Инновацион технологияләр кулланып

Зөлфия НУРТДИНОВА,

Чүпрәле районы Түбән Чәке урта мәктәбенең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы 

Тукай… Нинди бөек исем… Бөек, чөнки үзенең 27 ел гына яшәгән гомерендә дә һәркемне шаккатырырлык әсәрләр язарга өлгергән.

Балачак хатирәләренә бәйле табигать күренешләре, төрле вакыйгалар тиз генә онытылмаучан була. Сабый чакта ишетелгән тапкыр әйтемнәр, кызыклы чагыштырулы шигырь юллары да мәңге истән чыйкмый диярлек. Кеше табигате шулай яратылган. Ничәмә дистә еллар үткәч тә әнә, яңа калыккан Ай урагын күрүгә, әбиемнең тәүге тапкыр “Ай күрдем аман белән, авызым тулды иман белән” дип пышылдап әйткәннәре хәтергә килә.

Габдулла Тукайның күп кенә шигырь юллары да теге яки бу очрак белән һаман искә төшеп, күңелдә кабатланалар.

Җәйге бер иртәдә кырга, болынга чыксаң: “Әйт әле, күбәләк, сөйләшик бергәләп. Бу кадәр күп очып, армыйсың син ничек?” – дигән күңелле юллар искә төшә. Әгәр берәү аның башка бер генә әсәрләрен дә белмичә, бары тик “Шүрәле”сен генә укыса да, аны тарихка алтын хәрефләр белән язылырлык бөек шагыйрь, дияр иде.

Тукай рухы безнең күңелләргә ана сөте белән кергән. Аның шигырьләрен сабый чактан ишетеп аңыбыз ачылган, яхшыны яманнан, дусны дошманнан аера белергә өйрәнеп үскәнбез.

Бүгенге көндә мәктәпләрдә Г.Тукайның тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнүгә дәресләр шактый күп бирелә. Һәр сыйныфта диярлек, Тукайның бай иҗади мирасын укып, балаларыбыз халкыбызның телен, күркәм сыйфатларын сакларга, урман-кырларның, суларның матурлыгын тоя һәм кадерли белергә өйрәнәләр. Балалык чорында өйрәнгән бик күп шигырь юллары һәм әйтемнәр нигездә махсус ятланмаска да мөмкин. Әйтик аларның байтагы әле мәктәптә укый башлаганчы ук “колакка кергән”, хәтер түрендә урын алырга өлгергәннәр. Бигрәк тә әбием, яшьлегендә башлангыч сыйныф балаларын укыткан укытучы буларак, Тукайның сабыйлар күңеленә бик хуш килгән мәкальгә тартым эчтәлекле шигъри сүзтезмәләрен берәр эш белән барган уңайдан гына әйтеп бирер дә: “Шагыйрь Габдулла Тукай шулай дигән”, – дип өстәп куяр иде.

Балалар бакчаларында тәрбияләнүче заман балалары бездән күпкә мәгълүматлырак булып үсәләр. Ике яшьтән шундый бакчага йөргән кызым Илүзә, мәсәлән, ике телдә иркен сөйләшә, ике телдә китап укый. Хәзер инде ул укучы, икенче сыйныфны тәмамлап килә. Мәктәптә аңа еш кына шигырь ятларга туры килә. Иң гаҗәбе, татарча иң җиңел ятлана торган шигырьләр – “Тукай бабай” шигырьләре. Югары сыйныфка күчкән саен, укучылар шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты буенча яңа мәгълүматлар алып белемнәрен баеталар. Бу дәресләр шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган әдәби кичәләр, викториналар, шигырь бәйрәмнәре белән үрелеп алып барыла. Укучыларны дәреслектәге материал гына канәгатьләндерми. Газета-журналлар, төрле мәгълүмат чараларыннан, интернет аша да шагыйрь турында үзләрен кызыксындырган мәгълүматны алалар, чөнки хәзер мәктәпләрдә яңа буын балалар укый. Аларны бөтенләй башка нәрсәләр кызыксындыра. Шуңа күрә дә мәктәптә Г.Тукай дәресләре көтелгән нәтиҗәләр бирсен өчен, безгә хәзер шагыйрьнең тәрҗемәи хәлен, иҗатын өйрәнүне күнегелгән метод-алымнар белән генә түгел, яңа инновацион технологияләр, яңа алымнар кулланып үткәрү зарур.

Яшәешне электрон технологияләр чолгап алган бу заманда укучыларга белем бирү процессы да үзгәрешсез кала алмый, билгеле. Шуңа күрә укытучыларның да заман белән бергә атлаулары зарур. Дәреслектән текстлар укытып кына, бүгенге көн укучысын дәрес белән кызыксындырып булмый. Безнең төп максатыбыз – укучыларда үзлекләреннән белем алуга омтылыш уяту. Укучы үзе эзләнергә, үз гамәлләренә нәтиҗә чыгара белергә тиеш. Шулай ук башкаларны тыңлый, ишетә, ишеткәнен үз фикере белән чагыштыра, нәтиҗәгә килгәнче, төрле карашларны өйрәнә һәм дөрес юлны сайлый, үз фикерләрен мөстәкыйль дәлилли, яклый ала торган шәхес тәрбияләргә тиешбез.

Укучыларда туган телебезгә мәхәббәт уяту өчен, безгә гадәти дәресләр белән гадәти булмаган дәресләрне дә бергә үреп алып барырга кирәк. Болай эшләгәндә, бертөрлелектән котылып кына калмыйча, барлык укучыларның да дәресләрдә актив катнашуларына ирешергә була. Г.Тукай әкиятләре буенча үткәрелгән дәрес-сәяхәт укучыларда зур кызыксыну уята. Дәрес башлангач, укучылар бик әйбәтләп “автобусларга утырып”, Тукай әкиятләре буенча сәяхәт итәргә чыгалар. Менә беренче тукталыш – “Су анасы” тукталышы. Бу тукталышта укучылар бик теләп, шушы әкиятнең мультфильмын карыйлар. Алдан әзерләнгән сорауларга җавап бирәләр. Җавап бирә алмасалар, “серле автобус кузгалып китми”, сәяхәт тә булмаячак. Киләсе тукталыш – “Шүрәле” тукталышы. Укучылар тукталышта бу әкиятне үз сүзләре белән уйнап күрсәтергә тиешләр. Соңыннан мультфильмнан өзек карала. Өченче тукталыш – “Кәҗә белән Сарык” тукталышы. Бу тукталышта укучылар әкият буенча бер-берсенә сораулар бирешәләр. Иптәшләре белмәгән очракта үзләре булышырга тиешләр. Дүртенче тукталыш – Акбайның балалар янына кунакка килүе. Ул алар белән төрле күнегүләр эшләп, балаларны ял иттерә. Соңгы тукталыштан соң, укучылар Г.Тукайның “Туган тел” җырын җырлый-җырлый кайталар. Бу дәрес нәтиҗәле үтсен өчен, укучыларның тукталыш итеп алынган әкиятләр белән таныш булулары зарур.

Укучыларыбыз җәмгыятебезгә үзләренең өлешләрен кертә алырлык дәрәҗәдә уңышлы булсыннар дисәк, аларны коллективта бер-берсенә ярдәм итешергә, шулай ук яңа идеяләрне тормышка ашыру өчен, үзләренә һәм иптәшләренә тәнкыйди күзлектән чыгып эш итә белергә дә өйрәтергә тиешбез. Моның өчен сингапур методикасына мөрәҗәгать итәргә була. Мәсәлән, Г. Тукай әсәрләре белән танышканнан соң, КОНЭРСны кулланырга була.

Тукай әсәрләрендә катнашкан геройларны искә төшергәндә ДЖОТ ТОТС структурасын кулланырга мөмкин.

Югары сыйныфларга күчкән саен, биремнәр катлаулана барырга тиеш. Шуңа ФРЕЙЕР структурасын алабыз. Мәсәлән, Г. Тукайның “Шүрәле” әсәрендәге Былтырга характеристика бирәбез. Шул рәвешле эшләп, укучылар үзләре өчен генә түгел, төркемдә булган иптәшләре өчен дә борчыла һәм аларга булыша башлыйлар.

Укудан, дәрестән тыш чараларда да укчылар үзләренең Габдулла Тукай иҗаты белән бәйле булган белемнәрен күрсәтергә тырышалар. Төрле кичәләрдә, төрле темаларга презентацияләр ясап бер-берсе белән фикерләшәләр.

Соңгы елларда Г. Тукайның тормыш юлы һәм иҗади эшчәнлеген яктыртып эшләнгән электрон материаллар күп һәм без алардан иркен файдаланабыз, шул исәптән үзебез дә, шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗатына карата, презентацияләр төзибез. Бу эшкә укучылар да бик теләп алыналар. Укучыларның белемнәрен тикшергәндә, вакытны күп алмау өчен электрон тестлар эшләнә. Бу вакытка экономия ясап кына калмый, укучыларны ялыктырмый да. Алар курыкмыйча, үзләренең көчләрен тикшереп карыйлар.

Шулай итеп, дәресләрне заманча үткәргән вакытта укучы Тукай иҗаты белән тагын да ныграк кызыксына, эшкә җаваплылыгы арта, сөйләм теле дә үсә. Тукай иҗатын укучы кызыксынып өйрәнгән саен, аның күңелендә бөек Тукаебызга ихтирамы арта, шагыйрь мирасы белән тулысынча танышып, аның әсәрләреннән ул үзенә рухи азык ала.

Г.Тукай – татар халкының йөрәк ярасы, тиңсез таланты, милли горурлыгы, йөз аклыгы һәм аның гасырлар дәвамында янар якты йолдызы. Татар халкы милләт булып яшәгәндә, Бөек шагыйребез Габдулла Тукай яшәячәк әле.

 

Кулланылган әдәбият

1. Әминев А.Г., Әдһәмова Г.М. Урта мәктәптә әдәбият укыту методикасы. – Казан 1986. – 230 бит.

2. Газизова Н. Габдулла Тукай. – Казан: Раннур, 2001. – 383 бит.

3. Минһаҗева Ф. Тукай мәктәптә. – Казан, 1969. – 76 бит.

4. Тукай Г. Әсәрләр 4 томда. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1976. – 400 бит.