Иптәшең үзеңнән яхшырак булсын

№ 92

(Ата-аналар өчен әңгәмә)

Әлфинә ВӘЛИӘХМӘТОВА,

Мамадыш  районы Түбән Яке урта мәктәбенең I квалификация категорияле тарих укытучысы, сыйныф җитәкчесе

Гаилә белән тирәлек арасындагы үзара мөнәсәбәт мәсьәләсе – хәзерге заманда иң кискен мәсьәләләрнең берсе. Чөнки кеше гомере буена гаиләдә генә бикләнеп яши алмый. Шуңа күрә бу очракта урам сүзе – торак-көнкүреш төшенчәсе генә түгел, бәлки социаль-әхлакый һәм психологик төшенчә дә ул.

Балалар, урамдагыларга тәрбияви йогынты ясау белән беррәттән, аларга актив каршылык та күрсәтә. Икенче яктан, алар яшьтәшләре арасында үзләрен  таныту өчен мөмкинлекләр һәм фикердәшләр дә эзли. Шуның өчен баланың үз-үзен тотышында, тышкы кыяфәтендә, сөйләшүендә урамдагы әхлакый климат тәэсире шактый ачык сизелә. Урам сүзе ата-аналар сөйләмендә еш кына балага начар  йогынты ясау урыны мәгънәсендә кулланыла. Еш кына: «Начар малай ул, аңарга иярә күрмә!»; «Әдәпсез кыз бит ул, сиңа берничек тә иптәш була алмый. Аның белән дус булма!» дигән сүзләрне ишетергә туры  килә. Малайлар һәм кызларның урамда уйнаганда дуслары булу – бик яхшы нәрсә, билгеле. Ләкин чын дусны каян табарга соң?

Гадәттә, ишле гаиләдә үсә торган балалар башкалардан аерылып тора. Гаиләдә аралашу тәҗрибәсе, апа-абый, эне-сеңелләренә мәхәббәт аларның күңелләренә дуслык тойгысы салган. Гәрчә, буш вакытларын уздырыр, шатлык-борчуларын уртаклашыр кешеләре булса да, алар яшьтәшләренә тартыла, иптәшлек мөнәсәбәтләрен киңәйтергә омтыла. Аз балалы гаиләләрдә исә иптәшләр, кагыйдә буларак, ата-ана кушуы буенча сайлана, ә алар аның бар яктан  да үрнәк укучы булуын тели. Болай ата-анага тынычрак кебек тоела. Шәхси ярату, уртак эш белән мавыгу дуслык өчен әйбәт җирлек булып санала. Шуңа күрә аларның иптәшләренең тышкы кыяфәтенә карау гына ялгыш нәтиҗәгә китерүе мөмкин. Чөнки тышкы кыяфәткә караганда, эчке матурлык зур роль уйный. Еш кына шулай да була: яңа туып кына килә торган иптәшлек мөнәсәбәте балаларның бер-берләренә юл куя, буйсына белмәүләреннән, икесенең дә баш булырга омтылуларыннан, юкка гына үпкәли, дуслыктан баш тартырга торуларыннан таркала. Ата-аналар да кайчакта ике арада туган бәхәсне дөрес хәл итми яисә ялгыш киңәш бирә: «Ул сине үпкәләттеме – аны ташла, бүтән белән дуслаш». Менә шуннан соң, бала кечкенәдән үк дусларының кадерен белергә, дуслыкта тугрылыкка өйрәтелми булып чыга. Бүген ул Мөнир белән, бер атнадан Шакир белән дус була. Ул арада Шакир да начар булып чыга, бер айга гына Тимур белән дуслашып ала.

…Нәҗип белән Нәзир арасында, урамда уйнаган чагында, дуслык җепләре сузыла башлады.

Ләкин әнисе:

– Кем ул сиңа Нәзир – ни кардәшең, ни якын кешең түгел. Барысын да кешегә өләшергә генә торасың, бигрәк беркатлы инде үзең. Кирәге юк аның сиңа! – дип орышкач, өеннән чыкмас булды. Ул хәзер япа-ялгыз. Ләкин аны әнисе аңламый шул.

Ата-аналар мәхәббәте яшьтәшләре белән булган дуслыкны алыштыра алмый. Яшьтәшләр дуслыгын эч пошудан, күңелсезлектән коткару чарасы итеп кенә карарга ярамый. Бу дуслык курку һәм борчылулардан котылу, уңайсызлыкларны  җиңелрәк кичерү, үзеңне көчлерәк, ышанычлырак,тынычрак итеп тою чарасы булып тора.

Өлкәннәр: «Карагыз әле, бигрәк тә сөйкемле малай инде», – диләр. Чыннан да, шулай: акыллы ул, күзләре нур сибеп тора, кешеләрдән читләшми, теләсә ни сөйләшми,уйлап кына җавап бирә, дөрес фикер йөртә, ә малайлар исә беләләр:аңаышанырга ярамый. Аның үзен итагатьле тотуы – битлек кенә. Сугышкан чакта ул чит кеше артына качып кала,уйнаганда «хәрәмләшә». Иң мөһиме: сине теләсә кайсы вакытта «сатарга мөмкин». «Ышанычсыз ул», – диләр аның турында иптәшләре. («Чын дус» хикәясе укыла.)

…Кәрим белән Камил – аерылмас дуслар. Бергә мәктәпкә баралар, бергә кайталар. Дәресләргә дә бергә хәзерләнәләр, урамда да бергә булалар. «Менә, ичмасам, дуслар!–  диләр алар турында.

Ләкин бер вакыйгадан соң ике арадагы дуслык кинәт кенә суынып китте, әйтерсең лә аннан кара песи үтте. Очрашканда да малайлар бер-берсен күрмәмешкә салыштылар.

Яңа уку елын Кәрим икенче мәктәпкә күчеп каршылады. Озакламый Камил дә мәктәбен алыштырырга мәҗбүр булды. Күпләр бу вакыйгадан үзләренә гомерлек сабак алдылар. Ә ул һич уйламаган-көтмәгәннән генә килеп чыкты.

Укулар тәмамланырга ай ярым чамасы калгач, Кәримне шифаханәгә салдылар. «Кимендә бер ай ятарга туры килер, – диделәр табиблар, – малайның үпкәсенә салкын тигән».

Бу хәбәрне ишетү белән сыйныф җитәкчесе Рәсимә апа балаларга дәресләр тәмамлангач таралышмаска кушты. «Киңәшләшеп алырга кирәк», – диде ул.

Укучылар сөйләшүнең нәрсә турында барачагын сизенмәделәр түгел. Иртән, дәресләр башланыр алдыннан, Рәсимә апалары белән Кәримнең әнисе Сәлимә апаның сөйләшеп торганын күреп алганнар иде алар.

Сыйныф җитәкчесенең сүзе кыска булды:

– Иртәгедән башлап, чиратлап, шифаханәгә йөрергә кирәк, югыйсә, Кәримнең сыйныфта утырып калуы ихтимал, – диде ул, – ягез, кем беренче булып аңа ярдәм кулын суза?

Барысы да, әлбәттә, Камил инде дигәндәй, карашларын малай ягына төбәделәр. Тик тегесе ни өчендер кулын күтәрергә яисә нинди дә булса сүз әйтергә ашкынып тормады. Бүлмәдә чебен очкан тавыш та ишетерлек тынлык урнашты. Аны Рәсимә апалары бозды.

– Камил, ник дәшмисең? Синең иртәгә дустың янына барырга теләгең бармы? – дип сорады, малайның партасы янына якын ук килеп.

Камил теләр-теләмәс кенә урыныннан торды, үзенә төбәлгән дистәләгән күзләрдән карашын читкә борып:

– Минем спорт түгәрәгенә барасым бар, безнең тренер бик усал, –диде.

Кемнән-кемнән, әмма Камилдән андый җавап булыр дип берәү дә көтмәгән иде. Укучылар Рәсимә апалары кабыныр һәм малайны тирги башлар, дип уйладылар. Ләкин апалары үзен өстенә бозлы су сипкәндәй итеп тойса да сер бирмәде. Ул бүлмәгә күз йөгертеп чыкты да иң арткы партага утырган яңа укучы Гаязның кул күтәргәнен күреп:

– Ни әйтергә телисең, Муллаянов? – дип сорады.

– Рөхсәт итсәгез, мин барам, – диде малай.

– Синең мәктәпкә килгәнеңә 2 – 3 көн генә, Кәрим белән юньле-башлы танышып та өлгермәгәнсеңдер әле, – дип, шик белдерде сыйныф җитәкчесе.

– Анысы шулай, тик шифаханәдә танышырбыз дип уйлыйм, – диде малай, – анда минем әнием шәфкать туташы булып эшли. Аның белән без Кәримне тиз табарбыз. Ышаныгыз…

Ихлас күңелдән яңгыраган үтенеч умарта кортыдай гөҗли башлаган сыйныфны тиз тынычландырды.

Рәсимә апалары дулкынланудан:

Рәхмәт, Гаяз, син чын кеше икәнсең! – дия генә алды…

Хикәядән күренгәнчә, Камилнең хыянәте – башка сыймаслык хәл. Ә Гаязның алга таба да чын дус, яхшы иптәш,авыр  чакта таянырлык кеше булып үсәчәгенә шигебез юк.

«Йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсын», «Дус беленер авырлыкта, сер беленер батырлыкта», «Дус көйдереп әйтер, дошман көлдереп әйтер», «Тугры дус – җанлы хәзинә», «Иптәшең үзеңнән яхшырак булсын» кебек мәкальләрне барыбызның да ишеткәне бар.

Баланы көчсезләргә булышу, кимсетелгәннәрне яклау, әйберләрен башкалар белән бүлешү, уенчыкларын кызганмау кебек яхшы гадәтләргә өйрәтергә кирәк. Башкаларга карата игътибарлы  һәм гадел булу әнә шулай тәрбияләнә.

Баласын ярдәмчел, ышанычлы, кешелекле, мәрхәмәтле, олыларны һәм кечеләрне ихтирам итә торган, нәкъ Гаяз кебек чын дус була алырлык итеп тәрбияләү – һәр әти-әнинең изге бурычы.