Җәйге урманга сәяхәт

 № 156 

Гөлгенә ВАФИНА

Арча районы Субаш Аты башлангыч мәктәбенең югары квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы  

Максат.Укучыларга туган як табигатенең үзенчәлекләрен тирәнтен өйрәтү, туган як матурлыгын күрә, тоя белүче, яратучы, саклаучы яшь буын тәрбияләп үстерү.

Бурычлар:

– туган як табигатенә мәхәббәт тәрбияләү;

– экологик аң, уйлау сәләтләрен үстерү, ныгыту;

– хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы турындагы белемнәрне киңәйтү, кабатлау.

Җиһазлау. «Урман – безнең байлыгыбыз» дигән темага презентация, проектор, экран.

Чара барышы

Укытучы. Хәерле көн, балалар, исәнмесез! Әйдәгез әле, бер-берегезгә карап елмаеп алыйк! Бер-беребезгә куллар изәп сәламләшик!

Афәрин, укучылар! Ә хәзер мине тыңлыйк. Мин сезгә табышмак әйтәм. Кем тизрәк фикер йөртеп, җавабын табар икән?

Анда кошлар да сайрый,

Анда бик тә саф һава.

Җиләкләре бик мулдан,

Үстерә ул һәр ел да.

Куакларда бик күп булып,

Чикләвекләр өлгерә.

Анда барса, беркемнең дә

Кайтасы килмәс тиз генә.

Укучылар. Урман!

Укытучы. Дөрес, балалар. Ничек белдегез, табышмакның кайсы сүзләреннән?

Укучылар. Кошлар, җиләкләр, чикләвекләр, саф һава…

Укытучы. Без бүген сезнең белән табигатьнең үзе белән очрашу өчен урманга сәяхәткә барачакбыз.

Кайсыгызның әти-әниләрегез, туганнарыгыз белән урманга барганы бар? Кулларгызны күтәрегез әле. Әле күбегезнең барганы юк икән.

Ә хәзер, юлга чыгып киткәнче, урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшереп үтәрбез.

Я, кайсыгыз беренче кагыйдәне әйтә?

Укучылар.

– Урманда бер-береңнән аерылып йөрергә ярамый!

– Ут белән уйнарга ярамый!

– Урманда шауларга ярамый!

– Урманны чүпләргә ярамый!

– Урмандагы кошларны куркытырга ярамый! һ.б.

Укытучы. Бик дөрес әйттегез, балалар, афәрин!

Ә нәрсә соң ул урман? Шул сорауга җавап әзерлик әле.

Укучылар.

– Урманда төрле агачлар үсә.

– Анда кыргый хайваннар яши.

– Урман ул – байлык.

– Урманда һава саф.

– Урман җәй көнендә ямь-яшел була.

– Урман бик матур табигатьле һ. б.

Укытучы. Афәрин, укучылар! Дөрес, менә шул матурлыкны күрергә барабыз да инде.

Без урманда уйнарбыз да, алып барган ризыкларыбызны ашарбыз да, аның табигате белән танышырбыз да, сораулар бирешербез, шигырьләр сөйләрбез, җырларбыз.

Сез минем белән килешәсезме?

Укучылар. Әйе, без бик шат.

Укытучы. Хәзер мин сезгә шигырь укыйм, тыңлагыз әле:

Кешеләргә матурлыкны,

Сый-хөрмәтне биргән Ходай.

Тик кешеләр табигатькә

Нигә игътибарсыз болай?

Чикләвеге, шомырты, баланы да –

Санап бетерерлек түгел…

Кешеләрнең табигатькә ерткычлыгын

Гафу итә  алмый күңел.

Агачларныы таптый, кисә,

Җәнлекләрне атып китә.

Бу кадәрле начарлыклар

Белмим, нәрсә белән бетәр?

Укучылар, сезгә шигырь ошадымы?

Укучылар. Юк, кешеләрнең урманга – табигатькә карата начар фикердә булулары, аларның ерткычлыгы, саксызлыгы ошамады..

Укытучы. Ә ничек булырга кирәк соң?

Укучылар. Табигатьне яратырга, сакларга, аңа карата яхшы мөнәсәбәттә булырга.

Укытучы. Афәрин, укучылар!

Мин сезгә дә укучылар, туган ягыбыз табигатенә сакчыл карарга, аңа карата мәхәббәт тәрбияләргә телим һәм тырышам. Урманны рәсемнәрдән, картиналардан күрүгә караганда, аны үзен барып күрү бөтенләй икенче. Бер генә минутка күзләрегезне йомып алыгыз әле. Сез урманны ничек итеп күз алдына китерәсез? Ә хәзер күзләрегезне ачыгыз.

Әйдәгез, рюкзакларыбызны астык та юлга кузгалыйк. Бер-беребез белән җитәкләшеп, әкрен генә юлга кузгалабыз.

Укучылар,табигатьне күзәтик, күк йөзе нинди?

Укучылар. Күк йөзе аяз, бер болыт та юк, зәп-зәңгәр.

Укытучы. Юл кырыенда нинди чәчәкләр үсә?

Укучылар. Ромашкалар, кыңгырау чәчәкләр, күкчәчәкләр…

Укытучы. Әйе, «Әйләнә-тирә дөнья» дәреслегеннән «Урман» темасын узганда рәсмнәрен күрдекме?

Укучылар. Әйе, бу чәчәкләрне «Урман үсемлекләре» темасын укыганда белдек.

Укытучы. Бик дөрес искә төшердегез, афәрин!

Менә килеп тә җиттек. Ә хәзер урман эченә кергәнче күзәтик әле. Сез күз алдына китергән урманга охшаганмы?

Укучылар.

– Әйе,минеке охшаган.

– Ә мин алай күз алдына китермәгән идем. Ул мин уйлаганнан матур икән!

Укытучы. Менә бит төрле фикерләр туды. Без, бүген шушы матур урманда бөтен сорауларга да җавап табып, урман турында күп яңалыклар белергә тырышырбыз.

Ә хәзер аланга керик. Укучылар, алан агачсыз урын була. Без бераз юлдан арганлыкны бетереп ял итеп алыйк.

Булат. Апа, апа, әнә тиен. Аны мин беренче күрдем һәм таныдым.

Укытучы. Әйе, Булат, афәрин. Урманда тагын нинди хайваннар була әле?

Укучылар. Бүре, аю, төлке, куян, кабан дуңгызы һ. б. Без алар турында да дәрестә укыдык, шуңа беләбез дә.

Укытучы. Әйдәгез, туплы уен уйнап алыйк әле. Уенның кагыйдәсен аңлатам. Бер укучы тезелеп утырган иптәшләренә урманда яшәгән хайваннарны атап кулына бирә (мәсәлән, бүре, аю). Ул тотарга тиеш. Ә инде анда яшәмәгән хайван исемен атап бирсә, тотмаска тиеш (мәсәлән, сыер, сарык дисә). Уен кагыйдәсе аңлашылдымы?

Уенны икенче өлешендә урман үсемлекләрен әйтеп уйнарбыз. Уен шулай дәвам итә. (Уен уйнала.)

Укытучы. Бик күңелле уйнадыгыз, афәрин, укучылар!

Укучылар, тыңлагыз әле, ничек матур итеп кошлар сайрый. Без кошлар турында да күп беләбез, шулай бит?! Ә хәзер кошлар турында минем сорауларыма җавап бирергә тырышып карагыз әле.

– Урман докторы нинди кош? (Тукран)

– Нинди кошлар үз оясына йомырка салмый? (Күке)

– Ярканатның йомыркасы акмы,карамы? (Йомырка салмый)

– Сандугачның икенче төрле исеме ничек? (Былбыл)

– Нинди кошлар йомырка салмый? (Ата кошлар)

– Кайсы кош иң каты тешли? (Кошларның тешләре булмый.)

Укытучы. Менә шундый кызык сорауларга җавап эзләдек, тырыштык, таптык.

Ә инде белмәгәннәрен истә калдырырга тырышыйк. Кошларның безнең дуслар икәнен барыбыз да белә. Аларны рәнҗетмик, тимик, саклыйк, ярдәм итик! Сез кошлар турында күп беләсез, барыгыз да, афәрин!

Ә хәзер, укучылар, алып килгән ризыкларыбызны ашап алыйк инде. (Җәймәләргә утырып, ашап алалар.)

Укытучы. Үзебез артыннан ашаган урын ничек калырга тиеш?

Укучылар. Чиста, чүпләрне үз рюкзагыңа алырга кирәк.

Укытучы. Табигать – безнең дустыбыз. Аны пычратырга безнең хакыбыз юк, чөнки ул безне ашата, киендерә, яшәтә.

Балалар, карагыз әле, Гүзәл нәрсәдер тапкан?!

Алинә. Бу бит – чебен гөмбәсе. Ул – агулы гөмбә, аны ашарга ярамый.

Укытучы. Әйе шул, дөрес, Алинә.

Укучылар.

– Мин чебен гөмбәсен пошилар ашаганын истә калдырдым.

– Ә мин аннан агулы булса да, сызлаган урынга сөртү өчен май ясаганнарын беләм. Миңа аны әнием сөйләгән иде.

Укытучы. Ә тагын нинди гөмбәләр була?

Укучылар. Ашый торган: ак гөмбә, майлы гөмбә, каен, усак гөмбәсе һ.б. беләбез.

Укытучы. Афәрин, балалар.

Әйе, урманыбыз безнең бик бай. Анда никадәр агачлар, куаклар, чәчәкләр, гөмбәләр үсә. Агаларыннан кешеләр йортлар сала. Нинди генә хайваннар, кошлар,бөҗәкләр яшәми бу изге йортта!

Әйдәгез, укучылар, «Кояшлы ил» дигән җырны җырлап алыйк .

Урманы да, җиле дә, җиле дә

Салават күпере дә, күпере дә.

Яңгыры да, кары да

Безгә якын бары да,

Безгә якын бары да.

Укытучы. Бик матур җырладыгыз, афәрин, укучылар!

Балалар, урман турында табышмакларның бик күп икәнен без беләбез инде. Әйдәгез, бер-берегезгә әйтешегез әле.

Радик.

Энәләре күп булса да

Тегә белми. (Керпе)

Укытучы. Әйе, керпе, урманда яши ул.

Лилия. Ак күлмәкле агач. (Каен)

Укытучы. Дөрес, каен агачы, ул урманда да үсә. (Табышмак әйтешү дәвам итә.)

Укытучы. Бик күп табышмак беләсез, җавапларын да тиз таптыгыз, афәрин!

Укучылар, безнең кайту вакыты җиткән. Як-ягыбызга карыйк, урман белән хушлашыйк, аңа зур рәхмәтебезне әйтик.

Урман сезгә ошадымы, нинди фикерләр калдырды?

Укучылар. Әйе, ошады. Урманда рәхәт, күңелле, саф һава.

Укытучы. Кайсы ягы күңелле булды?

Укучылар. Тиен күрү, уеннар уйнау, табышмак әйтешү, җырлау, бергәләп ашау.

Укытучы. Урманда, гомумән, тирә-юнь табигатьтә үз-үзеңне дөрес тотарга, аңа карата мәрхәмәтле булырга кирәклекне беркайчан да истән чыгармагыз!

Рәхмәт, укучылар. Сез бик акыллы, актив булдыгыз. Кайтыр юлга кузгалыйк.