Җисемнәрнең электрлануы. Корылмаларның үзара тәэсирләшүләре. Үткәргечләр һәм диэлектриклар
№ 130
Гөлназ САТТАРОВА,
Арча районындагы Д.Г.Хәкимов исемендәге Түбән Мәтәскә урта мәктәбенең I квалификация категорияле физика укытучысы
Максат. Әйләнә-тирәдәге физик күренешләрне анализлап аңлата белергә өйрәтүне дәвам итү. Укучыларның күзәтә белүләрен формалаштыруны дәвам иттерү, эксперимент нәтиҗәләрен йомгаклый белүләренә ирешү. Укучыларның кызыксынучанлыкларын үстерү.
Җиһазлау: электрофор машинасы, пыяла һәм эбонит таякчыклары, мех кисәге, вакланган кәгазь кисәкләре, фольгадан гильза (җепкә эленгән ), штатив
Эш алымнары: эвристик әңгәмә, тәҗрибә.
Дәрес тибы: яңа төшенчәләр бирү.
Дәрес барышы
I. Оештыру өлеше
Укытучы. Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн! Хәлләрегез ничек? Сез дәрескә әзерме? Дәресне башлыйбыз. Башта үтелгән бүлекләрне искә төшерик.
– Физиканың нинди бүлекләрен өйрәндек? (Механика һәм җылылык күренешләре бүлеген өйрәндек. Матдәләрнең вак кисәкчекләрдән торганын беләбез. Алар молекулалар һәм атомнар дип атала.)
– Молекуляр төзелешкә карап, матдәләрнең нинди үзлекләрен әйтеп була? (Матдәләр өч төрле була: каты хәлдәге, сыеклык һәм газсыман матдәләр була.)
Укытучы. Башка үзлекләрен физиканың алдагы бүлекләрендә өйрәнербез.
Ә менә бүген дәрестә физиканың яңа бүлеген өйрәнә башлыйбыз. Бер караганда, яңа дибез, әлегә аның закончалыкларын белмибез, икенче яктан карасак, без аның белән көн дә очрашабыз. Нинди бүлек булуын шушы кроссвордны чишсәк, белербез. Саннар куелган баганада серле сүз килеп чыгачак.
1. Кешенең эш эшләү мөмкинлеге.
2. Өйләрдә яктырту җайланмасы.
3. Эшнең вакытка чагыштырмасы.
4. Механик энергиянең бер төре.
5. «Физика» сүзенең татарчага тәрҗемәсе.
6. Озынлык үлчәү җайланмасы.
1. Э | н | е | р | г | и | я | |
2. Л | а | м | п | а | |||
3. Е | г | ә | р | л | е | к | |
4. К | и | н | е | т | и | к | |
5. Т | а | б | и | г | а | т | ь |
6. Р | у | л | е | т | к | а |
II. Яңа төшенчәләр белән таныштыру
Укытучы. Әйе, укучылар, без «Электр» темасын өйрәнә башлыйбыз. Бу –безнең көндәлек тормышта еш кулланыла торган сүз. Электрның нәрсә булуын ачыклау өчен, башта электр күренешләрен тикшереп китәбез. Электр күренешләренә нинди мисаллар китерә аласыз?
Укучылар. Өйләрдә лампочкалар яна, телевизор, суыткычлар эшли, электр моторлары белән эшләүче бик күп җиһазлар бар. Шулай ук яшенне дә әйтергә була.
Укытучы. Яшен – табигатьтәге иң куәтле куркыныч күренеш. Ул һәркемдә дә курку хисе тудыра. Күп еллар кешеләр бу күренешне аңлата алмаганнар. Гөнаһлары өчен алла тарафыннан җибәрелгән җәза дип санаганнар.
Яшенгә аңлатманы М.В.Ломоносов биргән. Атмосферада һава һәрвакыт хәрәкәттә. Бер-берсенә ышкылу нәтиҗәсендә һава кисәкчекләре электрлана. Болыттагы кечкенә су тамчылары белән бәрелешкәч, аларга үз корылмаларын бирә. Шулай итеп, вакыт үтү белән болытларда бик күп корылма туплана. Менә шулар яшеннең сәбәпчесе дә инде. Ә без бүген электрофор дигән машина белән ясалма яшен чыгарып карыйбыз. (Тәҗрибә күрсәтелә.) Бу күренешне ничек аңлатырга соң?
Укучылар. Электрофорның ике таякчыгының шарлары нидер туплый, һәм алар бер-берсе белән тартыла.
Укытучы. Кешеләр бик борынгы заманнарда ук кайбер җисемнәрне я кәгазьгә, я йонга ышкыганнан соң төрле вак җисемнәрне үзләренә тарту үзлеген күзәткәннәр. Бигрәк тә бу үзлекләр гәрәбә агачында нык чагылган. XVII гасырда бу күренешләрне ныклап өйрәнә башлаганнар. Ышкыганнан соң, үзенә тарту үзлегенә ия булган җисемнәрне электрланган яки электр корылмасы бирелгән диләр. Электр – грек сүзе, «гәрәбә» дигәнне аңлата. (Тәҗрибә күрсәтелә.)
Ә хәзер пыяла таякны кәгазьгә ышкып карыйк.Таякны штативка эленгән гильза янына китерәбез (гильза фольгадан ясалган). Шулай ук пыяла таяк гильзаны үзенә тарта.
Укучылар, ә хәзер көндәлек тормышта шушы күренешкә охшаш мисаллар китерегез.
Укучылар. Чәчне тарак белән тараганда. Синтетик киемнәрне киенгәндә яки чишенгәндә чытырдау тавышлары ишетелә яисә караңгыда булса, очкын чыга.
Укытучы. Җисемнәрне ышкыганда җисемнәрнең икесе дә корыла яисә электрлана дип атыйлар. Алар бер-берсе белән тартыла. (Тәҗрибә күрсәтелә.) Эбонит таякны йонга ышкыганда йонның да вак кисәкләрне тартуын күрәбез.
Нәтиҗә ясыйк: ике җисем дә электрлана: пыяла таяк та, кәгазь дә.
1 нче тәҗрибә. Электрофор машинасына солтаннар тоташтырабыз. Нәтиҗәдә алар бер-берсенә тартылалар, әгәр аларны бергә корсаң, алар бер-берсеннән этелә.
Укытучы. Укучылар, нинди нәтиҗә ясап була?
Укучылар. Бертөрле корылма тупланган җисемнәр этелә. Төрле корылма тупланган җисемнәр тартыла.
2 нче тәҗрибә. Штативка фольгадан ясалган гильза куябыз. Эбонит таякны йонга ышкып, таяктагы корылманы гильзага бирәбез, гильза корыла. Эбонит таякны ышкып тагын электрлыйбыз. Гильза янына китерсәң, гильза таяктан этелә.
3 нче тәҗрибә. Пыяла таякны җепкә элеп, штативка куябыз. Аны кагәзьгә ышкып электрлыйбыз. Эбонит таякны йонга ышкып, пыяла таяк янына китерсәң, алар тартыла.
Укытучы. Америка физигы Б.Франклин корылмаларга “уңай” һәм “тискәре” исемнәр бирергә тәкъдим итә. Пыяла таякны ефәккә ышкып, анда тупланган корылма “уңай” дип, йонга ышкылган эбонит таякта тупланган корылма “тискәре” корылма дип атала.
Нәтиҗә. Тактада рәсем күрсәтелә.
III. Белемнәрне ныгыту
Мәсьәләләр эшләү.
- Җисемнәр ничек тәэсир итешәләр?
А)
Б)
В)
Г)
2. 1нче һәм 2 нче шарлар ничек корылган ?
А)
Б)
3. Кайсы пар шарлар корылмаган?
Кайсылары бертөрле корылмалы?
Кайсылары төрле корылмалы?
А)
Б)
В)
IV. Йомгаклау. Билгеләр кую