Җәй җитте

№78 

(Милли мәктәпнең II сыйныфында бәйләнешле сөйләм үстерү)

 Алия ӘХӘТОВА,

Балтач  районы Кече Лызи урта мәктәбенең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Максат. Укучыларның «Җәй» темасына караган белемнәрен камилләштерү. Аларның җәй көне турында сөйли белү, ишетеп аңлау күнекмәләрен ныгыту. Табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

Җиһазлау. Дәреслек (авторы – Р.Хәйдәрова), сүзлекләр, рәсемнәр, презентация.

Дәрес барышы

          I. Оештыру этабы

Укытучы. Исәнмесез, укучылар!

Укучылар. Исәнмесез, укытучы апа!

Укытучы. Укучылар, бүген һава торышы нинди? Табигатьтә нинди үзгәрешләр бар?

Мин өстәлгә рәсемнәр куйдым, ә сез шул рәсемнәр ярдәмендә бүгенге табигатьне сурәтләгез.

Төркемнәрдә эш. Тактага рәсемнәр беркетелә. Һәр төркемнән бер укучы сөйләргә әзерләнә.

Укучылар. Бүген көн җылы, кояшлы. Агачлар яфрак яра. Кошлар сайрый, чәчәкләр үсә. Температура 15 градус җылы.

Укытучы. Рәхмәт, укучылар!

I. Дәрескә максат һәм бурычлар кую. Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру

Укытучы. Ә хәзер тактага карыйбыз. Сезнең алдыгызда кроссворд. Мин сезгә табышмаклар әйтәм, сез табышмакларның җавапларын табарга тиеш. Кроссвордны чишкәч, бүгенге дәресебезнең темасын да белербез. (Кроссвордта «җәй җитте» дигән сүз килеп чыгарга тиеш.)

Табышмаклар

  1. Аяксыз, кулсыз, капка ача. (Җил)
  2. Салкын сукса – үләм, тын өрсәгез – тереләм. (Күбәләк)
  3. Үзе урак, үзе тешсез. й)
  4. Яз килсә, киенә, көз килсә, чишенә. (Җир)
  5. Чик-чик итә, читкә сикерә. икерткә)
  6. Борынсыз чыпчык, боз тишә. (Тамчы)
  7. Төтене бар, уты юк. (Томан)
  8. Кышын йоклый, җәен шаулый. (Елга)

Укытучы. Укучылар, уйлап карагыз әле, дәресебезнең темасы нинди булыр?

Укучылар. «Җәй җитте».

Укытучы. Әйе, укучылар, дәресебезнең темасы «Җәй җитте» дип атала. Ә дәрестә нәрсәләр эшләрбез икән?

Укучы:лар. Яңа сүзләр өйрәнербез, биремнәр эшләрбез, күбрәк татарча сөйләшербез.

Укытучы. Әйе, укучылар, бүгенге дәресебезнең максаты: «Җәй» темасына караган белемнәрне камилләштерү; җәй көне турында сөйли белү, ишетеп аңлау күнекмәләрен ныгыту; табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

          II. Беренчел ныгыту

Укытучы. Алдагы дәрестә без җәй турында сөйләшә башлаган идек. Әйдәгез, җәй турында алган белемнәребезне искә төшерик.

Нинди айлар җәй айларына керә?

Укучылар. Июнь, июль, август айлары.

Укытучы. Җәй көне табигатьтә нинди үзгәрешләр була? Экранга карагыз әле. (Җәйге күренеш күрсәтелә.)

Укучылар.

– Кояш кыздыра.

– Эссе.

– Кошлар сайрый.

– Чәчәкләр үсә.

– Күбәләкләр оча.

– Бал кортлары безелди.

– Җиләкләр пешә.

– Яшен яшьни.

– Җылы яңгыр ява…

Укытучы. Хәзер бирелгән сүзләрне бергәләп укып чыгыйк һәм җөмләләр төзик.

Укучылар. Җәен кояш кыздыра. Урманда җиләкләр пешә. Болында күбәләкләр оча. Урамда җылы яңгыр ява…

Укытучы. Ял итеп алыйк. Я прочитаю вам словосочетания, когда услышите признаки лето вы должны похлопать: төннәр озын, көннәр кыска, кошлар сайрый, эссе, кар ява, салкын җил исә, җиләкләр пешә, көннәр озын, төннәр кыска, бозлавык, яфраклар саргая, яшен яшьни, җылы яңгырлар ява.

Укытучы. Рәхмәт, укучылар. Ә хәзер экранга карагыз. А сейчас посмотрите на экран, прочитайте и скажите, что добавлено во втором предложении каждой пары.

1. Мин авылга кайтам.

Мин җәй көне авылга кайтам.

2. Җәй көне ял итәләр.

Җәй көне күңелле ял итәләр.

3. Авылда булышалар.

Авылда зурларга булышалар.

Укытучы. Биремнәрне яхшы гына үтәдегез. Ә хәзер дәреслекнең 123 нче битен ачыгыз. 1 нче күнегүне карыйбыз. Әйдәгез, текстны укып чыгыйк. Мин укыйм, ә сез тыңлагыз. Аңлашылмаган сүзләрне билгеләп барыгыз.

Менә җәй җитте. Кояш кыздыра, урамда эссе. Көннәр озын, төннәр кыска. Бакчада, урманда сары, зәңгәр, кызыл чәчәкләр үсә. Күбәләкләр оча.

Мәктәптә укулар тәмамланды. Җәйге каникуллар башланды. Җәй көне балалар лагерьга, авылга китәләр. Алар күңелле ял итәләр, су коеналар, зурларга булышалар, бакчада эшлиләр.

Нинди сүзләр сезгә таныш түгел? Аларны сүзлек дәфтәрегезгә язып куегыз. (Сүзлек дәфтәрләрендә эш.)

Укытучы. Мин сезгә җөмләләрне рус телендә әйтәм, ә сез тәрҗемәсен табарга тиеш.

– Вот наступило лето.

– Дни длинные, ночи короткие.

– Бабочки летают.

– В школе учеба закончилась.

– Начались летние каникулы.

Укытучы. Ә хәзер текст буенча сораулар төзеп карыйк. (Бер укучы сорау төзи, икенчесе җавап бирә. Төркемнәрдә эшлиләр.)

– Җәй көне кояш кыздырамы?

– Бакчада, урманда нинди чәчәкләр үсә?

– Җәй көне балалар кая китә?

– Балалар ничек ял итә?

Укытучы. Бик яхшы, бик матур сораулар төзедегез.

Физкультминутка

Бигрәк шаян инде без,

Тик тормыйбыз бер дә без:

Чүгәлибез, торабыз,

Башны уңга борабыз,

Аннан сулга карыйбыз

Һәм сикерә башлыйбыз.

Кулларны күтәрәбез,

Аннары төшерәбез.

Шул арада иелеп,

Басарга өлгерәбез.

Тирән итеп сулыйбыз,

Ял итәргә туктыйбыз.

Укытучы. Хәзер диалогны дәвам итеп, сөйләшеп тә күрсәтик әле.

Парларда эш. Карточкаларда биремнәр бирелә.

Диалогларны дәвам итегез.

          – Коля, син урамга чыгасыңмы?

          – …

          – Ә көн нинди?

          – …

          – Коля, көн җылымы?

          – … .

          – Син урамга чыгасыңмы?

           – …

Укытучы. Рәхмәт, укучылар.

IV Белемнәрне яңа ситуациядә иҗади куллану һәм эзләп табу

Укытучы. Ә хәзер мин сезгә җәй турында картина ясарга тәкъдим итәм. Сезгә өй эше итеп җәй турында рәсемнәр алып килергә кушылган иде. Үзегез алып килгән һәм мин биргән рәсемнәрне кулланып, сез картина төзергә тиешсез. Используя данные рисунки вы должны составить картину о лете. Җилем, рәсемнәрне аласыз һәм картина килеп чыгарлык итеп рәсемнәрне ябыштыра башлыйсыз. (Эшне төгәлләгәч, һәр өстәлдән  бер укучы үзенең проекты турында сөйләп бирә.)

Укытучы. Менә, укучылар, сез нинди матур картина төзедегез. Бу картиналарда без үзебезнең туган як табигатен күрәбез. Шундый матур табигатьне безгә күрә һәм саклый белергә кирәк.

V. Өй эше

123 нче биттә бирелгән рәсем буенча җәйге каникул турында хикәя  төзергә.

VI. Рефлексия

Укытучы. Укучылар, без нинди максат куйган идек? Дәрестә нәрсәләр турында сөйләштек? Җәен табигатьтә нинди үзгәрешләр була?

Билгеләр кую.