Йолдызларга сәяхәт

№60

(Зурлар төркемендә әниләр бәйрәме)

Гөлшат ФӘЙЗРАХМАНОВА,

Балтач районы Сосна балалар бакчасының I квалификация категорияле тәрбиячесе

Алсу АУБАКИРОВА,

Балтач районы Сосна балалар бакчасының I квалификация категорияле музыка җитәкчесе

 Максат: әниләргә карата булган җылы мөнәсәбәтләрне ныгыту.

Бурычлар: балаларда сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен үстерү, үзара аралашу культурасына өйрәтү, әниләргә карата ихтирамлылык тәрбияләү.

Алдан уздырылган эш: әниләрдән балаларының иң яраткан ризыгын, киләчәктә балаларының нинди һөнәр кешесе итеп күрүләре турында анкета яздыру.

Җиһазлау: магнитафон, аудиоязмалар, әниләр өчен әзерләгән бүләкләр.

Алып баручы. Хәерле көн, кадерле әниләребез! Без бүген бирегә «Әниләр бәйрәме»н билгеләп үтәргә җыелдык. Хөрмәтле әниләр, бәйрәмегез белән котлыйбыз! Сезгә нык сәламәтлек, иминлек, озын гомер телибез, һәрвакыт шат, сөйкемле, бәхетле булыгыз.

Әнидән дә кадерлерәк

Дөньяда кем бар икән?

Аларның чын кадерләрен

Һәркем дә белә микән?

Язмыш сынауларында да

Алар безгә нык терәк.

Кайгыда да, шатлыкта да

Алар безгә бик кирәк.

Шуңа күрә әниләрне

Кирәк безгә сакларга.

Аларның ышанычларын

Һәрвакытта акларга.

Безне алда йолдызларга күңелле сәяхәт көтә (талгын көй уйный). Космик корабльгә утырдык, күзләрне йомдык. Менә без галәмдә йолдызлар арасыннан очабыз һәм иң якты йолдызга тукталабыз. Күзләрне ачтык, бу тукталыш «Тәмле сүзләр» дип атала. (Балалар әниләренә, әниләре балаларына иң ягымлы, иң матур сүзләрне әйтәләр.)

«Әни кирәк» җыры башкарыла (Роберт Миңнуллин сүзләре, Мәсхүдә Шәмсетдинова музыкасы).

Алып баручы. Күзләрне кабат йомдык (талгын көй яңгырый). Без йолдызлар арасыннан сәяхәтебезне дәвам итәбез һәм иң матур йолдызга туктыйбыз. Бу тукталыш «Тәмледән-тәмле» дип атала.

(Балалар әниләре пешергән, иң яратып ашый торган ризыкларын әйтәләр. Ризык атамалары анкетадагы җаваплар белән чагыштырыла.)

Алып баручы. Балалар, ә хәзер хөрмәтле әниләребезне котлыйк, шатландырыйк, әниләргә бүләк итеп, өйрәнгән шигырьләребезне сөйлик.

1 нче бала.

Көләч булырга – кояштан

Өйрәнгән минем әни.

Җитез булырга – җилләрдән

Өйрәнгән минем әни.

Иртә торырга әтәчләр

Өйрәткән бугай аны.

Юмарт булырга – туган җир

Өйрәткән бугай аны.

2 нче бала.

Тавышлары булмаса да,

Әллә каян ишетәм:

Аяк очларына басып,

Керә әни ишектән.

Уянмасын, ди ул мине,

Таң йокысын бүлмәсен

Күзләремне йомып ятам,

Уянганны күрмәсен.

3 нче бала.

Мунча яккан көнне әни

Шифа чәе пешерә

Шифа чәй җәй көннәрен

Исебезгә төшерә.

Әнием аларны җәен

Урман, болыннан җыйган

Кышын кечкенә чәйнеккә

Бөтен җәй үзе сыйган.

4 нче бала.

Беркөнне уйлап тордым да

Әни булып карадым.

Көзге каршына басып,

Чәчләремне тарадым.

Гөлләремә су сиптем,

Ашарга да пешердем.

Табак-савытлар юдым.

Дәфтәрләр дә тикшердем.

Сыерга су эчердем,

Җим бирдем тавыкларга.

Керләрне үтүкләүгә

Вакыт җиткән йокларга.

Алып баручы. Очышны дәвам итәбез (талгын көй яңгырый). Иң зур йолдыз янында тукталабыз. Бу тукталышның исеме – «Минем хыялым». (Балалар түгәрәккә басалар, бер-берсенә туп бирәләр. Тупны алган бала исем, фамилиясен әйтә, үзенең киләчәктә нинди һөнәр кешесе итеп күзалдына китерүен әйтә. Фикерләр анкетадагы җаваплар белән чагыштырыла.)

Парлы татар биюе башкарыла.

Алып баручы. Очышны дәвам итәбез (талгын көй уйный) һәм иң тылсымлы йолдыз янында тукталабыз. Бу тукталыш  «Уйнап алыйк» дип атала. «Түбәтәй» уенын уйныйбыз.

Алып баручы. Һәр кеше өчен тормышта иң кадерле,иң ышанычлы кеше – ул әни. Нинди генә авырлыклар, кайгылар, бәхет-шатлыклар башыбыздан үтмәсен, без аларның барысын да әниебез белән уртаклашабыз. Әни безнең тормышыбызда кояш кебек бер генә. Ул һәрчак безгә үзенең җылысын бирә, ярдәм кулын суза, булыша, без бәхетле булсын дип яши.

Ә хәзер балалар башкаруында шигырьләр тыңлап үтик.

1 нче бала.

«Әни» сүзе – «Яшәү» сүзе,

Икесе дә миңа бер.

Я, Ходаем, әниемә

Бирсәнә озын гомер.

2 нче бала.

Әнием туган көнемә

Бүләк итте түбәтәй.

Шундый матур түбәтәем,

Үзем кебек бәләкәй.

3 нче бала.

Әни ул – якты кояш,

Әни ул – матур чәчәк,

Аңа күрсәткән яхшылык

Үзеңә үк киләчәк.

4 нче бала.

Кемнең әнисе иң әйбәт?

Минем әни, әлбәттә.

Өйрәтә әни безне дә

Әйбәт, матур гадәткә.

5 нче бала.

Үзе бөтен эшкә оста,

Безне өйрәтә җайлап.

Мактый, күңелне күтәрә,

Иң кирәк сүзләр сайлап.

6 нче бала.

Иң чибәр әни минеке,

Толымнарын карачы.

Кояш кебек нурлар сибә,

Ягымлы күз карашы.

7 нче бала.

Әнием иң якын кешем

Иртән чәчемне үрә.

Ашлары да тәмле була –

Яратам шуңа күрә.

«Хәерле көн!» җыры башкарыла (Айдар Минһаҗев сүзләре, Әлфия Һадиева музыкасы).

Алып баручы. Хәзер, әниләребезне котлап, рус телендә өйрәнгән шигырьләребезне сөйләрбез.

1-й ребенок.

Уменя есть мамочка

Я мамочку люблю.

У мамы скоро праздник,

Я песенку спою.

2-й ребенок.

Пусть звенят повсюду песни

Про любимых наших мам.

Мы за все, за все, родные,

Говорим: «Спасибо вам!»

3-й ребенок.

Много мам на белом свете

Всей душой их любят дети.

Только мама есть одна.

Всех дороже мне она.

Кто она? Отвечу я:

Это мамочка моя.

4-й ребенок.

Мамочка милая,

Мама моя!

Пусть эта песенка

Будет твоя.

Это тебе мой подарок такой.

Спой эту песенку вместе со мной.

5-й ребенок.

Рано-рано встану я,

В сад гулять пойду.

Яблоки румяные

Соберу в саду.

Солнце улыбается

Каждому кусту,

Маминой помощницей

Я в семье расту.

6-й ребенок.

На свете добрых слов

Живет немало.

Но всех добрее и важней одно:

Простое слово «Ма-ма»

И нету слов нужнее, чем оно!

Алып баручы. Һәр кеше өчен тормышта иң кадерле кеше – ул әни. Нинди генә авырлыклар, бәхет-шатлыклар башыбыздан үтмәсен, без аларның барысын да әниебез белән уртаклашабыз. Әни безнең тормышыбызда кояш кебек бер генә. Ул һәрчак безгә үзенең җылысын бирә, ярдәм кулын суза, булыша, без бәхетле булсын, дип яши. Шуңа күрә без әниләребезне кадерләргә, хөрмәт итәргә тиешбез.

(Балалар әниләренә үзләре ясаган бүләкләрне тапшыралар.)