Изгелек – иткән юлда калмас

№ 151

(IV сыйныфка сыйныф сәгате)

Айгөл ГАЛИМОВА,

Әлмәттәге Р.Фәхреддин исемендәге 1 нче гимназиянең I квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы

Максат. Укучыларны изгелек хисләре белән таныштыру. «Изгелек» сүзенең мәгънәсенә төшендерү, яхшы эш эшләргә омтылыш тәрбияләү. Әдәпле сүзләр һәм аларны куллану турында белемнәрен, күнекмәләрен ныгыту.

Әйләнә-тирәдәгеләрнең һәм үзләренең эшләренә дөрес бәя бирергә өйрәтү; матур, дөрес сөйләм культурасы үстерү өстендә эшләү.

Әйләнә-тирәдәгеләргә хөрмәт, игелекле мөнәсәбәт, яхшы эшләр эшләргә сәләтле кешеләр тәрбияләүне дәвам иттерү.

Җиһазлар: компьютер, экран, проектор, презентация, «Керпе» мультфильмы, Р.Фәхреддин китапларыннан күргәзмәсе; «Яхшы сүз – җан азыгы», «Ана – шәфкать диңгезе», «Ата-анага игелек итмәгән, үзе дә игелек күрмәс» дигән мәкальләр.

Сыйныф сәгате барышы

I. Оештыру өлеше

Укытучы. Хәерле көн, укучылар! Әйдәгез, бер-беребезгә карап елмайыйк, күңелдән-күңелгә рәхәтлек йөгерсен. Менә шушы җылылык, рәхәтлек, елмаю безгә көн буена җитәрлек көч бирә дә инде.

Сыйныфташыгыз Азатның шигырен тыңлап үтик:

Ходай безне яраткан,

Төрле җиргә тараткан.

Акыл биргән, тел биргән,

Иман биргән, дин биргән.

Кояш биргән, Ай биргән,

Җир дигән зур табынга

Нигъмәтләрен бай биргән.

Эшләр өчен кул биргән,

Сайлар өчен юл биргән.

Килгән кадәр кулыңнан

Яхшылыклар кыл, дигән.

II.  Сыйныф сәгатенең темасын билгеләү

Укытучы. Сез бик күп әдәпле сүзләр беләсез. Менә шуларның берничәсе кроссвордта да бар (слайдта кроссворд күрсәтелә).

Кроссворд биремнәре

Күрешкәндә әйтелә торган сүз. (Исәнмесез)

Саубуллашканда әйтелә торган сүз. (Хушыгыз)

Берәр ялгышлык эшләгәндә әйтелә торган сүз. (Гафу итегез)

Исәнләшү. (Хәерле иртә)

Иптәшләрегез белән исәнләшү сүзе. (Сәлам)

Исәнләшү сүзе. (Хәерле көн)

Тәбрикләү сүзе. (Котлыйм) («Изгелек» сүзе килеп чыга.)

Укытучы. Нинди яңа сүз барлыкка килде?

– Бу дәрестә без нәрсә турында сөйләшәчәкбез?

– Нәрсә ул изгелек? (Слайдта – «Изгелек иткән юлда калмас» дигән татар халык мәкале.)

Укытучы. Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә «изгелек» сүзе ничек аңлатылган?

Сүзлек белән эш

Укытучы. Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә изгелек сүзенең түбәндәге синонимнары бирелгән: мәрхәмәтлелек, ярдәмчеллек, кешелеклелек, шәфкатьлелек, ихтирамлылык, игелеклелек.

Элек-электән кешеләр яхшылыкка, изге эшләргә омтылган, начарлыкны күрә алмаган һәм уйларын мәкальләрдә күрсәткәннәр, ә мәкальләр, халыкның зирәклеген, акылын күрсәтеп, авыздан-авызга күчеп, безнең көннәргә кадәр килеп җиткән.

Сезнең алдыгызда – мәкальләр. Тик алар буталган. Сезгә аларны тәртипләп җыярга кирәк булачак.

Изгелек ит тә – суга сал, балык белмәсә – халык белер.

Игелекле эшнең иртәсе-киче юк

Изгелек эшен озакка сузарга ярамый.

Изгелек иткән юлда калмас.

Изгелек итә алмасаң, яманлык кылма.

Олылар сүзен тынламасаң, изгелек күрмәссең.

III. Яңа белем һәм күнекмәләрне формалаштыру

(Слайдта Әсгать Галимҗановка куелган һәйкәл фотосы.)

Укытучы. Балалар, сезнең бу һәйкәлне күргәненгез бармы? Кайсы шәһәрдә куелган ул? (Укучылар җавабы.)

Укытучы. Әсгать Галимҗан улы Галимҗанов – күренекле татар хәйриячесе. Советлар Союзы чорында ук хәйриячелек эшчәнлеген башлап җибәргәннән соң, киң танылу ала, бу вакытта ул Казандагы Колхоз базарында йөкче булып эшли, яшерен сараенда терлекләр үрчетә һәм шуларны саткан акчага балалар приютлары һәм картлар йортлары өчен кирәкле әйберләр: азык-төлек, төрле әйберләр һәм техника ала. Меценат дип аталуга карамастан, соңгы әйберен мохтаҗларга биреп, гомере буе гап-гади кеше булып кала. Әсгать Галимҗан улының бөтен эшләгән игелеген санап бетерү мөмкин түгел, үз кулы белән йортлар салу һәм аларны балалар йортларына бирү, төрле балалар йотларына сиксәнгә якын автобус һәм машина бүләк итү, Казан уртасындагы үз фатирын Казахстаннан күченеп кайткан гаиләгә бирү, шулай ук Чернобыль АЭСы авариясендә зыян күргәннәргә, җир тетрәүдән соң, Әрмәнстан кешеләренә һәм «Курск» атом су асты көймәсендә һәлак булганнарның гаиләләренә акчалата ярдәм итү.

Укучылар, Әсгать абыегыз Галимҗановның тормышы сезгә изгелекнең нәрсә икәнен яхшы аңлаткандыр?

Изгелек ул … (Укучылар җавабы.)

(Слайдта – «Өч кыз» әкияте геройлары.)

Укытучы. Татар халкының «Өч кыз» әкиятен искә төшерик.

– Бу өч кыз турында сез нәрсә әйтә аласыз?

– Кайсы кыз изгелек кылучы?

– Тиен аңа нәрсә дигән?

– Тиеннең: «Гомерең буе игелек күр», – дигән сүзләрен сез ничек аңлыйсыз?

– Игелек нәрсә ул?

(Укучылар белән нәтиҗә чыгару.)

Нәтиҗә. Әгәр дә кемгә дә булса изгелек эшләгәннән соң, күңелеңдә рәхәтлек тойсаң, шул кеше игелекле кеше була. Димәк, изгелек эшләр өчен игелекле булырга кирәк.

(Слайдта – «Ата-анага игелек итмәгән – үзе дә игелек күрмәс» дигән мәкаль.)

Укытучы. Укучылар, безнең сыйныфта кемнең китаплары күргәзмәсе куелган?

– Әйе, Р.Фәхреддин китапларыннан торган китап күргәзмәсе. Кем ул? (Укучыларның җаваплары тыңланыла.)

– Р.Фәхреддин бу турыда менә ничек дип әйтеп калдырган: (Слайдта Р.Фәхреддиннең «Сезгә иң якын кешеләр ата-аналарыгыздыр. Шуның өчен аларга һәрвакыт итәгатьле булыгыз, эштә һәм сүздә аларга каршы килмәгез. Шул вакытта аларның күңелләре дә һәм үзегезнең күңелләрегез дә рәхәт табар, тормышыгыз гүзәл булыр» дигән сүзләре.)

– Укучылар, алдыгызда – «Зур бәхетсезлек» хикәясе. Әйдәгез, әлеге хикәя белән танышыйк.

– Нәрсә ул зур бәхетсезлек? Ул «агач телле» булу, ягъни дорфалык, ямьсез сөйләшү икән! Р.Фәхреддин бу турыда менә нәрсә дигән: (Слайдта «Олыларны хөрмәт итү – савап китерер, дөнья тормышыбызның тынычлыгын арттыры» дигән сүзләр.)

– Алдыгызда – тагын бер хикәя: ул «Өч ул» дип атала. Әлеге хикәя белән танышыйк әле.

– Әтисе кайсы улын бигрәк тә мактаган һәм ни өчен? (Ул авыруның хәлен белгән.)

Р.Фәхреддиннең бу турыда әйткән сүзләре белән танышыйк. (Слайдта – “Әдәпле кеше башкалар белән яхшы яшәр, олыларны хөрмәт итәр, кешеләргә рәхим – шәфкать күрсәтер”

Киләсе хикәябез “Песнәк белән Әнисә” дип атала.

-Бу хикәядә изгелек ул нәрсә, укучылар?

-Кошларны, хайваннарны туендыру.

“Керпе” мультфильмын карау.

Нәтиҗә чыгару.

-Изгелек ул – бер-береңне ничек бар , шулай кабул итү дә әле. Бу толерантлы булу дип атала.

— Сезгә укучылар эшләгән яхшы гамәльләрегезне фотога төшереп килергә кушылган иде .

-Нинди яхшы эшләр эшләдегез икән?

Укучылар чыгыгышы.Алдагы сыйныф сәгатендә булачак проект эшенә кирәкле материалларны барлау.

IV. Йомгаклау.

-Изгелек ул кеше күңелендә туа, шунда яши. Ул кешедән башка яши алмый. Сез һәрвакыт игелекле, мәрхәмәтле, шәфкатьле , намуслы, вөҗданлы, гадел булыгыз.Шул вакытта сез игелекле кешеләр булырсыз.

Сыйныф сәгатен  Р.Миңнуллинның “Яхшылык” дигән шигыреннән өзек белән тәмамлыйсым килә.

Яшәү безгә авыр булыр иде

Яхшылыктан башка.

Шуңа күрә яхшылыкны эшлик

Без үзебез башта.

Укучыларга истәлеккә “Тәрбияле кыз” һәм “Тәрбияле малай” магнитиклары бүләк итү.