Җиңү юллары буйлап

№ 145

(I сыйныф укучылары өчен дәрестән тыш эшчәнлек)

Римма БОРҺАНОВА,

Әтнә районы Күәм урта мәктәбенең I квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы    

Максат. Рәсемнәр, шигырьләр, җырлар аша сугыш, тыл ветераннарының бүгенге тыныч тормыш өчен никадәр зур фидакарьлек күрсәтүләрен, аларның тиңдәшсез батырлыгын турында аңлату.

Бурычлар: Ватан өчен көрәшкән тыл, сугыш чоры балаларына хөрмәт, аларга соклану хисләре тәрбияләү.

Шәхес буларак: эшчәнлектә үзеңнең белем һәм күнекмәләреңне куллану, үз фикереңне әйтә белү.

Танып-белү: логик фикерләү чылбырын төзү, җитмәгән компонентларны тулыландыру.

Коммуникатив:  күршең белән фикерләшү, иптәшеңнең эшчәнлеген бәяләү.

Регулятив, көйләгеч: укучылар тарафыннан белгән һәм әлегәчә белмәгән күнекмәләрне үзара бәйләү.

Җиһазлау: аудиоязмалар, укучылар иҗаты, видеосюжет, рәсемнәр, газета язмалары, музей экспонатлары.

Эшчәнлек барышы

I. Оештыру

Укытучы. Хәерле көн, укучылар, исәнмесез! «Бәхетле балачак» дигән рәсемгә карагыз әле. Сез үзегезне ничек хис итәсез? Се бүгенге көндә бәхетлеме?

– Укучылар, сезнең арада бер-берегезгә ярдәм итүче укучылар бармы? (Ярдәмчел)

– Сезнең арада кыю, курку белмәс укучылар бармы? (Батыр)

– Сезнең арада чаңгы, чананы яратып шуучы, спортны яратучы укучылар бармы? (Сәламәт)

– Сезнең арада күп белергә омытылучылар бармы? (Белемле, тырыш)

– Димәк, күрүемчә, сезнең сыйныфта ярдәмчел, батыр, сәламәт, тырыш, белемле укучылар укый икән.

Укучылар (бергәләп). Без ярдәмчел! Без сәламәт! Без батыр! Без –тырыш укучылар!

II Актуальләштерү

(Видео карала.)

Укытучы. Ул куркыныч. Аннан бар кеше дә курка. Ул рәсемнәрдә кара, кызыл төсләр белән белдерелә. Ул үлем, кайгы, хәсрәт китерә. Нинди сүз икән ул, балалар?

Балалар. Сугыш.

Укытучы. Димәк, барлык балалар да сезнең кебек бәхетле булдымы икән соң? Тыныч тормышта  яшәгәннәрме икән?

III. Яңа материалны аңлату

Укытучы. Тарихка сәяхәтебезне дәвам итәрбез. Вакыт машинасы хәзер безне дәһшәтле сугыш барган җирләргә илтеп куяр.

Сугыш… Күңелләргә нык тәэсир итә торган бик тә авыр сүз бу. Куркыныч сүз. Ул ничә миллион кешенең гомерен өзгән, күпме баланы ятим иткән. Сугыш нәтиҗәсендә йөзләгән шәһәр, авыллар җимерелгән.

(«Сугыш балалары» дигән монолог тыңлау. Слайдлар карау.)

Укытучы. Әйе, укучылар, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы якынлаша. Җиңү бик күп корбаннар, югалтулар барабәренә генә яулап алына. 1418 көн һәм төн дәвам иткән Бөек Ватан сугышында 27 миллионнан артык кешенең гомере өзелгән.

Сугыш… Бресттан Мәскәүгә кадәр – мең чакрымнан артык. Мәскәүдән Берлинга кадәр – 1500 чакрым. Барысы – 2600 километр. Поезд белән – дүрт тәүлеклек, самолет белән дүрт сәгатьлек юл. Җәяүләп, шуышып – 4 ел!

Төркемнәрдә карточкалар белән эш. Сугыш нәрсә китерә дә соң? Ә Җиңү? (Укучылар тиешле сүзләрне табалар һәм ябыштыралар.)

Сугыш – үлем, җәза, газап, хезмәт көче, ачлык.

Җиңү – шатлык, куаныч, тынычлык.

(Мәктәп музеендагы сугыш чоры әйберләре белән танышу.)

Укытучы. Слайдлардан сугыш чорындагы балаларны күрдек. Сугыш чоры балалары бәхетле булганмы соң, укучылар?

Бер укучы (үзенең әбисе турында сөйли). Фәүзия әбием Фәйзрахманова 1924 елның матур май аенда Күәм авылында туа.

Гаиләләрендә 5 бала. Әтиләре сугышка яраксыз була, чөнки аның яралары тазарып бетмәгән була. Сугыш башланган вакытта Фәүзия апага 17 яшь була. Иң авыр эш алар җилкәсенә төшкән ул вакытта Мари урманнарына барып урман кискәннәр. 20 яшь тулганда ул Мәскәү янында окоп казый, яралы солдатларның киемен юа, нинди эш бар – шуны башкара. Җиңүне Мәскәүдә каршылый. Аңа хәзер 95 яшь.

«Герой шәһәрләрне тап» дигән уен. (Кубикта нинди сан төшсә, шул шәһәрне картадан эзләп табу һәм кызыл йолдыз беркетү. Мәгълүматны уку.)

Ленинград шәһәренә Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары өчен «Герой шәһәр» исеме бирелә һәм «Алтын йолдыз»медале тапшырыла. Шәһәр 900 көн блокадада торган.

Арча районының Иске Кишет авылы егете Гани Биккенә улы Сафиуллин, 38 нче укчы дивизиясенең командиры булып, Сталинград сугышында катнаша. Алар 18 меңләп дошманны пленга төшерәләр. Якташыбыз генерал-майор хәрби дәрәҗәсенә лаек була.

Өч еллык басып алыну вакытында немецлар Минск шәһәрендә һәм шул тирәдәге авылларда яшәгән 400 меңгә якын кешене үтерәләр, ә шәһәрнең үзен җимерек хәлгә төшерәләр. Ләкин Минск дошмангабирелми. 1974 елда Минск «Герой-шәһәр» исеме ала.

«Флагны дөрес тапшыр» дигән уен. (Укучылар, түгәрәк эченә басып, кызыл флагны ун кул белән алып, сул кул белән иптәшенә бирергә тиешләр. Ялгышкан укучы уеннан чыга.)

Гамәли өлеш. Парларда тыл ветераннарына шаблон ярдәмендә  открыткалар эшләү.

Серле тартмада «Мәңгелек ут» макетын ясау. Бер минутлык тынлык.

Укытучы. Без, ел саен «Мәңгелек ут» янына килеп, яу кырында батырларча һәлак булган авылдашларыбыз рухы алдында баш иябез, чәчәкләр салабыз. Бөек Җиңүнең 75 еллыгына күп тә калмады. Без аны бик зурлап бәйрәм итәчәкбез.

Япь-яшь егетләр, кызлар, ир-атлар, туган җирләрен сакларга дип, сугышка киткән. Күбесе дәһшәтле сугыш кырларыннан әйләнеп кайта да алмаган, Туган илебез азатлыгы өчен һәлак булган.

Халкым күп авырлыкларга түзеп, бихисап батырлыклар кылып, бу сугышта Җиңү яулаган. Шуңа күрә бу бәйрәмдә кешеләр елыйлар да, шатланалар да. Бу изге бәйрәмне һәм аны яулап алучыларны беркайчан да онытмагыз, балалар!

(Укучылар түгәрәк утырышында үзләре иҗат иткән газетага салют йолдызларын ябыштыра.)

(Якташ шагыйребез Хәкимҗан Халиков иҗаты буенча әңгәмә уздырыла, аның «Рәхмәт сезгә, ветераннар!» дигән шигыре укыла.)

Буыннардан буыннарга…

Күчә барыр сезнең даннар…

Рәхмәт сезгә, ветераннар!

Берлингача барып җитеп.

Фашистларны тар-мар итеп

Илгә Җиңү китергәннәр,

Рәхмәт Сезгә!

Рәхмәт сезгә, ветераннар!

IV. Эшчәнлеккә йомгак ясау. Рефлекция

– Сугыш турында тагын нәрсәләр белергә теләр идең?

– Эшчәнлек  сиңа ошадымы?

(Кичәдә катнашкан укучылар «Бәхетле балачак» плакатына тынычлык күгәрчене рәсемнәрен беркетәләр.)