Җөмләдә сүзләрнең уңай һәм кире тәртибе

№43

(Татар мәктәбе. VII сыйныф)

Әлфия РӘХИЕВА,

Казандагы 78 нче урта мәктәпнең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Максат:

Белем бирү: укучыларның җөмләдә сүз тәртибе турындагы белемнәрен искә төшерү; сүзләрнең уңай һәм кире тәртибе турында төшенчә бирү, алар арасындагы аерманы табарга өйрәтү;

Фикерләүне үстерү: укучыларның коммуникатив белемнәрен камилләштерү: фикерләү, сөйләмдә сүзләрне дөрес куллану, танып-белү,  хезмәттәшлектә эшләү күнекмәләрен үстерү;

Тәрбияви: укуга, белем алуга кызыксынуларын көчәйтү; үзара дустанә мөнәсәбәтләрен ныгыту; табигатькә мәхәббәт тәрбияләү.

Материал һәм җиһазлау: дәреслек (Р.А.Юсупов һ.б., 2011), карточкалар, аудиоязма.

Дәрес тибы: яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

Дәрес барышы

I. Оештыру өлеше

Уңай психологик халәт тудыру.

– Укучылар, исәнмесез! Кәефләрегез әйбәтме? «Көнне яхшы сүз белән башласаң, бөтен көнең яхшы үтәр», – диләр. Әйдәгез әле, бер-беребезне яңа көн белән котлап, теләкләр телик. (Балаларның теләкләре тыңлана.)

– Менә шундый матур теләкләр белән дәресебезне башлыйбыз.

II. Белемнәрне актуальләштерү

Укучыларның алдагы дәресләрдә алган белемнәрен сорауларга җаваплар бирү аша искә төшерү.

– Укучылар, белемнәрне кабатлап алыйк. Сорауларны эчтән укыгыз, парларда җаваплар әзерләгез. Мисаллар китерегез. (Пауза.)

– Вакыт чыкты. Беренче сорауга беренче өстәлдән № … җавап бирә.

Сораулар:

1. Модаль сүзләргә нәрсәләр керә?

2. Нинди сүзләр эндәш сүзләр дип атала?

3. Нинди сүзләргә кереш сүзләр дип әйтәләр?

4. Тиңдәш кисәкләр нәрсә ул?

III. Яңа теманы аңлату

1. Җөмләләрне укып, җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерү, нәтиҗә чыгару.

– Укучылар, дәфтәрләргә бүгенге числоны языгыз. Җөмләләрне күчереп алыгыз, җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерегез.

Без тиздән мәктәбебездә «Нәүрүз» бәйрәмен үткәрәчәкбез. Барыбыз да  шатлыклы хисләр белән йөрибез.

– Укучылар, бу җөмләләрдә сүзләр (җөмлә кисәкләре) дөрес тәртиптә урнашканмы? Сез ничек уйлыйсыз? (Җаваплар тыңлана.)

       Ия нәрсәдән алда килә?

       Аергыч ничек килә?

       Синеңчә, тәмамлык кайда килә?

       Хәл  турында нәрсә әйтәбез?

– Мондый тәртипне уңай дип әйтербезме, кире дип әйтербезме? (Җаваплар тыңлана.)

– Сүзләрнең уңай тәртибе халык телендә гадәти тәртип булып санала.

– Ә татар телендә сүз тәртибе рус телендәге сүз тәртибеннән аерыламы? (Балаларның җаваплары.)

– Тәкъдим ителгән җөмләләрне күчереп языгыз һәм җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерегез.

1. Кая барасың син, апа?

2. Их, әйтмәде бит ул миңа туган көне буласын.

3. Идел ярларына нурлар сибеп,

Матур булып ата бездә таң.

– Укучылар, тикшергәндә, нинди аерма күрдегез? Сүзләр үзләренең гадәти урыннарындамы? (Балаларның җаваплары.)

       Ия кайда килә?

       Аергыч ничек килә?

       Тәмамлыкның урыны кайда?

       Синеңчә, хәл кайда урнаша?

– Шулай итеп, бу очракта сүзләрнең уңай тәртибе булырмы, кире тәртибе булырмы? (Балаларның җаваплары.)

– Икенче төрле әйткәндә, сүзләрнең кире тәртибе инверсия дип тә атала.

– Инверсия нинди сөйләмдә була икән, тагын бер кат җөмләләргә игътибар итегез әле. (Инверсия гади җанлы сөйләмдә, тойгылы сөйләмдә, шигырьләрдә очрый.)

– Әйе, алар әйтергә теләгән фикерне образлырак, үтемлерәк итеп җиткерергә ярдәм итәләр.

– Искәрмә буларак, аныклагычларда гына кире тәртип күзәтелми: Табигатьтә иң тырыш бөҗәкләр – кырмыскалар — эшкә ашыгалар.

– Укучылар, бүгенге дәреснең темасы нинди булыр? (Балаларның җаваплары.)

– Дәфтәрләргә язып куябыз. (Дәреслектәге кагыйдәне эчтән укыту.)

Физкультминут.

– Мин әйткән җөмләләрдәге  фикер дөрес булса – басасыз, ә дөрес булмаса – утырасыз.

       Сүзләрнең уңай тәртибе булганда, ия хәбәрдән алда килә.(+)

       Рус телендә сүз тәртибе татар телендәге кебек. (–)

       Гадәттә хәлләр үзләре ияргән сүздән  алда киләләр. (+)

       Татар телендә сүзләр кире тәртиптә дә була ала. (+)

       Инверсия очрагында аергыч аерылмыштан алда килә. (–)

       Аныклагыч һәрвакыт аныкланмыштан соң килә. (+)

2. Дәреслектәге әкият белән эш (246 нчы күнегү).

– Укучылар, өзек белән танышабыз. Укыганда, кире тәртип булган җөмләләрне билгеләгез. Икенче кат укыганда, кире тәртипне уңай тәртипкә үзгәртеп укыйсыз, чагыштырасыз.

Сорау: Кайсы текст аһәңлерәк яңгырады? Ни өчен?

– Хәзер, командаларда бер-берегез белән фикерләшеп, сорауларга җавап әзерлисез, уйлагыз. Командага сөйли башлыйлар № 3, 4, 1, 2. (Пауза.)

– Җавап бирә 1 нче өстәлдән № … (Син ничек уйлыйсың?), 2 нче өстәлдәге № … (Күршедәге иптәшең ничек уйлый?), 3 нче өстәлдән № … (Сезнең команда нинди фикергә килде?)

– Укучылар, әкиятнең авторы кем? Сез аның турында нәрсәләр беләсез? (Җаваплар тыңлана.)

IV. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту

1. Ф.Яруллин шигырьләреннән кире тәртип күзәтелгән җөмләләр урын алган өзекләрне укыту. Икенче кат уңай тәртипкә куеп укыту.

Сорау: Шагыйрь ни өчен сүзләрнең гадәти тәртибен үзгәртеп язган?

– Вакыт бирелә, фикерләшегез. №1 һәм № 3 җилкәдәш иптәшләрегезгә сөйләгез. Вакыт бетте. Хәзер № 2 һәм № 4 иптәшләрегезгә сөйләгез. Вакыт чыкты. Кемнең җавабы бик матур булды? Кайсыгыз әйтә. (Балаларның җаваплары.)

– Әйе, шигырь  матур укылсын, рифмаларга туры килсен өчен, шагыйрь сүзләрнең урыннарын кире тәртиптә язган.

2. Иҗади эш.

– Укучылар, өстәлләрегездә кәгазьләр бар. Анда сез рифмалы терәк сүзләр күрәсез. Һәр өстәлгә берәр куплет шигырь иҗат итәргә кирәк. (Балалар шигырьләрен укый.)

– Сезнең шигырьләрдә сүзләрнең нинди тәртибе булды?

3. Тыңлап аңлау. «Үз илемдә» җырын тыңлаганда,  инверсия очрагын язып баралар. (Язганнарны укып чыгу.)

4. «Килешү картасы» төзү.

Сорау: Нәрсә ул инверсия? Ул ни өчен кирәк?

5. Тест. Дустыңа билге кую.

V. Рефлексия

– Син җөмләдә сүзләр тәртибе турында элек нәрсә уйлый идең? Хәзер нәрсә уйлыйсың?

Өйгә эш бирү.

1. 247 нче күнегүдән сүзләре уңай тәртиптә булган җөмләләрне язып алырга.

2) 247 нче күнегүдән сүзләре кире тәртиптә булган җөмләләрне язып алырга, баш кисәкләргә сызарга.

3) 247 нче күнегүдән сүзләре кире тәртиптә булган җөмләләрне язып алырга, җөмлә кисәкләренә сызарга.