Исемнәрне гомумиләштереп кабатлау

№58

(Сингапур технологиясе буенча дәрес планы)

Фәһимә АБДРАХМАНОВА,

Казандагы 33 нче урта мәктәпнең башлангыч сыйныфлар укытучысы

 

Максатлар:

исемнәрне гомумиләштереп кабатлау, алган белемнәрне ныгыту, системалаштыру;

– дөрес язу, төрле килештәге исемнәрне сөйләмдә дөрес куллану, бәйләнешле сөйләм телен үстерү;

– бер-береңә игътибарлылык, дуслык хисләре тәрбияләү.

Универсаль уку гамәлләре (УУГ):

Шәхескә юнәлтелгән УУГ: үз әйләнә-тирәңдә уңайлы, җылы атмосфера тудыра алу; дәрестә актив эшчәнлек алып бару; тәрбияле, әдәпле булу; дәрескә уңай мөнәсәбәт һәм кызыксыну күрсәтү;

Регулятив УУГ: үз эшчәнлегеңне планлаштыра, үз алдыңа максат куя белү; үз гамәлләреңә контрольлек итә белү; игътибарлы булу;

Коммуникатив УУГ: тигез катнашып, группада, парларда эшли белү; иптәшләреңне тыңлый һәм аларга ярдәм итә белү.

Материал һәм җиһазлар:

1) 3 нче сыйныфта татар теле дәреслеге (Ф.Ф.Харисов, Ф.М.Хисамова, Ч.М.Харисова. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2013).

2) парларда һәм төркемнәрдә эшләү өчен карточкалар, презентация, рефлексия өчен кәгазьдән киселгән кул, кояш рәсеме.

Дәрес барышы

I. Уңай психологик халәт тудыру

– Мин кешеләр күңелендәге барлык йозакларны да ача торган бер ачкычны беләм. Ул – елмаю. Ә хәзер кара-каршы иптәшебезгә карап елмаябыз һәм дәрестә тырышып эшләвен телибез. Җилкәдәш иптәшебезгә борылып елмаябыз һәм шулай ук уңышлар телибез. Кунакларга карап елмаябыз. Ә хәзер барыгыз да миңа карап елмаегыз әле.

Матур үтсен көнебез,

Көләч булсын йөзебез!

Булыйк һәрчак әдәпле,

Отыйк матур гадәтне.

Дөрес, матур утырыйк,

Тырышып җавап бирик.

II. Матур язу күнегүләре

– Ә хәзер, укучылар, без сезнең белән матур язу күнегүләре үткәрербез. Дәфтәрләрегезне ачыгыз, үрнәк буенча Үү хәрефен һәм элементларын күчереп языгыз.

III. Сүзлек эше

– Мин сезгә сүзләр белән эшләп алырга тәкъдим итәм (кечкенә кәгазь).

Бирем: сүзләрдәге нокталар урынына тиешле хәрефне языгыз.

1) к…рпе

2) я…гыр

3) ч…гендер

4) …ремчек

5) шә…әр

6) та…ык

– Ә хәзер җилкәдәш иптәшегез белән карточкаларыгызны алышыгыз, тактадагы үрнәк буенча тикшерегез. Әгәр дә дөрес хәреф язылган булса,  «+» тамгасы куясыз, дөрес булмаса «–» тамгасы куясыз. Карточкаларгызны кире алмашабыз. Кемнең барлык карточкаларында да «+» тамгасы тора – басыгыз. Бик яхшы, булдырдыгыз!

– Ә кемнәрнең хаталары бар, сезгә нәрсә эшләргә кирәк?

– Әйе, сезгә сүзләрне яхшылабрак кабатларга кирәк булачак.

IV. Дәреснең темасын һәм максатын билгеләү

– Укучылар, әйтегез әле, бу сүзләр нәрсәсе белән охшаш?

– Җилкәдәш иптәшегез белән уйлап әйтегез, без бүгенге дәрестә нинди тема өстендә эшләячәкбез? Кемнең чәче озынрак, шул башлый. (15 секунд)

– Үз алдыбызга нинди максат куябыз?

– Әйе, без бүген сезнең белән исем турында белгәннәребезне ныгытырбыз.

V. Сорауларга җавап бирү

Төркемнәрдә эшләү.

– Исем турында без нәрсәләр беләбез соң? Сорауларга җавап биреп китик.

1 нче төркем карточкаларны веер итеп тота.

2 нче төркем бер карточканы сайлап ала һәм укый.

3 нче төркем җавап бирә.

4 нче төркем дөрес булмаса дөресли, дөрес булса мактый.

•  Исем нәрсәләрне белдерә?

•  Исем нинди сорауларга җавап бирә?

•  Күплек сандагы исемнәргә кайсы кушымчалар ялгана?

  Татар телендә ничә килеш бар?

– 1 нче номерлы укучылар басыгыз әле (һәр сорауга җавап бирү).

– Барыгызда да шундый җавап идеме?

VI. Күнегүләр эшләү

Парларда эшләү.

– Ә хәзер, исем турында белгәннәребезне ныгыту өчен, күнегүләр эшләп китәрбез.

1. Җилкәдәш иптәшегез белән чиратлашып бирелгән сүзләрне күплек санга куеп языгыз

А

Б

авыл – …

тимер – …

имән – …

Айдар – …

суган – …

Идел – …

күлмәк – …

агач –…

 

– … һәм …сүзләрен укып китегез әле.

2. Ни өчен кайбер сүзләр зур хәрефтән башлап язылган?

3. Ялгызлык исемнәргә нәрсәләр керә?

4. Ялгызлык исемнәр ничек языла?

– Дәреслекләребезнең 92 нче битен ачабыз һәм 205 күнегүне карыйбыз. Җилкәдәш иптәшегез белән уйлашып, әлеге күнегүдән ялгызлык исемнәрне генә күчереп языгыз.

– Дәфтәрләрне кара-каршы иптәшегез белән алышыгыз һәм тактадагы үрнәк буенча тикшерегез.

VII. Физкультминутка

– Атнада ничә көн? (7)

– Бүген атнаның ничәнче көне? (3)

– Татар телендә ничә килеш бар? (6)

– Бүген бездә ничә дәрес? (4)

VIII. Килешләрне кабатлау

Төркемнәрдә эшләү.

– Татар телендә ничә килеш бар?

– Сезнең алдыгызда карточкалар ята. Килешнең исемен, соравын, кушымчаларын тиешле тәртиптә урнаштырыгыз.

– 1 нче өстәл белән – 2 нче өстәл, 3 нче өстәл белән 4 нче өстәл алышынып тикшерәбез.

– Ә хәзер без сезнең белән сүзләрне килешләрдә төрләндерербез: 1 нче өстәл – дәрес, 2 нче өстәл – кояш, 3 нче өстәл – кул, 4 нче өстәл исем сүзен.

– Хәзер һәр өстәлдән 3 нче номерлы укучылар басыгыз һәм үзегезнең язган сүзегезне укып чыгыгыз.

IX. Белемнәрне тикшерү

Тест.

– Укучылар, без бүген сезнең белән нинди теманы кабатладык?

– Алдыбызга куйган максатка ирештекме?

– Теманы ничек аңлаганыгызны тикшерү өчен, тест эшләп үтәрбез. Сорауларны игътибар белән укыгыз һәм дөрес җавапны билгеләгез.

X. Дәресне йомгаклау. Рефлексия

– Безнең дәресебез ахырына якынлашты. Әйдәгез, бүгенге эшебезне бәяләп китик әле. Әгәр дә сез барлык биремнәрне аңлап эшләсәгез, сары төстәге кулны алыгыз, әгәр дә инде сезнең нинди дә булса соравыгыз калса, кызыл төстәге кулны алыгыз. Хәзер без сезнең белән шушы куллардан кояш ясыйбыз. Булдырдыгыз!

XI. Өй эше бирү

–Урыннарыгызга утырыгыз һәм көндәлекләрегезгә өй эшен язып куегыз. Сары кулны сайлаучылар, төрле килештә килгән исемнәр кулланып, «Кышкы матур көндә» дигән темага хикәя языгыз (204 нче күнегү). Кызыл кулны сайлаганнар эш дәфтәреннән 84 нче күнегүне эшлисез.

– Бүген дәрестә барыгыз да тырышып эшләдегез, шуңа күрә мин сезгә кояш бүләк итәм. Сезнең йөзләрегездән бервакытта да елмаю китмәсен, һәрвакыт шулай көләч булып калыгыз.