигъриятенә гомуми күзәтү ясаганда гына исеме аталып үтә (ни кызганыч!).

Рус мәктәпләренең татар төркеме өчен төзелгән программада «Җиңәсем килде», «Нигез» хикәяләре, «Су буеннан әнкәй кайтып килә» шигыре (җыр) өйрәнелә.

Дәресләр саны аз булуны сылтау итеп, әдипнең иҗатын өстән генә өйрәнергә ярамый. Шуңа да дәрестән тыш эшчәнлектә әдипнең күпкырлы иҗатын өйрәнүне максат итеп куям. Түбәндә журнал укучылар игътибарына V – XI сыйныфлар өчен дәрестән тыш чара эшкәртмәсен тәкъдим итәм.

Максат. Укучыларны Марсель Галиевнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру; иҗаты һәм шәхесе аша тарихи үткәнебезгә, әдәбиятыбызга кызыксыну, ихтирам тәрбияләү; туган телнең, туган нигезнең кадерен белергә өйрәтү; сәнгатьле сөйләм күнекмәләре үстерү.

Җиһазлау. Әдипнең портреты, китап күргәзмәсе, Х.Бигичев башкаруында «Кайту», А.Фәйзрахманов башкаруында «Су буеннан әнкәй кайтып килә» җырларының аудиоязмасы, «Нигез» хикәясе өчен фон – аудиоязма, ноубук, экран, презентация.

«Татар теле – камил һәм бай тел. Әмма без океан уртасындагы утрау кебек. Чит телләрдән саклау өчен без калька сүзләрне тәнкыйть утында тотарга тиеш», «Милләтне саклап калу өчен халыкның бөеклеген тану рухы булырга тиеш», «Безнең, сандыкны ачып, телнең төбенә төшеп караган юк» дип язылган плакатлар.

Дәрестән тыш чара барышы

Укытучы. «Миндә татар йөрәге тибә… Татар – барча континентларга таралган дөньяви халык. Татар – нинди яңгыравыклы исем! Пышылдап кына әйтсәң дә, тантаналы яңгырап кала. Бу сүздә космик куәт сулышы төенләнгән. Ә син, милләттәшем, йөртергә хаклымы шундый да шәүкәтле исемне?! Дөнья картасында үз тамгаларын таш-мәрмәргә уеп калдырган бөек халыкның тарихын аң-вөҗүдеңә сыйдыра аласыңмы?

Әлеге фикернең авторы – Марсель Галиев. (Шанлы исем. – М.Галиев. Әсәрләр. 2 нче том, 318 – 322 битләр.) Кем соң ул? Татар халкының тарихи үткәне, бүгенгесе белән нинди бәйләнеше бар?

Марсель Галиев – татар халкының язмышы, тарихы, бүгенгесе, теле, әдәбияты, мәдәнияте, хәтта мәзәге турында фәлсәфи фикер йөртүче әдип. Аның җитди, катлаулы, телгә бай иҗаты һәр татар баласына таныш булырга, өйрәнелергә тиеш, дип саныйм.

Укучылар, без бүген «Каләм очында – галәм» дип исемләнгән әдәби кичәгә шушы олы шәхес һәм аның иҗаты белән танышырга җыелдык.

1 нче укучы. Марсель Галиев әсәрләре тема һәм жанр ягыннан бик бай. Аның шигъри тәлгәшләрендә, проза әсәрләрендә дөнья матурлыгы, якыннарына мәхәббәт, динебезгә һәм туган ягыбызга, тарихыбызга, телебезгә чиксез хөрмәт чагыла. Аның лирикасында туган як темасы – әйдәп баручы темаларның берсе.

Лирик герой өчен туган як яме тормыштагы һәрнәрсәдән өстен: «Әкияттәге кебек: тарак ташласаң – урман калка, көзге ыргытсаң – күл хасил була, тылсымлы авазыңнан таулар ярала безнең якларда. Аның туып-үскән ягында гына «йолдызлар тәлгәш-тәлгәш сибелә», «таулары ап-ак яллы болытларны тышаулый», «абагалары чәчәк ата», «суларында кояш йөзә», «күкеләре меңгә кадәр саный». Гипербола, сынландыру алымнары аша лирик геройның соклану хисе үстерелә.

Шундый як ул, карагыз сез

Минем туган җиремә:

Йолдызлар хәтта кызыгып

Тәлгәш-тәлгәш сибелә.

Буразналар толым-толым,

Кырларда җилләр исә.

Кара-зәңгәр туфрагында

Карашыңнан гөл үсә.

Суларында кояш йөзә,

Толымнарын таратып.

Үзәннәрдә җилләп очкан

Атлары да канатлы.

Урманында чишмәләре

Телләреңне чишәрлек.

Көлмәс булсаң, көлдерергә

Шүрәлеләр җитәрлек.

(«Туган як» шигыре)

Автор соңгы строфада яшәгән урынын сер итеп кенә укучыларга җиткерә.

Кармак сала малайлары

Төннәрен менеп Айга,

Ышанмыйча сез сорарсыз:

– Чынлап, андый җир кайда?

Сер итеп әйтәм алайса:

– Аз-на-кай-да!…

2 нче укучы. Танылган әдип – шагыйрь, прозаик һәм драматург Марсель  Баян улы Галиев 1946 елның 8 октябрендә Татарстанның Aзнакай районы Балтач авылында колхозчы гаиләсендә дөньяга килә. Башлангыч мәк-тәпне туган авылында, сигезенче сыйныфны шул ук райондагы Туйкә авылы мәктәбендә, унберенчене исә 1964 елда Азнакайдагы 1 нче урта мәктәптә укып тәмамлый. Хәрби хезмәткә алынганчы, бер ел Азнакайдагы төзелеш оешмасында рәссам-бизәүче булып эшли.

(Р.Асаев башкаруында «Туган җир кадере» җыры тәкъдим ителә.)

3 нче укучы (М.Галиевнең «Чатыр тау» шигырен сөйли).

Ерактан ул – зәңгәр пирамида,

чал Уралның соңгы дулкыны.

Иңнәренә ятып оеп кала

төньяк җилләренең салкыны.

Җил йомгагы булып кылганнары

үзәннәргә таба йөгерә.

Кайнап аккан ак болытлар аша

тау кояшка гүя үрелә.

Ә төннәрен чума офыкларга,

син ерактан карап тор гына;

Алма кебек өзелә дә күктән

тауга йолдыз тама тын гына.

Куакларда әле төн кунаклый,

тау башында инде яңа таң.

Саумы, диеп дәшәм еллар аша,

күңелдәге сынын яңартам.

Якынлашкан саен ерагая,

төшләреңдә күпме чакырма;

Мин ачмаган гаҗәп әкият калган

мәгарәле зәңгәр Чатырда!

4 нче укучы. Марсель Галиев, армиядә чагында (1965 – 1968) Пермь шәһәрендә кече авиабелгечләр әзерли торган берьеллык хәрби мәктәпне тәмамлап, хезмәтен Белоруссиянең Бобруйск шәһәрендәге дивизия штабында дәвам иттерә. Солдат хезмәтен тутырып кайткач, ул 1969 елда Казан дәүләт университетының журналистика бүлегенә укырга керә.

Күктән йолдыз тамар мәл бу,

Тел коесы сиртмәсенә

Сайрар сандугач кунса…

Мин бәхетле, дияр Шагыйрь,

Туган телгә сан булса.

(Марсель Галиевнең «Туган тел» шигырен үзе башкаруында тыңлау.)

5 нче укучы. Укуын тәмамлагач, 1974 елдан 1979 елга кадәр Татарстан язучылар берлегенең матур әдәбиятны пропагандалау бюросында эшли, аннан соң өч елга якын «Казан утлары» журналының проза бүлеген җитәкли. 1982–1984 елларда М.Галиев Мәскәүдә М.Горький исемендәге Әдәбият институтының икееллык Югары әдәби курсларында белемен арттыра.

Шагыйрьлек «җене» кагылу, хыялый алдану бәхете күпләргә бирелмәгән. Әмма һәр милләтнең күз карасыдай чын шагыйрьләре гасырдан гасырга бөртекләп кенә туадыр.Ул халык бәгыреннән янартаудан бәреп чыга да, билгеле бер көйгә салынган аң-зиһен гамәлен җимереп, тирә-юньне күмеп китә. Бу гарасатлы көч тынгач кына, аның никадәр олылык иясе икәнен тора- тора аңлый барасың. (Шигърият рухы. /М.Галиев. Әсәрләр, 2 нче том, 324 бит.)

Төнге сулар ага онытылып,

Аргы якка чакыра утлар.

Җирдә яшәү кадерле син булганга,

Елларга тиң назлы минутлар.

Уятучым бит син, юатучым,

Аңлатырга җитмәс сүзләр генә.

Бик еракта янган сүнмәс учак кебек

Нинди моң бар синең сүзләреңдә?

Дулкыннардан күчә төн карасы.

Ай шәүләсе төшкән елгага.

Ай юлыннан сагынып кайтыр өчен

Күпер салыйк килер елларга!

6 нчы укучы. Марсель Галиев, нигездә, поэзия һәм проза жанрларында иҗат итә. Матбугатта беренче шигырьләре һәм хикәяләре узган гасырның 70 нче елларында күренә башлый.

«Марсель Гали шигырьләренә тулы бер дөнья – Иделле, карагайлы,  йолдызлы, алсу таңлы, кояшлы дөнья сыйган. Рәсем сәнгате белән шөгыльләнүче шәхес буларак, ул төсләр балкышын үз поэзиясеннә җыя алган.

Туган ягын сурәтләгәндә ул – хыялый бер үсмер, ялларын тузгытып далада чапкан кырыкмыш тай, беренче саф мәхәббәте кабынган гашыйк,  туган җиренең гази баласы.Көтелмәгән эпитетлар, сынландырулар, ашкын хисле саба җиле гүзәл әкият булып тора аның туган ягына багышланган нәсерлә-рендә», – дип яза Татарстаннаң халык язучысы Гариф Ахунов.

Бер бәйләм шигъри әсәрләре 1970 елда яшь шагыйрьләрнең «Беренче карлыгачлар» дигән күмәк җыентыгына кертелә, ә 1979 елда – «Еллар чалымы» исеме белән шигырьләре тупланган мөстәкыйль җыентыгы, 1980 елда ике лирик повестен һәм хикәяләрен эченә алган «Ул чакта» исемле проза китабы дөнья күрә. Бу җыентыкларның икесе дә әдәбият тәнкыйтьчеләре һәм укучылар тарафыннан уңай бәяләнә. Беренче китапларыннан соң узган дүрт дистә ел дәвамында әдипнең иҗат активлыгы, бигрәк тә проза өлкәсендә, артканнан-арта бара. Аның кеше җаны-рухындагы тирән уй-хис тирбәлешләрен заман, туган җир, туган табигать һәм тарихи хәтер белән бәйләп, тормыш вакыйгаларын югары сәнгать кимәлендә калку итеп гәүдәләндергән «Ерак урман авазы» романы, «Ак абагалар», «Нигез», «Алтын тотка» кебек лирик повестьлары һәм хикәяләре ике гасыр арасы татар интеллектуаль прозасының яңа бер казанышы итеп бәяләнергә хаклы. Туган якны сагыну, аның матурлыгына соклану, аның белән горурлану Марсель Галиев әсәрләрендә кызыл җеп булып сузылган. «Кешеләр генәме, сулар да бит туган ягына кире кайта. Диңгезгә барып җиткән чишмә сулары, парга әйләнеп, болыт хасил итәләр дә, яңгыр булып, туган якка кайтып явалар. Табигатьнең ашкыну белән сагыну арасындагы мәңгелек бәйләнеше...» – дип яза ул «Нигез» повестенда.

7 нче укучы. («Нигез» повестеннан бер өзек укый). «Сугыш бетеп, бер ел үткәч, Алтын Болак авылы кешеләре матур бер гадәт уйлап чыгарды. Хатын-кызлар, яудан кайткан ир-атлар Җиңү көнендә Өянке янына җыела. Шушыннан киткәннәр бит алар, шушыннан озатып калганнар бит аларны… Ирләре һәлак булган хатыннар, эчке бер өмет белән, үзләре чиккән кулъяулыкларны Өянке ботакларына элделәр. Алардан соң, вәгъдәләр куешкан егетләре кайтмый калган кызлар, кулъяулык тотып, Өянке янына килделәр. Күзләр яшьләнде. Китте хатирәләр.

Авылдан чыгып киткән йөз унике ир-егет кире әйләнеп кайтмады. Ә Өянке ботакларында алар истәлегенә төрле җепләр белән чигелгән йөз унбер кулъяулык җилферди. Бер кулъяулык… әлегә эленмәгән… Нәзифә кулында. Җиңү көнендә ул урамга чыга алмый. Өянке янына җыелган халыкны койма ярыгыннан гына күзәтә. Төне буе чиккән кулъяулыгы күз яшенә чыланган. Аның да кешеләр арасында буласы, кулъяулыкны бергә эләсе килә. Әмма ире Хикмәтулла турында, немецларга сатылган, үзе теләп пленга төшкән икән, дигән хәбәр бөтен авылга таралган.

Караңгы төшкәч, курка-курка гына басып, Нәзифә Өянке янына килә. Калтыранган куллары белән кулъяулыгын бәйли.

… Әлегә Өянкенең ботакларында таң җилендә йөз унике кулъяулык җилферди. Йөз унике язмыш… Тумый калган күпме бала… Салынмый калган күпме нигез… Җырланмый калган күпме җыр…

Сугыш яралары төзәлә барган саен, Өянке ботакларына Җиңү көнендә эленгән кулъяулыклар саны да елдан-ел кими башлады.

…Өянке басу юлына күз салды. Кара пинжәк кигән, күн чемодан тоткан ят бер кеше авылга якынлашып килә иде. Тирә-юньне күзләп, ашыга-ашыга атлый. Байтирәкләр турына җиткәч туктады, койма аша үрелеп карады да чемоданын куеп йөткереп алды. Шулчакта капкадан кулына йөгән тоткан Байтирәк килеп чыкты. Шунда ук таныды ул абыйсын. Тик… нигәдер агары-нып китте дә, кеше күрмиме дигәндәй, югары оч ягына карап алды. Каушап калган Байтирәк капканы эчтән шартлатып япты да тынычлана алмыйча:

– Кеше күзенә ничек күренерсең икән?! Ник кайттың? – диде, ачуына буылып.

Туган авылына кайтып җиткәч… чит җирләрдән исән-имин алып кайткан өметен бертуганы рәхимсез рәвештә салып таптавын күргәч… сыгылды да төште Хикмәтулла. Аның күз алдында кара күләгәләр биеште. Чайкалып, койма тактасына тотынды. Туган җир туфрагына баскач, әллә нәрсә булды. Каршыдагы Өянке, урам, өйләр, йөзтүбән әйләнеп, керфекләре арасында калтырый башлады. Күз яшьләре, тәгәрәп, сукмакка төште дә челпәрәмә килде. Ул, таяныч эзләгәндәй, моннан ун ел элек хушлашып калган өйләргә, таныш капкаларга карады. Барысы да нәкъ шул чактагы сыман, берни дә үзгәрмәгән кебек.

Хикмәтулла, ашыга-ашыга, үз өенә таба атлады.Нәзифәнең күзләрендә  бер генә тамчы икеләнү-шикләнү чагылып алса да, кире борылачак. Әсирлектә булганнарга нинди караш икәнлеген белә иде ул.

Бусагага чыккан Нәзифә кисәк утлы һава сулагандай булды. Аяк астын-дагы баскычны тоймыйча атлап егыла башлаган хатынын Хикмәтулла чак тотып калды.

Авыл өстенә төн иңгәч, алар туйганчы сөйләшергә-серләшергә Өянке янына килделәр. Күбрәк Нәзифә сөйләде. Хикмәтулла үзе кичергәннәрне сөйләргә әзер түгел иде.

Сугышның икенче елында ук әсирлеккә эләккән солдат җаны коллыкны күтәрә алмады. Иң авыр минутларында авылын, шушы Өянке янында озатып калган Нәзифәсен уйлап юана иде.

Өянке үз күләгәсенә карап утыра. Янәшәсендә кешеләр сөйләшкәнне тыңлау рәхәт аңа.

Олы юлдан чыгып киткәннәрне сагына, кайтып кергәннәр өчен сөенә белә бит ул да. Әгәр урыныннан куба алса, кунак кайтасы өйнең тәрәзәсен шакып, иң беренче ул сөенче алыр иде».

8 нче укучы. М.Галиевнең юмор-сатира жанрында (“Кәефең шәпме?”,  “Арыслан  йокысы” җыентыклары), балалар әдәбияты (“Ак рәсем”, “Шүрәле һәм җил” исемле шигъри җыентыклар, “Җиңәсем килде” исемле нәни хикәя-ләр җыентыгы), драматургия, әдәби тәрҗемә һәм җыр текстлары иҗат итү өлкәләрендә дә үзенчәлекле уңышлары бар.

  Сез дә ышанырсыз!

Көн салкын. Сыкы тузаны –

ява вак кына бөртек.

Марат белән безнең өйгә

Имән утыны керттек.

Ә Маратлар өенә без

Керттек нарат утыны.

Ишек ачкач, уйнап торды

кышның салкын ак тыны.

Икебезнең дә әниләр

калдылар ягып мичкә,

Ә без киттек тау шуарга, —

Коймак өлгерер кичкә.

Бервакыт таудан күз салсак…

“Я, ни булды?” диярсез,

Әйтсәк, ышанмассыз , көлеп

малайларга сөйләрсез.

Тау башыннан хәйран калып

сүзсез торабыз карап:

Маратларның морҗасыннан

Үсеп чыккан дәү нарат!

Ә безнең морҗа турында

Тармакланган дәү имән –

Очы күкләргә тигән!

Зәңгәр нарат, зәңгәр имән

Бик мәһабәт үсә дә…

Төтөен булып таралмасмы,

Әз генә җил иссә дә?

9 нчы укучы.

Танышу нидән башлана?

Ни генә юк бу чормада:

Иске урак дисеңме,

Чабагачлар, шүре, киле –

Бар да серле исемле.

Бабайлардан калган әйбер

Почмакларга өелгән.

Тузаннарын кагып алам –

Танышам мин өй белән.

Ни генә юк авылымда:

Тәмле чишмә сулары,

Кәҗә сукмагыннан менсәң,

Җил сызгырта таулары.

Каен урманына кадәр

Күпме өйләр тезелгән.

Санап чыгам морҗаларын –

Танышам авыл белән.

Бормалы юллардан китеп,

Ил буйлап йөрсәң иде,

Диңгез, таулар һәм тайгалар,

Шәһәрләр күрсәң иде.

Серләр челтәреннән торган

Картага мин иеләм,

Үсеп җиткәч, дөнья гизеп,

Танышырмын ил белән.

Укытучы. Шагыйрьнең «Су буеннан әнкәй кайтып килә», «Көзге моң», «Кайту» кебек җырлары, халыкның күңел моңына әверелеп, бөтен татар галәменә таралган. Хәйдәр Бигичев башкаруында “Кайту” җырының аудиоязмасын тыңлау.

“Кайту”

Олы юлдан яуга киткән чакта

Таң җиленнән томан таралды.

Авыл башындагы куш наратка

Атлар да бит борылып карады.

Һаваларда торна тавышлары,

Ишетелә канат кагышлары.

Кошларда да кеше язмышлары,

Чит җирләргә китеп барышлары.

Туган якның хәбәрләрен белдек

Ызаннардан искән җилләрдән.

Күпләребез олы юлдан кире

Кайталмады ерак илләрдән.

Һаваларда торна тавышлары,

Ишетелә канат кагышлары.

Кошларда да кеше язмышлары,

Чит җирләрдән кайтып барышлары.

10 нчы укучы чыгышы.(“Галибанә моң”, М.Галиев “Әсәрләр” 2 том, 297-298  битләр).

Галибанә моң

Татар җырында –

Биек диварлар белән чикләнгән Күк асты иле – борынгы кытай халыкларына күчкән ефәктәй нәфис көй борылмалары бар!

    Татар җырында –

Күз нурлары аша алтын-көмешкә җан эретеп, курганнар йөрәгендә искиткеч җәүһәрләр калдырган скиф осталарының тылсымлы сулышы бар!

   Татар җырында –

Алтай-Саян төбәгеннән кайнап чыгып, гасырлар аша килә-килә, Цезарьләр шәһәре – Римгә кадәрге ераклыкларны тояк тетрәүләре белән уяткан Атилла һуннарының тантанасы бар!…

    Татар җырында –

Алтын Урданың җилгә изүен аскан балбаллы далаларында Идегәйдән илсез калган мосафир-кыпчаклар яккан учакларның әрнүле күмер пышылдаулары бар!

     Татар җырында – Идел карамаларыннан алып малахит Урал сыртлары аша Себер карагайларына кадәрге киңлектә дәрья булып шаулаган кара урманнарның гөнаһсыз-шомлы тирәнлеге бар!

 Укытучы.Татар җырын  Марсель Галиев  менә ничек бәяли.Ә бүген татар җыры ни дәрәҗәдә соң?

Марсель ага үзенең ”Карак такмакчыларга тукмак кирәк!” язмасында  җыр  һәм композитор, җырчылар турында түбәндәге фикерләрен белдерә:

“Бүгенге эстрадада алабута-кычытканнан башлап кәҗә сакалына кадәр җырлап чыктылар да, берсен-берсе уздырып, туган көн темасына тотын-дылар. Әнкә итәгеннән төшә алмау, “Нигә елыйсың, әнкәй?” – дип читтән торып кайгырту – эстраданың озакка сузылган чире булып калыр, ахрысы.”…

  “Җырны бар иткән дә – сүз , җырны хур иткән дә – сүз…Әйе, сүз- җырның умыртка баганасы. Көй – җырның рухи җаны. Моңлы тавыш – җырны бишегеннән алып, тәпи бастырып, дөньяга таратучы илаһи көч. Шушы өч кодрәт иясе – шагыйрь, композитор, җырчы – сәләт ягыннан югары кимәлдә тәңгәл килгәндә генә мөкәммәл җыр туа”.

Әйдәгез хәзер  Марсель Галиевнең танылган композитор Луиза-Батыр Болгари көенә язылган “Су буеннан әнкәй кайтып килә”  җырын Айдар Фәйзрахманов  язмасында тыңлыйк.

Су буеннан әнкәй кайтып килә.

Су буеннан әнкәй кайтып килә,

Каз каурые алган кулына.

Чәчләренә, җылы карлар булып,

Тал мамыгы ява тын гына.

Хәтерлиме әнкәй күпме еллар

Шушы сукмаклардан узганын?

Эзләп төште микән сагынып ул

Чишмәдән су алган кыз чагын?..

Шул чакларга алып китәр сыман —

Атлар уйнап чаба үзәннән.

Туган җирләр әнкәй белән бергә

Бик үзгәргән инде, үзгәргән.

Су буеннан әнкәй кайтып килә,

Каз каурые алган кулына.

Эзләренә, җылы карлар булып,

Тал мамыгы ява тын гына…

11 нче укучы.  Әдипнең «Исемсез утрауда» драмасы 1983 елда Минзә-лә татар драма театры, «Әлегә соң түгел» драмасы 1985 елда Татарстан Күчмә театры (хәзерге К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры) сәхнәләрендә куела.

Марсель Хәким улы Сәлимҗанов — мәшһүр татар режиссеры, СССР халык артисты, РФ һәм ТАССРның атказанган сәнгать хезмәткәре  СССРның халык артисты, РФ һәм ТАССРның атказанган сәнгать хезмәткәре, Г.Тукай һәм К.С. Станиславский исемендәге Дәүләт премияләре, «Алтын битлек» премиясе лауреаты.Чыгышы белән Әтнә ягыннан, әтисе Хәким Сәлимҗанов Бәрәскә авылыннан.Шуңа күрә:”Театрның йөрәге – Бәрәскәдә!” —  диләр.

 

“Хаким” (Ил эчендә  ил ул – театр) МарсельСәлимҗановка.

Ул – Чыңгыз хан иде сәнгатендә,

Йөз-кыяфәт шундый чалымнан.

Юкка гына кылыч уйнатмаган, —

Сәхнә җенле малай чагыннан.

Ил эчендә үзе бер ил кебек

Театрга халык агыла.

Сүз сәнгате мәйдан тоткан илнең

Ул ханы да иде, даны да.

Мут күзләрен кысып, ул күзәтте

Сәхнә белән милләт арасын.

Нинди җепләр бәйли, йөрәк аша,

Бу дөньяның агын, карасын.

Сак тәвәккәл иде.Тәхетләлгә

Абынмады, артык кабынып.

Бөкреләрнең сынын турайтам дип,

Сүнгән йолдызларны кабызып,

Яшәде ул!Аның әмереннән

Кыйбла якка сәхнә әйләнде;

Утырып уйлау хәтәр чорда сәхнә

Хәрәкәткә күбрәк көйләнде….

Сәхнә күкләрендә күкрәү калды,

Халык биргән Аты, Ияре.

Эре җаннар арабыздан китсә,

Ярты дөньяң китә ияреп….

Аҗаганлы шәфәкъ иңнәреннән

Күзләргә яшь килә савылып.

Ходай тамга салган асыл җаннар,

Еллар яна Сезне сагынып.

Укытучы. Марсель Галиев шигырьләре… Алар әллә ничекләр итеп җанны актара, рәхәт бер халәттә тибрәтә. Күз алдында төсләр, матур сурәт-картина. Хисләр бии… Аның теле, стиле, аһәңнәре үзенә бертөрле, беркемнекенә охшамаган: затлы, нәзберек, нәфис. Шагыйрьлек җене, хыялый алдану бәхете… Иҗатына бәяләмәне дә шагыйрьнең үз сүзләре белән кабатлыйсы килә.

“Сүз өзелә күңел тәлгәшеннән…”

“Шигырь – мәңгелек упкынында тирбәлгән күңел бишеге…”

“Шагыйрь – Күк белән Җир арадашчысы!” М.Галиев “ Бәгырь авазы”. Илдус Әхмәтҗанов башкара.

12 нче укучы. М.Галиевнең туксанынчы еллардан башлап матбугатта өлешләп басыла килгән һәм 1998 елда аерым китап булып нәшер ителгән «Догалы еллар» исемле сәнгати-публицистик әсәре язучының күңел дөнь-ясын – уй-гамьнәрен, әрнү-шатлыкларын, өмет-кичерешләрен, заманның һәм үткәннең тарихи вакыйгалары фонында күренекле шәхесләрнең, үз чордаш-ларының җанлы портретларын шагыйранә бәян итә. Бу китап фәлсәфи-фикри тирәнлеге, эчтәлегенең тематик колачы белән татар мемуар жанры әдәбиятын да үзенчәлекле бер яңалык булып тора. 1998 елда «Татнефть»нең «Рухият» яңарыш фонды оештырган әдәби конкурста «Догалы еллар» әсәре беренче дәрәҗә дипломга лаек була. Әдипнең төрле елларда үткәрелгән иң яхшы балалар җыры, иң яхшы юмористик хикәя, иң яхшы публицистик әсәрне билгеләү ярышларында да җиңүче булганы бар.

13 нче укучы. 2005 елда Татарстан китап нәшриятында әдипнең «Рух» исемендә яңа китабы басылып чыга. Аны шулай ук эчтәлеге һәм язылуы-стиле буенча «Догалы еллар»ның дәвамы дип карарга мөмкин.

“Рух — милләтнең фидаи җаны, максатлы омтылышы, үзеннән югарырак сикерә алу мөмкинлеге. Рухи кодрәт ул — бөгелгәндә дә бөгелмәү, егылганда да егылмау, чигенгәндә дә чигенмичә яшәү тантанасы.

Үз милләтеннән ваз кичеп, бүтән тамырга ялганган нәсел язмышын күзалла.

Беренче буында тел бетә. Моң, хәтер кала.

Икенче буында моң бетә. Хәтер кала.

Өченче буында инде хәтер дә бетә.

Тамчылап-тамчылап саега тел дәрьясы.

Өзелеп-өзелеп югала моң тылсымы.

Ялкыннарда бии-бии сүнә хәтер.

Берәмләп-берәмләп ава халык урманы.

Тел, Моң, Хәтер — рухның таяныч нигезе”. Марсель Галиев. Рух. 45 нче бит

Укытучы. М.Галиевнең “Учымда – тургай шәүләсе”(2008) исемле шигырьләр китабы, соңгы  егерме елдагы публицистик язмалары туплап бирелгән «Талисман» (2010) исемле җыентыгы да әдәбият сөючеләр тарафыннан җылы кабул ителде.

Әдипнең аерым әсәрләре рус, поляк, украин, үзбәк, казакъ, каракалпак, осетин, чуаш телләренә тәрҗемә ителә.

1993 елдан М.Галиев «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем йөртә, ә 1996 елда татар әдәбиятын үстерүгә зур өлеш керткәне өчен Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиев Указы нигезендә Татарстан Республикасының Мактау грамотасы белән бүләкләнә. 2006 елда ул Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.

М.Галиев – 1979 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

Укучылар, менә без Марсель Галиев иҗаты белән танышып үттек.Аның каләме очлы, иҗаты – очсыз-кырыйсыз галәме. Бер кичәдә генә иҗатын өйрәнеп тә, бәя биреп тә бетереп булмый. Шулай да аның иҗатына татар һәм башкорт әдәбиятының олпат язучыларың тәнкыйть фикерләренең берничәсе белән таныштырып үтәм.

«Марсель Галиев – бу дөньяның, тормышның яңа якларын ача белүе һәм күргәненә карата үзенең мөнәсәбәте, саф фикере булуы белән  ул башкалардан нык аерыла һәм шуңа күрә кызыксыну уята. Кызыксыну уята алу – бик мөһим мәсьәлә.Такташ шундый булды:аның һәр язганын нәрсә әйтә, нинди яңа сүз алып килә, дип көтеп алалар иде.Әсәрләре белән кызыксыну уята алган Марсель Галиев безнең әдәбиятта үзенә аерым урын тота”. Татарстанның халык язучысы Әмирхан Еники.

“Аның ярсулы да, акыллы да, моңсу да, чәнечкеле дә, ягымлы да таланты минем күз алдымда үсә, ныгый, халык күңелендә тамырлана барды. Шигърияте  татар поэзиясенә күркәм бер күренеш булса, прозадагы һәм публицистикадагы иҗаты аерым бәягә хаклы. Нәрсә турында гына язмасын ул  чәчкән бәрәкәтле орлыклардан игелекле үсентеләр баш төртеп чыга… Марсель Галиев шигырьләрен укыганда мин шуны тоям:

     Күңелләрдә –  кошлар тавышы,

     Зиһеннәрдә –  заман язмышы”.   Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәрим.

Укучылар, туган җиребезне яратыйк, тарихыбызны өйрәник, телебезне саклыйк, горур халык булып яшик дигән теләктә кичәбезне җыр белән тәмамлыйбыз.  ”Яратыгыз” (Р.Миңнуллин сүзләре, Р.Ахиярова көе