Йолдыз Шәрәпова иҗаты белән танышу

Миләүшә СИТДИКОВА,

Арча шәһәре 11 нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе

2017 нче елның февраль аенда безнең балалар бакчасына талантлы шагыйрә, Татарстан Республикасы Мәдәният Министрлыгының һәм Язучылар берлегенең Абдулла Алиш исемендәге премиясе лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Йолдыз Шәрәпова мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән очрашуга килде.  Шушы очрашу кысаларында 2 нче кечкенәләр төркемендә “Сөйләм үсеше” белем бирү өлкәсеннән оештырылган белем бирү эшчәнлеге (ОББЭ)  үткәрдем.

Тема: Йолдыз Шәрәпова иҗаты белән танышу

Максат:

  •  балаларны Йолдыз Шәрәпованың “Хыял” шигыре белән таныштыру;
  •  әдәби әсәрләр аша балаларның сөйләм телен һәм аралашу осталыгын үстерү, сөйләмне яңа сүзләр белән баету;
  •  тәрбияче күрсәтүенә һәм үрнәккә нигезләнеп, фигуралардан рәсем төзеп ябыштырырга өйрәтү.

Бурычлар:

•        балаларның кабул итүләрен, игътибарларын, конкрет-образлы фикерләүләрен, күзаллауларын  үстерү;

•        капитан һөнәренә карата кызыксыну уяту;

•        туган телгә мәхәббәт тәрбияләү;

•        яңа сүзләрне актив кулланышка кертү;

•        кәгазь һәм клей белән эшләргә өйрәтүне дәвам итү, ябыштыру күнекмәләрен ныгыту;

•        “өчпочмак”, “дүртпочмаклык” төшенчәләрен, төсләрне тануны ныгыту;

•        мөстәкыйльлек, матур итеп эшлисе килү теләге уяту;

•        әйләнә-тирәдәгеләргә ярдәм итү теләге тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр: шигырь эчтәлеген аңлау; сөйләмдә яңа сүзләрне куллану; сорауларга җавап бирә белү; кәгазь һәм клей белән куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәп, пөхтә, чиста эшли белү; физкултьминут, динамик пауза вакытында төп хәрәкәтләрне үти алу; уеннарда  катнашуларына ирешү.

Белем бирү өлкәләре интеграциясе: “Танып белү үсеше”, “Физик  үсеш”, “Сөйләм үсеше”,  “Сәнгати-эстетик үсеш” белем бирү өлкәләре.

Җиһазлау һәм материал:

1. Матрос башлыгы кигән зур уенчык  эт.

2. “Тыңла һәм нәрсә кычкыртканын әйт!”  уены, музыкаль динамик пауза  «Моряклар биюе» өчен компьютер, кораб тавышы яздырылган аудиоязма.

3. Кораб ябыштыру (аппликацияләү) өчен: кораб детальләре (дүртпочмаклык, өчпочмак), ак кәгазь, карандаш-клей, клей сылаганда өстәлгә кую өчен махсус кәгазь-аслык, корабларны йөздерү өчен “диңгез”

(зәңгәр төскә буялган А-1 форматлы кәгазь)

4. Кораб ясау эзлеклеге күрсәтелгән технологик карта.

5. Тылсымлы тартма һәм анда яшеренгән предметлар: Йолдыз Шәрәпованың  “Җавапсыз сорау” китабы, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2007; кораб, капитан фуражкасы.

6. Шигырь эчтәлегенә туры килгән рәсемнәр: диңгездә йөзүче кораб  рәсеме, капитан рәсеме, суда кәгазь көймә йөздерүче бала сурәтләнгән сюжетлы рәсем.

7. Картон тартмадан ясалган зур кораб.

Алдан алып барылган эш:

1. Музыкаль динамик пауза  «Моряклар биюе».

2. “Хыял” шигырен бер бала яттан сөйләргә әзерләнә.

Оештырылган белем бирү эшчәнлеге (ОББЭ) барышы:

Балалар ярымтүгәрәк рәвешендә идәнгә тезелгән мендәрчекләрдә утыралар.

I.  Мотивлаштыру-кызыксындыру өлеше

1. «Исәнмесез!» күнегү-уены

Исәнмесез, кулларым! (кулларын сузалар, учларын өскә-аска боралар)

Чәп-чәп-чәп! (3 тапкыр чәбәклиләр)

Исәнмесез, аякларым! (аякларын алга сузалар)

Тып, тып, тып! (тыпырдыйлар)

Исәнмесез, битләрем! (битләрен сыйпыйлар)

Пуф-пуф-пуф! (3 тапкыр бармак очлары белән яңакларын чәбәклиләр)

Исәнмесез, иреннәрем! (башларын чайкыйлар)

Чуп, чуп, чуп! (3 тапкыр иреннәрен чупылдаталар)

Исәнмесез, тешләрем! (башларын чайкыйлар)

Шык, шык, шык! (3 тапкыр тешләрен шыкылдаталар)

Исәнме, борынкаем! (борынны сыйпыйлар)

Пип, пип, пип! (3 тапкыр бармак белән  басалар)

Исәнмесез, балалар! (баш өстендә кулларын болгыйлар)

И-сән-ме-сез, хәерле көн, балалар!

Исәнмесез, кунаклар!

2.  Сулыш-аваз гимнастикасы. «Корабль кычкырткан тавыш» уены

— Балалар, шөгыльне сулыш-аваз гимнастикасыннан — «Кораб кычкырткан тавыш» уены белән башлап җибәрик.

Борын белән тирән итеп сулыш алабыз, сулышны бераз тоткарлык белән, иреннәрне торба формасына китереп, сулышны “у” авазын әйтеп озаклап чыгарабыз.  Сулыш алу кыскарак, сулышны тоткарлап тору, сулышны чыгару озаграк.

3. Сюрприз алымы. Сарбай кушаматлы эт килә.

— Исәнмесез, балалар. Мин – Сарбай кушаматлы эт булам. Сезнең балалар бакчасы яныннан үтеп бара идем, кораб кычкырткан тавыш ишеттем.  – Балалар, сез  корабта йөзәргә телисез бугай, әйеме? (Әйе). Менә бу тылсымлы тартмада  нәрсә барын беләсегез киләме? Анда бик матур китап бар.(Күрсәтә) Бу китапны балалар язучысы Йолдыз Шәрәпова язган. Балалар, Йолдыз апа Шәрәпова үзе дә биредә утыра.

Бу китапта матур шигырьләр бик күп. Бүген мин сезгә бу китаптан “Хыял” шигырен укырга тәкъдим итәм.

II. Төп өлеш

  1. Йолдыз Шарәпова “Хыял” шигыре

Тәрбияче: — Рәхмәт, Сарбай. Балалар, шигырьне укыйбызмы?

 (Тәрбияче шигырьне укый).

Тагын чак кына үсәм дә,

Капитан булам үзем.

Ә хәзергә иңлим, буйлыйм,

Хыялымның диңгезен.

Капитан булып алырмын,

Йөртермен әле кораб.

Калырсыз ярда кул болгап,

Миңа көнләшеп карап.

Сорауларга җавап бирү (диалог төзү). Суда кәгазь көймә йөздерүче бала сурәтләнгән сюжетлы рәсем күрсәтелә.

— Балалар, сезгә шигырь ошадымы?

 — Бу шигырь кем турында булды? (Бер малай турында)

— Шигырьдә бала кем булырга хыяллана? (Капитан булырга хыяллана)

— Кайчан капитан булам ди ул? (Үскәч капитан булам ди)

— Кайда йөзәргә хыяллана? (Диңгездә)

— Капитан булгач нәрсә йөртәм, ди? (Кораб )

— Шигырьне кем язган? (Йолдыз Шәрәпова)

2. Физкульминут “Капитан булам”

— Балалар,”Капитан булам” күнегүен ясыйбызмы?

Без бит әле кечкенә (чүгәлиләр)

Тизрәк үсәсе килә. (аяк очларында басып, кулларын өскә күтәрәләр)

Үсеп җиткәч диңгездә, (куллар белән йөзү хәрәкәтләре ясыйлар)

Зур дулкыннар өстендә, (куллар белән йөзү хәрәкәтләре ясыйлар)

Кораб йөртәсе килә. (штурвал боралар)

3. Сүзлек эше.

Сарбай: Балалар, тылсымлы тартмада тагын бер серле предмет бар. Нәрсә икәнен белергә телисезме? (Корабны алып күрсәтә)

— Бу нәрсә? (Кораб)

— Кораб кайда йөзә? (Суда, диңгездә). Диңгез рәсеме күрсәтелә.

— Балалар ишетәсезме? (“Тыңла һәм нәрсә кычкыртканын әйт!” уены. Аудиоязмада кораб тавышы яңгырый).

— Бу нәрсә тавышы? (Кораб тавышы).

— Корабны кем йөртә? (Капитан йөртә). Капитан рәсеме күрсәтелә.

— Балалар, кем соң ул капитан? (Капитан – ул корабны йөртүче)

Сарбай: — Балалар, тылсымлы тартмада тагын бер предмет яшеренеп ята. Күрәсегез киләме?

–  Бу нәрсә? (Бу капитан фуражкасы)

—  Ә хәзер Йолдыз Шарәпованың “Хыял” шигырен безгә …… сөйләп күрсәтә .(Бала капитан фуражкасын киеп, кораб эченә кереп басып шигырьне сөйли).

4.Динамик пауза. Юлия Селиверстованың “Диңгезчеләр биюе”нә хәрәкәтләр ясау.

— Балалар, ял итеп, хәрәкәтләнеп алабызмы?

  1. 5. Бармакларга гимнастика. “Кораб” уены.

Сарбай. Балалар, минем корабыма үзенә генә күңелсез. Аңа дуслар кирәк. Минем корабыма дуслар табарга булышыгыз әле зинһар.

Тәрбияче:

— Балалар, Сарбайга булышабызмы?

— Миңа кулларыгызны күрсәтегез әле. Нинди матур сезнең кулларыгыз!  Безнең куллар бик тырыш, уңган  алар. Бөтен эшне дә булдыралар. Бүген дә алар бик тырышып эшләрләр. Әйдәгез, балалар, бармаклардан кораб төзеп карыйбыз. Учларны, бармакларны менә шулай кушып куегыз (Тәрбияче күрсәтә). Менә кораблар ничек матур итеп йөзәләр. Сарбай, синең корабыңа никадәр дуслар табылды!

Сарбай: — Балалар, бу кораблар миңа бик ошады, рәхмәт сезгә.

Тәрбияче. Сарбай, без башка төрле кораблар да ясый беләбез, шулай бит, балалар. Кәгазьдән ябыштырып кораб ясарга телисезме?

6. Практик эш.

— Балалар, өстәл артына рәхим итегез. Өстәл өстендә ак кәгазь һәм корабның детальләре – фигуралар ята. Шул фигуралардан ак кәгазь өстендә кораб төзеп куегыз әле. (Балаларга булышам).

—  Бу нәрсә? (Кораб). Балалар, кораб нинди фигуралардан төзелгән? (Тәрбияче күрсәтә, балалар әйтәләр: дүртпочмаклык, өчпочмак). Бу нинди фигура? (Бу дүртпочмаклык) Ул нинди төстә? (яшел). Бу балалар, корабның палубасы була. Бу – палуба.  Бу нинди фигура? (Өчпочмак). Өчпочмак нинди төстә? (Кызыл). Бу балалар корабның парусы. Бу – парус.

Кагыйдәләрне искә төшерү.

— Клей һәм төсле кәгазь белән эшләү кагыйдәләрен искә төшерик әле.

— Махсус кәгазь өстендә клейлыйбыз.

— Пөхтә итеп кәгазьгә ябыштырабыз.

Технологик карта буенча аппликация эзлеклелеген сөйләү.

—  Балалар иң элек кайсы фигураны ябыштырырга кирәк? (Дүртпочмаклыкны). Ак кәгазьнең аскы өлешенә ябыштырабыз.

— Аннары нәрсәне ябыштырабыз. (Өчпочмакны). Аны дүртпочмакның өстенә ябыштырабыз.

Мөстәкыйль эш (тәрбияче күзәтүе һәм ярдәме астында)

— Әйдәгез балалар, дүртпочмаклыкны алабыз, аның бер ягын клейлыйбыз, клейлы ягы белән ак кәгазьгә ябыштырабыз. Икенче деталь – өчпочмакны клейлыйбыз һәм ябыштырабыз.

— Балалар, бер-берегезнең корабларын карагыз да янәшәгездә утырган дустыгызның эшен мактагыз әле. (Синең корабың матур булган. Матур ясагансың һ.б.). Барыгыз да бик матур, пөхтә, дөрес эшләдегез.

Корабларны суга җибәрү.

—  Әйдәгез, корабларны суга җибәрик.

(Алдан әзәрләп куелган “диңгез”гә эшләрен ябыштыралар. Соңыннан эшне тактага магнит белән беркетәм.)

Сарбай: Балалар, сез ясаган кораблар миңа бик ошый. Үзегезгә ошыймы соң? Миңа булышканыгыз өчен  рәхмәт сезгә. Менә минем корабым никадәр дуслар тапты.

III. Рефлексия

  1. 1. Йомгаклау

—  Балалар без кем турында шигырь укыдык? ( Бер малай турында.) Ул кем булырга хыяллана? (Капитан). Капитан нәрсә йөртә? (Кораб). Без кәгазьдән ябыштырып нәрсә ясадык? (Кораб). Шигырьне кем язган? (Йолдыз апа Шәрәпова).

  1. 2. Йолдыз Шәрәповага сүз бирелә.
  2. 3. Корабка утырып йөзү.

Аудиоязмада корабль тавышы яңгырый.

— Әйдәгез, балалар, Сарбайны да үзебез белән алып, корабка утырып йөзик. Кунаклар белән кул болгап саубуллашырга да онытмагыз. Менә балалар, безнең хыялыбыз чынга ашты.

(Корабка бер бала кереп басып, ә калганнары берсе арты берсе тезелеп, “диңгездә” йөзәләр.)