Исәпләүләрне һәм саннарны чагыштыру

№169

(II сыйныфта математика дәресе)

Рәсимә ЯППАРОВА,

Арчадагы 5 нче гимназиянең башлангыч сыйныфлар укытучысы

УМК: Перспектив башлангыч мәктәп.

Дәрес тибы: Белем һәм күнекмәләрне комплекслы куллану дәресе;

Материал:

төп: Чекин А.Л.. Математика. 2 сыйныф өчен дәреслек. Ике кисәктә. Икенче кисәк, 24 – 25 нче битләр. – М.: Академкнига/Учебник, 2011, Казан: Хәтер, 2011;

өстәмә: нетбук, презентация, интерактив такта, күрсәтмәлекләр.

Метод һәм алымнар: әңгәмә, өлешчә-эзләнү, гамәли.

Эшне оештыру төрләре: фронталь, парлы, индивидуаль.

Дәреснең максаты: үткән материаллар буенча исәпләүләрне һәм саннарны чагыштыруны ныгыту.

Дәрескә куелган бурычлар:

исәпләү күнекмәләрен камилләштерү, тапкырлауга карата мәсьәләләр чишүне, саннарны чагыштыруны камилләштерү; логик фикерли алуларын булдыру;

төркемнәрдә фронталь һәм индивидуаль эшләү культурасын тәрбияләү;

укучыларда бер-берсенә карата ихтирамлылык, ярдәмчеллек сыйфатларын булдыру өстендә эшне дәвам итү.

Көтелгән нәтиҗәләр:

предмет нәтиҗәләре:

— берурынлы саннарның кушу таблицасын белергә һәм куллана белү;

— өч разряд кысаларында язмача кушу һәм алуны башкара белү;

— саннарны чагыштыра белү.

Метапредмет нәтиҗәләре

Танып белү универсаль уку гамәлләре формалашу нәтиҗәләре:

— мәсьәләне чишү өчен тамга-символик чаралар кулланырга,тексттан төп мәгълүматны аерып чыгарып, объектларны анализлауны булдыру;

— бирелгән критерийлар буенча чагыштырырга, мәсьәләне чишү алымнарын үзләштерергә өйрәнү;

регулятив универсаль уку гамәлләре формалашу нәтиҗәләре:

— уку мәсьәләсен кабул итәргә һәм аны эш дәвамында сакларга, укытучы тарафыннан билгеләнгән эш-гамәл ориентирларын яңа уку материалында исәпкә алырга өйрәнү;

— үз эш -гамәлләреңне куелган бурычка һәм аны гамәлгә ашыру шартларында туры китереп планлаштырырга, укытучы һәм башкаларның бәяләрен һәм тәкъдимнәрен дөрес  кабул итәргә, бәя һәм ясалган хаталар характерын исәпкә алып эш-гамәлләргә кирәкле төзәтмәләр кертергә өйрәнү;

коммуникатив универсаль уку гамәлләре формалашу нәтиҗәләре:

— кешеләрдә төрле фикерләр булу мөмкинлеген кабул итәргә, хезмәттәшлек һәм аралашу партнеры позициясенә ориентлашырга, үз фикереңне һәм позицияңне формалаштырырга,уртак эшчәнлектә килешергә һәм гомуми чишелешкә килүне булдыру;

— нәрсәне белмәвен һәм күрмәвен исәпкә алып, аңлаешлы сөйләм төзергә, сораулар бирергә, партнерның эш-гамәлләрен контрольгә алырга, сөйләмнең диалог формасын үзләштерергә;

шәхескә юнәлтелгән  УУГ (универсаль уку гамәлләре):

— уку эшчәнлегендә уңыш сәбәпләрен, шул исәптән нәтиҗәгә үзанализ һәм үзконтрольне аңлауга, нәтиҗәләрнең конкрет мәсьәләгә таләпләренә туры килүен анализлауга, укытучы һәм башкаларның бәяләрен аңлауга ориентлашуны булдыру;

— уку эшчәнлегеңне бәяләү сәләтен булдыру.

Дәрес барышы

I. Оештыру этабы

Укытучы. Исәнмесез, укучылар! Әйдәгез әле, математика дәресен башлап җибәрү алдыннан, килгән кунаклар белән басып исәнләшик: беренче кемнәргә 8 яшь – шулар басып исәнләшсен әле, ә хәзер инде – кемнәргә инде 9 яшь.  Бүгенге математика дәресен башлап җибәрик.  

II. Дәрескә максат һәм бурычлар кую. Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру

Укытучы. Интерактив тактага күз салыйкчы. (Тактада мәкаль язылган.)

Яза-яза язу остасы булалар.

Укытучы. Бу мәкаль ни дигәнне аңлата икән соң? (Укучыларның җавапларын тыңлау.)

Укытучы. Әйе, дөрестән дә, бу мәкаль эшне кат-кат, күп тапкыр эшләгәч кенә аны тагы да яхшырак эшли башлыйсың дигәнне аңлата. Әйдәгез, без дә  сезнең белән бүгенге дәрестә шушы мәкальне истә тотып, үткәннәрне кабатларбыз.

III. Белемнәрне актуальләштерү 

Укытучы. Укучылар, сезнең алдыгызда конвертлар ята, аларны кулыгызга алыгыз әле. Бу конвертларда сезгә кызыклы эш бирелгән – пазл җыю. Әйдәгез әле, мисалларны чишә барып, рәсемне төзеп карыйк. Ә бер укучы тактада төзеп карасын. (1 – 2 нче кушымталар) (Балалар пазл җыя.)

Укытучы. Килеп чыккан рәсемнәрне бер-берегезнеке белән чагыштырып карагыз әле, барлык рәсемнәрдә дә нинди уртаклык бар?

Укучылар. Йомры икмәк – Колобок.

Укытучы. Без бүген Йомры икмәк белән сәяхәткә китәрбез. Ул безне ике бик кызыклы илгә алып барыр: «Саннар» һәм «Чагыштыручылар» иленә.

IV. Белем һәм осталыкларны яңа ситуациядә куллану

Укытучы. Менә без «Саннар» иленә килеп җиттек. Укыгыз әле, безгә бу илгә ишекне ачу өчен ни кирәк икән?

Укучылар. Ачкыч.

Укытучы. Әйе, ачкыч! Ләкин бу ачкычны алыр өчен безгә нишләргә кирәк икән? Йомры икмәк нишләргә куша? Әйдәгез аны тыңлап үтик әле.

Йомры икмәк. Ачкычны аласыгыз килсә, 3 кә тапкырлау таблицасын исегезгә төшерегез. (Балалар белән 3 кә тапкырлау таблицасы искә төшерелә.)

Укытучы. Укучылар, безгә Йомры икмәк «Саннар» иленең ишеген ачып керә торган ачкычны бирде!

V. Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру

Укытучы. «Саннар» илендә безгә нишләргә кушалар икән? №7, 24 бит. (Балалар дәфтәрләрендә эшлиләр, эшләп бетергәч, бер-берсе белән дәфтәрләрен алышып, дөреслекне тактадан тикшерәләр.)

800 + 26 =

500 + 40 =

300 + 4 =

85 + 200 =

7 + 600 =

Укытучы. Ә хәзер кемдә бер хата да булмады, аңа – йолдыз, ә 1 – 2 хатасы булганнар – шакмак, 3 һәм күбрәк хата булганнар – өчпочмак куегыз. Ә хәзер дәфтәрләрегез белән алышыныгыз.

Укытучы. Алга таба карыйк әле, безгә Йомры икмәк нишләргә куша?

Укучылар. Әйе, бик дөрес, ул безгә ял итеп алырга куша. Әйдәгез, басып бер ял итеп алыйк.

Ял минуты

(«Чударики- самолёт» видеосы куела.)

Укытучы. Алга таба дәвам итәбез. «Саннар» илендә безгә бирем: № 8 (25 нче бит).

900 + 3 * 5 =

300 + 6 * 7 =

400 + 5 * 8 =

800 + 3 * 3 =

Укытучы. Тикшерәбез. (Укытучы дөрес җавапны баладан сорый: балалар һәрбер дөрес җавап янына 1 балл куялар.)

Укытучы. Балалар, карагыз әле, без Йомры икмәк белән «Чагыштыручылар» иленә дә килеп җиткәнбез икән бит.

Бу юлы безгә  Йомры икмәк нинди бирем бирер икән?

Укучылар. Саннарны чагыштырыр язарга.

Укытучы. Әйе, безгә саннарны чагыштырып язарга куша:

444 һәм 404

636 һәм 639

6 йөз Һәм 600

102 һәм 112

(Укучылар дөрес вариантларны тактадан карап тикшерәләр.)

VI. Үзләштерү дәрәҗәсен ачыклау. Җибәрелгән хаталар буенча фикер алышу һәм төзәтмәләр кертү

Укытучы. Укучылар, без Йомры икмәк белән «Саннар һәм Чагыштыручылар» иленә сәяхәт иттек. Без барлык биремнәрне дә үти алдыкмы? Дәфтәрләребезгә карап алыйк әле, кем кайсы мисалда хата җибәрде? Нинди аңлашылмаучылыклар барлыкка килде? (Укучылар үзләренең җавапларын әйтәләр, килеп чыккан авырлыклар карала.)

VII. Өй эше турында мәгълүмат, аны үтәү буенча күрсәтмә бирү

Укытучы. Әйдәгез әле, көндәлекләрне ачыйк һәм өй эшен языйк: № 7, 24 бит.

VIII. Рефлексия. Дәрескә йомгак ясау

Укытучы. Ничек уйлыйсыз, без бүгенге дәрестә мәкальне истә тотып, белгәннәребезне тагын бер кат кабатлауга ирештекме?

– Без, әкият герое белән барлык бүлмәләрдәге биремнәрне үти алдыкмы?

– Әйдәгез, хәзер без үзебезне бәяләп китик әле. («Ябалак» методикасы. 3 нче кушымта)

Әгәр дә, сезгә дәрестә эшләргә уңайлы һәм мисаллар җиңел бирелсә, кыстыргычны яшел тасмага эләктерегез, әгәр дә, берникадәр авырлык булса – сарыга, әгәр дә дәрестә берни дә эшләргә өлгермәгәнсез икән, кыстыргычны кызыл тасмага эләктерегез.