Җырла, чишмәм, гасырларга җитсен челтерәүләреңнең аһәңе

 № 156 

(Сыйныфтан тыш чара)

Фирая ГЫЙЛӘҖЕВА,

Лениногорскидагы 2 нче урта мәктәпнең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Максат:

– балаларда акыл тәрбиясен үстерү, әйләнә-тирә табигатькә кызыксыну уяту, балаларда әйләнә-тирә табигатьнең бөтенлеге турында күзаллау формалаштыру;

– табигать дөньясына карата балаларда мәхәббәт тәрбияләү һәм аларга үзен табигатьнең актив субъекты итеп тоярга ярдәм итү;

– балаларда әйләнә-тирә табигатькә карата гуманлы караш, туган ягына, яшәгән җирлегенә, милли чыгышына хөрмәт тәрбияләү.

Җиһазлау: «Лениногорск чишмәләре» видеофильмы, презентация; Лениногорск төбәгендә чыгарылган минераль сулар; галимнәр, туган якны өйрәнүче белгечләр, экологлар, шагыйрьләр, реклама агентлыгы хезмәткәре, эксперт дип язылган язулар.

Чара барышы

Укытучы. Хәерле көн, укучылар, кунаклар, әти-әниләр! Чарабызны башлаганчы. түбәндәге табышмакларга җавап табыйк: «Ат түгел – чаба, урман түгел – шаулый», «Ага-ага агып бетә алмый, чаба-чаба чабып җитә алмый; башы – тауда, аягы –диңгездә». Бу нәрсә? (1 нче слайд)

Укучылар. Чишмә. (1 нче слайд, чишмә чылтыравы аудиоязмасы.)

Укытучы. Бу табышмаклар чишмәләрнең җитез, йөгерек, кешеләргә хезмәт итүче чыганак икәнен дөрес сурәтли. Бүгенге чарабызны чишмәләргә багышлыйк. Нәрсә ул чишмә? Кеше тормышында аның роле нинди? Кешеләрнең аларга мөнәсәбәте турында сөйләшик әле. Әлеге сорауларга җавап бирү өчен, безгә түбәндәге иҗади төркемнәр ярдәмгә килер:

– галимнәр;

– туган якны өйрәнүче белгечләр;

– экологлар;

– шагыйрьләр;

– реклама агентлыгы хезмәткәрләре.

Сүзне галимнәр төркеменә бирик.

«Галимнәр» төркеме. Җир асты сулары өскә бәреп чыккан урынны кизләү яки чишмә дип йөртәләр. Чишмәләр – барлык сулыкларның башлангычы, тукландыра торган чыганаклары. Чишмәләр – кечкенә генә булсалар да, табигатькә җан кертүчеләр, елга, күл, инеш, океаннарга тормыш бирүчеләр. Чишмә яшәүдән туктаса, елга-күлләрдә су бетәчәк,  җирдә ямь калмаячак. Әби-бабаларыбыз заманында чишмәләргә игътибар зур булган. Аерым кешеләр чишмә-чыганакларны карап торган. Чишмә башларын күз карасыдай саклаганнар. Кеше исемнәре белән аталган чишмәләр шул караган кешеләрнең исемнәрен мәңгеләштергән.

«Туган якны өйрәнүче белгечләр» төркеме:

1 нче белгеч. Татарстанда 3000нән артык чишмә исәпләнә. Районыбыз чишмәләр саны буенча республикада беренче урынны алып тора. Бездә 263 чишмә бар, аларның 64е су составы буенча даими тикшерелеп тора.

Һәр чишмәнең үз исеме бар: «Әтәч», «Прохладный», «Раздолье», «Иске тегермән», «Мортаза», «Җылы чишмә», «Ландыш», «Күкерт суы» һәм башка бик күпләр. (3 нче слайд)

2 нче белгеч. Бәкердәге чишмәләр тарихы белән таныштырып узыйм әле.

«Күкертле су» чишмәләре суының, болындагы ләменең шифалы икәнлеге тирә-як халыкка, ил күләмендә, хәтта чит илләргә дә элек-электән билгеле.

«Салкын чишмә» суы болын буйлап ага. Авыл халкы җәйге челләдә печән чапканда салкын суын эчә, суы салкын булса да – чирләтми, сусауны баса.

Изге «Бакыр чишмәсе»ннән чыккан «Бәкер» суы составы ягыннан минераль суга якын тора. Заманында Пётр I бакыр эзләр өчен безнең төбәккә махсус экспедиция җибәргән. Тик казылган чокырдан бакыр табылмаган, чишмә бәреп чыккан. (4 нче слайд)

3 нче белгеч. Керкәле таулары астыннан ташларны ярып, әллә ничә кизләү юл алган. Шуларның берсе – «Әкият» чишмәсе. Бу урында су 1970 елларда чыккан. Бабайлар чистартып, чишмәгә улаклар куйган. Элек әлеге кизләүне картлар телендә «Тактакуш» дип йөрткәннәр 1977 елда Казаннан сынчы Рада Нигъмәтуллина белән рәссам Виктор Рогожин чишмә янәшәсенә курайчы егет белән су чүлмәге тоткан озын толымлы кыз сыннарын ясаганнар. Бу – чыннан да, әкияти дөнья кебек. Әйтерсең, егет курай моңнары аша үзенең хисләрен, сөюен җиткерә, ә кыз, карашын түбән иеп, уйларын суга төбәп торганын аңлата. Аларны кайнар мәхәббәт бәйли кебек. 2005 елда реставрация ясала һәм чишмәгә «Әкият» дигән исем бирелә. (5 нче слайд)

4 нче белгеч. Керкәлегә Шөгер яныннан килгәндәге беренче чишмә  «Изгеләр» чишмәсе дип атала. Уйдырма буенча, авыл аркылы Хаҗга баручы мөселманнар чишмә кырыена утырып юынганнар, ял иткәннәр, дога укыганнар. Кайберләре шунда үлеп тә калган һәм аларны тауга күмеп калдырганнар. Күпмедер вакыт үткәч, шул урынга чишмә бәреп чыккан. Керкәле халкы ул чишмәне «Изгеләр» чишмәсе дип атаган. (6 нчы слайд)

(«Лениногорск чишмәләре» дигән видеофильм күрсәтелә.)

Шагыйрьләр төркеме. Чишмәләр турында татар телендә бик күп шигырьләр язылган, күпләре көйгә салынган. Әйдәгез, шуларның кайберләрен тыңлап үтик.

1 нче укучы.

Бер эсседән качып, бер суыктан,

Кыргыйлыктан җаннар көйгәндәр.

Тау астыннан чишмә тибеп чыккан,

Бер яхшылык булсын дигәндәр.

Тау итәген ярып чишмә типкән,

Салкын гына суы, саф көмеш.

Челтер-челтер итеп агып киткән,

Дөнья буйлап киткән саф килеш.

Анда килеп намаз укыганнар

Мосафирлар дога кылганнар.

Чишмә башы – изге урын, диеп,

Тәсбих әйтеп торган урманнар.

2 нче укучы.

Туган якның изге чишмәләре,

Туган якның татлы сулары,

Тәнгә сихәт, җанга дәва бирә –

Татып кына кара, нибары!

Челтерәп чишмә ургый тау битеннән,

Чыңнарын да рәхәт тыңларга.

Җир-ананың назы саркып чыга

Җир җылысы сеңгән суларга.

(«Җидегән чишмә» җыры (Г.Бәширов сүзләре, С.Садыйкова көе) башкарыла.)

«Туган якны өйрәнүче белгечләр» төркеме:

1 нче белгеч. Авылларның нинди урында урнашуына игътибар иткәнегез бармы? Борынгы бабаларыбыз матур урыннарны озак эзләгән. Күрәсез, алар теләсә-кайсы урында төпләнмәгәннәр. Авыл булып утыру өчен якында гына урманы, болыны, инеше, салкын чишмә ага торган калкулыклары булган урынны сайлаганнар. Салкын чишмә суы әле хәзер дә иң кадерле сыйлардан санала.

Чишмәләр яшьләрнең очрашу урыны булган. Гашыйклар, ай яктысында чишмә янына басып, сөйгәннәрен күрергә теләгәннәр, тугрылыгын сораганнар. (7 нче слайд)

2 нче белгеч. Чишмә суына иң элек йөзек төшерергә кирәк булган. «Йөзек салынган суда сөйгән ярларының йөзләрен күреп, аның сагышлымы, шатлыклымы икәнлеген белергә мөмкин», – дип уйлаганнар. Егет-кызлар чишмә янында уеннар оештырганнар, йөрәкләренә ял тапканнар. Чишмәләр бик күп гашыйкларның серләрен саклаган. Чишмә янында корылган матур хыяллар тормышка ашкан.

Элек чишмәләр янында уеннар, кичәләр оештырганнар. (8нче слайд)

3 нче белгеч. Кайбер йолалар бүгенге көндә дә башкарыла. Әйтик, тормыш юлына аяк басучы яшьләр, гаиләләре нык булсын өчен, тормыш чыганагы булган чишмәгә килә, аңа баш ия. Яшь кәләшләр килен булып төшкән көнне,иңнәренә көянтә-чиләк асып, чишмәгә суга барган. Йола буенча авылның берәр мөхтәрәм кешесе су юлы күрсәтүче булган. Суын түкмичә алып кайтып җиткерүче кәләш яхшы тормыш иптәше, уңган килен булып саналган. (9нчы слайд)

4 нче белгеч. Авыру кешеләр туган ягы чишмәсенең суын авыз итсә, савыга торган булганнар. Менә нинди сихри көч бар чишмә суында!

Чишмә буена язгы-җәйге коры көннәрдә авылның мөхтәрәм ак әбиләре Аллаһы Тагәләдән яңгыр сорарга бара торган булганнар.Бу йола җомга көнгә туры китерелә торган булган. Ак әбиләрнең Ходайга ялваруы могҗиза тудырган:бөтен дөньяны суга туендырып яңгырлар яуган.

«Экологлар» төркеме:

1 нче белгеч. Хәзерге көндә бик күп чишмәләрнең составы даими тикшерелеп торыла. Татарстанның күп районнары, җир асты су чыганаклары пычранганлыктан, йөзәрләгән километрлардан суүткәргечләрдән килгән һәм күп тапкырлар химик һәм биологик чистарту үткән суны файдаланырга мәҗбүрләр. Бәхеткә каршы, безнең шәһәр халкы бары тик саф чишмә суларыннан файдалана. Чишмәләрнең су составы турында мәгълүматлар белән чишмә янына килеп туктагач, танышып була. Алар таблицаларда күрсәтелгән. (10нчы слайд)

2 нче белгеч. Вакытлар үтү белән чишмәләр дә картая, ләм, үлән каплый, тора-бара юкка чыгарга мөмкин. Ә кайбер рәхимсезләре, чишмә янында утырып ял иткәч, үзеннән соң кочак-кочак чүп-чар калдырып китә. Бәхеткә каршы, тирә-юнебездә игелекле кешеләр дә аз түгел, алар ярдәме белән бик күп матур эшләр башкарыла. Безнең төбәгебездә чишмәләр һәрвакыт игътибар үзәгендә . Нефтьчеләр аларны һәрчак карап тора. Бу эшләрдә шәһәр халкы, мәктәп укучылары да булыша. (11нче слайд)

Эксперт. Чишмә – су чыганагы гына түгел, рухыбыз көзгесе. Чишмә суларыбыз алдагы буыннарга аларны яңартучыларның рух җылысын алып барыр. Көмеш сулар авыруларны сихәтләндерер, хезмәт кешесенә көч-куәт бирер, милләтнең рухын ныгытыр. Әйдәгез, яшь экологның яңа кодексын төзеп карыйк.

1 нче укучы. Табигатьне, аның байлыкларын сакла!

2 нче укучы. Табигатьтән кирәклесен генә ал!

3 нче укучы. Алдагы буыннар өчен табигатьне сакла!

4 нче укучы. Исеңдә тот: табигать, җир – безнең кулларда!

Укытучы. Чарабызны Гөлназ Гарипованың «Чишмәләр» шигырендәге түбәндәге юллар белән тәмамларга телим:

Җырла, чишмәм, гасырларга җитсен

Челтерәүләреңнең аһәңе.

Яшь буын да белсен тәмен суның,

Һәрбер кеше белсен бәһаңне!

Сакласыннар күз карасы кебек,

Телмәсеннәр җирнең бәгырен.

Саклыйк җирне, саклыйк табигатьне,

Белик, дуслар, чишмә кадерен!