Җисемнәр, матдәләр, кисәкчекләр

№ 116

(«Әйләнә-тирә дөнья» дәресе». III сыйныф)

Римма БОРҺАНОВА,

Әтнә районы Күәм урта мәктәбенең I квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы.

III сыйныфта «Әйләнә-тирә дөнья» фәненнән «Дөнья нәрсәләрдән тора?» бүлегендә «Җисемнәр, матдәләр, кисәкчекләр» дигән тема үтелә. Укучылар табигый җисемнәр, ясалма җисемнәр, күк җисемнәре белән таныша. Һәрбер ясалма яки табигый җисемнең формасы, төсе, үлчәме бар. Һәр җисем матдәләрдән тора. Ручка – җисем, пластмасса – матдә. Яңгыр тамчысы – җисем, су – матдә. Матдәләр күзгә күренми торган бик кечкенә кисәкчекләрдән (молекулалардан, ә алары тагын да кечерәк атомнардан) тора. Табигатьтә җисемнәр шундый күп, ләкин аларны дөрес итеп куллана гына белергә кирәк. Димәк, табигатькә зыян салырга яки пычратырга ярамаганлыгын укучы башлангыч сыйныфларда ук белергә тиеш. Һәр гаиләдә көн саен нәрсәне дә булса ташлыйлар. Зур шәһәрдә яшәүче һәр кешегә елына 1 т чүп-чар туры килә икән. Галимнәр санап караган: әгәр дә еллык чүп-чарны бер тауга өйсәң, аны түгү өчен 3 млн. га якын йөк машинасы кирәк булачагын белгәннәр. Башлангыч сыйныфтан ук: «Чүптән нинди юллар белән котылып булыр?» дигән сорауга җавап эзләтергә кирәктер.

Дәреснең максаты. Укучыларны җисемнәр, матдәләр, кисәкчекләр белән таныштыру; терек һәм терек булмаган табигать билгеләрен күрә һәм аера белү, табигый җисемнәр һәм ясалма җисемнәр белән танышу, җисемне матдәдән аера белергә өйрәтү. Укучыларның үзара сөйләшә, аралаша белү күнекмәсен үстерү, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү, матурлыкны күрә белергә өйрәтү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

шәхескә юнәлтелгән УУГ: укытучы ярдәмендә хезмәттәшлек итүнең гади һәм гомуми кагыйдәләрен әйтеп бирү; укытучы тәкъдим иткән  ситуацияләрдә фикер алышып, хезмәттәшлек итеп чишү юлларын эзләү һәм сайлау; танып-белүне, кызыксынуны үстерү; уку эшчәнлегенең максатын һәм нәтиҗәсен бәяли белү; табигатькә карата уңай мөнәсәбәтләр булдыру;

Метапредмет нәтиҗәләр:

регулятив УУГ: үз эш урыныңны әзерләү; укытучы белән бергәләп уку эшчәнлегенең максатын ачыклау, кабул итү һәм саклау; әлегәчә белгән һәм белмәгән күнекмәләрне үзара бәйли белү;

танып-белү УУГ: кирәкле мәгълүматны эзли һәм таба, үз фикереңне сүз белән төзеп әйтә, сорауларга тулы җавап бирә, дәреслек белән эшли, тәҗрибәне башкаргач, нәтиҗә ясый һәм йомгаклый белү;

КУУГ: хезмәттәшлек итү сәләте: әңгәмәне тыңлау һәм кушылу , дәрес проблемасын хәл итүдә катнашу, парлап, төркемнәрдә  эшләп , фикерләшеп уртак фикергә килү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр. Җисемнәр, матдәләр, кисәкчекләр белән таныштыру, башлангыч мәгълүмат бирү.

Җиһазлау. Мультимедиа (проектор, ноутбук), дәреслек. методик ярдәмлек, күрсәтмә материаллар, лупа, тәҗрибә өчен материаллар, парларда эшләү өчен карточкалар, ВПР биремнәре.

Дәрес барышы

I. Оештыру өлеше

Максат. Һәр укучының эшчәнлеген арттыруны күздә тотып уңай психологик климат тудыру.

Укытучы. Хәерле көн, укучылар! Кәефләрегез ничек? Әйдәгез, бер-беребезгә карап елмаеп алыйк та, һәркайсыбызга уңышлар теләп, дәресебезне башлыйк.

– Табигатьтә нинди ел фасылы? Бүген көн нинди? Һава торышы турында нәрсә әйтә аласыз?

Без сезнең белән бүгенге дәрестә дә эзләнүләрне, яңа белемнәр ачуны дәвам итәрбез. Беркадәр генә булса да, галимнәр булырбыз.

Дәресебезнең девизы – «Иң яхшы ачыш– үзең ясаган ачыш».

Димәк дәрестә без «Күзәт, тикшер һәм нәтиҗә яса» дигән принциптан чыгып эш итәчәкбез.

Регулятив УУГ: үз эш урыныңны әзерләү.

II. Белемнәрне актуальләштерү

Укытучы. Икенче бүлектә без географик төшенчәләр белән таныштык. Сезгә өйдә проект эшләре эшләп килергә иде. (Бер укучы үз проектын яклый.)

«Җирнең сурәте, карта һәм глобус» темасын йомгаклауга багышланган тест биремен үтәү.

1. Глобус ул – …

а) ярымшарлар картасы; т) Җир шарының кечерәйтелгән моделе.

2. Җир өстенең яссылыктагы шартлы сурәтләнеше – ул …

к) глобус; а) карта.

3. Җир үз күчәре тирәсендә … эчендә тулы бер әйләнеш ясый.

б) 24 сәгать; з) 12 сәгать.

4. Картада су – …  төстә.

а) яшел, соры, конгырт; и) зәңгәр.

5. Нинди прибор ярдәмендә горизонт якларын билгелиләр?

а) линейка; г) компас; в) термометр.

6. Җир өстенең күк белән тоташкан урыны … дип атала.

а) горизонт; с ) җир.

7. Таулар биегрәк булган саен … була.

а) ачык төстә; т) төсе куерак.

8. Барлыгы ничә материк бар ?

и) 5; ь) 6.

Җавап. Табигать сүзе килеп чыга.

(Укучылар фикере тыңлана, сорауларга тулы җавап бирелә.)

Регулятив УУГ: әлегәчә белгән һәм белмәгән күнекмәләрне үзара бәйли белү.

III. Уку бурычларын кую

Максат. Укучыларда дәрестә нәрсә өйрәнәчәкләре, яңа нәрсә беләчәкләре турында күзаллау булдыру.

Укытучы. Дөньяны яшәтүче Кояш, төнге күкнең серле йолдызлары, җир өстен каплап үскән үләннәр, эшчән кырмыскалар… Боларның барысы да – табигать. Дөньядагы матурлыкны ничек күреп була?

Укучылар. Лупа аша, тәрәзә аша, бинокль аша…

Укытучы. Дөнья, табигать нәрсәләрдән тора сон? Терек һәм терек булмаган табигать бер-берсеннән нәрсә белән аерыла? Уен терек табигать  куллар өскә күтәрелә, терек булмаган табигать чүгәлибез.

Күбәләк, таш, аю, кош, ком, су, гөмбә, кар.

ВПР биреме. Ничәнче рәсемдә сез терек табигать предметларын күрәсез?

Нәтиҗә. Терек табигать сулый туклана, үсә, үсеш ала, үрчи, үлә.

Укытучы. Үсемлекләр, хайваннар, гөмбәләр, бактерияләр патшалыкларын биология дигән фән өйрәнә.

Әйдәгез әле, виртуаль экскурсия ясап алабыз. Күз алдына суны китердек. (Елга аккан тавыш ишетелә.) Елгалар, күлләр, чишмәләр, диңгезләр нәрсәдән тора? (Судан.) Кар бөртеге, боз кисәге, яңгыр тамчысы –табигый җисемнәр. Һәм аларның барысын да бер үк матдә – су хасил итә. (Суның үзлекләрен, өч төрле халәтен: сыек, каты, парсыман булуын искә төшерү.) Димәк, су тамчылардан барлыкка килә.

(Дәреснен темасын һәм максатын билгеләү. Укучылар сорауларга тулы җавап бирергә тиешләр.)

ВПР биреме. Елга-күлләрне күз алдына китерү. Сүзлек өстендә эш.

IV. Яңа материал өстендә эш

Уку материалын беренчел кабул итү, теоритик белемнәрне үзләштерү.

Максат. Яңа  төшенчәне формалаштыру.

Укытучы. Укучылар, бу нәрсә? (Ике төрле предмет күрсәтелә: берсе – табигый җисем, икенчесе – ясалма җисем.) Бу ике предмет бер-берсеннән нәрсә белән аерыла?

Әйләнә-тирәбезне бик күп әйберләр уратып алган. Шул әйберләрне фәнни телдә җисемнәр дип атарбыз. Терек һәм терек булмаган табигатьтәге һәрнәрсә: кеше кулы белән барлыкка китерелгән предметлар, корылмалар җисем (тело) дип атала. Җисем (тело), матдә (вещество), кисәкчекләр (частицы) – бу сүзләр сезгә таныш түгел.

Кеше үзе, хайваннар, гөмбәләр, микроблар – табигый җисемнәр. Терек табигать җисемнәре була. Таш, шикәр кисәге, агач, кош, тимерчыбык… боларның барысы да – җисемнәр. Шулай ук Кояш, планеталар, Ай – җисемнәр, аларны күк җисемнәре дип атыйлар. Уйлап карасак: әйләнә-тирәбездә күпме җисем. Безгә унайлырак булсын өчен без схема төзербез. Кеше кулы белән барлыкка китерелгән җисемнәр – ясалма җисемнәр дип атала.

Түбәндәге җисемнәрне чагыштырыгыз: линейка, туп, кубик. Алар бер-берсенә кай яклары белән охшаш? (Ясалма җисемнәр.)

– Әлеге җисемнәрнең төп билгеләре нидән гыйбарәт? Аларның аерымлык билгеләре нидән гыйбарәт?

Туп – резин, түгәрәк, кечкенә.

Кубик – агач, зур.

Линейка – металл, турыпочмаклы.

– Нинди нәтиҗә ясап була? (Һәрбер ясалма яки табигый җисемнең формасы, төсе, үлчәмнәре бар.)

– Шул җисемнәрнең барысы да кеше кулы белән ясалганмы?

– Җисемнәр төркеме схемасын ничек төзеп була?

– Ясалма җисемнәргә мисаллар китер.

– Табигатьтә терек булган табигый җисемнәр күпме?

Укытучы. Җисемнәр матдәләрдән тора. Шикәр кисәге – җисем, ә шикәр үзе – матдә. Алюмин чыбык – җисем, алюминий – матдә, ручка –җисем, пластмасса – матдә.

Кар – җисем. Кар эри, су барлыкка килә, су – матдә. Матдәләр бик күп төрле: кайберләре табигатьтә очрый, ә кайберләрен кеше ясый (мәсәлән, пластмассаны). Аны химия дигән фән өйрәнә.

Физминут

V. Белемнәрне беренчел ныгыту

Проблемалы сорау. Сабыннан, су һәм һавадан нәрсә ясарга мөмкин?

Укытучы. Өреп кабартылган сабын куыгы – җисем. Ә сабын, су һәм тышча эчендәге газлар – матдәләр. Һава нинди газлар җыелмасыннан тора әле? (Азот, кислород, углекислый газдан.) Димәк, матдәләр бик кечкенә, күзгә күренми торган кисәкчекләрдән тора. Матдәләр каты, сыек, газсыман халәттә булырга мөмкин.

Сыек матдәләр: су, бензин.

Каты матдәләр: шикәр, тоз, агач.

Газсыман матдәләр: кислород, углекислый газ.

– Мондый кисәкчекләрнең чынлыкта булуына ничек ышанырга соң?

Тәҗрибә. 1 нче төркем – бер генә матдәдән торган җисемне – шикәр кисәген, 2 нче төркем тозны стакандагы суга салып болгата. Шикәр һәм тоз нишләр? Сыеклыкларның тәмен татып карагыз. Кайсысы баллы?

3 нче төркем инстркуция буенча бәрәңге белән тәҗрибә үткәрә.

– Димәк, шикәр һәм тоз юкка чыкмаган, стаканда калган. Ә ни өчен без аларны күрмибез? Чөнки шикәр һәм тоз кисәкләре вак кисәкчекләргә таркалды. Алар башта каты иде, аннан эределәр. Шикәр һәм тоз кисәкчекләре су белән кушылды.

Молекула һәм атомнарны физика фәне өйрәнә.

Нәтиҗәне таблицага языгыз:

Бүлмә температурасында нинди хәлдә? Тоз Шикәр
каты каты
Тәме тозлы баллы
Суда эредеме? эри эри

 

Дәфтәрдә эш. 3 нче бит.

Нәтиҗә. Матдәләр күзгә күренми торган бик кечкенә кисәкчекләрдән тора. Шикәр, тоз эреп, бик кечкенә кисәкчекләргә таркала. Алар – бик вак комсыман каты җисемнәр. Бу җисемнәр дә ниндидер матдәләрдән тора?

Молекулалар һәм атомнар белән танышу.

VI. Өйрәнгәннәрне ныгыту, алда өйрәнгән белем һәм күнекмәләрне дә файдалану

1111

Төркемнәрдә җисемнәрне карау , нинди матдәдән торганын белү.

– Сезнеңчә, чүптән нинди ысуллар белән котылып була?

Экологик тәрбия. Җисемнәр шулкадәр күп: аларны ташлап, без табигатьне пычратабыз. Бик кызганыч: авыл урамнарында, күпер төпләрендә банка, шешә, полиэтилен кисәкләре белән тулган капчыкларны күрергә мөмкин. Бу – бигрәк тә язгы чорда күзәтелә. Ләкин аерым кәгазьне – макулатурага, металлны – металлга, пыяланы – пыялага, пластикны аерым җыеп тапшырып була, агачны, пластикны ягып та була. Аерым савытларга җисемнәрне урнаштыру.

Гамәли бирем. Җисемнәрне аерым контейнерларга урнаштыру. Нинди матдәдән ясалганын атау.

Мөстәкыйль эш дәфтәрендә эш. 20 нче бит.

Чиләкне нинди матдәләрдән ясап була?

22222

Карточкаларда эш

VII. Рефлексия

Уен эшчәнлегендә укучыларның өйрәнгән төшенчәләрне файдалана белүләрен тикшерү, төшеп калган сүзләрне табып кую.

Нәтиҗә ясау

Табигатьтәге һәрнәрсә ________ дип атала.

Җисемнәр _________ һәм _______булалалар.

Һәр җисем _______________ тора.

Матдәләр күзгә күренми торган бик  кечкенә _______________ тора.

Матдәләр _______, ___________, ____________ була.

 

VIII. Уку эшчәнлегенә нәтиҗә, өй эше

Максат. Үз хезмәтеңнең нәтиҗәләренә шәхси җаваплылыкны формалаштыру

Өй эше.

1. №2 нче тәҗрибәне эшләп карарга.

2. Дәреслектәге 42 – 48 нче битләрне укырга, сөйләргә өйрәнергә.